Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 март 2019, 11:43

Резеда ШАКИРОВА. Тәкъдир. Булган хәл

Таң атарга әле иртәрәк иде. Күктәге йолдызлар, яшь киленне ирештергәндәй, күзләрен кыскалыйлар. Мине күрәсеңме, Саҗидә, дигәндәй, юрган-болыт артыннан тулган ай да аны кызыксынып күзәтә иде.Ах, ул моң! Үтә якын, үтә таныш... Яшьлек мәхәббәтен, күңелендә һаман җуела алмаган шашкын хисләрен янә кузгатты бит ул моң. Хисләр дулкынына иярепме, Саҗидә баскан урынында талпынып куйды. Аның башында мең төрле уй булып, аларның очы-кырые күренми. Сораулар бихисап, ә аларга җавап юк иде шул, юк иде... Кайчан, кайда ялгыш адым ясады соң ул? Нигә ашыкты, нигә ялгышты соң? Нигә аны гына көтмәде?

Чыбылдык артында, как сәке өстенә моннан бер ел элек килен булып төшкәндә кигән сарык тиресеннән тегелгән тунын салып, Саҗидә артта калган еллары турында уйланып ята иде. Шул мизгелдә яшь киленнең колагына таныш моң ишетелгәндәй булды, һәм ул акрын гына урыныннан кузгалып ишек алдына чыкты.
Таң атарга әле иртәрәк иде. Күктәге йолдызлар, яшь киленне ирештергәндәй, күзләрен кыскалыйлар. Мине күрәсеңме, Саҗидә, дигәндәй, юрган-болыт артыннан тулган ай да аны кызыксынып күзәтә иде.
Ах, ул моң! Үтә якын, үтә таныш... Яшьлек мәхәббәтен, күңелендә һаман җуела алмаган шашкын хисләрен янә кузгатты бит ул моң. Хисләр дулкынына иярепме, Саҗидә баскан урынында талпынып куйды. Аның башында мең төрле уй булып, аларның очы-кырые күренми. Сораулар бихисап, ә аларга җавап юк иде шул, юк иде... Кайчан, кайда ялгыш адым ясады соң ул? Нигә ашыкты, нигә ялгышты соң? Нигә аны гына көтмәде? Аны, бары тик аны... гына, Харисын гына! Ә бит йомшак холыклы, аз сүзле, йөрәге җыр-моңга, мәхәббәткә тулган Харис өчен Саҗидә бозлы суга керергә дә, ялкын-утка ташланырга да әзер иде. “Кайтканыңны көтәм!” – дип вәгъдә дә биргән иде, югыйсә. Харис армия сафларына хезмәткә алынгач, Саҗидә моңсуланып, үз эченә бикләнеп калгандай булды. Харис белән булган татлы, исерткеч минутлардан, Чияле тау битләвендә иртәнге таңнарны бербөтен булып каршы алулардан соң, Саҗидә барысын да аңлады. Ул ялгыз әнисенә шәһәргә дус кызы янына эшкә китәчәген ашык-пошык кына аңлатты һәм билгесезлек белән тулы киләчәгенә җыена башлады.
Дус кызы Җәмилә яшәп яткан тулай торакны Саҗидә тиз эзләп тапты. Штукатур-буяучы булып эшләп йөргән дусты, эштән кайтып, авыз эченнән радиодан отып алган яңа җырның көен көйли-көйли кичке аш әзерләп йөри иде. Ишектән авылдашын, ахирәтен күрү белән шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
– Нинди җилләр ташлады үзеңне, Саҗидәкәем! Менә ничек шәп булган, әйдә түрдән уз, хәзер аш өлгертәм, – дип, Саҗидәне кулларыннан алып, сиртмәле караватына утыртты. Саҗидә үз чиратында авылдагы хәл-вакыйгаларны, сөйгән егетен армия сафларына озатуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тик бер эчке серен генә ахирәтенә чишә алмады, күңеленең иң түренә яшереп калдырды аны.
– Синең яныңда эш булыр микән, Җәмилә? – дип, сораулы зәңгәр күзләрен иптәш кызына төбәде ул.
– Бүгенгә ял итәбез, ә иртәгә мин сине үземнең мастерым янына алып барачакмын. Булыр, алла бирсә эше дә булыр. Үзем өйрәтермен сине эшкә, тәҗрибәм дә инде байтак, – диде Җәмиләсе.
Иртә белән ике дус кыз мастер янына килеп тә җиттеләр. Җәмилә дус кызының алар бригадасына эшкә урнашырга теләге барлыгын мастерына җиткерде.
Яше кырык бишләрдә булган штукатур-буяучылар бригадасының мастеры Серафима Саҗидәгә җитди карашын юнәлтте. Бигрәк тә аның игътибарын кызның зәңгәр күзләре җәлеп итте. Мастер хатын ул күзләрдә борчылу да, сагыш та, кыенсыну да, җиңелчә өметсезлек чаткыларын да күреп өлгерде. Әллә инде авылдан беркайда да читкә чыкмаган кызның таныш булмаган кешеләр арасында кыенсынып, югалып калуы, шикләнүе идеме, дигән уйлар борчыды Серафиманы. Эшкә алуларын ишеткәч Саҗидәнең сагышлы зәңгәр күзләре матурланып, тагын да зураеп киткән кебек булды һәм сагыш та кайдадыр әкренләп эреп югалды төсле...
Төн урталары иде. Саҗидә эченең бөтереп-бөтереп авыртуына уянып китте. Кичтән үк башланган май аеның җылы, ләйсән яңгыры һаман ява да ява икән. Ул туктамаган. Саҗидә урыныннан чак-чак күтәрелеп, стенадагы кадак-чөйгә эленгән пальтосын үрелеп алды да, төймәли-төймәли баскычтан акрын гына түбәнгә төшә башлады. Бала тудыру йорты тулай торактан әлләни ерак түгел икән.
– Үзеңнеке кебек зәңгәр күзле кызың туды, май аеның ләйсән яңгыры төсле шундый матур инде! – дигән акушер-врачларның соклану сүзләрен ул бөтенләй ишетмәмешкә салышты...
Саҗидәнең зәңгәр күзле кызын бала тудыру йортында калдырып киткәненә дә өч айлап вакыт үтеп китте. Яшь хатын, тулыланып, матурланып, ир-атларның күзенә чалына башлады. Сугышның дарысын күп татыган, хатын-кыз назын күп күргән, тәҗрибәле Талип тимерне кызу чагында суга торганнардан һәм соңга калучылар рәтендә түгелләрдән иде.
– Җәйнең соңгы көннәрен урман-болыннарга чыгып, учак ягып, әллә бергәләшеп озатабызмы, Саҗидәкәй, – дип, яшь хатынның бер артына, биш алдына төште.
Төнге урман. Учак яна. Талип коры агач ботакларын кочагына җыеп, учак янына китереп сала да, янып торган учакка өсти бара. Агач ботаклары корыган булсалар да, дөрләп янып китәргә бик теләмиләр. Бераздан гына, инде беркайда да бара алмыйбыз, качып та китә алмыйбыз, шушында янып бетәргә, күмергә, аннары көлгә әйләнергә язган икән безгә, дигән төсле буйсындылар. Төнге учак Саҗидәнең калку күкрәкләрен, ак, таза ботларын, зәңгәр күзләрен сихри яктыртып, Талипны тыелгысыз ымсындыра иде...
Такта чемоданнарын кулларына тоткан Саҗидә белән Талип, күзләрне чагылдырган кар өстендә пима эзләре калдырып, Талипның туып үскән авылына, салам түбәле кечкенә йорт эченә килеп керделәр.
Талип Харисның киресе булып чыкты. Ул кырыс холыклы, тиз кызып китүчән, үз сүзен сүз итүче, эшкә ялкаурак, төшерергә дә әвәс, сугыштан соң ялгыз, тол калган хатын-кызларны яратучы азгын бер ир иде.
Олыларның, кара сакалың кайда барсаң да үзең белән ияреп йөри шул, дигән сүзләренә Саҗидә тәмам ышанды. Авылда хәбәр тиз тарала бит. Урамның бер башында сөйләсәң, икенче башына яшен тизлеге белән барып та җитә. Алай гына да түгел, тоз-борычлар да кушып җибәрәләр әле.
“Икенче кышка да озакламый аяк басачакбыз, бәлки Талип та, бәләкәч алып кайткач, азгын йөрүеннән, эчүеннән туктар”, – дигән өметтә яшәп ятканда, Саҗидәнең шәһәрдә бала тудыру йортында кызчыгын калдырып китүе турындагы хәбәр авыл өстенә таралып та өлгерде һәм Талипка да килеп җитте. Бу куркыныч хәбәр аның ирлек горурлыгына нык тиде.
Саҗидә такта идәннәрне ком белән ышкылап юган вакытта, исерек, күзе-башы тонган, ерткычка охшаш йөзле, көз аеның салкын яңгыры астында калган, шуңа тагын да ныграк ачуы кабарган Талип, чыҗлап торган чыбыркысын кулында уйнатып, ләмгә каткан аяк киемен дә салып тормыйча гайрәтләнеп түргә узды. Саҗидә идән чүпрәген чиләктәге суга батырып, пычрак аяк эзләрен сөртеп алырга иелгәндә, яшь хатынның биленә каеш чыбыркы рәхимсез төшеп, бил тапкырыннан гәүдәсен көчле уратып алды. Саҗидәнең карынында нәрсәдер өзелеп киткәндәй булды. Авыртуга түзә алмыйча, ул идәнгә сыгылып төште. Талип тәмәке тартудан саргайган тешләре арасыннан кабәхәт, пычрак сүзләр яудырып, Саҗидәнең тәннәрен шакшы куллары белән умарлап, өстендәге күлмәген ерткалап бетерде. Сары алтын төсле чәчләреннән өстерәп, ярым-шәрә килеш көзге салкын яңгыр эченә тышка ыргытты.
– Я, Хода, әгәр дә булсаң, хәзер үк яшенеңнән аттыр мине, атты-ы-ы-ы-р мине-е-е-е! Саҗидә тыелгысыз аккан күз яшьләренә буылып, салкын, юеш, кара җиргә ауды. Аның күгәргән ботлары буйлап җылы кан ага иде...
Иртәнге урам тынлыгын бозып, Талип белән Саҗидә яшәгән, утыз ел үтсә дә, ир-ат кулы кагылмаган салам түбәле, җиргә менә-менә сеңәм, дип торган, алгы якта ике тәрәзә уелган кечкенә такта йорт янына җиңел машина килеп туктады. Талип, көндәгечә, үзенең ирлеген исбатлап, дүрт балалы ирсез хатын-кыз яныннан таң атуга гына кайтып кереп, гырылдап, йокыга талган иде. Саҗидә, керфек тә какмыйча, ялгызы төнен үткәреп, ирен көтте. “Кем булыр бу, иртәнге сәгать белән? Авыл җирендә дә, туган-тумачаларда да мондый яхшы машина күргән юк бит”, – дип, сөйләнә-сөйләнә, иске яулыгын башына ябынып, иртәнге кунак каршысына урам якка чыкты. Ул көтелмәгән очрашудан чайкалып китте, койма тактасына чак-чак тотынып калды...
Саҗидә каршысында торган чибәр, килешле һәм зиннәтле өс киемле, салам төсле сары чәчле, аяз күк төсендәге зәңгәр күзле, муенсалары, колак алкалары, кул һәм бармак йөзекләре алтын-көмештән булган утыз яшьләр тирәсендәге ханымда үзенең яшь чагын күрде. Саҗидәнең бәхетсез ачы язмышлы тормышы күз төпләренә буразналар салган, сары чәчләре тузгып беткән. Аның инде зәңгәрлеге уңа башлаган һәм төпкә баткан күзләре тормышта үз урынын тапкан, бәхетеннән нурланып торган бу яшь ханымга шашардай булып карап торалар иде...
(Автор редакциясендә.)
Читайте нас: