Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 март 2019, 13:05

“Илһамлы мизгел” конкурсына. Дилә БУЛГАКОВА. Хушлашу. Парча

...Их, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, и бу гомер, без дә бетәбез, без дә китәбез, дустым! Иске нарат Йорт, бераз тынып торгач, янә сүз кушты:– Китсәң, кай тарафларга икән юлың, дустым? Син бәхетле, син яшисең, син бит су – тере чишмә, суыңны татыткач, рәхмәтләр ишетәсең, син мәңгелек! Ә мин хушлашам! Бөтенләйгә хушлашам. Күпне күрдем, кичердем, түздем, хәтта, янгыннан да исән чыктым. Ләкин хәзер санаулы гына көннәрем калды. Хушлашам! Язларда кошлар оя корып, бала чыгарып очрырлар. Еллар үрелә-үрелә гасырлар дәвам итәр, урыныма сирень, шомырт, чия куаклары, нарат, имән агачлары үсеп чыгар да янәшәдән генә саф, шифалы сулы чишмә ургылыр...

Кояш нурларына тотынып, кошлар канатында кайткан яз җилләре, авыл читендәге буразналардан салынган иске Йорт ихатасына килеп керделәр дә тәкмәч ата-ата уйнарга керештеләр... Аннан кар астында таркалып яткан Йортның күтәрмәсенә менеп, күгәреп кипкән агач яфракларын актарып йөрделәр. Йорт башына ук үрмәләп, буш калган кош ояларындагы тузан сарган каурый-мамыкларны туздырып-йолыккалап, тирә-якка тараттылар. Җитез җилләр, куанышып, тантана итеп, сызгырышып, пыр тузып уйнап арыгач кына, кардан ачылып бетмәгән ындыр ягына юнәлделәр.
Нигезе генә түгел, үзе дә җир кочагына чүккән, инде гасырлап утырган нарат Йорт, ерак юлдан кайткан кошлар тавышына сөенеп, тонык күз-тәрәзәләрен көч-хәл белән балкыта төшкәндәй булды. “Менә рәхмәт, исән-сау туган-үскән төякләренә урап кайттылар кошкайлар! Берничәсе башыма, тәрәзә башларына кунып, “парлашып оя корырга” дип гөрләшә, ләбаса, шөкер”, дип, канәгатьләнеп, карашын үзе белән еллар сүтешкән, гомер кичерешкән Коега күчерде.
Һәм аңа эндәште:
– Хәерле иртә, дустым! Яз белән котлыйм сине! Ишетәсеңме мине? Көмеш сулы дустым, кышларын нихәлдә генә үткәрдең, туңмадыңмы? Янә язлар килде, киткән кошлар урап кайтты. Аларның куанычлы җырлары мине уятты. Ишетәсеңме? Кәефләрең ничек соң, хәлкәйләрең? Нигә өнсез калдың? Күптән сөйләшкәнебез юк бит. Кышкы салкын әрсез җилләр тәрәзә аша кереп кочагыма кунакладылар, шунда карлары да кышлады. Бүрәнәләрем өшеде, күшекте, туңды. Тәрәзә пыялаларым чатнап, коелып бетеп бара... Дустым, чишмәле Коем! Синең җырыңны сагындым, тындың, нигәдер моңлы җырың ишетелми!?
Исемдә, дускаем! Чиләкләп-чиләкләп саф, салкын көмеш суларыңны алып, яз саен бүрәнәләремне сап-сары итеп ышкып юганнары исемдә! Асыл кызларның өмәләр ясап, эш беткәч табын корып, җыр-моң белән бәйрәм иткәннәре исемдә. Тәрәзәләремне чистартып, су коендырып, яңа пәрдәләр элгәннәре! Татлы, шифалы суыңны алып, чәйләр белән сыйланганнары! Тәмле ашлары белән табыннар корганнары... Тәрәз төбендәге тамчы, яран, кына гөлләре, синең саф суыңны сипкәч, ярышып, гөрләп чәчәк ата иделәр. Миндә синең суың белән пакьләнеп, күпме кешеләр намазларын укыды, гел догада, рәхмәттә булдылар! Бары да, бары да хәтердә. Бакчадагы агачлар, җиләк-җимешләр синең татлы суыңны эчеп җимешләнделәр, хуҗаларны куандырып сыйладылар. Син зур байлык булдың, Коем!
Бераз тынлыктан соң, төптән, тирәннән чишмәле Коеның тавышы ишетелде:
– Рәхмәт, дустым, хәлемне сорашканга! Ләкин сөйләшерлек куәтем юк шул, көчем бетте. Язгы кар сулары белән өстемә чүп-чар, кипкән яфрак, чыбык-чабык агып төште. Тыным кысыла, дустым! Зирек бурам күптән череп, вакланып, таралып бетеп бара. Өстемдәге черек такта кисәкләре сулыш алырга ирек бирми. Хуҗам булганда, “бисмилла”сын әйтеп, суымны чиләгенә салыр иде дә, рәхмәтен укып, өстемне капкачым белән каплап куяр иде. Капкачым да күптән череп, өстемә төшеп таралды. Яшәүләр җиңел түгел: югалам, сүнәм, дустым, хушлашам, бугай. Озакламый, төптән яңа юл ярып китәрмен. Ләкин монда, комлы туфракта, көмеш никах балдагы кала. Кемнәргә насыйп булыр, кемнәр табар аны? Үткән-киткән гасырның бер истәлеге-бүләге булып калыр ул, бәлки, кем белә? Мине казып чистарткан, зирек бура бүләк иткән кешеләргә, суымны эчүчеләргә – барысына да рәхмәтемне әйтеп хушлашам!
Нарат Йорт, каудырланып, дустына ялварды:
– Чү, дустым, ашыкма хушлашырга! Яз килде, кояшны җитәклә! Ишетәсеңме, китмә, чишмә, яшә монда, ашыкма, дускай! Минем куанычым бар: миңа парлы кошлар оя кормакчы. Былтыргы мамык ояларның да хуҗалары килер әле, шатлыклы тавышлары тирә-якны урап алыр, ямь өстәр. Бергә тыңларбыз, син ашыкмачы, дустым, китәргә, хушлашырга!
...Юк, мин сине аңлыйм. Үземнең дә ярты гәүдәм җиргә сеңеп бара... Башымдагы ямаулы калайларым купкан, тутыккан, җимерек! Тәрәзә пыялаларым да чатнап, ватылып бетте, капкачларындагы бизәкле челтәрләр төзсезләнеп, ярылып, череп коела. Нишләргә соң? Башымдагы тишек-тошык калайларны әрсез көзге җилләр актарып, каерып ташлагач, яңгыр үтеп, матча бүрәнәләрем дә череп ярыла...
Ничә еллар хуҗасыз, җимерелдем, бетәм, югаламын. Моң-сагышка тулган тальян да уртага ярылып ята... Кемнәрдән ярдәм сорап оран салырга?! Кое дустым! Син китсәң, мин җиргә череп бөтенләй авам, таралам бит! Җан җылым да үзем белән сүрелде, сүнде бугай.
Мичемнең кирпечләре дә берәм-берәм ярылып коела ич! Ә нинди уңган иде минем Мичем! Заманында хуҗабикәм дә аны, уңганым, дип сөеп кенә, ап-ак акбур белән агартып, иркәләп, аклап, бизәп кенә тора иде дә бит. Нәрсәләр генә пешереп сыйламады үз гомеребездә, хуҗаларны да, кунакларны да, күпереп пешкән чүпрәле икмәкләрен кемнәр генә авыз итмәде! Ипикәйнең тәмле исләре ишектән чыгып, төрле якка таралып, кунаклар чакырды. Тәмле зур бәлешләр, кыстыбый, беленнәр, кабак бәлешләре, тәгәрәткән бәрәңгеләр белән сыйлады, Мичкәем! Ә аның кочагындагы зур казан сансыз каз, үрдәк, тутырган тавыклар пешереп, корбан ашлары, ифтар ашлары үткәрергә табыннар хәзерләде. Әнә бер почмагымда ярдәм сорап, күгәреп, ярылып яткан мескен, ятим Өстәлем нинди хәлгә калды соң? Олы туйларда, аулакларда, мәҗлесләрдә, бәби туйларында, каз өмәләрендә, чәчәк бәйрәмнәрендә ул, чиккән ашъяулык ябынып, ризык-нигъмәттән сыгылып тора иде. Әле танырлык түгел. Күгәргән кадак тешләре генә тактасында ыржая. Гафу итсен ул, язмышы минем белән бергә сүтелде...
Тирән итеп тын алгач, иске нарат Йорт карлыккан тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Менә шулай гомер дигән нәрсә. Гасыр үткән дә киткән. Ничә буын миндә яшәде. Кемнәр генә килеп китмәде, тыңлыйсыңмы, ишетәсеңме, Кое дустым? Минем әле ачылмас серләрем дә күп. Чормамда һәр буыннан калган ядкәрләр саклана: борынгы ямаулы киндер, тал бишекләр, талдан үрелгән каз оялары, йөгәннәр, иләк-чиләкләр, чынаяклар, җиз тазлар, самавырлар, куна такталары, уклаулар, ураклар, чабаталар, борынгы җиз комганнар – күп алар. Иң зур байлык – күптәнге тимер сандык, ул ярылып, күгәреп беткән, ә эче тулы хәзинә. Күпме хатлар, китаплар, ак сөлгегә төрелгән Коръән Кәрим! Ишетәсеңме, дустым, балдаклы Кое? Их, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, и бу гомер, без дә бетәбез, без дә китәбез, дустым!
Иске нарат Йорт, бераз тынып торгач, янә сүз кушты:
– Китсәң, кай тарафларга икән юлың, дустым? Син бәхетле, син яшисең, син бит су – тере чишмә, суыңны татыткач, рәхмәтләр ишетәсең, син мәңгелек! Ә мин хушлашам! Бөтенләйгә хушлашам. Күпне күрдем, кичердем, түздем, хәтта, янгыннан да исән чыктым. Ләкин хәзер санаулы гына көннәрем калды. Хушлашам! Язларда кошлар оя корып, бала чыгарып очрырлар. Еллар үрелә-үрелә гасырлар дәвам итәр, урыныма сирень, шомырт, чия куаклары, нарат, имән агачлары үсеп чыгар да янәшәдән генә саф, шифалы сулы чишмә ургылыр. Ә сиңа хәерле юл, тугры дустым!
Кое-чишмә акрын гына:
– Рәхмәт барысы өчен! – дип җаваплады. – Тыныч йокы сиңа, якын дустым! Хуш!..
Читайте нас: