Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 март 2019, 13:58

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА. ТИК ӨМЕТЕҢНЕ ӨЗМӘ ГЕНӘ. Булган хәл

...Җыр безне очраштырды, кавыштырды. Җыр безне тормышның сикәлтәле юлларыннан адаштырмыйча алып бара. Әйе, җырдан да көчле корал юктыр ул дөньяда. Рөстәмемә яратып карыйм да, бүгенгемнең кадерен белер өчен, үткән елларыма борылып багам...

Заманалар үзгәрсә дә, гореф-гадәтебез, яшәү рәвешебез үзгәрми. Кыз балалар туган йортында, хәтта күп очракларда туган якларында да кунак кына шул. Һәм тагын шуны сынаганым бар, хатын-кызга үз гомерендә ир-атлардан ешрак дәваханәләрдә ятырга туры килә. Үзе өчен генә түгел, иң якыннары, йөрәк парәләре – балалары өчен иң беренче әни кеше өзелә. Тәүге елларда бәби көтеп ятса, аннары инде бәбие сырхаган саен дәваханә юлын таптый ул. Нәтиҗәдә, гомергә күрмәгән кешеләр белән очрашырга, хәтта дуслашырга да язган була аңарга. Мин үзем дә чит яктан төшкән килен буларак, дәваханәдә берчак ятуымда да шундый үзем кебек киленнәрнең берсе белән ныклап танышып киттем. Дөресерәге, ул мине элекке тәүге иренең якташы булган өчен бик якын итте шикелле, хәтта иң яшерен серләрен чишеп ташлады. Без аның белән озак сөйләштек. Бүген язачак язмамның герое шушы яңа танышым – Гүзәл ханымның үткән һәм бүгенге язмышы турында.
ЫШАНЫЧСЫЗ КАПИТАН...
Яңа тормышка аяк баскач, сабырлыгы җитмәү аркасындамы, алга киләчәк авырлыклардан куркуданмы, әллә артык үзен-үзе яратуданмы, гомерлеккә дип яратып язмышын бергә бәйләгән кешесен үлем белән яшәү арасында калдырып качкан ир-атлар да була икән. Мин шушы халәтне, корабын ачык диңгездә язмыш кочагында калдырып качкан капитанга тиңләр идем... Гүзәл ханым да, нәкъ шундый газап кичергән хатын-кызларның берсе булып чыкты. Бер уйласаң, хатын-кыз күзлегеннән караганда, көчле затларыбыз безне тормыш юлларыннан атлаганда язмыш җилләреннән сакларга һәм якларга тиешләр кебек тә соң... Чынлыкта исә, киресенчә дә була икән.
ХЫЯЛЫНА ТУГРЫ КАЛЫП
Сынап баксаң, әңгәмәдәшем шушы көннәр эчендә бик тә сөйкемле, бик тә кечелекле һәм кешелекле кеше булып минем күз алдымда гәүдәләнде. Үзе сөйләве буенча, ул кечкенә чакларыннан ук сәләтле бала була. Өстәвенә язмыш кызга бөтен матур сыйфатларны да кызганмаган. Чишмә җырына тиң матур яңгыравыклы тавышы өстенә табигать тарафыннан бирелгән бию сәләтен дә өстәсәң, хәтта бер кешегә бу кадәр сәләт күптер дә кебек...
(Әйе, мин бу ханымның талантын еллар үткәч сәхнәләрдә үзем күреп сокланганым аз булмады).
Мәктәп елларында табигый сәләтен үстерер өчен бию түгәрәкләренә йөреп, кичәләрдә катнашып, бию сәнгатенең үзе белмәгән бик күп серләрен ачарга тырышкан. Аннары инде әти-әнисе һәм укытучыларының фикерен тыңлап, үзенең йөрәге кушуы буенча башкалага барып сәнгать училищесының ишеген шакыган. Сәләтле кызга бәхет елмайган, ул теләгенә ирешкән. Кулына дипломын алгач, бер зур гына район үзәгенең мәдәният бүлегенә эшкә юллама алган.
Гүзәлнең сәнгать белән бәйләгән тормышы җай гына үз эзен ярып агып киткән... Сәхнәдә дә, тормышта да күбәләктәй очып кына йөргән кызны бик тиз күреп алалар. Олысы да, кечесе дә аны яраткан, хөрмәт иткән, концертларга да тик ул катнашкан өчен, аны күрер өчен генә дә йөрүчеләр аз булмаган. Шушы аз гына вакыт эчендә аның үз тамашачысы барлыкка килгән. Дамир белән танышып китүе дә шуның ачык мисалы. Менә шулай итеп тамашачылар белән беррәттән егетләрнең дә йөрәген яулаган яшь сөйкемле кызыбыз. Кулын сораучы егет-җиләннәрдән бер Дамир гына булмаган, әлбәттә. Әмма, алдырыр көн яздырыр дигәндәй, үкенечкә каршы, кыз бөтенләй сәнгатьтән ерак торган шушы Дамирга тартылган да торган шул...
ЯЛГЫШ АДЫМ
Күп тә тормый, бераз вакыт үтү белән, бу икәү язмышларын бергә бәйлиләр. Ләкин кызның бу якларда Дамир белән иңгә иң терәп, тормыш юлыннан бергә атлар еллары бик кыска булган икән шул...
Гүзәл ханым минем Дамирның якташы, алай гына да түгел, хәтта авылдашы икәнемне белгәч, үзенең әлеге ире Рөстәменнән башка беркем дә белмәгән йөрәк серен ачты. Инде аның кичерешләре күптәнге булса да, йөрәктәге яралары уңалып бетмәгән икән шул. Андый яралар мәңгелек инде ул. Бер тында гына сөйләп бирә алмады хатын. Ничегрәк сөйләсәм, дулкынланмам икән дип, фикерләрен бер җепкә тезеп озак утырды һәм тагын сүз йомгагының очын очка бәйләп сөйләп алып китте: "Әйе, нигә эчтә чир итеп яткырырга, бу сер бер ачылырга тиеш булгандыр бит инде? Үземә дә җиңелрәк булып китәр, иремнең якташына сөйләп бушаныйм әле”, дип уйлагандыр ул. Шуңа күрә дә аның күңел касәсе кинәттән чайпалып киткәндер дә...
– Гөлиякәем, мин бит сезнең авыл килене булып елдан ашу гына яшәп калдым, әмма гомергә җитәрлек сабак булды ул миңа, диде ул, көрсенеп.
– Дамирны бик яратып чыктым, матур итеп гаилә корып, бәбәй бишекләре тирбәтеп, икебезнең уртак мәхәббәт җимешләребезне үстерербез дип, якты хыяллар эчендә янган идем... Хәер, минем меңнәр арасыннан сайлап алган Дамирым “буш куык” кына булып чыгар дип кемнәр уйлаган соң? Шулай матур гына яшәп ятканда матур хыялларымны челпәрәмә китергән сәбәб булды, диде гүзәл уфтанып һәм Дамир белән аерылышуга китергән вакыйганы сөйләп китте.
Гадәттә, хатын-кызлар көнен һәр якта да матур итеп, мәдәният йортларында кичәләр эшләп бәйрәм итәләр. Без дә үзешчәннәр белән 8нче март көнне халыкка зур бәйрәм кичәсе оештырдык. Мин дә бу концертта ике тапкыр чыгыш ясарга тиеш идем... Иң беренче чыгышымда мин тамашачыларга ике пар җырымны бүләк иттем, халык яратты, дәррәү кул чапты, мине кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Гөлчәчәкләргә күмделәр үземне. Шатлыгымның иге-чиге булмады. Ә бераз торгач, инде биюләрем белән сәхнәгә чыгарга вакыт җиткәч кенә, минем белән әллә нәрсә булды, эчемә ябышты. Шундый көчле дулкын кебек авырту килә дә, пычак кебек, эчне телеп ала, килә дә телеп ала... Авыртуга күзләремне чытырдатып йомам да бөгелеп төшәм. Нәрсә булды соң әле бу? Әллә берәр бозылган ризык ашадыммы? Һич хәтерләмим, әллә сукыр эчәгем ялкынсынганмы икән? Уң яктан эләктерә бит... Һәм менә җибәргәндәй булды, минем сәхнәгә чыгар вакытым да җитте. Баянистлар оста итеп бию көен сыздырып җибәрү белән конферансье мине сәхнәгә чакырды... Тыпырдатып биеп сәхнәне бер-ике уравым булды, приступ бик каты итеп эчемне кабаттан эләктереп алмасынмы. Күз алларым караңгыланганын гына беләм, башкасын хәтерләмим дә. Һушны җуеп сәхнәдә егылганмын. “Ашыгыч ярдәм” машинасында дәваханәгә алып киткәннәр... Инде һушыма килгәндә, мин дәваханәдә ята идем, оперция эшләгәннәр...
Минем һушка килгәнемне ишеткәч, табибә ханым үзе дә килеп керде, үземне исән калуым белән котлады. Сукыр эчәк булмаган, хатын-кызлар чире булган икән, эчемне ике җирдән ярганнар...
– Син кайсы якныкы, сеңлем? Районда беркемең дә юк мени синең? – дип сорады табибә ханым миннән. Ә мин җавап итеп иремнең барлыгын һәм кайнанамның да барлыгын әйттем. – Бик әйбәт, сиңа әле бу тәүге көннәрдә кеше ярдәме кирәк булачак, диеп иремнең телефонын да сорап алды табибә. Әмма ул чыгып китеп минем турыда гаиләмә хәбәр җибәрсә дә, хәлемне белергә беркем дә килмәде... Бер яктан ярам авыртса, икенче яктан җаным сызлады. Мин Дамирның шушы халәтен нәрсәгә юрарга да белмәдем. Иркәләнеп кенә яткан башка хатын-кызлар алдында миңа чиксез кыен иде. Билгесезлектә өч көнем үтте. Бары дүртенче көн дигәндә генә Дамир бер тапкыр телефоннан гына шалтыратты, сүзләре һаман да колагымда тора кебек: "Инде син миңа башка бала таба алмассың, очрашулар эзләмә”, – дигәне... Әле дә аптырыйм, ничек шушы сүзләрне ишеткәч егылып китмәгәнмен? Хәтеремдә әле, телефонны куйдым да чакка ятагыма барып ауганым. Йөрәгем күкрәк читлегемне бәреп чыгардай булып тибә, аяк-куллар калтырый, баш әйләнә... Төне буе керфек какмый елап чыктым, ничек түзмәк кирәк? Ах, авыр, бик авыр мизгелләр кичердем мин ул чакларда... Ярый, “илдә чыпчык үлми” дигәндәй, мин дә үлмәдем. Ак халатлы шәфкать ияләре мине ярдәмсез итмәделәр, хезмәттәшләрем дә килеп хәлемне белеп тордылар...
Икенче көнне табибә ханым обходка кергәч минем янга килеп моңсу гына карады да, йомшак кына иңнәремә кагылды: "И сеңелем, ирең белән сөйләштем бит мин, күңелеңә авыр алма, ул кеше түгел икән, елама берүк, ул синең күз яшьләреңә тормый", – диде дә башка сүз әйтмәде. Менә шулай туган яктан читтә, чит кешеләр янында, телефоннар белән сөйләшергә дә мохтаҗ чакта, ак халатлылар һәм палатада бергә ятучылар ярдәмендә терелеп чыктым. Терелгәч, йөрәгемә мәңге онытылмаслык, төзәлмәслек яра алып, бу якларга кабат аяк басмас өчен, туган якка кайтып киттем...
УРАУ ЮЛЛАР АША, ЕЛЛАР АША...
Берничә ел үтте. Шуннан соң озак еллар ир-атларга күтәрелеп тә карамам төсле иде. Аннары инде мине шушы районга эшкә җибәрделәр. Монда инде мин бар кешеләр дә, шул исәптән ирләр дә бер төсле түгеллеген, кешелекле-кечелекле ир-атларның да барлыгын күрдем. Чөнки бу юлы мин бер авыз пешергәч өреп каптым, кешеләрне таный белә башлаган идем. Әйе, тормыш сабагын шактый гына алып, күңелемә салып, бу икенче районга килгәндә мин теге чактагы кебек җебек, бер катлы кыз түгел идем, шикелле...
Үзем белән мәдәният йортында бергә эшләгән бер әйбәт егет белән таныштым. Дөресерәге, ул мәдәният йортының иң шәп баянчысы, минем китек күңелемне үзенең ихласлыгы, җыр-моңнары белән арбады. Әйе, Рөстәм нәкъ мин эзләгән кеше иде! Аның җылы карашы, һәрчак ярдәмгә әзер булып атлыгып торуы минем күңелемә кабат язлар китерде, күңел гөлләрем кабаттан чәчәк атты! Нәтиҗәсе алда: бүген без Рөсәм белән бер кыз, бер малай үстерәбез. Ул миннән үткәннәремне сорамады, ә мин барыбер үземнең җанымны бүгенгәчә игәп торган газапларымны аңа сөйләп бушандым, кешедән ишеткәнче үземнән ишетсен дидем. Арада бернинди яшерен сер булырга тиеш түгелдер ул. Минем үз башымнан үткән шушы маҗараны Рөстәмгә сөйләгәч, яраткан кешесен язмыш кочагында ташлап калдыра алырдай ир-егетләрнең барлыгына ул да шаккатты. Рөстәм миңа бу ямьсез төш кебек үткәнемне оныттырырга тырышты.
Хәтеремдә әле шулчакны, баянын кулына алып, күзләремә яратып багып: ”Гел елмай, гел кара күзләремә”, дип мин яраткан җырны җырлады. Әйе, бу җыр минем яраларыма дәва булды. Мин Рөстәмне очраткач үземне кабаттан хатын-кыз итеп тойдым. Гомумән, җыр-бию безнең икебезнең дә тормыш юлдашыбыз. Җыр безне очраштырды, кавыштырды. Җыр безне тормышның сикәлтәле юлларыннан адаштырмыйча алып бара. Әйе, җырдан да көчле корал юктыр ул дөньяда. Рөстәмемә яратып карыйм да, бүгенгемнең кадерен белер өчен, үткән елларыма борылып багам. Әгәр инде Рөстәмем белән икебез очрашып, соңлап кына корган оябызда пар былбыллар кебек кенә сайрашып яшәдек һәм яшибез дисәм, арттыру булмастыр! Ә бүген инде еллар үткәч, бар кешене дә бер калыпка салып үлчәргә дә ярамаганын белдем. Әйбәт кешеләр барлар, күпләр алар, бары таба һәм таный белергә, кылган яхшылыгын күрә һәм бәяли белергә генә кирәк! – дип, танышым сүзен йомгаклады.
Ә мин инде Гүзәл ханым сөйләгәннәргә кушылып шуны әйтәсем килә: "Әгәр әйбәт, игелекле кешеләр булмаса, Гүзәл ханым чит район дәваханәсеннән савыгып чыга алыр идеме? Һәм бүген үз насыйп ярын табып, балалар үстереп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәп ятар идеме? “Кеше бәхетенә кеше керми”, диюләре бик дөрес бит ул. Әйе, һәркемнең тик үзен генә бәхетле итәр насыйп яры – пары бар, ул сине көтә, тик өметне генә өзмик, дусларым!"
Борай районы.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: