Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 март 2019, 12:53

БЕРҮЗЕНӘ – ИКЕ ИЛАҺ?

Мин – либераль карашлы кеше. Атеистларны да, мөселманнарны да, христианнарны да бердәй ихтирам итәм. Иң мөһиме – яхшы кеше булсын. Ләкин, халык әйтмешли, бер үк вакытта “кыз да, буаз да булып булмый” бит! Берьюлы ике динне тотып, “теге дөнья”да (әгәр ул булса!) сынау тотканда, үзенә ниндидер ташламалар алырга уйлый микән ул? Әллә ихластан ышанамы? Бу минем өчен сер булып калды... Ә сез ничек уйлыйсыз?

Минем бер танышым бар. Исемен Рөстәм дип алыйк. Танышлыгыбызга бер ун-унбиш еллап вакыт бардыр инде. Улларыбыз бер сыйныфта укыды, шуңа ата-аналар җыелышларына бергә йөрдек, әлегә кадәр дустанә мөнәсәбәтләрдәбез. Өстәвенә, ул – “чи” татар, каршында кем басып торуына карамый, урысмы, әрмәнме шунда – аңа барыбер, һәммәсе белән саф татарча сөйләшә башлый. Җитмәсә, танылган татар язучысының ничәнчедер буындагы оныгы да булып чыга әле үзе.Менә шушы танышым төп-төгәл дүрт ел элек ураза тота башлады. Беренче елны ике атна уразада булды, икенче елны – өч, ә соңгысында уразаны тулаем, ай буена тота алды. Соңгы елларда уразасы да нинди бит әле аның – гел җәй айларына, көннең иң озын һәм эссе челлә вакытларына туры килә! Төннең бер карасыннан икенче карасына кадәр сусыз, ризыксыз чыдап кара! Монда теге мәзәктәге малай кебек: “Кояш, син, бер батарсың инде, тик мин булмам”, – дип тел шартлатасы гына кала. Һәрхәлдә минем кулдан килми инде андый “батырлык”. Шуңа Рөстәмгә ихтирамым елдан-ел артты.Ләкин бу елның башында танышымның бер гамәле мине аптыратты да куйды. Гыйнвар урталары... Христиан динен тотучылар Крещение Господне – Гайса пәйгамбәрнең чукыну көнен бәйрәмен билгеләргә әзерләнә. Быел ул 19 гыйнварга туры килде. Бу көнне христианнар суның тылсым көче алуына ышана һәм шуңа күрә елга-күлләрдә уелган махсус бәкеләргә – купельләргә барып чумарга ашыга. Имеш, шуннан соң ел буена кылган гөнаһларың, тәнеңдәге авырулар кул белән сыпырып алган төсле юылып төшеп кала, ди.Шул көннәрдә Рөстәм мине очраклы рәвештә урамда тотып алды.– Нәрсә, дустым, унтугызына каршы төндә Кашкадан күленә чумарга барабызмы? – ди бу.Мин аны башта шаярта дип уйладым.– Нәрсә, чукынып, динеңне алыштырырга булдыңмыни? – дип, сорауга сорау белән җавапладым.Тик танышым һич кенә дә елмаймады, җитди калды. – Нишләп алыштырыйм, мин болай да ике динле, – дип яңгырады аның җавабы.Мин һаман аны шаярта дип белдем. Ә Рөстәм, аптыравымны күреп, аңлатырга ук кереште:– Минем әтием Стәрлебаш якларыннан – саф мөселман татар, ә әнием – Бакалы районында туып үскән керәшен татары. Икесе дә бер-берсенең динен ихтирам итә, Ислам һәм христиан кануннарын төгәл үтиләр. Шуңа күрә миңа ике дин дә бердәй якын. Икесенең дә таләпләрен, кулымнан килгәнчә, үтәп барырга тырышам: уразасын да тотам, постында да ашауны чиклим, Рамазан бәйрәмен дә, Пасханы да билгеләмичә калганым юк. Шуңа күрә, аптырама....Миңа, “да-а-а” дип баш чайкап, ары китеп барудан башка чара калмады.
Атна-ун көн үткәч, без кабат очраштык. Рөстәм әлеге сөйләшүебезне кабат искә төшереп, үзенең 19 гыйнварга каршы төндә Кашкадан күленә баруы, озын чират торып, бәкегә өч тапкыр чумып, чукынып чыгуы турында сөйләде. Мин сүзсез генә тыңладым.
Тик, үзем дә сизмәстән, шушы көннән башлап аңа мөнәсәбәтем үзгәрде. Юк, мин – либераль карашлы кеше. Атеистларны да, мөселманнарны да, христианнарны да бердәй ихтирам итәм. Иң мөһиме – яхшы кеше булсын. Ләкин, халык әйтмешли, бер үк вакытта “кыз да, буаз да булып булмый” бит! Берьюлы ике динне тотып, “теге дөнья”да (әгәр ул булса!) сынау тотканда, үзенә ниндидер ташламалар алырга уйлый микән ул? Әллә ихластан ышанамы? Бу минем өчен сер булып калды... Ә сез ничек уйлыйсыз?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: