-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль 2019, 10:34

ҖАН ТАРТМАСА, КАН ТАРТА...

Малай, үсә барган саен, әтисен таптыра башлады. Ә әтисе килеп тә урамый. Бу йорттан соңгы тапкыр чыгып киткәндә кызлары, колагы ишетмәгән сүзләрне ишеттереп: “Баланы беркайчан да күрсәтмим”, – дип куып чыгаргач, башкача бу йортка эз дә басмады инде кияү, өмете өзелгәндер, күрәсең... Финә үзе гаепле, ирнең дә җаны бар ләбаса, хатын-кыз белән буа буарлык заманда бер чәчбигә ялынып яталармыни?!

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диюләре дөрес икән. Менә Нәфыйга түти дә әй интекте инде оныгы белән. Кызы иреннән аерылып, баласын әнисенә китереп куйды да, эше бетте. Әмма барыбер кызының көтеп алынган улы бит. Нәфыйга түтинең оныгы төсе белән “суйган да каплаган” кызы булса, холык-фигыле барыбер киявенә охшаган! “Бала күңеле ак кәгазь, ни язсаң – шул булыр”, дисәләр дә, ай-һай, бу баланың күңеленә теләгәннәреңне язып кара инде.
Нәфыйга түтинең кызы соңлап, егерме тугызга аяк баскач кына, кияүгә чыкты. Кыз-кыркынга егет-җилән белән танышып китү җиңел түгел. Шуларны уйлап, кызының ялгыз калуыннан куркып, Нәфыйга түти аны кияүгә чыгарга кыстады. Әмма яшь гаилә озак яши алмады. Нәфыйга түтинең ире Галимҗан агай гына оныгына шатланып бетә алмады.
– Кызга да, кияүгә дә сүз әйтмә, син таба алмаган малайны алар табып бирде бит, үзең беләсең, гомер буе малай көткән идем, – диде хатынына төрттереп.
– Мин кыз тапкан саен, малай кирәк, дип колак итемне ашадың инде, менә хәзер малай бар, кара гына, – диде Нәфыйга. Галимҗан ага тавышлы, гаугачыл кеше булмады. Энә кадәр сүздән дөя ясаганнарны яратмады. Менә әле дә хатынның салпы ягына салам кыстырып җибәрүне хуп күрде:
– Әйдә, карчык, тавышланма, оныгыбыз булганына шатланып кына йөрик, тере җан үсә ич, кияүнең әти-әниләре дә бар бит әле, берүк малайны алып кына китә күрмәсеннәр. Хәзер закон ана ягында гына түгел, ата ягында да икән! Кем акчалы, закон шуның ягында! – дип, хатынының күңеленә ут салды.
Малай, үсә барган саен, әтисен таптыра башлады. Ә әтисе килеп тә урамый. Бу йорттан соңгы тапкыр чыгып киткәндә кызлары, колагы ишетмәгән сүзләрне ишеттереп: “Баланы беркайчан да күрсәтмим”, – дип куып чыгаргач, башкача бу йортка эз дә басмады инде кияү, өмете өзелгәндер, күрәсең... Финә үзе гаепле, ирнең дә җаны бар ләбаса, хатын-кыз белән буа буарлык заманда бер чәчбигә ялынып яталармыни?!
Югары вазыйфалар биләгән әтисе җилкәсендә иркә үскән Финә үзсүзлелектә барысын да уздырды! Камил баланы яздырырга барам дип канатланып йөргәндә, бер талпынуда иренең канатларын сындыра сукты. Эш шунда: Финәнең әти-әнисенең уллары булмаган. Гел үз сүзен генә сүз итеп өйрәнгән әти кеше бу юлы да “мөгез чыгарды”, кызына баласын ире фамилиясенә түгел, үзләренең фамилиясенә яздырырга кушты, чөнки, улы булмагач, бабайның нәселе югала, имеш. Нишләп инде ирмен дигән ир, исән-имин көйгә баласына кеше фамилиясен бирсен? Бу бит башка сыймаслык хәл. Тарткалаша торгач, ниһаять, кияү бу аңлашылмаучылыкка да нокта куярга көч тапты, баласына үз фамилиясен бирә алды. Тик тавыш аның белән генә бетмәгән икән әле. Камилнең күптәнге хыялы – улым туса, Салават исеме кушам дип, дәртләнеп йөрүенә хатыны киртә булды, малайга бүтән исем бирделәр. Баласына үзе теләгән исемне куша алмагач, ир читләшә башлады, бәби туенда да булмады.
Көн дә диярлек булган низаг-тарткалашлардан тәмам туйган, үзенең кадерсез зат икәнен аңлаган Камил тормышының бер көн килеп челпәрәмә киләчәген сизеп торды. Баласы хакына башта барысын да кичерә килде, уйланды, чөнки ул Айратын бик ярата иде. Ә тавыш-гауга хатынының капризлары аркасында чыга торды: фатиры да, машинасы да хәзер үк булсын, өстәвенә, ел саен чит илгә ялга алып барырга кирәк иде аны. Җиңел килгән мал белән рәхәт яшәп өйрәнгән кыз акчаның ничек табылганын белми иде. Ярый да, Камил акча туздырып, эчеп йөри торган кеше булса. Юкса ул эшләп тапкан һәр тиенен хатынына кайтарып торды. Бер-бер артлы кабатланып торган каршылыклардан ирнең канатлары салына барды.
Шулай күңелсезләнеп йөргәндә Камилнең туган көне – утыз биш яшьлек юбилее килеп җитте! Хатынына гаилә бәйрәме ясау турында авыз ачкан иде, хатыны тузынды да китте:
– Әллә миннән кунак өстәле әзерләтер идеңме? Әнә, кафега бар да үткәр бәйрәмеңне! – дип кычкырды.
Шушы соңгы сөйләшү ирнең йөрәген тәмам туңдырды, күңелендәге соңгы кылы да шартлап өзелде...
– Минем ялгышым шунда: тормышыбыз дөрес башланмады, Финә минем йортыма килен булып төшеп яшәргә тиеш иде. Әмма язмыш аны түгел, мин ачык авызны “килен” итте. Йортка кергәнче, утка кер дип юкка әйтмәгәннәр икән, – дип уйлады ул.
Улы белән саубуллашу мөмкинлеге булмагач, аңа хат язып почта тартмасына төшерде һәм хатыны чыгарып ташлаган юл сумкасын иңенә асып, үзенә бәхет ишекләрен ачмаган йорттан тизрәк ераграк китәсе килеп, кышкы кичтә салкын урамнан атлады...
Аларның аерылышуына өч ел булды. Финә дә ялгыз хатын язмышының ни икәнен тиз аңлады...
Камилгә улын сагынуын оныту өчен дөньясын тамырдан үзгәртергә, шәһәрдән бөтенләй китәргә кирәк иде! Әйткәндәй, кайбер ирләр кебек алименттан качып йөрмәде ул, акчасын ай саен җибәреп торды.
Ә малай үскән саен әтисенә охшый барды. Мәктәпкә төшәр вакыты да җитеп бара.
Беркөнне Финәнең йөрәген өзгән вакыйга булды. 23 февральдә көнне балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәрделәр. Тәрбияче апалары балаларга әтиләр турында шигырьләр ятларга, матур итеп рәсемнәр төшереп килергә кушты. Иртәгәсен Айрат рәсем дә төшермәгән, шигырь дә ятламаган булып чыкты. Тәрбияче апасы: “Айрат, нигә өйгә эшне эшләмәдең?” – дип сорагач, бала: “Мин... мин... әтинең төсен дә оныттым инде... аның бит безгә килгәне дә юк... Минем үзен бик күрәсем килгәнне белми микәнни?” – дип, елап җибәрде. Баланың күңеле мөлдерәмә тулган икән, түгелде дә китте. Әй үкседе инде малай, тәрбияче апасы аны елаудан чак туктатты һәм бу турыда Айратның әнисенә дә сөйләде.
Тагын бер ел үтте. Көз көне Айрат мәктәпкә укырга төште. Малай бик акыллы, башлы иде. Кыш җитеп, 23 февраль тагын әйләнеп килде. Бәйрәмгә әтиле балаларга – әтиләрен, булмаганнарга бабаларын кунакка алып килергә кушылды. Айрат өчен янә кыенлык туды, дәү әтисе чирләп дәваханәгә кергән иде...
Малайның шушы минутта ук әтисен табасы, аңа үзенең нәни йөрәген ачып саласы: “Кайт, әтием, мин сине яратам, минем тормышыма син җитмисең, мине ташлама”, – дип кычкырасы килде... Тик әтисен ничек күрергә соң? Малай шундый уйлар белән мәктәпкә китеп барышлый кырт кына борылды да тимер юлы вокзалына табан атлады. Аның бик тә әтисен табасы килә иде...
Монда поездлар күп. Малай уйлап-нитеп тормады, кайда пассажирлар җыелган, шунда барып басты. Контролер апа кешеләр белән сөйләшкән арада малай вагонга кереп тә китте...
Поезд азга гына тукталган иде, биш минуттан кузгалып китеп тә барды. Малай үзе яшәгән шәһәрдән ераклашканнан-ераклаша барды. Кичкә кадәр аны беркем дә күрмәде, чөнки ул вагонга керү белән иң өске сәндерәгә менеп ятып, әвен базарына китте. Пассажирлар малайны абайлаганда инде поезд Мәскәүгә якынлашып килә иде...
Мәктәптә Айратның юклыгына беркемнең дә исе китмәде. Әнисе иртән-иртүк көндәгечә эшкә китте. Кич белән кибетләргә керә-керә иркенләп кайтты. Улының өйдә юклыгына да аптырамады, һәрвакыттагыча, зурәниләрендәдер, дип уйлады. Улының сумкасы да юк, димәк, мәктәптән туры зурәниләренә кайткан. Хатын башта кичке ашны пешерде. Утырып кино карады, арыган кешегә күпме кирәк, яткан килеш оеган да киткән...
Инде уянганда сәгать угы төнге берне күрсәтә иде! Төнлә әниләргә шылтырамыйм, дип, телевизорын сүндереп йокларга ятты. Иртән, әнисенә шылтыратса, анысы оныгының аларда булмавын әйтте.
Менә шулай итеп малайның югалганы беленде. Бөтен шәһәр эзләде аны. Иң беренче эш итеп полиция хезмәткәрләре Камилнең адресын табып, аның белән бәйләнешкә керде.
Камил, Мәскәүнең бер районының эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгәнлектән, улының югалганын ишетү белән, дилбегәне үз кулына алды.
Ә әтисен эзләп чыккан малай утырган поезд ерак тарафларга чаба да чаба. Өстәвенә, аның юлдашлары чегәннәр булып чыкты. Малай сәндерәдән килеп төшкәч, алар башта аптырап калды, аннары инде сөйләшә, таныша башладылар. Малайның өеннән качып, әтисен эзләп чыкканын ишеткәч, “Без синең дусларың булырбыз, әтиеңне бергә эзләрбез”, – дип малайны алдап, үзләре белән алып китәргә уйладылар...
Әтисе, улының югалганын белгәч, эшне кыска тотты. Иптәшләре белән берничә төркемгә бүленеп, поездлар буйлап баланы эзләп чыктылар. Тик файдасыз, малай табылмады.
Менә соңгы поезд. Иң беренче булып кереп Камил вагоннарның бөтен җирен, сәндерәләрен, сандыкларын – барысын да байкап чыкты. Инде өмете сүнә барганда, соңгы вагонга керде... Һәм, көтмәгәндә, кара чутыр кешеләр арасында утырган ак йөзле малайны күреп калды! Ул үзенең улын бик тиз танып алды. Атылып килеп: “Улым!” – дип, аны кочагына алды. Малайның шатлыгының чиге булмады: “Әти, ник мине ташладың, синсез бик авыр, мин сине яратам бит, мине башка ташлама!” – дип, әтисенең киң күкрәгенә сыенды...
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.