Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 февраль 2019, 17:07

Мин ничек тәмәкене ташладым?

...Бервакыт төнлә күкрәгемне тишеп чыгарга җыенган кебек гөрселдәп йөрәгем тибүенә уянып киттем. “Бетте үләм!” – дип уйладым. Аякларны сузып, аркама яттым, кулларымны күкрәкгемә салдым да учым астында йөрәкнең диңгездәге шторм кебек дулаганын тыңладым. Аны тынычландырмакчы булып: “Сиңа нәрсә җитми, аракы эчүне ташладым бит инде! Миңа нибары 45 яшь кенә бит. Яшәргә дә яшәргә әле! Ә-ә, утыз ел буена тарткан тәмәкене ташлатасың киләме? Ташлармын, тынычлан гына!” – дим. Һәм, ни гаҗәп, йөрәгемнең тынычланып, тигезрәк эшли башлавын сиземләдем.

Бу вакыйгалардан инде кырык еллап вакыт узса да, алар әлегедәй күз алдымда тора. Берчак, күлмәк итәгемә йомырка тутырып, тавык кетәклегеннән чыгуыма, кулына кычыткан тотып, мине зурәни каршы алды. Аның нәрсә эшләргә теләгәнен чамалап, читәндәге тишек аша тиз генә бакча ягына тәгәрәп төштем. Зурәни ул тишек хакында белми иде, шуңа аптырабрак калды, шулай да минем ярылып беткән ялан аякларыма кычыткан белән сыдырып алырга өлгерде. Артык усал затлардан булмаса да (моңа чаклы кылган “гөнаһ”ларым турында белсә дә, кычыткан белән чактырганы юк иде әле), мине тота алмагач, ачуы килде, ахрысы. Ярый әле бер йомырка да ватылмады. Аларны мин, ике өй аша яшәгән апага илтеп, махоркага алыштырам да шуны икенче яктагы күршем Заһитка бирәм. Ул үземнән биш-алты яшькә өлкәнрәк булып, безне, 9-10 яшьлек малайларны, махорканы гәзит кәгазенә төреп, тәмәке тартырга өйрәтә иде.Икенче як күршебездә Рафаэль исемле малай яшәде, аның әтисе ел саен тәмәке чәчеп үстерә иде. Яфраклары бала учы зурлык булып үскәч, шуларның беразын җыеп, учак өстендә киптереп, тартырга өйрәнә идек. Ул тәмәкенең хуш исен мин озак еллар хәтерләдем әле. Ә менә тартырга хәрби хезмәткә барганчы өйрәнә алмадым. Гаскәри хезмәткә ноябрь аенда “бозау” вагоннарына төяп алып киттеләр, аларга “буржуйка” дип аталган тимер мич куйганнар, көн буена ягып җылытсак та, алар төн җитүгә суына иде. Берчак уянып китсәм – бүрек төшкән, баш туңган. Җитмәсә, каты ютәлли башладым. Табибка ничә мәртәбә барсам да, юньләп караучы булмады, соңрак җитмәсә: “Симулянт!” – дип тә җикеренделәр. Озак еллар үткәч кенә дөрес диагноз куйдылар: хроник бронхит!Частьтә Саша исемле бер егет белән дуслаштым, безнең караватлар янәшә торды. Мин ютәлли башласам, төтенләп торган “кәҗә сыйрагын” тотып килә дә:– Мә, суырып җибәр берне, шуннан ютәл басыла ул! – дип, мине “көйрәтергә” өйрәтә иде.Рафаэльнең әтисе чәчеп үстергән тәмле тәмәке исен хәтерләп, дустыма хат яздым. Анда конверт эченә бер төрерлек тәмәке салып җибәрүен сорадым. Җавап хаты килде, аны кулга алгач та эчендә таныш кыштырдауны ишетеп: “Молодец, Рафаэль, үтенечемне кире какмагансың!” – дип сөендем. Тәмәкене төреп, чиратлап мактый- мактый суырдык...Шулай итеп, тәмәке минем аерылмас “дустым” булып китте, аны мин кайчан гына тартмадым икән... Өйдә, кунакта, кызлар белән очрашканда, эш урынында, аш һәм йокы алдыннан һәм аннан соң – һәрчак һәм һәркайда тәмәке суырдым. Тартуым хәтта төшкә дә керә иде.Узган гасырның сиксәненче еллары азагында кибетләрдән тәмәке югалды. Әлеге дә баягы дефицит. Сигаретны, чәйне танышлар аша юнәттек. Икмәк алырга акча булмаган чакта да тәмәкегә таба идек.Бервакыт төнлә бик каты ютәлләп уяндым, кесәләрдән тәмәке эзли башладым, юк кына бит, каһәрең! Исемә төште, өйдә мичтәге самавыр торбасы тыга торган тишеккә өреп тарта идем, төпчекләр дә шунда ятарга тиеш. Капкачын ачып карасам, бер-ике генә суырып ташланган төпчекләр бихисап! Мин бахырга нинди шатлык килгәнен белсәгез! Төпчек төтенен суырып, ютәлне бастым да рәхәтләнеп йоклап киттем.Техник тәэминат конторасында бүлек башлыгы булып эшләгән чорда һәрвакыт эш бүлмәсендә тарттым. Анда минем белән бер хатын да утыра иде. Ул, бичара, ник бер тапкыр ризасызлык белдерсә! Төтен болыт кебек, көянтә элеп куйсаң, асылынып торырлык иде, югыйсә....Бервакыт төнлә күкрәгемне тишеп чыгарга җыенган кебек гөрселдәп йөрәгем тибүенә уянып киттем. “Бетте үләм!” – дип уйладым. Аякларны сузып, аркама яттым, кулларымны күкрәкгемә салдым да учым астында йөрәкнең диңгездәге шторм кебек дулаганын тыңладым. Аны тынычландырмакчы булып: “Сиңа нәрсә җитми, аракы эчүне ташладым бит инде! Миңа нибары 45 яшь кенә бит. Яшәргә дә яшәргә әле! Ә-ә, утыз ел буена тарткан тәмәкене ташлатасың киләме? Ташлармын, тынычлан гына!” – дим. Һәм, ни гаҗәп, йөрәгемнең тынычланып, тигезрәк эшли башлавын сиземләдем.Иртән хастаханәгә бардым. Мине яшь кенә бер кыз каршы алды. Башта аны шәфкать туташы гына дип уйлаган идем. “Сезне минем янга нәрсә китерде?” – дигән соравын ишеткәч, аның врач икәнлеген төшендем. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ул мине тыңлап карады да:– Тәмәке тартуыгызны кичекмәстән ташларга кирәк, шунсыз дәвалауның файдасы юк. Тартудан котылгач, килерсез, мин сезгә ныклап тотынырмын! – диде.Тәмәкене ташларга кирәклеген мин төнлә йөрәк белән “сөйләшкәндә” аңлаган идем инде, тик кисәк кенә ничек ташларга соң? Әһә, бер айдан Яңа ел! Ел башыннан ташлыйм!Шуннан соң, тәмәке кабызган саен (тәүлегенә икешәр пачка “Беломорканал” тартып бетерә идем) үземә: “Яңа елдан ташлыйм”, –дип, көненә 50шәр мәртәбә кабатлый башладым...
Шулай итеп, Яңа елны да каршыладык. Төнге сәгать икегә чаклы тарттым мин. Иртән уянгач, калган ун пачка “Беломорканал”ны (мин аны һәрвакыт 40- 50 пачка сатып ала идем) янып торган мичкә ташладым да үземә ант иттем: – Башкача тартмыйм!Беренче гыйнварда, тәмәкене ташлавымның тәүге көнендә, вакыт узып китүен сизмичә дә калдым, тарту турында уйлап та карамадым. Ә икенче-өченче көннәрдә тартасы килүдән стенага менә башладым. Авызда буш тешләр киштәсе сызлый, кул үзеннән-үзе туктаусыз иреннәргә табан сузыла, папирос китерә,янәсе.Кемдер әйтте:– Конфет суыр, җиңелрәк булыр!Утыз еллык гадәтне ташлавы бик авыр икән шул.Ике атнадан соң мин янә тарттым... ләкин төштә! Тарттым, паровоздай төтенләдем. Төпчекләрдән тау ясап өйдем. Кинәт ул тауга ут капты, бик каты төтенләп яна башлады, тирә-якта ут, төтен, тын алырга да һава юк. Мин буыла башладым, авызымдагы папиростан, ракетадан чыккандай, ут бөркелде һәм ул мине ниндидер яшел болынга илтеп ташлады...Уянып китсәм, һава җитмәүдән буыла язганмын, баш авырта, косасы килә. Шул көннән соң тәмәке исеннән укшып кача башладым.Тәмәке тартканда авырлыгым – 63 килограмм, гәүдәм ябык, такта кебек иде. Ике елдан соң бер складта булырга туры килде, шунда үлчәнеп карадым – 78 килограмм! Тазарганымны үзем дә сизә идем инде. Ике ел эчендә 15 килограммга арту үзе бер хикмәт булды.Тәмәкене ташлагач, янә табиб янына бардым, йөрәк барыбер авырта иде әле. Ул мине карап та тормастан: – Тәмәкене ташлагансыз, молодец! – диде. – Ә сез моны каян белдегез?Табиб ап-ак тешләрен җемелдәтеп елмаеп җибәрде дә:– Сездән тәмәке исе килми! Йөзегез дә яшәреп киткән! Хәзер дәваланырга да була инде! – диде.Шөкер, табибка соңгы баруымнан инде биш ел үтеп киткән. Йөрәк тә авыртмый, кышларын һәр көнне диярлек чаңгыда йөгерәм. Тәмәке дигән корткычтан арындырган язмышыма рәхмәтләр укып дөнья көтәм! Кулымнан килсә, мин кибетләрдәге ул зәхмәтнең бәясен меңнәрчә сумнарга кадәр күтәрер идем. Халкыбызны агулы төтеннән коткарырга кирәк!
Ленар УРАЛОВ.
Дүртөйле шәһәре.
Читайте нас: