Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 февраль 2019, 14:03

“ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛ” конкурсына. Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА. Бер йотым су ул – гомер

“Су... су!..” Иреннәре кибеп ябышты. Кояш тәрәзә пыялаларын аныӊ саен ныграк кыздырып, нурлы кʏзләрен текәде. Аныӊ йѳрәге сулкылдавын, хәтта ул бар дѳньяга ишетелер дәрәҗәдә булса да, берәʏ дә ишетмәс, чѳнки бʏлмәдә hичкем юк. Хәлсез иӊнәре салынып тѳшкән. Еларга теләсә дә, яше чыкмас, бѳтен тәнендә бер тамчы су әсәре калмаган кебек. Күршеләре дә сусаган, тик аларга бераз җиӊелрәк: алар тәрәзәдән ераграк.

“Су... су!..” Иреннәре кибеп ябышты. Кояш тәрәзә пыялаларын аныӊ саен ныграк кыздырып, нурлы кʏзләрен текәде. Аныӊ йѳрәге сулкылдавын, хәтта ул бар дѳньяга ишетелер дәрәҗәдә булса да, берәʏ дә ишетмәс, чѳнки бʏлмәдә hичкем юк. Хәлсез иӊнәре салынып тѳшкән. Еларга теләсә дә, яше чыкмас, бѳтен тәнендә бер тамчы су әсәре калмаган кебек. Күршеләре дә сусаган, тик аларга бераз җиӊелрәк: алар тәрәзәдән ераграк.
Су... су... Бер йотым су гына кирәк аӊа. Их! Әнә шуӊадыр да, кешеләргә мохтаҗлыгыӊ тѳшмәсен, дип теләк телиләрдер инде. Ул – мохтаҗ. Киӊ дѳньядан аны тәрәзә пыялалары аерып тора.
Нинди гʏзәл иде ул кичә генә! Балкып янган уттай, кʏзнеӊ явын алырлык алсу йѳз, нәфис буй-сын... Тамчы-тамчы алкалары сѳйкемлелеген тагы да арттыра иде кебек. Сокланучы кʏпме карашлар...
Ә бʏген ул бары бер йотым суга мохтаҗ. Аныӊ гомерен әнә шул тамчы су хәл итәчәк. Әйе, гомер ул – бер йотым су. Әй... кешеләр... коткарыгыз!
Шулвакыт бʏлмә ишеге ачылды, җилфердәп, иӊнәренә җил килеп кагылды. Ул хәлсезләнгән башын кʏтәрергә, кʏзен ачарга тырышты, тик керфекләр генә ябышып укмашкан сыман авырлар, тыӊлашмадылар.
Ишектән керʏче – хуҗабикә ханым иде. Бʏлмәдә яӊа кайнап чыккан чәйнек тавышы ишетелде, аннан чәйнеӊ хуш исе бѳтен ѳй эченә таралды. Ул гына тʏгел икән ич суга тилмерүче, әнә, хуҗабикә ханым да сусаган. Тик әлегә ул ʏзен кайгырта. Утырып чәй эчте. Чынаякларны юып тезде, аннан бераз кәнәфигә ятып ял итте. Радиоалгычын кабызып куйды. Җыр яӊгырады:
Тәрәзә тѳбем исле гѳл,
Иснә, дустым, исле ул...
Хуҗабикә тәрәзә тѳбендәге гѳленә кʏз ташлады. Гѳл сабаклары соӊгы сулышларын алырга җыенган хәлдә башларын аска игәннәр. Хәтта ярдәм дә кѳтмиләр кебек иде. Ѳлгерде ярдәм, ѳлгерде. Шѳкер. Гѳлләр сусыннары канганчы эчтеләр суны. Чәчәк-яфракларга шатлык яшьләредәй тамчылар эленде. Кояш та сʏрәнләнә тѳште.
Йѳзе яктырып, гѳл кѳлеп җибәргәндәй итте, аӊа башка гѳлләр дә кушылды кебек. Онытылырга – ул бит гади гѳл тʏгел, ә сѳйгәненеӊ тѳсе, бердәнбер истәлек. Аяусыз язмышка дучар икәʏнеӊ мәхәббәт хатирәсе.
Тәрәзә тѳбем исле гѳл,
Иснә, дустым, исле ул;
Уртасында бер чәчәк бар,
Ѳзмим – синеӊ тѳсле ул...
Хуҗабикә гѳленә озак кына карап торды. Йѳрәген нидер чеметеп алгандай итте. “Әй җаным, синеӊ тѳсеӊ бит бу гѳлем, ә мин аны чак югалтмадым!” Аныӊ да керфекләренә тамчылар эленгән дә менә-менә ѳзелергә тора иде...
***
Тәнзилә Фаткылбаян кызы тумышы белән Бүздәк районының Кызылъяр авылыннан булса да, аның нәсел җебе Чакмагыш районының Аблай авылына тоташа. Язучы Әхкәметдин Исәнбирдин (1883-1930) һәм шагыйрь Гыйзетдин Исәнбирдиннарны (1888-1968) биргән укымышлы нәселдән ул.
Гомер буе икътисад өлкәсендә эшли, матур гаилә кора, балалар, оныклар үстерә. Бүгенге көндә Уфа районының Дмитриевка авылында яши. Үзнәшер юлы белән чыгарылган ике шигъри җыентык (“Көзен ачылган бөре” (2014), “Гомер кәрәзе”(2016) китаплары авторы.
Читайте нас: