Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 февраль 2019, 12:42

“ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛ” конкурсына. Халисә МӨХӘММӘДИЕВА. Тукталышта

Шулай, уңга-сулга багып, “маршрутка” күзләп торганда, каршымда бер ир заты пәйда булды. Аның кыйммәтле тунын, яхшы бүреген шәйләп алдым. Кулына күн барсетка, портфель тоткан. Күрәсең, бүген машинасына утыра алмаган инде бу. Ят планетага эләккән сыман, тирә-якка карана, аптыравы йөзенә чыккан.Менә ул минем янга ук килеп басты. – Черниковкага автобус шушыннан йөриме? Кайсысы бара икән, әйтмәссезме? – диде ул.

МЧС бүген телефонга хәбәр җибәргән: “Һава шартлары начарая, бозлы яңгыр ява, шәхси транспортта йөрмәскә тырышыгыз”. Миңа нәрсә, машинам юк, өй янындагы тукталышка йомышым төшкәнгә генә чыктым. Чынлап та, күз ачмаслык буран башланып тора, гыйнвар ае димәссең. Кар катышмы, боз катышмы яңгыр ява... Автобуслар йөреп тора-торуын, тик минеке генә күренми.
Шулай, уңга-сулга багып, “маршрутка” күзләп торганда, каршымда бер ир заты пәйда булды. Аның кыйммәтле тунын, яхшы бүреген шәйләп алдым. Кулына күн барсетка, портфель тоткан. Күрәсең, бүген машинасына утыра алмаган инде бу. Ят планетага эләккән сыман, тирә-якка карана, аптыравы йөзенә чыккан.
Менә ул минем янга ук килеп басты.
– Черниковкага автобус шушыннан йөриме? Кайсысы бара икән, әйтмәссезме? – диде ул.
Мин үземчә барысын да яхшы итеп аңлаттым.
– Юлдашым икәнсез, мин дә шул якка барам, – дип өстәдем.
Кар явуын дәвам итә. Тукталышның өсте ябык, ә менә ике яктан да җил өреп, кар тутырып тора. Безгә нәрсә, андыйны гына күргән бар, торабыз шунда. Тик менә абзыйның гына кәефе юк, ул бер урында басып тора алмый, тегеләй-болай йөренә, уфтана, бертуктаусыз телефонының төймәләренә баса, бер сүз белән әйткәндә, түземсезлек белдерә.
Биш, ун минут тордык, менә тагын биш минут үтте. Халык тыныч, һәркем үз транспортына утырып китеп тора.
– Чынлап та шушыннан йөриме ул автобусыгыз?! – диде, ир кеше минем янымнан үтеп китешли.
Мин дәшмәдем. Бәлки, кәефе юктыр. Адәм баласы бит.
Ул да түгел, бу тагын яныма килеп басты:
– Ничәнче йөри дигән идегез әле? Егерме минут көтеп торабыз инде, кая автобусыгыз?!
Бу юлы мин дә дәшми кала алмадым:
– Миңа рәхмәтегез шушымы инде? Минем гаебем нидә?
Юлдаш буласы кешем йөзен үзгәртте:
– Cоң, шулкадәр озак көттек ләбаса!
– Такси чакырыгыз! – дидем, мин дә дорфа гына.
– Чыннан да!
Ир яңадан телефонын кулына алды. Як-ягына каранды да, тукталышта башка беркем дә калмаганын күреп, яңадан миңа дәште:
– Ә Сез берәр такси номеры әйтмәссезме?
– Башта дорфалыгыгыз өчен гафу үтенегез! – дидем, тәмам ачуым кубып.
– Беләсезме, мин бүген беренче тапкыр эшемә соңладым!
– Ә беләсезме, Сезнең аркада минем дә юлым уңмады, мин дә барасы җиремә бара алмыйм, – дидем мин.– Андыйлар турында “аягы авыр” диләр!
Абзый җавап бирергә өлгермәде, менә ул, ниһаять, без көткән автобус килеп тә җитте.
Ир кешенең хатын-кызны беренче үткәрергә тиешлеген белсәм дә, арткарак калдым.
Юлдашым, туктап, мине үткәрергә булды.
– Бик ашыга идегез, үтегез инде! – дидем мин.
– Тик Сездән соң гына! – диде ул.
Халык шыплап тулган салонга кереп бастык. Утырырга түгел, басып торырга да урын юк. Шунысы яхшы, бара-бара, икебезгә дә урын бушады.
Автобуста тынлык урнашты. Кемдер телефоныннан радио я музыка тыңлый, кемдер Интернет карый. Мин йокымсырап барам, беркемдә дә эшем юк. Кичә тешем сызлый башлаган иде, төне буе сызлап, шуны алдырырга китеп баруым. Күршемнең авылдашы бик яхшы хирург икән. Ул, хәлемә кереп, табибка шылтыратып куйды, тик менә сөйләшкән вакытка өлгермим, бик уңайсыз булыр инде.
Автобус минем тукталышка килеп җиткәч, ашыкмыйча, арттарак калып төштем. Инде ашыгудан, төртешүдән ни файда... Күземә чалынган кибеткә кереп, кәнфит алып чыктым. Гаебемне ярлыкарга кирәк булыр бит...
Инде тынычланып, теш табибына юл тоттым. Шәхси поликлиникада булып чыкты мин эзләгән кабинет. Гардеробта чишенеп, кыяр-кыймас кына ишек төбенә килеп бастым. Чират күренмәде. Кем йөрсен инде бу буранда... Алай дисәң, кемнедер кабул итә инде табиб, сөйләшкән тавышлар, киңәшләр ишетелә. Ярый, чыксын инде пациент. Ул кадәр түземсез булмыйк. Сумкамны алдыма куеп, кабинет каршындагы кушеткага утырдым. Бер килгәч, кабул итми калмас әле, миһербанлы кеше булса! Үз-үземне юатып та бетмәдем, кабинет ишеге ачылды.
– Чиратта кем?
Таныш тавыш ишетеп, егылып китә яздым. Алдымда бүгенге юлдашым басып тора иде.
– Сез?!
– Ә Се-е-з?
Ишек менә ябылам дигәндә, кулымдагы кәгазьне аңа сузып өлгердем.
Табибның кәефе күтәрелеп китте:
– Соң әллә кайчан сыйныфташымның күршесе икәнлегегезне әйтсәгез булмый идеме?
– Сез бит сорамадыгыз!
Рәхәтләнеп көлештек. Менә ичмасам, очрашу. Хәзер инде теш алдыру да куркытмый иде мине. Батырларча, кәнәфигә менеп утырдым да, зур итеп авызымны ачарга җыендым.
– Туктагыз әле, – диде табиб, – әйдәгез, без башта чәй эчеп алыйк. Сезгә дә уңай булыр, соңыннан ике сәгать ашамаска туры киләчәк...
Мин, берсүзсез ризалашып, күрше бүлмәгә чыктым. Доктор чәйнеген кабызып җибәрде, тумбочкадан чынаяклар алды.
– Тәмле кәнфиттән баш тартмассыз дип уйлыйм! – Табиб өстәл тартмасыннан кәнфит чыгарды.
Мин дә үземнең күчтәнәчемне алып куйдым. Өстәлдә игезәк шоколадлар ята иде...
***
Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева (әдәби псевдонимы – Халисә Рәйхан) Нуриман районының Кушкүл авылында туып үскән. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, хезмәт юлын Туймазы шәһәренең “Ленин юлы” гәзитендә мөхәррир урынбасары булып башлый, сигез елга якын “Алтын башак” әдәби берләшмәсен җитәкли. 1986нчы елда Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенә эшкә күчерелә, анда балалар редакциясендә эшли, соңыннан Милләтара тапшырулар бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Башкортстан татарлары өчен беренче булып татар телендә тапшырулар оештыра һәм егерме ел үзе оештырган “Рәйхан” тапшыруын алып бара. Иҗат белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнә. Ике китап авторы. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре.
Читайте нас: