Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 гыйнвар 2019, 14:06

"Илһамлы мизгел" конкурсына. Рәфил САМАТОВ. Дүртөйлене киләчәктә мин ничек күрәм?..

– Әйтегез әле, зинһар, бу нинди искиткеч матур шәһәр ул? – дип сорадым. Очраклы танышым бәрхеттәй йомшак, ягымлы тавыш белән:– Сез әле Дүртөйледә, – дип җавап бирде.Мин, тәмам гаҗәпләнеп, безнең Дүртөйле кечкенә генә иде ләбаса, кай арада шулай үскән һәм зурайган соң ул, дип уйландым һәм бу гүзәл шәһәргә экскурсиямне дәвам иттем.

("Тулпар", 2018, № 6.)
Көз урталары иде. Бар табигать моңсу төскә кергән: күктә бертуктаусыз кургаштай болытлар агыла, акрын гына яңгыр сибәли, агачлардан сары яфраклар коела, баш очында, үзара нидер серләшкәндәй каркылдашып, кара каргалар өере бөтерелә. Мин, гадәттәгечә, эштән кайтып киләм. Дүртөйле шәһәренең Ленин урамы буйлап салынган тротуардан атлап бардым да, үзем яшәгән йорт ишегалдына борылдым. Анда, артык күзгә чалынмый торган урын булгангадырмы, тәртип ягы искитәрлек түгел: юлга совет заманында ук түшәлгән асфальт күптән инде ватылып, чокырланып беткән, җәйге койма яңгырлар вакытында, язын һәм көзен күлләвекләр җыелып тора.
Шулчак янымнан узып баручы җиңел автомобиль мине күлләвектәге пычрак су белән коендырмасынмы?! Моны үзем дә шәйләми калдым, “текә” иномарка салоныннан чыгып гафу үтенергә килгән чандыр буйлы ыспай егет тә шул ук сүзләрне кабатлый. Тик аларны ишетүдән мин бернинди җиңеллек тә тоймыйм, киресенчә, үпкәләү катыш ачу белән:
– Эх, өр-яңа плащымны харап иттең бит әй, әле кичә генә алып кигән идем, хәтта үзем дә “юарга” өлгермәгән идем, – дип канәгатьсезлек белдердем.
Егет тә аптырап кала торганнардан түгел икән:
– Телисезме, мин Сезгә хәзер шушы плащыгызның хакын кайтарып бирәм, – дип елмайды.
Бу күңелсез хәлдән тизрәк котылу өчен аңа туп-туры карап:
– Юк, кирәкми! – дип кырт кына җавап бирдем дә, домофон төймәсенә басып подъезд ишеген ачтым, һәм кеше-кара күргәнче дип, кереп китәргә ашыктым.
Фатирыма кергәч, карарлыгы да калмаган, күшеккән әтәч тиресенә охшаган плащымны салып, ванна бүлмәсенә элдем, аннары үземне бераз тынычландырырга тырышып, залдагы йомшак кәнәфигә барып утырдым. Шул арада оеп китеп, күзләремә йокы эленде һәм бик сәер төш күрә башладым.
Төшемдә, имеш, бер бик зур шәһәргә килеп эләккәнмен икән, аның матурлыгына хәйран калырлык: янәшәдә күпкатлы, мәһабәт йортлар тезелеп киткән, урамдагы клумбаларда аллы-гөлле чәчкәләр күзнең явын алып, тирә-юньне ямьләп, һавага хуш ис бөркеп утыра. Мин юлларга игътибар иттем. Алар шундый тигез һәм көзгедәй шоп-шома! Барлык урамнар буйлап автобуслар, трамвай, троллейбуслар, төрле маркалы затлы җиңел машиналар агыла. Һәр нәрсәгә сокланып карый-карый атлап барганда каршыма кешеләр очрый. Аларның йөзләре балкып тора, үзләре ихлас елмаеп исәнләшә.
Бераз баргач, түзмәдем, берәүдән:
– Әйтегез әле, зинһар, бу нинди искиткеч матур шәһәр ул? – дип сорадым. Очраклы танышым бәрхеттәй йомшак, ягымлы тавыш белән:
– Сез әле Дүртөйледә, – дип җавап бирде.
Мин, тәмам гаҗәпләнеп, безнең Дүртөйле кечкенә генә иде ләбаса, кай арада шулай үскән һәм зурайган соң ул, дип уйландым һәм бу гүзәл шәһәргә экскурсиямне дәвам иттем. Гаять зур Мәдәният һәм Боз сарайларын, балалар иҗатын үстерү, сәнгать, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрен, лицей, гимназияләрне, дәваханә, китапханә, кибет, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрен, алларында көмеш сулы гаҗәеп фонтаннар ургылып утырган, заманча итеп, зәвык белән төзелгән административ һәм башка биналарны күреп шаккаттым! Бала-чагаларның яңгыравыклы, шат тавышлары килгән якка борылып карасам, анда төрле аттракционнары булган ял паркын күрдем.
Шулчак, искәрмәстән, элекке сәнәгать төбәгендә эшләр ничек тора икән, дип уйладым һәм шунда ашыктым. Биредә икмәк пешерү, тимер-бетон изделиеләре җитештерү, балык, яшелчә-җимеш, агач һәм нефть эшкәртү заводларының, тукыма, кәгазь җитештерү һәм кошчылык фабрикаларының, ит, сөт комбинатларының тулы куәткә эшләвен күреп, үз күзләремә ышанмый басып тордым.
– Менә сиңа мә, үзгәрсә дә үзгәрер икән безнең Дүртөйле! – дип, тел шартлаттым.
Аннары янә шәһәр үзәгенә элдерттем, юлымда тагын бик күп кешеләр очрады. Алар арасында сәләмә киенгән мәзәк кыяфәтле сәрхушләрне, йөзләрендә иман нуры сүнгән, “пыяла” күзле наркоманнарны һәм ачулы, тупас чырайлы адәмнәрне очратмадым, һәркемнең тормыштан канәгать булуы һәм күтәренке кәефтә йөрүе сизелә иде. Полиция хезмәткәрләре, шәһәр түрәләре белән аралашканда аларның шундый кешелекле, кечелекле һәм гадел булуларына игътибар иттем. Барысы да халык өчен яна-көя, аларның
мәнфәгатьләрен кайгыртып, ихлас күңелдән тырышып эшли.
Шәһәр хакимиятендә әңгәмә вакытында мин:
– Шәһәрне көнозыны аркылы-буй карап, сокланып йөрдем, тик элек Наҗар Нәҗми урамында урнашкан Мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәген генә таба алмадым, шулай ук бер генә наркоманны
да, сәрхуш, сукбайны да очратмадым, – дип белдердем.
Түрә абзыйлар, җитди итеп:
– Элек эшсезлек зур бәла саналган, төрле җинаятьләр кылуга сәбәпче булган, гомумән, тормышны артка сөйрәгән. Хәзер исә бездә мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният учаклары, сәүдә нокталары, завод-фабрикалар һәм башка учреждениеләр гөрләп эшли, халык хезмәт урыннары белән тулысынча тәэмин ителде. Кыскасы, кешеләрнең табыш алу чыганагы бар, аларның күңелендә яшәүгә өмет уянды, шуңа күрә Мәшгульлек үзәгенең хаҗәте калмады. Сукбайларга, сәрхушләргә һәм наркоманнарга килгәндә, законнар, ниһаять, кырысланды һәм яхшы эшли бит хәзер, без тоташ ил күләмендә әлеге яман күренешләрнең тамырына балта белән чабуга ирештек! – диделәр.
– Әле ничәнче ел соң ул? – дип, аларга сораулы карашымны төбәдем.
– Без әле 2064нче елда яшибез, – дип елмайдылар.
– Менә сиңа кирәк булса! Танышларымнан кемдер берәү: “Алдынгы чит илләрдәге бай тормыш дәрәҗәсен
куып җитәр өчен безгә яңадан илле ел яшисе һәм тир түгеп эшлисе бар әле”,
– дигән иде шул. Димәк, ул хаклы булган: шәһәребез илле ел эчендә, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән дә куйган! – дип әйтүем булды, кесә телефоным шылтыраганга дертләп уянып киттем һәм элекке тормышта яшәвебезне аңладым.
Күңелемне ниндидер шом биләп алды, әмма төшенкелеккә бирелмәдем, чөнки Дүртөйленең киләчәктә
ничек булачагын, үсеп, гаять зур, матур шәһәргә әвереләчәген илһамлы мизгелдә үз күзләрем белән күрдем мин...
***
1972нче елда Дүртөйле районының Чишмә авылында туган. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Исмаел авылында урта белем ала. Күмәк хуҗалыкта бераз хезмәт сала, аннан Башкорт дәүләт педагогия университетында укый. Туган авылында укытучы булып эшли. Аннары авыл хакимиятендә эшләр белән идарә итү бүлеген җитәкли. Бүгенге көндә “Юлдаш” район гәзите хезмәткәре.
Читайте нас: