-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 гыйнвар 2019, 11:01

ОСТАП БЕНДЕР ЧЫНЛЫКТА ДА ЯШӘГӘН!

Ильф белән Петровның үлемсез “Унике урындык” һәм “Алтын бозау” әсәрләренең төп герое Остап Бендерның прототибы чынлыкта да яшәве хакында күпләрегез белмидер дә әле. Ә бит Остап Русиядә яшәүчеләр өчен Хуҗа Насретдин кебек милли геройга әверелгән.

Ильф белән Петровның үлемсез “Унике урындык” һәм “Алтын бозау” әсәрләренең төп герое Остап Бендерның прототибы чынлыкта да яшәве хакында күпләрегез белмидер дә әле. Ә бит Остап Русиядә яшәүчеләр өчен Хуҗа Насретдин кебек милли геройга әверелгән.
Чынлыкта, Остап Бендер образы Одесса тирәсендәге Никополь шәһәрендә 1899 елның 30 маенда дөньяга килгән Осип Шор исемле кешедән алынган. Аның әтисе Беньямин Шор 2нче гильдия сәүдәгәре була. Осипка бер яшь тулганда, аның ата-анасы Одессага күченә. Малайның Натан исемле энесе киләчәктә күренекле урыс футурист-шагыйре Анатолий Фиолетовка әверелә.Осип Шор башта Илиади шәһәренең ирләр гимназиясен тәмамлый. Төгәл фәннәрне яхшылап үзләштерә. Гуманитар фәннәрдән бары тик хокук гыйлемен генә җентекләп өйрәнә. Бу аңа киләчәктә законнарны урап узып, төрле мутлашулар кылырга мөмкинлек бирә. Гимназияне тәмамлагач, ул Новороссийск университетының физика-математика факультетына укырга керә, ләкин тиздән вузны ташлый. Егет акчага кәрт уеннары белән көн күрә, хәтта оста шулерларны да ул бик җиңел төп башына утырта.Осипның иң зур хыялы – Русияне ташлап, Бразилия яки Аргентинага чыгып китү була. Ерак илләргә сәяхәтләр турында хыялланып, ул ак костюм-чалбарда, капитан фуражкасында йөри, һәрвакыт озын шарф тага. Әйткәндәй, ул 1 метр 90 сантиметр тәшкил иткән зифа буйлы була.Укудан куылган Осипка 1916 елны хәрби хезмәткә чакыру килә. Шунда ул беренче зур мутлыгын эшли: төрек милләтендәге яшьләрне армиягә алмаганлыктан, төрек документлары юнәтә, шушы милләттәге әтисен уйлап чыгара, хәрби комиссия алдында төрек патриоты буларак чыгыш ясап, сугышка китүдән котылып кала. Өстәвенә, тагын берничә яһүди якташыннан “төрек”, я булмаса “курд” ясап, аларны да армиядән йолып кала. Билгеле, моның белән ул шактый гына акча да эшли. Осипның икенче аферасы тавыклар белән бәйле. Берчакны юлда ул чирләп, йоннары коелып беткән тавык очрата. Шунда аның башына бер шәп фикер килә: ул “Идеаль тавык” дигән фирма ачып җибәрә, һәм, үзен профессор дип игълан итеп, Русия шәһәрләре буенча лекцияләр белән йөри башлый. Имеш, аның лабораториясендә тавыкларның яңа, йонсыз сорты уйлап чыгарылган. Аларны чистартып тормыйча гына да, турыга пешерә башларга мөмкин. Бу “яңалык” белән күпсанлы кош фабрикалары кызыксына башлый, зур суммаларга контрактлар төзелә, акча турыга “профессор”ның исәбенә күчә, ләкин көннәрдән бер көнне “Идеаль тавык” фирмасы да, “селекционер-галим” үзе дә юкка чыга.Бу вакыйга кузгаткан шау-шу басыла төшкәч, “бөек комбинатор” Одессага кайта һәм “гөнаһлардан ярлыкау” сата башлый. Аның бу эше шәһәр бандитлары арасында аеруча популярлык казана. Алар җирдә кылган явызлыкларыннан котылу өчен акча кызганмыйлар. Осип аларга оҗмахның төзелеш схемасын төзеп бирә, “гөнаһларыннан котылучылар” шуннан үзләренә ошаган урын сайлап алырга тиеш булалар. Билгеле, иң яхшы урыннарны байлар сатып ала. Осипның бу “бизнесы” хакында шәһәр руханилары халыкка тарата. Моның өчен ул аларга кеременнән процент түли. Ләкин “бөек комбинатор”ның полиция белән борчагы пешми, һәм ул фирмасын ябарга мәҗбүр була.Осип шәһәр каракларын консультацияләүдән дә чирканмый: Васька Косой бандасына ул банкны талау өчен морҗа чистартучылар булып киенеп, мич аша төнлә банкка үтеп керергә киңәш бирә. Шулай итеп, бер йозакны да ватып тормыйча, караклар банкны “чистартып чыгалар”, ә Осип табыштан үз процентын ала.1916 елда Осип яңа тормыш башларга карар итеп, Санкт-Петербург университетының механика факультетына укырга керә. Ләкин Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы аның якты омтылышларын юкка чыгара. Осип кабаттан Одессага кайтып китә.Гражданнар сугышы дөрләгән ил буенча ун айга сузылган юлда ул мең төрле маҗарага очрый. Тамагын туйдырыр өчен, аңа “гроссмейстер” кыяфәтенә кереп, түләүле уен сеанслары үткәрергә туры килә. Чынлыкта, ул гомерендә икенче тапкыр гына шахматларны кулына алган була. Икенче бер шәһәрдә Осип янгын инспекторы булып киенеп, дәүләт учреждениеләренең янгын хәвефсезлеген тикшереп чыга. Өченче урында ул агитацион пароходка рәссам булып эшкә урнаша. Дүртенчесендә үзен Советларга каршы көрәшүче яшерен оешма вәкиле итеп күрсәтә һәм, “изге көрәш” өчен акча җыеп, чыгып кача. Бер шәһәрдә, кышын ачтан үлмәс өчен, аңа хәтта ит сату кибете тоткан бер карт хатынга да өйләнергә туры килә. Бу вакыйгалар һәммәсе дә киләчәктә "Унике урындык"романында урын ала.Одессага кайткач, Осип яңа хакимият белән тыныч яшәргә карар кыла һәм... уголовный розыскка эшкә урнаша! Кичәге иптәшләре – шәһәр караклары белән көрәшүдә ул күп батырлыклар кыла, притоннарны тарката, бандитларны төрмәләргә утырта. Моның өчен бандитлар сходкаларында аңа үлем карары чыгаралар, ләкин, хаталанып, аның энесе – Натанны үтерәләр. Аны үтерүчеләрдән үч алгач, Осип бүтәнчә кулына корал алмаска сүз бирә һәм Мәскәүгә чыгып китә.Анда ул Одессадан чыккан язучы – Юрий Олеша йортында яши. Ул аны үзенең энесе Валентин Катаев (тәхәллүсе – Е. Петров) һәм яшь журналист Илья Ильф белән таныштыра. Осип аларга үз язмышы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Шулай итеп, мәшһүр Остап Бендер турындагы романнарга нигез салына. “Унике урындык” басылып чыккач, Осип мәҗлестәшләре янына килеп, алардан әсәрнең идеясе өчен акча сорый. Тегеләре аңардан көләләр генә. Шулай да алар роман азагында Киса Воробьянинов тарафыннан һәлак ителгән Остап Бендерны терелтеп, яңа әсәр язарга риза булалар. Шулай итеп, “Алтын бозау” романы туа.Бөек Ватан сугышы башлануын Осип төрмәдә каршылый – 1938 елда ул икътисади җинаятьләре өчен иркеннән мәхрүм ителгән була. Тоткынлыктан котылыр өчен ул үзе теләп фронтка китүчеләр исемлегенә языла. Ләкин юлда поезддан төшеп калып, кача. Озак вакыт әнисен, туганнарын эзли. Сугыштан соң, амнистиягә эләгеп, легаль тормышка күчкәч, 15 ел буена Мәскәү – Ташкент поездында проводник булып эшли. Тиресендәге яман чир авыруын җиңеп чыга. Күзләре күрми башлагач, инвалидлык буенча пенсиягә чыга.Аның Остап Бендер образы өчен прототип булуын беренче тапкыр 1978 елда басылган “Алмазный мой венец” китабында Валентин Катаев хәбәр итә. Шуннан Осипны интервью сорап журналистлар эзәрлекли башлый. Ләкин Осип Шор аларның берсенә дә ачылмый, серләрен үзе белән бергә кабергә алып китә. Ул шул ук елны Мәскәүдә вафат була.Туган ягы – Никополь шәһәрендә Осип Шорга һәйкәл куелган. Аның нигез ташына: “Никополь кешесе Осип Шорга. Шулай ук ул – төрек ватандашы улы Остап-Сөләйман Ибраһим Берта Мария Бендер би дә, Остап Ибраһим улы да, И. Ильф белән Е. Петров тудырган бөек комбинатор Остап Бендерның реаль прототибы да”, дип язылган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.