Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 декабрь 2018, 16:54

Пират

ПИРАТНәсел үгезенә очрасаң, кузгалган билең төзәлүен сизми дә каласың!

ПИРАТ
Нәсел үгезенә очрасаң, кузгалган билең төзәлүен сизми дә каласың
Минем иң якын дустымның исеме – Толик. Аптырамагыз, чуваш милләтеннән ул. Бездән бер аермасы да юк, татарча да белә, урыс телендә дә яхшы сөйләшә, ә математикадан барыбыздан да уздыра. Алар безнең авыл башында, Чияле тау буенда торалар. Абыйсы Гришка колхозда тракторда эшли.
Бер көнне Гришканың биле кузгалды: ятса – тора алмый, торса – ята алмый гына бит. Мондый хәлгә бер дә калганы юк иде әле аның. Коты очып, авылның фельдшеры Асия апага шалтыратты. Ә Асия апа – авыл хакимияте башлыгыннан кала, иң кирәкле кеше. Төчкерсәләр дә, аның янына чабалар. Менә әле дә кичектермәс эше бар икән. “Берәр сәгатьтән, тора алсаң, капка төбенә чык. Силсәвиттән машина сорармын, бәлки больницага илтергә туры килер,” – диде.
Бер сәгать буена түзеп була димени, ничек итсә итте, торып басты Гришка. Бер сантиметрга да уңга-сулга иелмәсәң, бөгелмәсәң, туры гына атлаганда йөреп тә була икән. Вакыт җитүгә, кешелеккә кия торган иң матур кызыл күлмәген киде дә, капка төбенә чыкты. Бер 15- 20 минут чамасы вакыт үткәндер, юк кына бит Асия апа. Аяклары арыды, утырасы килә, ләкин ярамый. Әкрен генә медпункт ягына таба барырга булды.
Тыкрык башына гына җиткән иде, ни күзе белән күрсен: күршедә яшәүче фермерның нәсел үгезе Пират килә. Тагын киртәсен җимереп чыгып качкан инде бу. Аның кызгылт-кара тәлинкә кебек зур күзләренең бөтен дөньяга ачу белән караганын ерактан ук шәйләде Гриша. “Бу мал белән очрашмавың хәерле!” – дигән уй башына барып җитәрдән алданрак, аякларына оялап, элдертте генә урам буйлап. Пиратка җитә калды. Кызыл төсне күрсә, күңеле бик тә күтәрелә аның. Үзенә иш табылуына шатланып, кызышып-кызышып куышлы уйнарга ниятләде. Бер урамны чабышып үтеп, икенчесенә борылдылар. “Нишләргә? Нишләргә? Мөгезенә эләксәң – харап!” Әнә бит Халитләрнең капкасы ачык. Очып дигәндәй килгән җиреннән бәрәңге бакчасы белән утар арасындагы капка аша сикереп чыкканын сизми дә калды егет. Ындырга үтеп, үзләренең бакчасы аша чаптырып кайтып, хәлдән таеп, иртән яткан җиренә ауды.
Тын алуы иркенәя төшүгә телефон шалтырады: “Мин юлга чыгам, торырга тырыш инде,” – диде Асия апа. Гриша чирләве турында бөтенләй оныткан иде бу минутта. “Ә, ни, Асия апа, хәзер,” – дип кенә әйтә алды. Аннары сикереп торды да, фельдшерны капка төбенә чыгып каршы алды. Түкми-чәчми Пиратның бил кузгалудан ничек терелткәнен сөйләп бирде. Шуннан бирле чирләгәне юк Гришканың.
Лилия КАШАПОВА-ИСКУЖИНА.
Туймазы районы,
Серафимовка авылы.
Читайте нас: