Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 декабрь 2018, 11:46

"Илһамлы мизгел" конкурсына. Зөлфия Сафина. Нәсерләр.

"Илһамлы мизгел" конкурсынаЗөлфия СафинаНәсерләрЯлгыз миләшӘниләрнең уңып пешкән икмәге төсле туп-тулы ай бакча буенда үскән миләш агачын төнге караңгылыктан азат иткән. Алтын көз кызыллыгына чумган яфраклар арасыннан оялып кына миләш тәлгәшләре күренә. Шушы тынлык пәрдәсен бер читкә тартып куеп, баян моңы ишетелде. Яшьләр килә иде... Миләш агачы яшь чагында да шундый нечкә күңелле, ярсу иде алар. Заманалар үзгәрә, ә яшьләр һаман элеккечә... Картайганнары урынына юеш борын малайлар, алмадай кызлар үсеп җитеп кенә тора. Алар, үтеп барышлый миләшне моңлы җырлары белән сәламләделәр дә, туктап, койма буендагы нарат бүрәнәсенә утырыштылар. Кемдер өздереп баян уйнап җибәрде, аңа челтерәп аккан чишмә тавышы белән яшьләр кушылды. Мәхәббәт турында җырлый алар. ...Һәм кинәт хатирәләр төпкеленнән мәһабәт нарат агачы пәйда булды. Аларның икесен дә бер үк вакытта шушы бакчага утырткан иделәр. Һәм миләш кызы белән нарат, бер-берсеннән калышмаска тырышып, ярыша-ярыша үсеп буй җиттеләр. Зәңгәр иртәләрдә икесен дә бер мизгелдә таң сандугачлары сайрап уята иде, икесен дә.... Ә хәзер инде миләш агачы ялгыз калды. Электр баганасы утыртырга комачаулай дип, наратны үткән ел төптән үк кисеп аттылар. ...Ә яшьләр миләшнең иске яраларын кузгатып, курыкмыйча, җырлый бирәләр. Акрын гына төнге җил исеп куйды. Әйтерсең лә ул күзгә күренмәс йомшак канатлары белән миләшнең һәр бер яфрагын сыйпап иркәләде. Һәрбер миләш бөртегендәге яшь тамчыларын сөртеп алды. Яшьләрне тыңлап юанды миләш...

"Илһамлы мизгел" конкурсына
Зөлфия Сафина
Нәсерләр
Ялгыз миләш
Әниләрнең уңып пешкән икмәге төсле туп-тулы ай бакча буенда үскән миләш агачын төнге караңгылыктан азат иткән. Алтын көз кызыллыгына чумган яфраклар арасыннан оялып кына миләш тәлгәшләре күренә.
Шушы тынлык пәрдәсен бер читкә тартып куеп, баян моңы ишетелде. Яшьләр килә иде... Миләш агачы яшь чагында да шундый нечкә күңелле, ярсу иде алар. Заманалар үзгәрә, ә яшьләр һаман элеккечә... Картайганнары урынына юеш борын малайлар, алмадай кызлар үсеп җитеп кенә тора.
Алар, үтеп барышлый миләшне моңлы җырлары белән сәламләделәр дә, туктап, койма буендагы нарат бүрәнәсенә утырыштылар. Кемдер өздереп баян уйнап җибәрде, аңа челтерәп аккан чишмә тавышы белән яшьләр кушылды. Мәхәббәт турында җырлый алар.
...Һәм кинәт хатирәләр төпкеленнән мәһабәт нарат агачы пәйда булды. Аларның икесен дә бер үк вакытта шушы бакчага утырткан иделәр. Һәм миләш кызы белән нарат, бер-берсеннән калышмаска тырышып, ярыша-ярыша үсеп буй җиттеләр. Зәңгәр иртәләрдә икесен дә бер мизгелдә таң сандугачлары сайрап уята иде, икесен дә....
Ә хәзер инде миләш агачы ялгыз калды. Электр баганасы утыртырга комачаулай дип, наратны үткән ел төптән үк кисеп аттылар.
...Ә яшьләр миләшнең иске яраларын кузгатып, курыкмыйча, җырлый бирәләр. Акрын гына төнге җил исеп куйды. Әйтерсең лә ул күзгә күренмәс йомшак канатлары белән миләшнең һәр бер яфрагын сыйпап иркәләде. Һәрбер миләш бөртегендәге яшь тамчыларын сөртеп алды.
Яшьләрне тыңлап юанды миләш...
Җир
Җир! Бу җир! Җылы да, якын да, сөекле дә бу җир!
Менә тау. Тигезлекләр өстеннән калкып, тирә-ягын мәгърур күзәтеп тора ул. Ул тыныч. Ләкин бу тынычлык артында күпме давыллы көннәр саклана!
Менә урман. Меңләгән агачлар тавышыннан шаулап тора. Һәм бу тау артында күпме даһшәтле еллар саклана!
Менә ташлар, чокырлар... Аларның һәрберсе нидер күргән, нидер кичергән...
Бу җир... Якын, җылы, сөекле җир. Аның һәрбер адымы изге көрәш белән яулап алынган. Менә бу таш өстендә синең бабаң яткан. Аның яралы беләгеннән аккан кан шушы җиргә сеңгән. Ә ул, ярасын онытып, шушы ташны саклап, дошманга ут яудырган.
Менә бу каен астында синең агаң басып торган. Дошман пулялары тигән саен, карт каен яшен агызган. Ә синең агаң, үзенең күкрәген тишкән пуля, каен күкрәген дә ярып үткәнгә кадәр, дошманны кыйраткан.
Бу җир! Якын да бу җир, җылы да, сөекле дә бу җир! Яшәсен җир! Туган җирем...
Карт өянке
Киң елганың ике як ярын да агачлар каплап алган. Таллар, зирекләр! Шул агачлардан читтәрәк, елганың текә ярында ботакларын киң җәеп, карт өянке үсеп утыра. җәйге көннәрдә аның яфраклары арасына яшеренеп сандугач сайрый, ботакларына яз саен кошлар оялый. Елның ямьле мизгелендә аның янына балалар, яшь-җилкенчәк җыелып уйный, күңел ача.
Ләкин күптән түгел шушы өянкегә табигать үзе хәбәр салды.
Ямьле май көннәре иде. Кинәт көнбатыштан чыккан зәңгәрсу-кара болыт әлегә кадәр аяз торган күк йөзен каплап алды. Көчле җил тузан-туфракны күккә чөйде, агачларны үзенә буйсындырырга теләгәндәй, башларын идерде.
Бары тик давылга бирешергә теләмәгәндәй, карт өянке генә читтәрәк үскән яшь агачларны үз ышыгына алырга уйлап, ботакларын җилгә каршы куйды. Ләкин көчле җил, барыбер башыңны иярсең дигән сыман, ачу белән улады. Бу гарасат көченә чыдый алмыйча, өянкенең ботаклары шартлап сынды да, ак күбекле дулкыннар арасына очты.
Кара болыт тиздән бөтен күк йөзен каплап алды. Шулчак күк күкрәде, чытырдап яшен яшьнәде. Карт өянкегә ут капты, ул дөрләп яна башлады. озак көрәшкәннән соң, хәле бетеп, ыңгырашып, гөрселдәп җиргә ауды. Шуны гына көткәндәй, давыл да тынды. Табигать, эшләгән эшләренә үкенгәндәй, елап җибәрде: яңгыр ява башлады.
Ә өзелгән зәгыйфь өянке ботагы үзе үскән агачның язмышын да белмичә акты да китте. Бер борылышта ак күбекле дулкыннар аны җир өстенә чыгарып ташлады да, сөзәк ярның балчыгын ташып-юдырып, күмеп калдырды.
Берничә көннән сакланып калган бөреләре ачылды, кечкенә генә, әмма яшәргә сәләтле тамырлар җибәрде. Тормыш дәвам итте…
***
Автор турында:
Зөлфия Габделһади кызы — тумышы белән Чакмагыш районының Сыйрышбаш авылы кызы. Бүгенге көндә Туймазы шәһәрендә гомер итә. Сабый чактан әти-әнисез калгач, Кушнаренко интернат-мәктәбендә тәрбияләнә. Тәүге шигырьләрен шунда яза башлый. Аннан укуын 1нче санлы Туймазы интернат-мәктәбендә дәвам итә. Җыр укытучысы Әкрам Даутов аны “Алтын башак” әдәби түгәрәгенә чакыра. Тимер Арслан, Муса Сираҗи, Әмир Дивеев, Халисә Шәмсетдинова кебек остазлардан тәҗрибә ала. Читтән торып, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Гомере буе Туймазы пыяла заводында мастер булып хезмәт сала. Хәзер ул лаеклы ялда, ләкин әле Туймазы почта бүлегендә эшли.
Укыган елларыннан бүгенге көнгә кадәр шигырьләре район, республика басмаларында дөнья күрә. “Илһам шишмәләре-2006” шигьрият фестивалендә икенче премиягә лаек була.
Читайте нас: