

Хәерле көн, Ринат әфәнде! Ачуга тигән бер сорау белән мөрәҗәгать итәм. Аңлатыгызчы, нигә соңгы вакытта чыккан яңа китапларны “тәкъдир итәләр” ул? “Тулпар”, “Кызыл таң” кебек Башкортстан басмаларының гына түгел, хәтта Г. Ибраһимов ис. ТӘһСИнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә дә? Тәкъдир – язмыш түгелмени? Дөрес язылышы “тәкъдим итү” булырга тиеш түгелме? Әллә хаталанаммы? Шушы сорауга “Сүзлекче язмалары”нда җавап бирсәгез, мин аны матбугатта таратыр идем.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
“Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары.
ТӘКЪДИР ИТҮ
Гарәп теленең قدر/қдр тамыры үтә продуктив. Аннан берничә дистә сүз ясалган. Шулардан байтагы татар теленә дә алынган һәм яңа сүзләр ясалуга нигез булып киткән: кадер, кадәр, кодрәт, кадир, микъдар. Болар рәтенә тәкъдир сүзе дә керә. Тәкъдир шактый аңлаешлы сүз кебек, аны язмыш дип тә кулланырга мөмкин, тик менә тәкъдир итү формасына килгәндә, бераз мөгез чыгарулар күзәтелә (хәер, соңгы вакытта кимегән кебек тә күренә).
Нәрсә әйтмәкчемен? Мөгаен, колагыгызга чалынганы бардыр: ниндидер китап яки фәнни хезмәт чыгу уңаеннан безне шуның таныту, күрсәтү чарасына чакыралар. Шул чараны нәрсә дип атыйлар? Тәкъдир итү. Имеш, “русча” сүзнең татарча эквивалентын кулланалар.
Ярар, «презентация» сүзен кулланасыбыз килмәсен дә. Ләкин бит аның бераз төбенә төшәргә буладыр да шул ук мәгънәдәге эквивалентын табарга буладыр. Латин теленнән praesento дигән сүз «тәкъдим итәм» дигәнне белдерә. Димәк, чараны да тәкъдим итү дип атау дөрес була. Безгә кардәш телләрдән кайберләре презентация сүзеннән җирәнми, кайберләре үз вариантларын тапкан (мәс., уйг. سۇنۇم/сунум, төр. sunum, үзб. taqdimot). Иң кызыгы исә: гарәп телендә дә бу төшенчәне тәкъдим сүзе белән бәйлиләр (العروض التقديمية/әл-‘уруд әт-тәқдимиййә), ягъни аларда да бу очракта бернинди дә тәкъдир юк.
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” тәкъдир итү сүзенә өч мәгънә бирә: 1) алдан билгеләү, язу (Аллаһы Тәгалә тур.); 2) берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү; 3) ихтирам итү, кадерле күрү. Болар арасында “презентация” мәгънәсенә туры килгәне юк. Кыскасы, тәкъдир итү дигәнне “презентация” урынына куллану тупас хата. Ялгышмасам, ул әлеге дә баягы 90 нчы елларда туган бер имгәклек.