

23 апрельдә Язучылар берлегендә Башкортстанда татар балалар балалар әдәбияты торышына багышланган республика семинары узды. Чара Союзның татар әдипләре берләшмәсе, республика яшьләренең “Тулпар” журналы һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырылды. Анда З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына тәкъдим ителү өчен җиде авторның иҗаты тикшерелде. Фикер алышу мәйданына Зенфир Әхъяров, Мәсүфә Әюпова, Сәрия Вахитова, Зөлфия Газиева, Гөлназ Гафарова, Ризида Каюмова, Резеда Шакированың кулъязмалары чыгарылды. Аларга танылган әдипләр Мөнир Вафин, Дилә Булгакова, Фәнзия Максютова, Халисә Мөхәммәдиева, Лилия Сәгыйдуллина, Люция Әблиева, Зәйфә Салихова бәя бирделәр. Алардан тәнкыйть сүзләре дә, кулъязмаларны яхшырту турында тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Балалар әдәбияты өлкәсендәге эш тәҗрибәләре белән “Әллүки” журналының баш мөхәррир урынбасары Юлия Төхбәтуллина һәм “Туган тел” телеканалы журналисты, заманында “Балалар атнасы” гәзитенең мөхәррире Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова уртаклашты.
Җыенда Башкортстандагы татар балалар әдәбиятының торышы турындагы төп доклад белән мин чыгыш ясадым. Шунда яңгыраган төп фикерләрне “Тулпар” укучыларына җиткерү дә зыянга булмас.
Балалар әдәбияты, минем карашка, матур әдәбиятның төрләре арасында иң мөһимедер, өлкәннәр өчен язучылар үпкәләмәсен. Чөнки ул киләчәктә өлкәннәр өчен язылган “зур әдәбият” әсәрләренең яшәү-яшәмәвен билгели. Балалар өчен язылган әсәрләр баланы кызыксындыра, аны мавыктырып үз эченә алып кереп китә ала икән, димәк, бу бала инде беркайчан да матур әдәбияттан аерылмаячак, әдәбият өчен иң мөһимнәрдән булган укучылар катламын тәшкил итәчәк.
Сүземне күренекле татар язучыларының берсе Ибраһим Газиның инде 1957 елда ук, татар совет балалар әдәбияты торышына багышланган бөтенсоюз киңәшмәсендә яңгыраган сүзләре белән башлыйсым килә. Татар балалар әдәбияты язмышы өчен чын күңеленнән борчылып, ул болай дип белдерә: “Ни өчен укый башлауга авызны көзән җыера башлый торган схематик образлар белән балаларны тәрбияләмәкче булабыз? Китап битләрендәге эчпошырлык күңелсезлеккә, җайсызлыкка, ике куллы, ике аяклы кагыйдәләргә чик куярга вакыт җитмәдеме икән? Олылар өчен рәтле әйбер яза алмаган кеше ни сәбәптән балалар өчен яза ала дип исәпләнә дә, ни өчен язып азаплана?”
Шушы кискен сораулардан соң ул шунда ук үзенең төп таләбен әйтә: “Балаларга безнең әдәбиятыбызның танылган осталары язарга тиешлеләр”, – ди.
Моннан соң чирек гасыр вакыт узгач, күренекле тәнкыйтьчебез Фәрваз Миңнуллин 1980-1990 еллардагы балалар әдәбиятын анализлап, бу чорда да күпчелек әсәрләрдә үгет-нәсыйхәт бирү зур урын алып торуны күрсәтә: ““Кеше әйберенә кагылмагыз”, “мактанчык булмагыз”, “ялкау булмагыз” – безнең балалар өчен язылган хикәяләрдә үткәрелә торган фикерләр әнә шундый күптән билгеле булган, мең тапкыр кабатланган хакыйкатьләргә кайтып кала” – ди ул.
Ә хәзер уйлап карыйк. 1957 елдан соң инде 70 еллап вакыт узды. Тик балалар әдәбиятында вазгыять үзгәрдеме соң? Бүгенге көндә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин кебек осталарга алмаш булырлык кемнәрне атый алабыз? Гомумән, татардагы бүгенге балалар әдәбияты балалар өченме соң? Әллә олылар өчен балалар әдәбиятымы? Кызыкмы соң ул балаларга безнең язганнар? Бүген тикшерүгә куелган кулъязмалар белән танышкач, иң тәүдә шушы сораулар туды. Чөнки дидактика баланың күңеленә үтеп керү өчен кирәк дип әйтелсә дә, бүген, китапны интернет алыштырган мәлдә, акыл сатуга ихтыяҗ кимеде, балалар психологиясен аңлап, нечкәлекләренә кадәр төшенеп иҗат итү мөһим. Әлегә мин шушы сораулар нисбәтеннән тикшерүгә чыккан авторлар иҗатына бәя бирүне хөрмәтле рецензентларыбызга калдырып, Башкортстанда балалар китабы, балалар матбугатының бүгенге торышы белән таныштырып китәсем килә.
Сүземне Советлар берлеге таркалган туксанынчы еллардан башлыйм. 1994 ел башында Башкортстан “Китап” нәшриятында “Башкортстан халыклары әдәбияты секторы” оештырыла. Нигездә, ул татар телендәге матур әдәбият, дәреслекләр һәм уку кулланмалары чыгару белән шөгыльләнә. 1994 елның 3 февралендә сектор әзерләгән беренче китап – Марис Нәзировның татар телендәге “Янә утларга керәм” җыентыгы дөнья күрә. Ул вакытта Башкортстан Язучылар берлеген җитәкләгән шагыйрь һәм галим Равил Бикбаев билгеләвенчә, 1994-1996 еллар аралыгында нәшриятта татар телендә 8 шигырь китабы дөнья күрә. Алар арасында Марис Нәзировның югарыда аталган җыентыгыннан тыш, Фәрит Габдерәхимнең “Кичер мине”, Халисә Мөдәрисованың “Балан”, Салават Рәхмәтулланың “Куян ник кыска койрыклы?”, Рәдиф Тимершинның “Яратам, яратмыйм”, Нәфисә Хәбибдиярованың “Чәчәк бураны”, Радик Хәкимҗанның “Күңелем дулкыннары”, Фәния Чанышеваның “Көзге чәчәкләр” кебек шигъри китаплары бар. Ягъни Башкортстанда татар балалар китабының барлыкка килүе безнең күренекле шагыйребез Салават Рәхмәтулла һәм аның “Куян ник кыска койрыклы?” китабы белән бәйле. Ул 1995 елда 64 битлек басма булып дөнья күрә. Шул ук елны Караидел язучысы Рәис Риянның “Аю ботка ашата” дип аталган хикәяләр җыентыгы һәм шагыйрә Рәфыйга Усманованың “Әбәк уйный күбәләк” дип аталган тупланмасы басылып чыга.
Шуннан башлап бүгенге көнгә кадәр, ягъни 30 ел эчендә, барлыгы 40ка якын исемдәге татар балалар китабы дөнья күргән. Күпме бу, азмы? Әлбәттә, күңел күбрәкне өмет итә, ләкин татар басмаларының гомум саны 5-6дан артмаган елларда да нәшриятта кимендә бер балалар китабы чыгып торуы, игътибарга гына түгел, хәтта мактауга да лаек күренеш. Миңа калса, монда нәшриятка үпкә юк. Мәсьәлә бүтәндә: укыламы ул китаплар?
Хәтеремдә, 2000 нче еллар башында Башкортстанда татар теле буенча дәреслекләр җитми, үзебезнең төбәк компонентлы, урындагы татарлар тормышын чагылдырган дәреслекләр төзибез дигән сылтау белән үзебездәге телче-галимнәр, методистлар мәктәпләрнең һәр сыйныфы өчен татар теле дәреслекләре төзеп, меңнәрчә тиражлар белән бастырып чыгарды. Менә шушы дистәдән артык дәреслектә, аларга ияреп чыгарылган методик кулланмаларда Башкортстанда татар телендә чыккан балалар китапларыннан алынган ничә мисал керде икән? Ул вакытка бит инде республикада татар балалар әдәбияты китапларының шактый зур корпусы тупланган иде. Иманым камил, керсә дә, бер-икесе генә. Ә бит язучыларыбызның иҗатын, әсәрләрне популярлаштыру нәкъ шул юл белән – дәреслекләр аша барырга тиеш иде! Ләкин бу дәреслекләр Русия Мәгариф министрлыгы куйган таләпләргә туры килмичә, вакыт арбасыннан да, мәгариф арбасыннан да төшеп калдылар. Бик аяныч, әлбәттә. Башкортстандагы татар балалар әдәбиятын пропагандалауның һәм таратуның яхшы бер мөмкинлеген югалттык.
Янә читкә киттем, ахрысы. Менә шушы 40ка якын китапның ничәсенә вакытлы матбугатта рецензия, һичьюгы нәшер ителүе турында хәбәр чыкты? Иманым камил, бик азларына гынадыр. Без “Тулпар” журналында чыккан һәр китап турында кыскача хәбәр биреп барсак та, җитди анализ-рецензияләр соңгы елларда бермә-бер кимеде. Бу җәһәттән 2000нче еллар башында профессор Әхәт Нигмәтуллин җитәкчелегендә балалар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе язарга алынган Гөлнур Гәрәеваның “Чын баһадир кебек мин” дип аталган күләмле язмасын (ул кыз бу эшен ташлады, ахырына җиткерә алмады) һәм иң соңгысы булып хезмәттәшем Мөнир Вафинның Борай шагыйрәсе Гөлсимә Зиннәтуллинаның “Скрипкачы чикерткә” шигырь җыентыгына артык зур булмаган рецензиясен генә атый алам.
Галимнәребезнең бу эштән читләшүенең төрле объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Инде 30 ел югары уку йортында эшләгән кеше буларак, шуны гына әйтәм, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы куйган яңа таләпләр буенча галимнәрнең төрле республика (хәтта үзәк!) журналларында чыккан язмаларының берсе дә гыйльми публикация итеп каралмый, бары тик РИНЦ (Русиянең фәнни цитирование индексы) системасына кергән басмалардагы мәкаләләр генә галимнең эш нәтиҗәсе итеп санала. Аның каравы, югарыдан төшкән гыйльми эш планнары елдан-ел үсә генә! Шушы шартларда вузда эшләүче фән кандидаты “Китап” нәшриятында чыккан җыентыкка рецензия язсынмы, әллә җитдирәк журналга теоретик мәсьәлә буенча язма әзерләсенме? Җитмәсә, абруйлы ВАК журналларында басылган мәкаләләр өчен югары уку йорты өстәмә түләүләр дә кертте, чөнки ул вузның абруен күтәрә. Ә гәзит-журнал мәкаләләре өчен гонорарлар ташка үлчим, юк дәрәҗәсендә. Җитмәсә, пенсиядәге кешеләргә бөтенләй үзләренә зыянга эшләү очраклары да булды. Чөнки мәкалә өчен 200-300 сум гонорар алган өчен, алар эшләүче-пенсионерлар рәтенә кертелде һәм эшләмәгән пенсионерларга һәр ел башында түләнелә торган өстәмәләрдән мәхрүм ителде. Шуңа күрә минем югары уку йортларында хезмәт куючы коллегаларыма “тәнкыйть мәкаләсе язмыйсыз” дип гаеп ташларга кулым бармый, чөнки аларны яхшы аңлыйм. Сәгыйдулла Хафизов кебек пенсионер-галимнәр тарафына таш атарга да хокукым юк, дип саныйм. Ашаган белми, тураган белә чөнки.
Бу шартларда нишләргә соң, дип сорарсыз. Җавап бер: эшләргә! Суга батучыларны коткару – суга батучыларның үз эше. Бер-берегезнең иҗаты турында мәкаләләр языгыз, мактагыз, тиргәгез – бернинди дә чикләүләр юк! Журнал битләре буш, сезне көтә! Әйтсәм әйтим инде, быел хәтта тәнкыйть язмаларына “Әйткән сүз – аткан ук” дип аталган акчалата бүләкле республика конкурсы игълан ителсә дә, әлегә “Тулпар”га килгән тәнкыйди язмалар саннан санга гына җитеп, кереп бетеп бара, запас юк дәрәҗәсендә. Ә “Кызыл таң” белән “Өмет”тә әлегә кадәр бер генә конкурс язмасы да басылып чыкмады! Гәрчә еллык бәйгенең 4 ае узса да. Менә шундыйрак хәлләр...
Ярар, янә басылып чыккан китапларга әйләнеп кайтыйк. Атап үтелгән 40ка якын җыентыкның 23е – шигырь; 8е – проза, калганнары – катнаш характерда. Фатыйма Гыйльметдинованың 2013 елда дөнья күргән “Сипкелле малай” хикәяләр җыентыгыннан соң бер генә “саф” проза китабы да басылмаган, ә катнаш, ягъни, шигырь белән хикәя бергә бирелгән соңгы җыентык – Фәнзия Максютованың 2022 елда нәшер ителгән “Балбабайлы балачак” китабы. Ягъни, Башкортстан “Китап” нәшриятында соңгы 13 елда татар телендә бер генә “саф” проза китабы да басылып чыкмаган булып чыга. Ә шигырь җыентыкларының саны – 16! Бу җәһәттән нәшрият хезмәткәрләрен басылачак кулъязмаларга жанр җәһәтеннән игътибарлырак булырга, нәрсә керә, шуны басып ятмаска чакырыр идем. 2013 елга кадәр балалар поэзиясе һәм прозасы һәрвакыт аралаштырып басылган. Мәсәлән, 2012 елда Рәфис Мөхәммәтдиновның “Бәйрәм киче” һәм Фәрит Суфияровның “Җәй бүләге” дип аталган шигырь җыентыклары янына ул вакытта яшь язучы Ләйсән Якупованың “Яңа ел бүләге” дип аталган хикәя һәм әкиятләр китабы урын алган. Һәм бу тәртип 2013кә кадәр чагыштырмача тотылып килгән. Ә аннан соң бу кагыйдә онытылган.
Шагыйрьләр гафу итсеннәр – кайдадыр ишеткән гыйбарә, хаталанмасам, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевныкы бугай – йомшак агачны корт баскан кебек, ялкау әдәбиятны да шигырь баса ул. Бүген инде без балалар әдәбиятында гына түгел, өлкәннәр өчен әдәбиятта да шуның ачык шаһиты булып торабыз. Редакциягә макулатура күтәреп килгән авторларның да күпчелеге – шигырь язып азапланучылар. Әле искә алдым: татар телендә шундый “бөек”ләргә карата “мөтәшагыйрь” сүзе бар, ә “мөтәязучы” дигән сүз юк икән. Чөнки начар проза әсәре язу өчен дә начар шигырь язуга караганда күпкә күбрәк көч сарыф итәргә кирәк. Графоманнар моны яхшы аңлый.
Ярар, янә читкә кереп киттем. Бала күңеленә дә беренче чиратта халыкның җанлы сөйләм теле белән тәэсир итү җиңелрәк. Ә ул тел прозада – әкиятләрдә, хикәяләрдә яшерелгән. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, мине биш яшемдә әтием укырга өйрәтте, “Әлифба” буенча. Көн дә бер хәрефне өйрәтеп, өйгә эш биреп, нәкъ мәктәптәгечә билге куя иде. “И” хәрефендә икеле алганым бүгенгедәй хәтеремдә. Үкереп елаган идем. Ә үзлегемнән беренче укыган китабым Җәвад Тәрҗемановның “Шуктуган” әкияте булды, икенчесе Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәге”. Яшел төс өстенлек иткән, шәп итеп бизәлгән ул китаплар әле дә күз алдымда торган кебек. Әле уйлыйм, нинди бөек булса да, Тукай шигырьләреннән, хәтта әкиятләреннән өйрәнмәгәнмен бит укырга! Шигырьгә инде үсә төшкәч килгәнмен.
Моны мин нәрсә өчен сөйлим? Нәшрият хезмәткәрләре жанрлар буенча бүленешне сакласын өчен. Бүгенге җиде автор арасында да миңа хикәя тупланмалары шигырьләрнекенә караганда күпкә ныграк ошады. Иң беренче чиратта, сюжетлары баналь, кабатланган булмавы белән, хәтта техник планда да җыентыклары төгәл эшләнүе белән. Чөнки проза дисциплина таләп итә. Миңа калса, нәшриятта хикәяләр тупланмасын беренче итеп чыгару зарури. Әлбәттә, бу минем фикер генә.
Янә бер тәкъдимем бар. Республикадагы һәр татарча басмада балалар өчен махсус сәхифәләр, рубрикалар чыгып килә. “Тулпар”да – ул “Тузганак”, “Кызыл таң”да – “Очкын”, “Өмет”тә – “Чаткылар”. Балалар өчен махсус чыгарылган “Әллүки” журналы турында сөйлисе дә юк! Ә менә аларның Язучылар берлеге белән бәйләнеше ни дәрәҗәдә? Алар бер-берсе белән аралашамы, әллә әдәбият диңгезендә “автоном” рәвештә йөзәме? Уртак проектлар уйлап чыгарып, тормышка ашыру мөмкин түгелме? Әйдәгез, киләчәктә алар өчен җаваплы журналистларны, мөхәррирләрен бергә җыеп, күңелдәген уртага салып сөйләшик. Бәлки, берәр уңай нәтиҗәгә килербез.
Икенче тәкъдимем шул: әйдәгез, берләшмә исеменнән элекке җитәкчебез, Башкортстан Мәгарифен үстерү институтының өлкән укытучысы Руслан Сөләймановка Башкортстандагы татар балалар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясен әзерләү эшен йөкләтәбез. Моның бер авырлыгы да юк, материал инде тупланган – утырасы да язасы. Аз-маз теоретик әзерлегең булса, бер еллык эш.
Сүземнең ахырында тагы бер күзәтүем белән бүлешәсем килә. Башкортстанда татар балалар әдәбияты бар һәм ул үсештә дип әйтү артык булыр – ул яшәвен дәвам итә. Бүгенге җыенда әсәрләре фикер алышуга чыгарылган авторларның күплеге, әле тагы шушы кадәрлесе чират көтеп торуы нәкъ шуны раслый. Мәсәлән, чагыштыру өчен: Башкортстандагы татар сатирасы бүген бөтенләй “үле”. Мин тез белән кендек арасыннан чыгалмаган “юмористларны” күз уңында тотмыйм. Хәер, алары да әллә кая югалды...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Язучылар берлеге татар иҗатчылары берләшмәсенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе.