Әдәби тәнкыйть
29 Апреля , 08:27

Балалар әдәбияты нихәлдә?

23 апрельдә Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә “Башкортстанда татар телендә балалар әдәбияты” семинары үтте.

Балалар әдәбияты нихәлдә?Балалар әдәбияты нихәлдә?
Балалар әдәбияты нихәлдә?

Төп чыгышны филология фәннәре кандидаты, УФһТУ доценты, “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары  Илдус Фазлетдинов ясады. Аның "Ялкау әдәбиятны "шигырь" баса" дигән чыгышын тиздән "Кызыл таң" гәзитеннән укырга мөмкин булачак.

"Әллүки" журналының баш мөхәррире урынбасары Юлия Төхвәтуллина, "Туган тел" телеканалы журналисты Дилә Мөхәррәмова, күренекле шагыйрә Дилә Булгакова, "Тулпар" журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин балалар әдәбияты проблемалары, аларны ничек хәл итү турында фикер алышты.

Өлкәннәр өчен балалар турында язылган әсәрләрнең еш кына  балалар өчен дип тәкъдим ителүе, нәниләр өчен әсәрләргә әдәби таләпләрнең хәтта өлкәннәр әдәбиятына караганда да җитдирәк булуы, ритм-рифма чатаклыкларына юл куелмаска тиешлеге билгеләнде.
Семинарның икенче өлешендә Земфир Әхьяров, Мәсүфә Әюпова, Сәрия Вахитова, Зөлфия Газиева, Гөлназ Гафарова,  Ризида Каюмова, Резеда Шакирова кулъязмалары тикшерүгә чыгарылды.

Әсәрләргә Язучылар берлеге әгъзалары Фәнзия Максютова, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Халисә Мөхәммәдиева, Зәйфә Салихова, Дилә Булгакова, җәмәгать эшлеклесе Люция Каюмова бәя бирде.  Тәнкыйть сүзе мул яңгыраса да, өч кулъязма - аерым китапка, дүртесе күмәк җыентыкка лаек дип табылды.

Семинарны оештыручылар:
  Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе;
 “Тулпар” республика яшьләр журналы;
  УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы.

Балалар әдәбияты нихәлдә?
Балалар әдәбияты нихәлдә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас