(Дәвамы.)
Аянычлы сəүдə алып килгəн керемгə
алынган алтын-көмешлəр ничəмə
еллар буе сакланып, əлегə кадəр ак-
чага əйлəндерү форсатын көтеп ят-
каннар икəн бит. Тик мəчеткə дигəн
акчаныӊ “криминаль дөнья автори-
тетлары” (391 б.) ярдəмендə кулга
керүе укучыда кире төэсир калдыра.
Солтанъярныӊ, халык əкиятлəрен-
дəге зирəк карт кебек, сүзе татлы,
кулы шифалы. Яӊгыр телəп дога
кылуы, кешелəрне дəваларга алы-
нуы, “гөнаһка баткан” Мирханны
савыктыруы – геройны изгелəр
рəтенə бастыра. Язучы һəрдаим
Солтанъярныӊ баһадирлык, га-
деллек сыйфатын ассызыклап
килə. Юкса, вакыйгалар ахыры-
на якынлашкан əсəрдə аерым бер
бүлектə, артык əһəмияте булмаган
вакыйганыӊ – туксанга җитеп бар-
ган картныӊ үгез белəн алышта
җиӊү вакыйгасыныӊ бирелүен ничек
аӊлатасыӊ? (“Аксакалныӊ “хурла-
нуы” бүлеге).
Вера – Солтаньярныӊ рухи яктан
игезəге буларак кабул ителə. Граж-
даннар сугышын бергə үткəн,
аянычлы үлемгə дучар булган
дусты Степан Измайлов белəн
Настасьяныӊ кызы Вераныӊ язмы-
шында Солтаньяр аеруча мəгънəле
урын алып тора. Фельдшер булып
эшлəүче кыз бурайлыларны үлемнəн
коткара (Солтаньярныӊ Калининга
язган хатын төрмəдəн алып чыгып,
Мəскəүгə юллый), ə шул вакытта
үзе дə зур сынауга дучар була (рай-
ком секретареныӊ кызы бала тап-
канда үлгəч, аны эшеннəн куалар).
Мөселман егете Нуриҗан белəн
Вера арасындагы мөнəсəбəтлəр кыз
өчен зур рухи сынаулар алып килə.
Вераныӊ күкрəгендə ярымай сыман
шеш барлыкка килү (“Сəер чир”),
муенындагы тəресен Матвей дəдəгə
тапшыру (93 б.), Вəгъдəгөл белəн
очрашу – кызныӊ ислам диненə килү
юлындагы сынаулар чылбыры. Сол-
танъяр аны үзе дə ислам диненə
күчəргə өнди (8–81 б.), кыз риза-
лык белдерү белəн, утыз алтынчы
ел булуга карамастан, яшьлəргə
никах уку эшен оештыра (“Яшерен
никах”). Вера – Вадим Денисович
сызыгы һөнəри яссылыкта каралса,
Вера – Солтаньяр, Вера – Нуриҗан
сызыклары – рухи-əхлакый, Вера
– Матвей дəдə, Вера – Вəгъдəгөл,
Вера – чегəн хатыны Земфира сы-
зыклары реаль тормыш картина-
ларына нигезлəнгəн очракта да,
дини-мистик вакыйгалар аша, сюр-
реалистик яссылыкка чыга.
Вера “Йосыф кыйссасы”ндагы
Зөлəйханы хəтерлəтə. Христиан
кызыныӊ (Зөлəйха – мəҗүси) бары
тик ислам дине кабул иткəч кенə,
күӊеленə тынычлык табып, сөйгəне
белəн кушыла алуы, “минем сиӊа
камил һəм саф килеш барасым
килə, ə кимчелек-җитешсезлеклəргə
күмелеп түгел” (85 б.), – дигəн сүзе
Зөлəйханыӊ да намазга баскач кына
җитмеш яшьлек карчыктан саф,
чибəр кызга əверелү тарихы белəн
ассоциациялəшə. Гомумəн, борын-
гы əдəбиятта үзенчəлекле чагылыш
тапкан илаһият темасы əсəрдə яӊа
җирлектə тергезелə.
Чыннан да, əсəрдə маҗаралылык
сыйфатларыныӊ да əледəн-əле
калкып китүе көнчыгыш əдəбияты
традициялəренə ачык ишарəли.
Солтанъяр, əкият геройлары кебек,
яӊадан-яӊа маҗаралар эзлəп юлга
чыга, юлында төрле сынауларга
юлыга, нинди генə авыр шартларда
да үзенеӊ тапкырлыгы, зирəклеге
сəбəпле “җиӊүче” булып кала. Хəтта
əти-əнисенə, гаилəсенə артык
“ябышып” ятмавы да – һəрдаим
маҗараларга ашкынып торучы
əкият геройларын хəтерлəтə. Күп
кенə вакыйгаларны киная аша
бəялəү, деталь-күренешлəрнеӊ җеп
очын оста яшерү язучыга шактый
кыю сəяси һəм фəлсəфи нəтиҗəлəр
ясарга мөмкинлек биргəн.
Табигать кануннарына буйсыну,
аныӊ белəн берлектə яшəү идея-
се əсəрнеӊ буеннан-буена кызыл
җеп булып үтə. Əсəрдə бүрелек,
ерткыч белəн кеше мөнəсəбəте,
төп тема булмаса да, ачык чагыла.
Юлчыларның ишле бүре өере белəн
үлемечле көрəше – əсəрнең иң
киеренке мизгеллəреннəн берсе.
Аннары – Бүре шəһəрендə үлем
көтеп яту. Əсəрнең ахырында герой
янə бүре белəн очраша.
Шуны да искəртергə кирəк, роман
ахырында əсəрнеӊ фəлсəфи кат-
ламы көчəя төшə. Автор, бер яктан,
моны кеше укымас дип курыкмаган,
икенче яктан, бəндə ни өчен яши,
Аллаһ бармы, дөнья ничек барлык-
ка килгəн, кебек сорауларга җавап
эзлəгəн.
Романныӊ баштагы өлешендə
иҗтимагый тирəлек һəм шəхес
бəрелеше көчлерəк булып, ахырда
ул Солтанъярныӊ күӊелендə бул-
ган зилзилəлəр дулкыны рəвешен
ала. Аерым характер итеп эшлəнеп
беткəн геройлар арасында Сол-
танъярдан башкаларныӊ артык
күзгə чалынмавы, сюжетныӊ бер
герой тирəсендə туплану, тармак-
ланып китə алмавы романга хас
сыйфатларны тарайта. Шулай да
тупланган шактый бай тарихи мате-
риалны əдəби үзлəштерү, эшкəртү,
материалныӊ ышандыру көче –
язучыныӊ осталыгы.
Əйтергə кирəк, əсəрдə фəлсəфи-
иҗтимагый катлам шактый киӊ
һəм тирəн бирелгəн, укучылар-
ны кызыктырырлык шəхси-интим
кичерешлəр, хислəр белəн тулы
мəхəббəт тарихларыныӊ өзек-өзек
чагылып китүе, я булмаса, бер җиргə
укмашуы (Бибкəй белəн Сапожни-
ков арасындагы əӊгəмə, Полина –
Мөганиф), мөнəсəбəтлəрнеӊ артык
каршылыкка очрамавы (Суфия –
Сəлимгəрəй), чишелешнеӊ алдан
билгелəнгəнлеге (Вера – Нуриҗан)
əсəрдəге хисси-лирик катламны то-
ныкландыра.
Символлар, ишарəлəр катламы,
аларныӊ кабатлануы, вакыты-ва-
кыты белəн янəдəн калкып китүе
əсəрнеӊ психологизмын көчəйтə
(алтын балдак, ярымай, һ.б.). Ро-
манның төп герое, четерекле вакый-
галарга юлыгып, мөһим карар кабул
итəргə кирəк булганда күңелен авыр
тойгылар басканда Илморза тавы-
на килə. Тау башыннан ераклар-
га карап утырырга ярата. Шунда
шик-шөбһəлəреннəн арынып, ния-
тен ныгытып кайта. Солтаньяр һəм
Илморза исемнəрендə уртак лык
ярылып ята. Солтан ул – халык баш-
лыгы, ил җитəкчесе, ə Илморза – ил
морзасы сүзеннəн. Бу тау – арада
иң биеге, ераклардан күренеп тор-
ганы. Солтаньяр да – шундый ук
узаман. Романда боларның исем
охшашлыгы фигыль һəм холык ох-
шашлыгына ялгана, кеше белəн тау
арасында рухи бəйлəнеш, дуслык
барлыкка килə. Солтаньяр хəтта
үзенең үлемен дə Илморза тавында
каршылый.
Моннан тыш, Солтанъяр ялтыра-
выклы идеаллар белəн яшəгəн совет
илендə үзенə күрə кечкенə дəү-
лəт – тырышлык, гаделлек, тынычлык
хөкем сөргəн хуҗалыкны җитəкли.
Монда да борынгы дастан-кыйс-
саларда гəүдəлəндерелгəн гадел
хөкемдар образы чагыла түгелме?!
Ул авылдашлары, фикердəшлəре
өчен əлеге “ил”неӊ солтаны. Əмма
алар белəн янəшə тоткыннарныӊ,
репрессия корбаннарыныӊ да хез -
мəт кую башка эчтəлекле пара-
лельлəр үткəрүгə дə мөмкинлек
бирə, əсəрдəге фикернеӊ полифо-
ник яӊгырашына ирештерə.
Зур күлəмле əсəрдə автор сим-
волларга да урын тапкан. Мəсə лəн,
Вəгъдəгөл дəфтəре. Илморза тавы
кебек үк – Солтаньярның киңəшчесе,
дусты. Тик, монысы инде – табигать
көче түгел, ə рух субстанциясе,
əхлакый остаз.
Романда шигырь, җыр, такмак
кебек тезмə жанр үрнəклəре дə ва -
кыйга-тормышка оста үрелеп би ре -
лə. Язучы үзе иҗат иткəн, урыны-уры-
ны белəн халык ны кы дип тəкъдим
ителгəн җыр ларда геройларныӊ
шəхси хис-кичерешлəре генə түгел,
чор трагедиясе дə ачык чагыла.
Җыр ул – халык язмышы. Илгə,
хəтта бөтен кешелек дөньясына
коточкыч бəла килгəндə кешелəр
җырлап сугышка китə, ə иң шатлык-
лы көннəрдə җыр ярышы башлап
җибəрə. Əсəр тукымасына күплəп
сибелгəн тезмə юлларда тормышка
мəхəббəт, матурлыкны күрə белү,
ярату һəм сагышлану кебек мотив-
лар өстенлек итə. Җыр дигəндə,
əсəрдə репрессия елларыныӊ га-
делсезлеген тəнкыйтьлəп җырлаган
такмагы өчен штраф батальонына
элəккəн, Факаев тарафыннан аты-
лып үтерелгəн Хафизулла, кулы-
на аккордеон тотып һəлак булган
Галəфим образлары күз алдына килə.
Шулай ук романда легенда-ри-
ваятьлəр дə күплəп кулланыла,
кайберлəре аерым бүлеккə дə чы-
гарыла: ачлык елларын, каратель
отрядларыныӊ ерткычлыгын ча-
гылдырганнары бигрəк тə тəэсирле
бирелгəн.
Əсəрнеӊ тəэсир көчен арттыру-
да төшлəр дə аерым урын алып
тора. Солтанъяр күргəн һəм юра-
ган төшлəр (монда да дас таннарда
сурəтлəнгəн геройлар белəн тəӊ-
гəллек бар) – шəхси кичерешлəр ча-
гылышы булудан бигрəк, гомумирəк
ихтыяҗларны үз эченə ала (төрмəдə
күргəн кош-хатлар, сугыш тəмамлану
алдыннан мəчет салу күренеше һ. б.).
Романда мəкаль һəм əйтемнəр,
тапкыр гыйбарəлəр күплəп бирел-
гəн. “Үлгəнне гүр көтсə, исəнне үр
көтə” (12 б.), “Балыкчы балык эзлəп
ил гизəр, үзе балыктан бизəр” (76
б.), “Авырлык килгəндə, имəн иӊгə
дə терəк кирəк” (131 б.) “Тычкан – он
капчыгыннан, мəче сөт чүлмəгеннəн
ерак китə алмый” (115 б.) кебек
мəкаль-əйтемнəр язучыныӊ афо-
ристик фикер куəсен ачык күрсəтə.
Шулай ук “Ат юк аранда, кайгы юк бу-
ранда” (314 б.), “Кебек белəн шикел-
ле – ышануы икеле, бастырыклап
төягəйнем, арбам төбе тишелде”
(88 б.) рəвешендəге сүз уйнатулар
əсəрне җанландырып җибəрə.
Романда шулай ук элеккеге чор-
ларда сабантуйның, егетлəрнең
кич утыруы, яңгыр боткасының,
коммунистик өмəнең ничек үтүе
тəфсиллəп сурəтлəнгəн.
Язучы символ-ишарəлəр бе лəн
эш итүен саннарга да күчерергə
уйлый. Унөч юлчыга кырык биш
бүренеӊ һөҗүм итүе (9 б.), өч көн, өч
төн буран котыру (22 б.), Вəгъдəгөл
карчыкныӊ Вераны өч көн имлəве
(99 б.), Солтанъярныӊ берьюлы өч
хат алуы (161 б.), кодасы Мөриднеӊ
“мөһим” сүз əйткəч, өч көннəн үлүе
(235 б.) һ.б.
Билгеле булуынча, юлга чыккан
унөч юлчыныӊ берсе кире əйлəнеп
кайтмый. Алыш вакытында Илалет-
дин картныӊ бугазын бүре яралый
һəм ул шунда җантəслим кыла. Тик,
ни өчендер, язучы спекулянтлык-
та гаеплəнүчелəр санын барыбер
унөч итеп калдыра. Солтанъяр да:
“Безне, ягъни унөч кешене сату
иткəн өчен үлем җəзасына хөкем
иттелəр”, – дип, улына сөйли (139
б.), “менə дигəн унөч ир-егет үлем
көтеп утыра” (64 б.), “унөч кешене,
менə дигəн балта осталарын” (72 б.)
төрмəгə ябалар дигəн юллар əсəрдə
еш кабатлана. Икенче бер урында
язучы төрмəдəн котылучылар ха-
кында сөйлəгəндə, авылныӊ “унике
йортына бəхет һəм кот кайтты” (69
б.), – дип, дөреслеккə якын санны
бирə.
Роман – олпат язучыныӊ беренче
күлəмле əсəре. Романда сюжетныӊ
артык нык ваклануы, əсəр ахырына
кадəр яӊадан-яӊа персонажларныӊ
өстəлүе, аларныӊ саны йөзгə
җитүдəн тыш, язучыныӊ вакыйга-
ларны артык тəфсиллəп сөйлəргə
алынуы, урыны-урыны белəн бер
вакыйга чылбырын өзеп, бөтенлəй
көтелмəгəн икенче вакыйгага ялгап
алып китəргə тырышуы – сюжет
өчен тупланган материалны зур
тарихи полотнога җыярга омтылу
белəн аңлатыла.
Йомгаклап əйткəндə, “Солтанъ-
яр” романы җиңел əсəр яратучы-
лар өчен түгел. Безнеңчə, алда
сөйлəнелгəн күп кенə сыйфатлар
китапны җитди əдəби əсəрлəр
янəшəсенə куя. Чыннан да, Баш-
кортстанда соңгы унбиш-егерме ел
эчендə татар телендə югалып тор-
ган роман жанры яӊа үзенчəлекле
əсəр белəн баеды, дип əйтергə
җирлек бар.
Альбина ХƏЛИУЛЛИНА,
филология фəннəре кандидаты,
УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.