Əсəр тарихи вакыт ягыннан ХХ
гасырдагы вакыйгаларны иӊлəп
ала. Анда Гражданнар сугыш ел-
лары, ачлык афəте, күмəк хуҗалык
төзү күренешлəре, шəхес иркен
чиклəүлəр, Бөек Ватан сугышыныӊ
тылдагы һəм фронттагы фаҗигале
хəл-вакыйгалары, сугыштан соӊгы
авыр тормыш, үзгəртеп кору алып
килгəн үзгəрешлəр дə бəян ителə.
Унга якын миллəт халкыныӊ кискен
һəм катлаулы еллардагы көнкүреше,
күплəренеӊ милли-психологик
ха рактеры, яшəү рəвеше, үзара
мөнəсəбəтлəре тарихи җирлектə
тергезелə. Вакыйгаларныӊ геогра-
фик киӊлеге дə шактый колачлы.
Башкортстанныӊ Бурай, Кураиш,
Новотроицк кебек гади генə авы-
лыннан башланган вакыйгалар
Дагстанныӊ Каспий диӊгезе ярлары-
на, Мəскəү, Соликамск, Ленинград
кебек дистəлəгəн шəһəрлəргə сибе-
леп, дəһшəтле сугыш үткəн күп кенə
җирлəр аша Германиягə, Эльба яр-
ларына кадəр җиткерелə.
Роман үзəгенə – əсəрнеӊ исе-
менə үк чыгарылган Солтанъяр
Мир хəйдəров образы алынган.
Ул – бар яктан булдыклы, үз мəн-
фəгатьлəренə караганда башка-
ларны ныграк кайгырткан үрнəк
ге рой. Сюжет кискен вакыйгадан
– утызынчы елларда геройныӊ,
унике авылдашы белəн сəүдə мəшə-
катьлəрен хəл итеп кайтып килгəндə,
юлда очраган бүре өере белəн
алыштан башлана. Алып кайткан
товарны алыш-табыш иткəннəн
соӊ авылдашлар урман якларына
эшкə чыгып китə. Туган авылларына
əйлəнеп кайту белəн аларны спе-
кулянтлыкта гаеплəп кулга алалар.
Озак та үтми, акланып чыккач, диӊгез
ягында, балыкчылар янында эшлəп
кайталар. Авылда калу куркыныч,
дип, янəдəн Кураишка юлланалар,
урман эшенə алыналар. Колхоз-
лашу, репрессия, сугыш елларын
кичерəлəр. Агач җитештерү эшендə
алга киткəн җитəкче Солтанъяр яӊа
урманнарны үзлəштерү, производ-
ство күрсəткечлəрен күтəрү макса-
тыннан, яңа торак урыннарына, шул
исəптəн Шатболын исемле авыл-
га да нигез сала. Əсəр дин юлына
баскан, авылында мəчет салдыр-
ган, туксанны узган картныӊ үлеме
белəн тəмамлана.
Романда үзəк герой характе-
рын ачуда Апанас, Вера, Нуриҗан,
Сəлимгəрəй, Тəртеш, Иблиəмин,
Мөсəллим, Дилəрə, Полина кебек
уӊай сыйфатлары калку күрсəтелгəн
геройлар белəн янəшə Факаев, Зве-
рюгин, төрмə начальнигы, судья,
Хужеев кебек тирə-яктагыларга на-
чарлык чəчүче, хөсетлек эшлəүче
персонажлар да очрый.
Романныӊ сюжет нигезенə алын -
ган тормыш материалы күп-
тармаклы, катлаулы һəм каршылык-
лы булуы белəн аерыла. Колхозга
керми йөргəн, балта остасы булып
танылган Солтанъярны язучы
төрле сынаулар аша коммунист,
сугыш батыры, хезмəт алдынгы-
сы дəрəҗəсенə җиткерə. Урман
кисү эшендəге җитешсезлеклəр
белəн көрəш, производствоны
алга җибəрү максатыннан алып
барган төзелешлəр (күпер салу,
пилорама, электр станциясе төзү
һ.б.) – совет чынбарлыгына гына хас
энтузиазм һəм үзбирелгəнлек белəн
сурəтлəнə. Язмышын гомуми эшкə
багышлаган герой илнеӊ генə түгел,
үз кыйбласыныӊ да дөреслегендə
көннəн-көн шиклəнə. Кодасы Мөрид
белəн булган əӊгəмəдə коммунизм
идеясенеӊ юкка чыгу мөмкинлеге
аныӊ совет җəмгыятенə карата
булган икелəнүлəрен бераз ачып
бирə. Герой Вəгъдəгөлнеӊ əйткəн
сүзлəрен искə төшерə: “Адашып
йөрисеӊ… Адашып йөрүчелəрнеӊ
булмаган чирлəре дə калкып чыга”
(235 б.) Гаилə корган нигезендə
төплəнеп кала алмаган Солтанъ-
яр образында язучы авыллар, ур-
маннар арасында адашучыны гына
түгел, үз рухи кыйбласын эзлəүче
геройны да күз алдына бастыра.
Романның башында Солтаньяр
үзенең иптəшлəренə əйтə: “Без
менə шунда, əйе, менə шунда, əле
аяк басып торган җиребездə яхшы
тормыш корырга тиешбез!” – ди. Бу
сүзлəр глобаль сəясəткə, җитмеш
елга сузылган яӊа тормыш кору ва-
кыйгаларына, барып ялганган кебек.
Ə менə Солтаньяр леспромхозга
илле ел тулган көннəрдə халык ал-
дына чыгып, илле ел элек əйткəн
сүзлəрен искə төшереп: “Əйтегез,
хəзер, дуслар, без яхшы тормыш
төзедекме?” – дип сорый. Халык:
“Төзедек, əйе, төзедек”, – дип җавап
бирə (358 б.). Дөрес, монда нибары
егермегə якын авыл турында сүз
бара. Лəкин, кечкенə көч белəн дə
кешелəр телəклəренə ирешкəн икəн,
нишлəп тоташ ил күлəмендə моңа
ирешеп булмый? Менə бит кайда
əсəрнең гыйльлəсе! Төшенкелеккə
бирелмəскə, өмет белəн яшəргə һəм
эшлəргə чакыра ул.
Роман совет кешелəренеӊ камил
дəүлəттə яшəү турындагы хыялла-
рына нигезлəнгəн мифны хəтерлəтə.
Стенада эленеп торган Сталин
портретыныӊ килеп төшүе, “Үлеп-
нитеп куйса, ничек яшəрбез соӊ?”
дигəн сорауга Мөриднеӊ: “Яхшырак
яшəрбез… Аӊа карап дөнья туктал-
мас” (205 б.), – дип җавап бирүе совет
чынбарлыгын тəнкыйтьлəргə алын-
ган геройныӊ эчке кичерешлəрен ча-
гылдыра, чорга объектив бəя булып
яӊгырый.
Автор үзе: “Бу əсəр протест йө-
зеннəн языла башлады”, – ди. Тукса-
нынчы елларда дингə ирек биргəч,
күп кенə коммунистлар, хəтта пар-
торглар мулла булып китте. Бəгъзе
кешелəр аларны икейөзлелəр, фа-
рисейлар дип атады. Менə шул
чакта инде автор: “Юк, бар кешене
дə бер чыбыктан сөрергə ярамый,
арада ихлас коммунист булган һəм
чын тəкъвалык белəн дин əһеле
булып киткəн шəхеслəр дə бар”,
– дип уйлый. Алайса, ничек элек-
ке коммунист бүген мулла булган
соң? Автор менə шушы үзгəрешне
аңлатырга-күрсəтергə алына. Рай-
ком əгъзасы хатыны каберенə ай
куйдыру килешмəсə дə, Солтаньяр
хатынының каберенə үз куллары
белəн ярымай кисеп куя (310 б.).
Хаҗ кылу, дини китаплар уку – рухи
эзлəнүлəрнеӊ дəвамы гына. Озак
елларга сузылган адашу-эзлəнүлəр
мəчет салдыру белəн тəмамлана.
Солтаньярның табигать кешесе
булуына əсəрдə аеруча зур игъти-
бар бирелə. Кош-киеклəр тавышын
тыӊлап, урман шавын ишетеп хо-
зурланган геройны артык тирəнтен
уйланулар рухи дискомфорт чигенə
җиткерə. Бер яктан, партия кешесе
булганлыктан, ул урман кырку бу-
енча дəүлəт планнарын арттырып
үти, ə үзе моның дөрес эш булма-
вын торган саен төшенə бара. Сол-
таньяр Мəскəүдə урман сəнəгате
алдынгыларыныӊ Бөтенсоюз ки-
ӊəш мəсендə ясаган чыгышын:
“Белəсезме, мин үзебезнеӊ “АН-2”
самолетына утырып очтым. Аска
карасам, исем-акылым китте – җир
тимрəү кырган баш шикелле таз,
имеш. Дистəлəгəн чакрымнарга
сузылган җирлəр яп-ялангач, без
аныӊ урманын кисеп бетергəнбез.
Бу җирдə хəзер беркая да ярама-
ган куаклыклар үссə үсəр” (277
б.), – дигəн сүзлəр белəн башлый.
Шунда ук “СССРныӊ атказанган
урман хезмəткəре” исемен алучы
герой үзебездə агачтан продук-
ция җитештерү, хатын-кызларга эш
урыны булдыру проблемаларын да
күтəреп, һəр өлкəдə алдынгы дип
чаӊ суккан җитəкчелəрне кыен хəлгə
калдыра.
Солтаньярныӊ олыгайган көннə-
рендə урман кыркучылар сафыннан
чыгып, урман үрчетүчелəр сафы-
на басуы үз-үзен аклый. Монда без
геройны үз принципларын бозуда
гаепли алмабыз. Киресенчə, язучы,
Солтаньярның хыялына хыянəт
итəргə телəмəүдəн, сюжетны шул
якка боргандыр, дип уйларга җирлек
бар. Һəрхəлдə, югалган шиханнар,
агулы Сибай карьерлары беребезгə
дə кирəкми.
Əсəр үзенеӊ романтик пафосы
бе лəн аерылып тора. Солтанъяр
– халык əкият-дастаннарындагы
геройны күз алдына китерə. Ул
көрəшүче һəм һəрвакыт җиӊүче!
Бүре, аю белəн алышта ерткычка
соӊгы пуляны ул ата, үлем кара-
рына хөкем ителгəн тоткыннарны
(һəм, əлбəттə, үзен дə), Мəскəүгə
хат язып, ул коткара, күпме вакыт
милиция эзенə төшə алмаган кач-
кын Хужеевныӊ кайда качып яту
мөмкинлеген ул күрсəтə, сугыш-
тан бер ярасыз исəн-имин əйлəнеп
кайта. Дагстанга килүлəренеӊ
икенче көнендə үк бурайлылар
дан һəм шөһрəт яулый. Монда да
Солтанъярныӊ зирəклеге макта-
ла. Үлəт чире таралган, дип куркуга
төшкəн халыкка ул сихəт алып килə,
балыкчыларга ризык əзерлəүче ка-
заннарны юшкын булып утырган аш
калдыкларыннан юып, барысын да
бəладəн коткара (74-76 б.). Əсəрдə
əледəн-əле халык телендə еш
яӊгыраган Хуҗа Насретдин, Алып
исемнəре очрап китə. Солтанъяр
тарафыннан сөйлəнелгəн “Əбү ту-
рындагы риваять” (291–292 б.) “…
изгелек эшлəве җиӊел түгел, аӊа
Əбү шикелле алдан əзер булыр-
га кирəк. Дөньяга килүен акларга
телəгəн, гомерем зая узмасын иде,
дип уйлаган адəми зат əнə шулай
олы бер изгелек эшлəргə, һəрхəлдə,
шул максат белəн яшəргə тиеш, дип
уйлыйм мин…” – дигəн нəтиҗə белəн
тəмамлана.
Солтанъяр – тугрылыклы, ныклы
иманлы герой итеп бирелə. Бу сый-
фаты белəн дə ул дини эчтəлекле
дастан геройларын хəтерлəтə.
Лəкин Новотроицк авылындагы
Настасья Тимофеевна йортында еш
тукталу, малга печəн салу хəйлəсе
белəн кичен икəүдəн-икəү генə
урамга чыгып китү (36–37 б.), шау
чəчəкле кəшемир яулык бүлəк итү
(38 б.) – ялгыз хатын белəн юлчы
ир арасындагы мөнəсəбəтлəрнеӊ
нинди якынлыкта булуы хакында
уйландыра, шик-шөбһəгə урын кал-
дыра. Язучы укучыны ахырга кадəр
үз кармагында тота. Кырык ел бергə
торган Сəрвəрен югалту ачысын
бераз басарга, Настасья белəн
уртак тормыш алып бару ниятеннəн
юлга чыккан Солтанъяр арасында
бернинди гөнаһ та юк икəн! Нас-
тасья Тимофеевнаныӊ “…фани
дөньяныӊ бер көнлек юанычлары-
на алданып…” (314 б.) яшəмəскə
өндəве Солтанъярныӊ рухи кыйбла-
сын тагын да ныгыта.
Бүлектəге вакыйгалар əкияти тиз-
лек белəн алышына. Гүя авылга кай-
тырга гына чыккан җиреннəн, үзəк
герой хаҗга юллана. Вакыйгаларныӊ
кинəт башка юнəлеш алуы, сюжетны
тизлəтү, əсəрне тизрəк тəмамларга
омтылу кебек аӊлашыла башлый.
Җитмəсə, əкият герое кебек, Сол-
танъяр, көтмəгəндə, баеп та китə!
(Дәвамы бар.)