Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
19 октябрь 2024, 19:00

Мостай Кәрим һәм татар әдипләре: шәхси һәм иҗади дуслык

Мостай Кәримнең патриот-шагыйрь Муса Җәлил белән бердәнбер очраклы очрашуы 1940 елның көзендә Мәскәүнең Герцен урамында була.

Мостай  Кәрим һәм татар әдипләре: шәхси һәм иҗади дуслык
Мостай Кәрим һәм татар әдипләре: шәхси һәм иҗади дуслык

Башкорт халкының бөек шагыйре Мостай Кәрим милләтара дуслыкның, дөньяда яшәүче башка халыкларга ихтирамның чын үрнәге булып тора. Ул әдәбият тарихын, рухи-мәдәни мирасны бик яхшы белгән. Каләм осталарының күбесе аның әдәби эшчелегендә дә, гади тормышында да якын дуслары булганнар. Аеруча җылы мөнәсәбәтләр башкорт шагыйре һәм тугандаш татар әдәбияты вәкилләре арасында урнашкан.

Мостай Кәрим Габдулла Тукай һәм Һади Такташ кебек шәхесләргә, алар калдырган рухи мираска зур хөрмәт белән караган. 1938 һәм 1997 елларда ул “Тукайга” дип исемләнгән ике шигырь яза һәм алар аша шагыйрь таланты алдында баш ия .

ХХ гасырның 80нче елларындагы “үзгәртеп кору” процесслары барышында рухи идеалларны югалту аркасында, татар җәмәгатьчелегенең билгеле бер өлешендә совет чоры әдәбияты классикларының иҗади мирасын иләк аша үткәреп, үзләренең карашларына туры килмәгән әсәрләрне тарих чүплегенә ату теләге туа. Моңа үзенең ачуын белдереп, Мостай Кәрим 1991нче елда “Өч Тулпар”  шигырен яза һәм Тукай, Такташ, Туфан кебек шагыйрьләрне татар рухының терәге дип атый. “Сәфәр”  шигырендә Мостай Кәрим Тукайның туган Кушлавыч, Такташ дөньяга килгән Сыркыды, Туфанны биргән Иске Кәрмәт авыллары алдында баш ия. Ул аларны һәр шагыйрьнең күңеле ашкынган изге урыннар дип атый. Татар шагыйрьләренең талантына соклану шулай үк 2004 елны язылган “Экспромтлар”  шигырендә дә күренә.

Мостай Кәрим Габдулла Тукай юбилейларына багышланган тантаналы чараларның күбесендә катнаша, вакытлы матбугатта күпсанлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Аның бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулуга багышланган “Татар халкының бәхете булып...”  (1986), шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан язылган “Тукайга 110 яшь”  (1996) исемле мәкаләләре, юбилей тантаналарында сөйләгән чыгышлары Татарстан матбугатында да басылып чыга. 1989 елның маенда Татарстанда узган Башкортстан әдәбияты һәм мәдәнияте көннәрендә ясаган чыгышында Мостай Кәрим Тукайны титан дип атый һәм Такташ кебек шагыйрьләрне тудырган татар халкына чиксез хөрмәтен белдерә . Аның композитор Заһир Исмәгыйлевка багышланган “Моңнар адашмый” мәкаләсенең эпиграфы булып Габдулла Тукай язган шигъри юллар хезмәт итә:

         Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы? –

         Күтәрәм мин карт булсам да авыр тауны .

Мостай Кәримнең татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән бердәнбер очраклы очрашуы 1940 елның көзендә Мәскәүнең Герцен урамында була. Муса Җәлил үзенең әсирлектә язылган “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы өчен, 1957 елда СССРның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була. Кызганычка каршы, ул бу бәхетле минутларны күрә алмый: фашист гильотинасы 1944 елның 25 августында аның башын кисә... Бөек Ватан сугышының ахырында Мостай Кәрим Муса Җәлилнең якын дусты, татар язучысы Мәхмүд Мәсгуть белән хәбәрсез югалган шагыйрьне эзли. Эзләнүләр барышын ул җентекләп 1966 елда язылган “Үлемсезлекнең башлануы”  исемле мәкаләсендә тасвирлый.

Мостай Кәрим Мәхмүд Мәсгуть белән 1943 елның җәендә, татар телендә чыгарылган “Совет сугышчысы” фронт газетасы редакциясенә эшкә җибәрелгәч таныша. Язучының иҗатын башкорт шагыйре сугышка кадәр үк  белә. Шәхси очрашу вакытында татар язучысы якташыбызда уңай тәэсир калдыра. Мәхмүд Мәсгуть җитәкчелегендә шагыйрь ике елга якын, сугыш ахырына кадәр эшли. Аларны дуслык җепләре бәйли. Мостай Кәримнең талантын баштан үк күреп алып, ул шагыйрьгә башланган һәм уйланылган әсәрләрен тәмамлар өчен иҗади яллар бирә. Мостай Кәрим үзенең “Гомер мизгелләре” китабында билгеләвенчә, шундый ял вакытларында ул “Чит утлар” шигъри циклын, “Үлмәсбай” поэмасының өченче бүлеген, “Башкорт халкына җавап хаты” шигырен иҗат итә . Мәхмүд Мәсгуть шагыйрь күңеленә тирән акыллы, гадел һәм таләпчән җитәкче буларак мәңгелеккә кереп кала.

Мостай Кәримне үзенең чордашы, Сталин репрессияләрен үткән бөек татар шагыйре Хәсән Туфан белән аеруча якын дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Татар әдибенең иҗаты белән ул Чишмә районы Келәш авыл мәктәбендә укыганда ук таныша. Шагыйрьләренең беренче шәхси очрашуы 1956 елның июнендә уза. Мостай Кәрим Хәсән Туфанны сөргеннән кайтканда Казанның тимер юлы вокзалына каршыларга килгән бердәнбер башкорт язучысы була . Алга таба аларның мөнәсәбәтләре ихлас дуслыкка әверелә. Ике шагыйрьнең очрашулары елга берничә мәртәбә кабатлана. Моның чагылышын без Хәсән Туфанның шәхси көндәлекләреннән дә күрә алабыз . Шулай ук аның 1960 елда Мостай Кәримгә җибәрелгән өч хаты да бүгенгәчә сакланган һәм татар әдибенең 2010 елда дөнья күргән биштомлыгында басылып чыккан . 1967 елда Хәсән Туфан башкорт шагыйренең Ватаны – Келәш авылына кунакка килә һәм монда Мостай Кәримгә багышланган “Җил дә тынган, каеннар да уйчан”  исемле шигырен яза. Хәсән Туфанның Мостай Кәрим шәхесенә һәм иҗатына карата олы хөрмәте Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатларында да ачык чагыла .

Хәсән Туфан Мостай Кәримгә багышлап берничә шигырь яза. Алар исәбенә 1962 елда Казахстанда узган Татар әдәбияты һәм мәдәнияте атналыгыннан кайткан вакытта, поездда иҗат ителгән “Чарчадык шактый кунакта...” , башкорт шагыйренең 50 яшьлек юбилеена багышанган “Гамзат ич – безнең Рәсүл”  (1969) шигырьләрен кертергә мөмкин. 1969 елда Казанда нәшер ителүче “Азат хатын” журналында аның Мостай Кәримгә багышланган мәкаләсе дә дөнья күрә .

Мостай Кәрим Хәсән Туфанга “Сандугачка нигә буй-сын...”  (1968) шигырен багышлый. “Таңгы сәгать иде”  (2001) шигырендә Хәсән Туфанның Казан янындагы “Аккош күле” бистәсендә урнашкан йортында ике шагыйрьнең очрашуы сурәтләнә. 2001 елда язылган “Казан”  шигырендә Мостай Кәрим Туфан кебек даһиның аягы баскан шәһәргә үзенең мәхәббәтен белдерә. “Тәңребез төшемә керде”  (1994) шигыренең эпиграфы булып Хәсән Туфанның “Ходайны күрдем төшемдә” дигән шигъри юлы хезмәт итә. Башкорт әдибе Хәсән Туфанның 1960 елда Уфада дөнья күргән “Күңел дәфтәреннән шигырьләр” җыентыгының кереш сүз авторы да булып тора. Хәсән Туфан иҗатына багышланган күпсанлы  мәкаләләре вакытлы матбугатта басылып чыга.

Мостай Кәрим татар галиме һәм шагыйре Нәкый Исәнбәтнең фәнни һәм әдәби иҗатына зур хөрмәт белән карый. Алар берничә мәртәбә күрешәләр, даими хат алышалар, телефоннан сөйләшеп торалар. Шундый очрашуларның берсе 1960 елның маенда Татарстандагы Кокушкино хуторында уза. Моны Мостай Кәрим үзенең “Гомер мизгелләре” китабында тасвирлый . Шагыйрь татар галименең 60 яшенә багышлап “Уракчыга алтмыш тулганда”  (1960) шигырен яза. Аның эпиграфы булып Нәки Исәнбәтнең “Уракчы кыз” шигыреннән алынган “Ай урагың салып иңбашыңа...” юлы хезмәт  итә. Соңыннан бу шигырь рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Мостай Кәримнең Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов белән дуслыгы 1960нчы еллар уртасыннан башлана. Гариф Ахунов башкорт шагыйренең өендә еш кунак була, аның юбилей кичәләрен алып бара. Мостай ага да татар язучысының рәсми юбилей тантаналарында катнаша. Шуларның берсендә сөйләгән “Гомерең озын, картлыгың кыска булсын” дип аталган чыгышы башкорт әдәбияты классигының “Әсәрләр” биштомлыгында да басылып чыга . “Казан” шигырендә Мостай Кәрим аның исемен шәһәр символы буларак искә ала.

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин Мостай Кәрим белән якын таныш була һәм аны милли мәдәниятнең корифее дип исәпли. Алар иҗади һәм милли проблемалар буенча еш кына бәхәскә керәләр. Моның чагылышын Туфан абыйның көндәлекләреннән һәм мәкаләләреннән күрергә мөмкин . Шунысы әһәмиятле, II Бөтендөнья Татар Конгрессында Мостай Кәрим татар язучысына үзенең китабын бүләк итә. Анда “Җиңелгән укытучыдан җиңүче укучыма. Мостай Кәрим. 28.09.97” дип язылган була . Бу үзе үк Мостай аганың Туфан Миңнуллин драматургиясенә карата ихтирамы турында сөйли. Янә шунысы кызыклы: “Хушыгыз” драмасының бер күренешенең иҗади чишелешен Туфан Миңнуллин Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен караганнан соң төшендә күрә . Күп мәсьәләләрдә уртак тел тапмасалар да, бер-берсенең иҗатына ихтирам аларда гомер буе яши.

Мостай Кәримне татар әдипләре Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев һ.б белән дә тыгыз иҗади һәм шәхси дуслык җепләре бәйли. Мостай ага Урал-Идел буе халыкларының гына түгел, ә бөтен Русия милли әдәбиятлары үсешенә көчле йогынты ясый. Халык  шагыйренең иҗади мирасы, ул салган әдәби традицияләрнең хәзерге заман шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрендә күчемлелелеге бездән җентекле тикшеренүләр таләп итә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

Фотода: уртада - Мостай КӘРИМ, уңда - Хәсән Туфан, сулда - билгесез кеше.

Мостай  Кәрим һәм татар әдипләре: шәхси һәм иҗади дуслык
Мостай Кәрим һәм татар әдипләре: шәхси һәм иҗади дуслык
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: