Башкортстаныбызда кендек каны тамган һәм әдәбият мохитендә танылу алган шагыйрь-язучыларның иҗатында туган як темасы гаять киң яктыртыла. Якташым, журналист һәм лирик шагыйрь Марис Нәзиров иҗатында да Туган як иң олпат темаларның берсе булып тора. Чыннан да, шигърият туган төяктән, атлап-йөгереп йөргән яшел чирәмнән, күзләрне чагылдырган энҗе кар бөртекләреннән, алтын төсләргә манчылган урамнардан, балачакта сусауны баскан, челтерәп аккан шифалы чишмәләрдән башлана бит ул.
Кулларымда якташым Марис Нәзировның 1994 елның 10 ноябрендә тормыш иптәшем – Лотфулла Гайфулла улы Хәбибовка бүләк итеп биргән автографлы “Янә утларга керәм” дигән шигъри җыентыгы. Һәм ул төгәл утыз ел элек, “Китап” нәшриятында татар телендә иң беренчеләрдән булып, 1994 елның 3 февралендә басылуын хәтеремә төшерде. Монда авторның халык һәм шәхес язмышы, дәвер һәм яшәеш турындагы фәлсәфи уйланулары, “баллы аланлы, гөлле яланлы Чакмагышына”, “зәңгәр кәрниз, газиз нигез, нур җиләне кигән туган йортына”, “яшьлегенең сонатасы – яшел Бөресенә”, “җырларының баш каласы – нурлы Уфасына” мактау-данлаулары тупланган. Марис Нәзиров шигъриятенә конкретлык хас. Анык, төгәл-конкрет фикерләве нәтиҗәсендә шагыйрь укучысын да көндәлек тормышы, үзе яшәгән тирәлек, кешеләргә дустанә мөнәсәбәте белән бербөтен итеп бәйләгән. Тел байлыгы ярдәмендә тормыш-көнкүреш хәлләрен, кичерешләрне йөрәге аша татып сурәтләп биргән. Тел байлыгы турында сөйләгәндә, тәңгәл мәгънәләрне белдергән мәгънәдәш сүзләрне – синонимнарны күз алдында тотып әйтәм. Синонимнар – чын мәгънәсендә телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Әнә туган телнең синонимнарын – байлыгын яхшы белүче шагыйрь Марис Нәзиров строфа эчендә үзара синоним булган сүзләрне кулланып, сүзләр белән оста эш итүен исбатлап калдырды. Мәсәлән, “Хош Гилдиңиз!” дигән шигырендә туган җирдә яшәүчеләрне ул түбәндәгечә күрсәткән:
Бу якта да кешеләр шәфкатьле,
Туган халкым сыман кунакчыл. (“Хош Гилдиңиз!”).
Ә кыр-басулары аша кайтып килгәндә автор кешелек сыйфатларын болай ди:
Кырлар карап кайтып киләм.
Шәфкатьлек һәм мәрхәмәткә,
Бәрәкәткә өйрәнеп. (“Аклык кичеп кайтып киләм”).
Яки:
Гомерлеккә йортлар таштан түгел,
Карагачтан күбрәк салынган,
Осталары тыйнак, акыллылар,
Аксакаллар сыман сабырлар. (“Татар авыллары”).
Бу синонимик сүзләрне бер строфада куллану, шагыйрь әйтергә теләгән фикерне конкретлаштырып, Туган төягенең, халкының кунакчыллыгын, ачык йөзле, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле булуын көчәйтеп биргән. Моның турыдан-туры мисаллары булып, “Кайтып киләм”, “Яманатсыз адәм иде әткәм”, “Чакмагышым, җиргенәм”, “Синдә, Нөгеш...” әсәрләрендә ачык чагыла.
Кыр казларының очу картинасын, аларның тынлык-тынычлыкны яруларын автор эмоциональ –экспрессив синонимнар аша тасвирлаган.
Каурыйларын чәчеп җилгә,
Ыңгырашып, сыкрап, елап,
Ярсып, соңгы көчне җыйнап:
Каңгылдыйлар:
– Кыйгак... Кыйгак... (“Йорт казлары”).
Марис Нәзировның “Көзге этюд” шигырендә “суык”, “кырау” сүзләре, “Тере су”ында “чөмердем”, “татырга” сүзләренең мәгънәдәш булуы берләштерә, әмма әлеге сүзләрне аерым тикшереп караганда, аларның һәркайсының мәгънә төсмере төрле дәрәҗәдә икәнлеге ачыклана. Чыннан да, “суык”, “кырау”, “чөмердем”, “татырга” синоним кебек түгел, ләкин алар контекстуаль синонимнар. Суык сүзенә синонимнар салкын, туңгак, туңгалак сүзләре, ә кырау сүзенә, гадәттә язын һәм көзен төнлә яки иртәнгә табан температура 0°тан түбәнгә төшеп, җир өстендә барлыкка килгән бәс, сыкы сүзләре, чөмердем сүзенә шөпердем, шопырдым, шөбердәтеп, шөбер-шөбер (эчтем) сүзләре, ә (тәмен) татырга – сый-хөрмәттән авыз итү яки тәмләргә синонимы булып тора. Автор аларны әсәрләрендә бер бере белән мәгънәдәш булганнары өчен генә файдаланмаган, ә бәлки мәгънә нечкәлекләре аша шигырьләренең тәэсир көчен арттыру теләгендә кулланган.
Тарткалама, буран, өзгәләмә, Язларда калыйм әле! (“Тарткалама, буран...”), Кыраудан соң сусыл, татлы – Балан да кызыл-кызыл. (“Җәйләр белән көз арасын...” тезмә әсәрләрендә “тарткалама-өзгәләмә”,“сусыл-татлы” сүзләре бары тик буран һәм кырауга гына кагылмый, ә лирик геройга яшьлек-картлык араларын билгеләүче чикләр барлыгы, гомернең ахыргы чоры, картаймыш көннәре хакында да хәбәрли.
Түбәндәге строфаларда бер үк юлның эчендә синоним сүзләр әһәмияткә ия, алар образлылыкны арттыруда ярдәм итә.
Кай кышлакта гына тукталсаң да, Әлсерәтеп сәфәр, ерак юл. (“Хош Гилдиңиз!”)
Яки:
Нинди куркыныч төш, Нинди коточкыч төш. Ярый әле бары төш кенә! Ярый бары төш кенә!.. (“Төшкә сугыш керде...”)
Янә:
Тирләп-пешеп күзем ачсам, Янәшәмдә үги әнкәм... (“Авырганда”),
Мәсәлән,
Йолкып атам имәннәрне Күсәк-чукмар арбасына. (“Поэма-монолог”),
Яки:
Албастыдай ачты кочак Кытлык, ачлык ишарәсе, Менә-менә тишелер күк Икътисадның шеш – ярасы. (“Поэма-монолог”).
Марис Нәзиров иҗатында образ тудыруда антонимнар да билгеле бер урын алып тора. Шагыйрь шигъриятендә капма-каршы мәгънә белдерә торган сүзләр шактый күп. Марис Нәзиров образларны, билге, күренешләрне бер-берсенә каршы куеп тасвирлаганда, геройларның характерларын, уй-фикерләрен, кичерешләрен контраст кую белән кире чагыштырулар ясаганда антоним сүзләрне еш кулланган һәм автор антонимнары барлык сүз төркемнәрендә диярлек табарга була. Мәсәлән, исемнәрдә:
Кайгыдан соң шатлык эчтем, Шатлыктан соң кайгы кичтем, Һаман алга җиләмен. (“Туу, Үлү – ике канун...”); Көзләремә инде атласам да, Язларымда торган кебекмен. (“Синең белән бергә басып торам”); Җир белән суның, Гүр белән фани дөньяның Аермасын белмисең. (“И сабы й чак...”); Дуслар эзләп таныштым, Дошман күрсәм – алыштым. (“Кайтып киләм”); Сорауларның иге-чиге юк шикелле, Һәр сорауда түмгәк, бусага. Абынмыйча гына җавап табу авыр, Шактый гомер узган булса да. (“Ярлыкагыз!”); Сагышлары – гомерләре Булгангамы аз, кыска? Шатлыклары – тормыш җырын Язган өчен язмышка. (“Арышлар”); Яшьлек-картлык араларын Билгели нинди чикләр? (“Җәйләр белән көз арасын...”).
Фигыльләрдә:
Туу, Үлү – ике канун, Ике чиге гомернең. (“Туу, Үлү – ике канун...”); Шәһри Казан, сихри азан, Ай кунган Сөембикә, Көендек без кайгылы Һәм назлы куеныңда, Сөйдек тә, сөелдек тә. (“Туган телем”); Кил шатлык, кил, Җанымны ачышлар, Табышлар түре ит. Әмма элекке булсаң, Шул ук утта җылытсаң – Кирәкми, кире кит! (“Кил шатлык, кил”); Көләр чакта – еламыйсың (Бу турыда уйламыйсың), Елар чакта – көлмисең... (“И сабый чак...”); Меңнәр белән аерылдым, Меңнәр белән кавыштым. (“Кайтып киләм”); Китәләр Каршылыклар көчен Җиңү өчен Һәм кабат кайту өчен. (“Мәңгелек очыш”); Тәгәрмәчләр хәбәр илтә; Алып килә, алып китә. Тәгәрмәчләр суда йөзә, Тимер тишә, ташны изә. (“Тәгәрмәчләр”).
Сыйфатларда:
Адәмнәрнең төрлесе бар: Аклары, каралары. Язмышында ялгыз калып, Кайгыдан каралганмы?! (“Көтелмәгән бер караштан...”); Бергә үткән моңсу төннәрне дә Көләч көннәр белән атыймын. (“Эзең калган таныш сукмаклардан...”); Нәҗәгайлар, Нәҗәгайлар Офыкларны төрә ялкынга. Тик аларның җиргә җылысы юк, Синең караш кебек салкыннар. (“Нәҗәгайлар”); Кара көеп, ак каласы, Керле көе пакь каласы... (“Поэма-монолог).
Рәвешләрдә:
Таныш язмыш: Җир Күккә гашыйк, Күк – Җиргә. Гел аерым алар, Гел бергә. (“Таныш язмыш...”); Киек кошлар сыман тезелешеп Китәләр кешеләр күмәкләп, Ук шикелле томырылып Китәләр еракка берәмләп. (“Мәңгелек очыш”).
Ярдәмлек сүзләрдә:
Сузылганмы алдымда, Калды микән артымда? (“Сукмагым”).
Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын белдерүче ымлыкларда:
Их, шул чаткы Җылысында азмы Эреттем мин туңган җырымны. Аямадың аны, гыйлем аксакалын, Туфрак булды тәне... Ах, булды... (“Ни булды соң, ни булды?..”); Чәчләреңнең, ах, мин агартканы Ничә бөртек икән, их, ничә? (“Чал килешә, диләр, ир-егеткә”).
Якташым Марис Нәзиров һаман да безнең арабызда кебек, шагыйрьнең халыкка ихлас хезмәт итүе, изге гамәлләре белән тирән эз калдыра алуы һич кенә дә югалмый-онытылмый. Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләгән, Шаһит Ходайбирдин һәм Вазих Исхаков премияләре лауреаты, Башкортстан республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе, бар гомерен журналистикага багышлаган, дистәләрчә китаплар авторы Рәзифә Гали кызы Сәхапова, сафлары елдан-ел тулылана, иҗатлары югары биеклеккә күтәрелә барган иҗатчы-әгъзалар – Габделфәт Нуриев, Рәсимә Ильясова, Ясирә Нәбиева, Рәзифә Сәлахова, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Люция Әблиева, Майруза Насыйрова, Земфир Әхъяров, Сәрия Вахитова, Зөлфия Сафина, Рида Хаҗиәхмәтова, Әнисә Ягъфәрова, Рәмзия Шәрәфетдинова, Рәвис Сабитов, Римма Гайнанова, Әфидә Гыйльванова, Денис Мансуров, Фәйрүзә Саяпова, Ризида Каюмова, Руниза Даутова, Надежда Гомәрова, Сәмига Низаева, Илгизәр Гаскәров, Лена Исламова, Нәкыя Хәйруллина, Миләүшә Гобәйдуллина, Илмира Ситдыйкова, Миннегали Сакаев кебек иҗат утында янган, шигърият күгендә балкыган варислары-дәвамчылары булганда һичничек югалмаячак-онытылмаячак! Якташым, журналист һәм лирик шагыйрь Марис Нәзировның безгә, укучыларына калдырган әдәби мирасы – шигырьләре дистәләгән еллар, хәтта гасырлар үткәч тә ул сөйгән халык күңелендә яши һәм яшәячәк әле, яшәячәк!
Резеда Шакирова,
Уфа шәһәре.