Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
1 декабрь 2023, 21:05

"Ачыш" әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле!

Бүген Уфада "Ачыш" республика әдәби конкурсы лауреатларын тәбрикләделәр. Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен бу бәйгене Башкортстан Язучылар берлеге "Шоңкар" һәм "Тулпар" яшьләр журналлары белән берлектә оештырды. Әдәбиятыбызның киләчәге булырдай яшь талантлар кемнәр алар?

"Ачыш" әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле!
"Ачыш" әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле!

1 декабрьдә Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйрәмгә Русиянең башка төбәкләреннән дә абруйлы кунаклар килгән иде. Татарстаннан Рөстәм Галиуллин ("Казан утлары" әдәби журналының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты), Чуваш Республикасыннан Дмитрий Андреевич Моисеев ("Хыпар" нәшрият йорты директоры, Чуваш Республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты), Якут Республикасыннан Гаврил Гаврильевич Андросов ("Чолбон" әдәби журналының баш мөхәррире, Якут Язучылар берлеге рәисе) бүләкләрне тапшыруда катнашты.

Шулай ук яшь каләмдәшләрен Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов,  Башкортстанның халык шагыйре Кадыйм Аралбай, Башкортстанның халык язучылары Таңчулпан Гарипова, Марсель Сәлимов, язучылар Миләүшә Каһарманова, Зөһрә Буракаева, Гөлназ Котыева, Венер Исхаков, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов һәм башкалар котлады. 

Айгиз Гыйззәт улы әйтүенчә, киләсе елда Уфада Бөтенрусия яшь язучылар фестивален оештырырга уйлыйлар.

Конкурста 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге иҗатчылар көч сынашты. Башкорт телендә -- 30га якын, татар телендә 16 әсәр кабул ителде. Татар телендәге әсәрләрне Мөнир Вафин, Руслан Сөләйманов, Лилия Сәгыйдуллина, Дилбәр Булатовалар бәяләде.

Приз фонды 200 мең сум иде. 3нче урын өчен -- 10 мең сум, 2нче урын өчен -- 15 мең сум, 1нче урын өчен 25 мең сумлык акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

“Ачыш” республика яшь язучылар конкурсында җиңүчеләр (татар телендә иҗат итүчеләр):

Чәчмә әсәрләр:

1 урын – Айдар Мидхәт улы Зәкиев.  Уфа (Бүздәк). “Юл чатында”. Повесть. “Тулпар”, № 5;

2 урын – Гөлназ Мәүләви кызы Әхмәтова (Сәмигуллина). Дүртөйле. “Язмыш ялгышы”. Хикәя. “Тулпар”, № 6;     

3 урын  – Гөлия Вәсигать кызы Гәрәева (Мөгаллимова). Уфа (Балтач). “Бүреләр өнендә”. Хикәя. “Тулпар”, № 5;     

Дәртләндерү бүләге – Розалия Рәлиф кызы Мирзаханова. УФһТУ (Илеш). Хикәяләр. “Тулпар”, № 4–5.

Шигърият:

1 урын – Гөлназ Рәфис кызы Нуриева. Чаллы. Шигырь. “Тулпар”,  № 5;         

2 урын –  Айгөл Руслан кызы Рамазанова. УФһТУ (Бүздәк). Шигырь. Сайт, “Тулпар”, № 6;   

3 урын – Әлфия Фәнил кызы Латыйпова-Ходайбирдина. Авыргазы. Шигырь. “Тулпар”, № 6;

Дәртләндерү бүләге – Илмир Илдар улы Шәйхлисламов. Дүртөйле. Шигырь. “Тулпар”, № 4.

 

“Ачыш” республика яшь язучылар конкурсында җиңүчеләр (башкорт телендә иҗат итүчеләр)


Чәчмә әсәрләр:

1 урын – Заһидә Мусина;

2 урын – Зөлфирә Таһирова;

3 урын – Рәзинә Урманшина;

Дәртләндерү бүләге – Зөһрә Рәхмәтуллина.

Шигърият:

1 урын – Айзилә Мортаева;

2 урын – Динара Һадыева;

3 урын – Таңчулпан Рәсүл;

Дәртләндерү бүләге – Фәһим Әхмәров.

Җиңүчеләрне котлыйбыз. Барлык катнашучыларга киләчәктә дә иҗат илһамы, яңа җиңүләр телибез һәм өр-яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Фото: Нәсыйх Хәлисов.

"Ачыш" әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле!
"Ачыш" әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: