Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән Татар берләшмәсендәге шигърият секциясенең төп эшчәнлегенең берсе – авторларның кулъязмаларын тикшереп, Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына тәкъдим итү. Ел саен берничә утырыш җыеп, кулъязмалар тикшерү уздырыла. Хәтта пандемия котырган елларда Zoom аша онлайн тикшерүләр үткәрдек. Бүгенге көндә “Китап” нәшриятында Рәлиф Шәгалиев, Айдар Маннанов, Гөлсимә Зиннәтуллина, Резеда Шакирова, Әлиф Галимов һәм башкаларның кулъязмалары нәшер ителүгә чират көтеп ята. Элегрәк нәшер ителүгә тапшырылган кульязмалар саны 100гә җитсә, хәзер берничә дистәдән артмый. Кулъязмалар кимүе Язучылар берлегенең татар берләшмәсе эшчәнлеге сүлпәнәюгә һәм авторлар кимүгә бәйле.
Китаплар аз чыгу сәбәпле, тикшергәндә бик вак иләк аша иләп уздырырга туры килә. Әлеге вакытта Ирек Галин, Резеда Шакирова, Люция Әблиева, Рәсимә Ильясова һәм башка кайбер авторларның иҗатлары тикшерүгә куелуга әзер.
Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителү өчен элегрәк өч китап чыгару шарт булса, китап нәшер итү җиңел булмау сәбәпле, бүген авторларның ике китабы булырга тиеш. Шуларның берсенең ничек тә секция аша тикшерелеп, хәер-фатыйха алган булуы шарт. Шунсыз үзнәшер китаплар белән берлеккә дәгъва итү урынсыз. Югыйсә, үз акчаларына теләсә нәрсә чыгарып Язучылар берлеге ишеген каерып керергә маташучылар шактый.
Проблемаларга килгәндә, алар берничә. Шуларның берсе – татар телендә китапларның аз чыгуы.
Башкортстан “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлеге 1994 елда оештырыла. Оештырылган еллардан китап саннары ел саен артуга бара. 2004 елда – 17, 2005 елда – 11, 2006 елда 14 шигырь һәм проза китабы чыга. Ләкин шуннан соң кимү тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, 2017 елда – 9, 2018дә – 8, 2012, 2013 елларда 9 китап нәшер ителде. Соңгы елларда саннар бөтенләй кыскарды. 2021 елда нибары 5 китап чыкты. Быел “Китап”та татар телендә нибары җиде китап чыкты. Ә бит “Китап” нәшриятының чишмә башы булган “Башкнига”да 1926 елларда 232 исемдәге китап дөнья күреп, шуларның 190ы башкорт, 10ы урысча, 32се татарча чыккан.
Элек тиражлар да зур була иде, проза – 3000, шигырьләр 1500-2000 данә булып чыга иде. Хәзер проза 1 меңгә, шигырьләр 700гә калды. Бу кәгазь кыйммәтләнүгә һәм китапларга мохтаҗлык кимүгә бәйле.
2004 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясе булдырылган иде. Анда 35 яшькә кадәрге авторларның беренче җыентыклары дөнья күрде. Тәүдә ел саен 12 яшь каләмзатның китаплары басылды: аларның сигезе – башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә. Татарча ике китапның берсе проза, берсе шигырь китабы иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, 2018 елда бишкә калды. Шуның өчесе башкорт, берешәре татар һәм урыс телләрендә. Инде ике елга бер булып калган. “Яшьләр тавышы” сериясенә авторларның яшьләре дә 35тән 40ка күтәрелде. Бу сериядә китаплар кимүнең төп сәбәбе – иҗатчылар булмауда!
Киләчәктә “Яшьләр тавышы” сериясенә тәкъдим итәрлек авторлар юк. Бүген яшь язучылар булып саналган Ләйсән Якупова, Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиев күптән “яшь” булып йөрү чиген уздылар. Руслан да, Нурлан да 40ны куып килә. Төп проблема – әдәбиятка яшьләрнең килмәве. Мәктәпләрдә бер сәгать туган тел укытып кына әдәбиятка сөю тәрбияләп булмыйдыр. Язучының матди хәле дә хөрт. Шуңа яшьләр файдалы һөнәрләрне сайлый.
Тәнкыйть тә иң авырткан җирләрнең берсе булып кала. Элегрәк “Тулпар” журналының һәр санында бер тәнкыйть язмасы чыгып килә иде. Бүген сирәгәйде, чөнки тәнкыйтьчеләребез юк. Ара-тирә Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Руслан Сөләйманов, Альбина Хәлиуллина, Рәүф Идрисовның күренеп калуын исәпкә алмаганда, даими шөгыльләнүчеләр калмады. Нәтиҗәдә, әдәбият мәйданын графоманнар, мөтәшагыйрьләр басып бара.
Әдәби көчләрне барлау юнәлешендә агымдагы елда республикабыз районнарындагы әдәби берләшмәләр белән очрашулар үткәрә башладык. Быел Илеш районының "Илһам" әдәби-музыкаль клубы һәм "Балкыш" әдәби берләшмәсе, шулай ук Чакмагышта “Чакмагыш чаткылары”, Дүртөйледә “Дулкын” берләшмәләре әгъзалары белән очрашулар уздырдык. Районнардагы иҗат түгәрәкләре белән очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Киләчәккә планнарга килгәндә, секциядә кулъязмалар тикшерү дәвам итәчәк. Яхшы китапларны тәкъдим итү чаралары, китап туйлары да уздырырга җыенабыз. Элегрәк әдәби атнакичләрдә язучылар соңгы чорда иҗат иткән әсәрләре белән таныштыралар иде. Бу традицияне дә кайтарырга кирәк. Мәдәният сарайларында зурлап шигърият, сатира-юмор кичәләре уздыру да өлгергән мәсьәлә. Планнар зур, аларны алдан кычкыру кирәкмидер. Әдәбиятны пропагандалау, укучыларга яхшы китапны тәкъдим итү буенча чаралар уздыру үзебездән тора.
Язучылар берлегенә керергә дәгъва итүчеләрнең хәле бөтенләй мөшкел. Алар берлеккә керү өчен берничә китап чыгарырга, шуның ким дигәндә берсе секциядә тикшерелгән булырга тиеш. Секция иләген узган авторның кулъязмасы “Китап” нәшриятында берничә ел чират көтеп ята. Шәхсән минем соңгы китап нәшриятта сигез ел ятты. Ә бит Язучылар берлеге әгъзасы биш ел саен китабын чыгару мөмкинчелегенә ия диләр. Кулъязмам соңгы өч елда темпланга ел да кертелеп тә, чыкмый ятты. Мондый мөнәсәбәт белән авторлар кайчан кулларына китапларын алачаклар да, кайчан Язучылар берлегенә кабул ителәчәкләр? Бу юлларны уза-уза кайберәүләр картаеп бетә, ә үзебез яшьләр килми дип сукранган булабыз. Барысы да вакытында эшләнергә тиеш! Берлеккә кабул итүдә дә авырлыклар җитәрлек. Елына бер кабул итү уздырыла, анда дистәдән артык кеше кабул ителә, шуның нибары бер-икесе генә татар телендә иҗат итүчеләр.
Татарча китаплар санын арттыру буенча да җыелып сөйләшеп, “Китап” нәшрияты, республика җитәкчеләренең моңа игътибарын юнәлтү өчен мөрәҗәгатьләр кабул итү кирәк дип уйлыйм. Шундый беренче һәм соңгы утырыш 2013 елда узган иде. Анда Язучылар берлегендә әгъза булып торган һәм актив иҗат иткән 100гә якын каләмзат катнашты. Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә 60ка якын татар әдибе әгъза булып тора. Шуларның яртысыннан күбесе шагыйрьләр. Әлеге кебек ел саен бер китап чыгу дәвам итсә, алар китаплары нәшер ителүен берничә дистә ел көтәргә тиеш булып чыга. Эшләр болай барса, әдәбиятның киләчәге миндә шик уята.
Мөнир ВАФИН, Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән Татар берләшмәсенең шигърият секциясе рәисе.