Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
4 декабрь 2022, 14:32

Гомәр БӘШИРОВ. Шагыйрь Наҗар Нәҗмигә хат

Инде болай җае чыккач, Башкортстанга бер сәяхәтебез хакында да яз­мыйча булмас.

Гомәр БӘШИРОВ. Шагыйрь Наҗар Нәҗмигә хат
Гомәр БӘШИРОВ. Шагыйрь Наҗар Нәҗмигә хат

И Наҗар дус!

Сиңа моңарчы җавап язмавыма уңайсызланам да инде. Чөнки җавапны үз вакытында яза алмадым, ул көннәрдә мин шифаханәдә ята идем әле. Икен­чедән, синең ул язмаң гади сәлам хаты гына түгел, юк, ул, ничек әйтергә, дуслар арасындагы самими, эчкерсез хисләр белән сугарылган бик үзенчә­лекле, проза теле белән язылган шигъри әсәр. Мондый хатның гади сүзләр тезелеп киткән юллары арасында да әле сүзләр белән әйтелеп бетмәгән ту­ганлык, дуслык җылысы барын сизәсең.

Син, шагыйрь буларак, хатыңны нечкә моңнарны искә алудан башла­гансың. Әйе, ул шигъри төндә ишетелеп калган халык моңнарын ничек онытмак кирәк? Тын гына агып яткан төнге елга буенда шундый моңлы итеп халык көйләрен уйнасыннар әле! Мин – кече яшьтән үк халык моңнарына гашыйк булып яшәүче хыялый бер бәндә. Бер генә моңлы көйне дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Шушы бик озакка сузылган озын гомерем дәвамын­да минем илебезнең зур шәһәрләрендә “Аида”, “Руслан һәм Людмила” һ.б. кебек мәшһүр операларны караганым бар.

Әмма, безнең халкыбызның шөһрәте бөтен дөньяга җәелгән шундый затлы әсәрләре булмауга офтанган хәлдә, үзебезнең борынгы көйләребездәге тирән мәгънәле моңнардан да җан рәхәте бирә торган эстетик ләззәт табам. Тик аларны әйбәтләп белергә генә кирәк.

Башкортстанда булганда, мин үземне ифрат бай һәм матур табигатьле романтик илдә итеп хис кылам. Шул сәбәпле синең шул илнең төнге тыныч­лыгын борынгы халык моңнары белән бизәп уйнавың миңа бик көчле тәэсир иткән иде. Су буендагы ул моңлы кичне әле хәзер дә сагынып искә алам.

Инде болай җае чыккач, Башкортстанга бер сәяхәтебез хакында да яз­мыйча булмас. Бер елны мин, әле яшьрәк чагымда, нәүбәттәге ялымны Башкортстан белән танышуга багышларга булдым. Рәсми визит белән Уфада бул­ганым бар иде инде... Ләкин, тырышсалар да, ясалмалык өстәлмичә кал­мый. Минем исә борынгы озын җырларны, бай табигате, мәшһүр кымызы белән кечкенәдән үк күңел түренә кереп утырган шул романтик илне таби­гый хәлемдә үз күзем белән күреп кайтасым килде. Бик матур бер җәйге көнне җәмәгатем Кәримә белән пароходка утырдык та, Аллага тапшырып, китеп тә бардык. (Ул елларда, көн саенмы, көн аралашмы, Уфага махсус па­роход китә иде.)

Уфа пристанена барып төштек тә, мин Караиделгә менәсе пароходка би­лет кайгыртып йөрим. Янәсе, Уфадагы дус-ишләрне борчымыйча, “инкогни­то” гына йөреп кайтмакчы булабыз бит инде. Шунда каршыбызга Мостай Кәрим килеп чыкмасынмы! Шулай туры килүен әйт әле син!

Мостай, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды:

– Гомәр абый! Ничек болай булды әле бу? Нигә алдан хәбәр итмәдегез? – ди бу.

Мин бик уңайсыз хәлгә төштем. Менә сиңа мә! Һич уйламаганда хуҗалардан качып йөргәндәйрәк килеп чыкты бит әле бу!

– Гафу итегез инде, “кайтышлый туктарбыз” дигән фикер бар иде, – дидем. Ләкин, күреп торам, минем аңлатуым Мостайны бик үк канәгатьлән­дермәде шикелле. Мостай Кәрим киң колачлы, зур масштабта эш йөртергә яратучан бик үзенчәлекле зат бит ул.

Ихтимал, борынгы шаһзадәләрне остазлары әнә шул юнәлештәрәк тәрбияләгәннәр булса кирәк. Мин исә бөтенләй башка камырдан яралган бәндә. Анамның әнисе, ягъни әбием, минем халкымның үзенчәлеген кечкенә вакы­тымда ук чамалагандыр, күрәсең, ул мине бала чагымда ук “шыпырт улым” дип атаган иде. Нихәл итим, холкым шундый. Шау-шуны җенем сөйми. Алсуланып таң аткан чакларны, төн әтәчләре кычкырганны, агымсу чишмәләр чылтыравын, кошлар сайравын бик яратам. Бу сәяхәткә чыгуыбызның да төп сәбәбе әнә шул – табигатькә мәхәббәт иде. Боларның күбесе юлыбызда очрап безне куандырса, рухи азык булып эчке дөньябызны тагын да баетыр­га тиеш иде.

Безнең халыкта “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына” дигән бик тә тирән мәгънәле бер әйтем бар. Без утырган пароходның исеменә күз салу­га хәйран калдык. Ул каһарман шагыйребез Муса Җәлил исемен йөртә икән! Гаҗәп бит! Ничек шулай туры килгән? Бу газиз исемне пароходка кемнең изге тәкъдиме буенча кушканнар? Боларның очына чыгып булмады... Мин дә бурычлы булып калмадым. Икенче көнне пароходның командасына Муса Җәлилнең кемлеге хакында лекция сыман нәрсә дә сөйләдем.

И Наҗар дус! Күреп торам, син инде авыз кырыйлары белән генә елмаеп та куйдың. Чөнки ул кечкенә елга синең карашыңда тау астындагы тавык атлап чыгарлык инеш сыман гына бернәрсәдер. Әйеме? Ә минем кебек тигез­лек дөньясында яшәүчегә Караидел экзотика иде. Минем диңгезләрдә йөзгәнем, Гражданнар сугышы елларында Днепр дулкыннарында тирбәлгәнем бар. Бу елга исә аларның берсенә дә охшамаган иде. Мине аның чаялыгы, батырлы­гы сихерләде. Бу кечтеки елга, легендар Урал таулары арасыннан бәреп чы­гып, мине исеме белән үк үзенә тарта. Ул кыргый урманнарны батырларча ерып уза, ярсып, ачуланып, юлындагы биек таш кыяларга ташлана, тарла­выкларда пароходны йомычка урынына очыртып кына йөртә. Менә нинди ул!

Шулай, барабыз. Мин теләгемә ирештем дип куанам, палубадан кереп тә тормыйм. Пароходыбыз, дулкыннар ерып, өскә, Урал тауларына таба күтәрелә. Әле ямь-яшел болыннар буйлап бара, әле иген басуларын әйләнеп уза, әле тау кырыена ябышып утырган мәчетле авыллар янына килеп чыга, кайберләренең кечкенә генә пристаненда туктап та куйгалый. Бу яклар Кәримәгә дә бик ошады. Рәхәтләнде ул әле генә тоткан балыкка. Шундый авылларның берсендә пароходыбызга бик шәп тегелгән чын күн итек, өстенә затлы тукымадан тегелгән зәңгәрсу казаки кигән бер пөхтә сакаллы абзый менеп утырды. Пристаньда аны биш-алты кеше озатырга да төшкәннәр иде. Күреп торам бит, әлеге абзый, пароход кузгалып киткәч тә, авылдан бик озак күзен алмады, төсе-бите, күз карашлары да бик моңсу иде. Билгеле, бу агай мине бик кызыксындырды. Гади, ваемсыз пассажир гына түгел иде ул. Кем бу, нигә шулкадәр борчулы? Нигә беркем белән дә аралашмый, һәммә кешегә ничектер нәфрәт белән караган кебек күренә? Беркөнне, иртә белән палубага чыккач, мин аңа башлап картларча үзем сәлам бирдем. Абзый, кыенсыныб­рак булса да, сәламне алды:

– Вәгаләйкемәссәлам... шаяртмасаң, – диде, – халыкның изге гадәте онытылмаган икән әле.

– Аңламадым, нигә онытырга тиеш икән мин сәлам бирүне?

Әлеге абзый иңбашларын җыерып куйды:

– Нигә, дип, заманы шундый ич. Элекке заманның яхшы гадәтләре онытылып бара. Коммунистлар халыкны яңача яшәтмәкче булалар ич, байлар­дан башка гына, җыен ыштансыз ярлы-ябагай белән генә...

Аңлашылды. Күрәсең, бу абзый авылыннан сөрелгән байларның берсе булгандыр, аның бу авылда йорты-җире, туганнары калгандыр, шуңа күңеле боек. Хәзер исә ул сөрелгән җиренә, Чиләбе ягына таба кайтып барадыр.

– Күңелем сизә, сез шушы авыл кешесе булсагыз кирәк, – дидем мин.

– Күзең очлы икән, шул арада шәйләп тә өлгергәнсең. Кайчандыр бу минем туган авылым иде. Әйе, кайчандыр!..

Юравым расланды. Хәзер бу җәберләнгән җанга тел ачкычы табарга гына кирәк иде.

– Авылыгыз да, кешеләрегез дә бик матур икән. Миңа бик ошады, – дидем.

– Авыл булгач, төрлесе бар инде. Матурлар да күп. Шундый бер хәл булды бездә. Башка авылдан бер егет безгә килә дә, кызлар күзләп йөри торгач, берсен ошатып, шуңа яучы да җибәрә. Килешәләр, никах укыйлар, егет кияү булып керә. Карый егет – бу аңа күрсәткән кыз түгел. Әйтә бу: “Кара әле, мин яраткан кыз син түгел бит, ул матуррак иде!” – ди. Кыз әйтә: “Матурын матурга бирделәр, мине сиңа бирделәр. Борыныңны бик югарыга чөймә, мин – синең өлешеңә тигән көмешең”, – ди.

Картның теле ачыла башлагач, мин әңгәмәне үземне кызыксындырган яккарак борырга булдым:

– Замананың җиле-давылы сезгә дә кагылып узганга охшый, – дидем.

Карт кулын селтәп куйды:

– Кая ул кагылу гына! Өермәле давыл булып бөтен тормышыбызны, нәсел-нәсәбебезне төбе-тамыры белән актарып ташлады! – диде һәм як-ягына каранып туктап калды. – Ярар, җитәр, энекәш. Әллә кайларга кереп киттек, батып калмыйк тагын!.. Хуш хәзергә.

Икенче очрашкач, әлеге карт мине палубаның кеше йөрми торган аулак почмагына алып китте. Күрәсең, кайгы-хәсрәтен, кешегә сөйләп булса да, азрак җиңеләйтәсе килгәндер.

– Син юньле кешегә охшагансың. Сөйләп бетерим инде... Шулай да син миннән шикләнмисеңме? Әгәр дә мин тегенди бәндә... ничек әле? Чит илиминт, кулак-мазар булып чыксам. Ә син... коммунисттыр инде, мөгаен?

Минем җавабым әзер иде:

– Табигать берәүгә дә тамга салмаган. Тормыш нинди генә сынаулар алдына китереп бастырмасын, адәм баласы һәрвакыт барыннан да элек кеше булып калырга тиеш, чын кеше булып. Әйеме?

Чибәр карт, миңа баш кагып, тагын да якынаебрак сөйләп китте:

– Төтенең дөрес чыга, энекәш. Синең белән сөйләшеп була!.. Ярый, за­кон шулай куша ди. Әйтик, мин кулак, ерткыч, капкорсак, фәлән дә фәсмәт булыйм ди. Безне шулай атыйлар бит инде, дөрес булмаса да. Ә балаларның нинди гаебе бар? Минем аркада нигә аларны яшьлек бәхетеннән мәхрүм итәргә?.. Ике җиткән кызым бар иде, җиләктәй чаклары. Яраткан егетләре дә бар иде. Әйттем шуларның берсенә: “Энекәш, мин әйтәм, бу форсатны кулдан ычкындырсаң, гомерең буена үкенеп яшәрсең. Алып кал кызымны, бәхетле булыгыз”, – дим. “И абзыкай, – ди бу миңа, – нишлим соң, ни хәлләр итим? Авыл, район түрәләренең күзенә ак-кара күренми, аларның тәмам ко­тырынган чагы. Безгә барыбер көн булмас, “кулак калдыгы” дип, күзебезне дә ачырмаслар”. Стансага чаклы озата барды. Аерылышканда елый-елый шешенеп беттеләр...

– Тегендә баргач, берәр җае табылгандыр, бәлки? – дидем мин.

– Анда нинди җай булсын? Гел урыс арасы. Бер кызым инвалидка чык­ты, берсе әнә карт кыз булып картаеп бара...

Менә шундый эшләр, Наҗар дус. “Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз” диләр бит. Синең белән очрашуның иң матур, иң романтик яклары гына күз алды­на килә. Беләсең ич, алары да кирәк, алар күңелне күтәрә, кәефне яхшырта, күз алларын яктыртып җибәрә, киләчәккә ышанычың ныгый бара. Әмма синең белән без байтак кына гомер юлы узган кешеләр бит инде. Тормыш никадәр генә авыр булмасын, иң кыен ситуацияләр камап алганда да, аңа бармак янап, “Шалишь, безне тез чүктерә алмассың!” дип әйтергә көчебез җитәр!

Ярый, борынгыча әйткәндә, шуның белән мохтасар кылыйк. Киләчәктә дә шулай бер-беребезнең хәлен белешеп, кайгыртышып, тәҗрибә уртакла­шып яшик. Без күршеләр генә түгел, тугандаш халыклар да бит әле. Сәйфи агай да сагындыра. Күптән түгел аның кызы Сөембикәдән хат алдым. Үз гомеремдә мин Сәйфи агайга туксанга якын хат язганмын икән. Шулай дәвам итсен.

Ярый, хуш. Үзеңә һәм зәүҗәңә бик күп сәлам һәм изге теләкләр юллап калам.

Казан

24.11.1996

Гомәр БӘШИРОВ. Шагыйрь Наҗар Нәҗмигә хат
Гомәр БӘШИРОВ. Шагыйрь Наҗар Нәҗмигә хат
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: