Күренекле шагыйрь, якташыбыз, Халыкара ПЕН клуб, Татар ПЕН-үзәге, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы Марис Нәзиров тәкъдиме белән тупланган идек әдәби берләшмәгә. Аңа кадәр “Игенче”гәзите редакциясе каршында “Энҗеләр” түгәрәге эшләде. Марис Назыйф улы Татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро әгъзасы һәм шигърият секциясе рәисе буларак, районыбыздагы әдәби эшчәнлекне һәрдаим игътибар үзәгендә тотты, республика күләмендә оештырылган зур чараларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Башкортстан язучылар съездларында да катнаштык әле. Башкортстан Язучылар берлеге оештырган әдәби марафонда уңышлар яуладык. Берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре Язучылар берлеге секцияләрендә тикшерелде. 2015 ел аеруча уңышлы булган иде. Иҗатчыларыбызның әдәби камиллеккә омтылышы югары бәһаланды. Бу хакта Русиягә танылган юмор остасы, зур исемнәр, бүләкләр иясе Марсель Сәлимовның “Башкортстан” гәзитендә “Әдәби нәкыш ─ Чакмагышта” дигән мәкаләсе дөнья күрде.
Гомумән, Язучылар союзында еш булдык, әдипләребез иҗатыбыз белән кызыксынды, киңәш-тәкъдимнәре белән ярдәм итте. Үз чиратыбызда, без дә, өлкән әдипләребезнең иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерүне бурычыбыз дип саныйбыз. Китаплар, буклетлар алып кайтып китапханәләргә, мәктәпләргә тараттык. Талантларны ачарга ярдәм иткән язучылар, аеруча Рәшит ага Низамовка рәхмәтлебез. Якташ язучыларыбызның юбилейларына танылган язучылар күмәкләп килделәр, халык алдында чыгыш ясадылар. Билгеле, пандемия чорында чаралар үткәрү мөмкинлеге чикләнде. Шулай булса да җаен таптык. Заманнан калышмыйбыз, эшчәнлекнен онлайн форматта, планлы алып барабыз. Иҗат алмашу тәүлек әйләнәсенә дәвам итә дисәк тә хата булмас. Берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре “Игенче” , “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында, Татарстан республикасы басмаларында әледән-әле басылып тора, интернет челтәрендә киң тарала. Берләшмә елдан-ел киңәя бара, сафлар арта. Әмма сафлар ишәю белән беррәттән, язмаларның сыйфатына да игътибарны арттыру кирәклеген аңлыйбыз. Бу җәһәттән дә уңышларыбыз байтак. Дәресләрне онлайн системасын кулланып үткәрү, иҗат җимешләре белән вацап аша танышу нәтиҗәлелеккә һәм сыйфатына да юл ачты.Чит илләрдә яшәп иҗат итүчеләр белән дә бик җиңел аралашабыз хәзер. Дәресләр иҗат таләпләреннән чыгып, әдәби камиллеккә омтылышка булышлык итү юнәлешендә үткәрелә, татар теле грамматикасы бөртекләп өйрәнелә, сорауларга җаваплар рәвешендә дә оештырыла. Моның өчен остазларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Райондашыбыз, тел белгече, Уфада чит телләрне өйрәнү үзәгендә татар теле дәресләрен алып баручы язучы-шагыйрә Резеда Шакированың иҗатчылар ирешкән уңышларда өлеше гаять зур. «Районыбызда шигърият сөючеләр, күңелләрендә туган ягының гүзәллегенә сөю һәм мәхәббәт хис-тойгылары йөрткән илаһи затлар шактый булган һәм барлар. Алар иҗат иткән тезмә әсәрләрдә туган төбәге Чакмагышына, авылына, аның тирә-ягындагы җир-су атмаларына булган иң изге, самими һәм садә мөнәсәбәтләре тасвир ителгән. Аларда шулай ук бу төбәкнең иң кадерле байлыгын ─ эшсөяр , уңган һәм шагыйрәнә куңелле халкын хөрмәтләү-олылау, мактау һәм данлау чагылыш таба», – ди ул. Фәкать Резеда Флүр кызының тырышлыгы белән Чакмагышка һәм Чакмагыш төбәгенә багышланган «Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем!» дигән китап дөнья күрде. Әйе, бездә хәзер һәр авылның үз җыры, моңы-көе бар. Көйләр язардай һәвәскәр композиторларыбыз, җырларны башкаручыларыбыз, өздереп гармунда уйнаучыларыбыз белән дә горурланабыз.
Билгеле, камиллекнең чиге юк. «Игенче» гәзите билгеләгән Вазих Исхаков премиясенә иң-иңнәр лаек була. Ул һәр елны бирелә. Быел аңа актив иҗат иткән, дистәләрчә китап авторы, чагу иҗаты белән реапубликага танылган, ветеран укытучы Рәсимә Гыймран кызы Ильсова һәм өметле яшь язучы, Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Денис Илфак улы Мансуров лаек булды. Моннан тыш район хакимияте Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе билгеләде. Бүгенге көнебез иртәгәгә тарих булып кала.Үз җиребезнең кадерен белеп, язмышына рәхмәтле булып яшәгән халкыбызны данлаган, олылау- зурлау хисләре белән сугарылган, олысына- кечесенә аңлаешлы, фәһемле-тәрбияви язмаларыбыз ташка басылып, китаплар рәвешендә, кыйммәтле мирас булып буыннарга күчәргә тиеш. Шуңа омтылабыз да, үзнәшер ысулы белән китаплар чыгарабыз, моның өчен дә шартлар уңай. «Игенче» гәзите басмаханәсендә , мөхәррир, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Башкортстан Журналистлар союзының ревизия комиссиясе рәисе Фәнис Фидан улы Әмирханов һәм аның иҗади коллективы тырышлыгы белән ел саен дистәләрчә китап басыла.
Берләшмә әгъзалары район күләмендә үткәрелгән әдәби-мәдәни чараларда активлык күрсәтә. Иҗатчылар төрле буын, төрлле һөнәр кешеләре. Төрле төбәкләрдә яшиләр. Әмма аларны иҗат берләштерә-очраштыра. Күптән түгел генә тагын җыелыштык. Тәүдә районың төббәкне өйрәнү музеенда булдык. Әйткәндәй, без китапханә, мәдәният , музей хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә яшибез. Музейда төрле күргәзмәләр оештыруга өлеш кертергә омтылабыз. Биредә иҗатчыларның китаплары урын ала. Быел «Чакмагыш икмәге» исеме астында күргәзмә оештырылды. Борынгы эш коралларын күрү генә түгел, колхозлашу чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булган икмәк тарихы белән дә танышырга мөмкин. Язма материаллар папкаларга туплап куелган. Бу көнгә төрле елларда иҗат иткән күренекле язучылар иҗаты да аерым күргәзмәдән урын алды. Әйткәндәй, музей экспонатларга бик бай. Хезмәткәрләре иҗатчыларны якты йөз белән кабул итте. Музей директоры вазыйфасын башкаручы Ләйсән Рифир кызы Хәлимова тарих төпкеленә экскурсия ясады.
Бәйрәмебез табигать кочагында дәвам итте: илһамланып шигырьләр укылды, җырлар башкарылды һәм әлбәттә, киләчәккә уй-максатлар да билгеләнде. Иҗади камииллеккә омтылыш, китап туйлары, очрашулар үткәрү турында сөйләштек. Иҗатташларга уңышлар телибез, каләм тибрәтүче якташларыбызны үз сафларыбызга чакырабыз.
Рәзифә СӘХАПОВА, Шаһит Ходайбирдин һәм Вәзих Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, «Чакмагыш алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе.
Рәсимә ИЛЬЯСОВА
“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе гимны
“Чакмагышлар ─ чакматашлар”,─ диләр,
Барыгыз да аны беләсез.
Чакматаштан ничек ут тапканны
Берләшмәгә кергәч, күрәсез.
Монда илһам чишмәләре ага,
Мондый ургый хисләр ташкыны,
Ә күңелләр, сихри моңга тулып,
Иҗат киңлегенә ашкына.
“Чаткылар”да яшәү дәрте арта,
Йөрәкләрдә очкын кабына.
Зур сәнгатькә дөрес юл күрсәткән
Якын дуслар монда табыла.
Чын остазлар монда юмарт итеп
Иҗат җимешләрен өләшә.
Бәйли безне уртак уй-хыяллар,
Йөрәк белән йөрәк серләшә.
Каләм тоткан яшьләр ача ала
Шигъриятнең бик күп серләрен.
Ярдәм итәр алган сабаклары
Яулаганда иҗат үрләрен.
Кайберләре иҗат юлын сайлар,
Тугры каләм булсын юлдашы.
“Чаткылар”дан очкын алган ялкын
Аның өчен булыр юл башы.
Берләшмәнең бары бер бөртеге,
Бер чаткысы үзем нибары.
Гөрләп торган якты учак бит ул
Безнең “Чакмагыш чаткылары”.