Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
16 апрель 2022, 22:47

Илештә әдәбият үсештә

15 апрельдә Илеш районының үзәк китапханәсендә “Илһам” әдәби-музыкаль клубы һәм  “Балкыш” әдәби берләшмәсе, Уфа кунаклары катнашлыгында зур әдәби-мәдәни чара узды. Анда Мәрьям Шәмсиеваның кулъязмасы тикшерелде һәм Илгиз Әхмәтовның иҗат кичәсе үтте.

Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә

Әдәби чара ике өлештән торды. Иртән Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы  Татар әдипләре берләшмәсенең күчмә утырышы үтте. Анда Мәрьям Шәмсиеваның чәчмә әсәрләре җыентыгы тикшерүгә чыгарылды. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь Нурлан Ганиев, берлек әгъзалары, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова Мәрьям ханымның кулъязмасына җентекле анализ ясады, хуплау һәм  тәнкыйть сүзләрен, ихлас  киңәш-теләкләрен әйтте. Халисә Мөдәрисова һәм Айдар Зәкиев язып җибәргән бәяләмәләр укып ишеттерелде. Гомум алганда,  әсәрләрдә лирик башлангычның көчле булуы, авторның традицион милли деталь-символларны еш куллануы, укучыга якын булган темаларга (авыл, гаилә, балачак һ. б.), ретроспектива алымына еш мөрәҗәгать итүе билгеләнде. Хикәяләрдән бигрәк, лиро-эпик жанрга караган парчаларының уңышлырак булуына игътибар ителде.  Нәтиҗәдә, дистәдән артык әсәр сайлап алынып, аларны  яңадан карап чыгып, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим итәргә, дигән уртак карарга киленде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Илгиз Әхмәтовның иҗат кичәсе булды. Анда аның  рус телендә нәшер иткән “Долгая дорога домой” (“Озын-озак кайту юлы”) китабы тәкъдим ителде.  Илгиз Тимерзаһит улының әсәрләре Русия Язучылар берлеге 2021 ел нәтиҗәләре буенча үткәргән “Ел язучысы” конкурсында төп номинация финалисты булган иде, ә әсәрләре “Ел язучысы” дигән альманахта басылып чыкты. Язучы Мәскәүдә шулай ук Достоевский медале белән бүләкләнде.  Конкурста катнашкан  “Озын-озак кайту юлы” һәм “Столбняк” дигән әсәрләренең тәрҗемәсе  “Тулпар”  журналында да дөнья күргән иде.

Кичәдә Илеш районы һәм Дөмәй авылы хакимияте вәкилләре, язучының туганнары, дуслары, Дөмәй авылында яшәүче якташлары һәм башкалар катнашты. Уфа кунаклары авторның иҗатына карата үз фикерләре белән уртаклашты, котлауларын җиткерде. Аның иҗади уңышы үзе өчен генә түгел, район, республика өчен дә әһәмиятле булуы әйтелде. И. Әхмәтов прозасының хәзерге татар әдәбияты өчен сирәк булган хәрби-патриотик темага багышлануы, экзистенциаль юнәлештә иҗат ителүе ассызыкланды. Кискен конфликт, көтелмәгән  хәл-вакыйгалар сурәтләнүе, әрнү-сызлану мотивлары өстенлек алуы, хәзерге көн өчен актуальлеге билгеләнде.

“Долгая дорога домой” китабы “Чурагул” нәшриятында басылып чыккан. Кичәдә шагыйрь Рәмил Чурагул үзе дә катнашты, шигырен укып ишеттерде. Ул башкарган “Әйтмә син авыр сүз” җырын барысы да күтәреп алды.

Югары Яркәй китапханәсе коллективы бай мәдәни программа әзерләгән иде. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары Илгиз Әхмәтов шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сәхәпова күршеләрнең әдәби сәламен җиткерде.

Гомумән, чара күтәренке рухта, бик ихлас үтте. Ковид белән бәйле чикләүләрдән соң җанлы очрашулар, күзмә-күз аралашулар, чыннан да, сагындырган шул.

Бәйрәм хакында  “Кызыл таң” гәзитенә  махсус язма әзерләнә.

 

Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә
Илештә әдәбият үсештә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: