Саумысыз. Бәлки, кемгәдер кызык булыр, укыган китап буенча үземнең уйларым белән бүлешергә булдым.
Глеб Горышинның "Үз басуым сукмаклары буйлап"("По тропинкам поля своего") дигән китабын укыйм. Укуын күптән укып чыктым инде, ләкин аерылып булмый, кабат-кабат актарам. Укыган саен яңадан-яңа якларын ачам, ныграк аңлый төшәм. Китап 1984 елда чыккан. Анда авторның Василий Шукшин, Алексей Ливеровский, Иван Соколов-Микитов, Михаил Пришвин, Михаил Слонимский, Виктор Курочкин, Василий Белов кебек совет язучылары турында хатирәләре басылган.
Укыйм да көнләшеп куям: менә кайда ул чын язучылар дуслыгы, бер-берсенә тирән хөрмәт, бер-берсенең әсәрләрен җентекле анализлау, әсәр эченә яшерелгән хәбәр серенә, яшерен уена кадәр төшенергә һәм аңлатып бирергә тырышу. Нинди матур дуслык тарихлары, нинди тирән әсәрләр...
Укыйм-укыйм да, бу китапны укымаган күпме кеше бар икәнен уйлап, аларны кызганып та куям. Уйлар... туган уйларның исә очына-кырыена чыгарлык түгел...
Бармы бүгенге көндә дә чын әдәби дуслык? Бармы элекке төсле матур тирән әдәби тәнкыйть? Жентекле анализ? Бармы киләчәк буыннарга калдырырдай әдәби әсәрләребез?
Нәрсә ул бүгенге татар әдәбияты? Кайчандыр бик мәртәбәле булган татар әдәби журналларына, махсус кушымталар ярдәмендә "тавыш"лар күбәйтеп кенә, чиле-пешле хикәяләрнең дә эләгә алуымы? Фантазиягә бай апаларыбызның пенсиядә эшсезлектән генә язылган, автобуста сөйләшеп барган кебек кенә, өчтән беренә русча сүзләр кушып, яисә тизрәк, күбрәк язу теләге белән, эчтәлеген сөйләгән кебек кенә язылган озын-озын язмаларымы икән?”
Йомгаклау урынына бер әкият искә төште. Бал корты: " Бөтен дөнья – гөлләр генә, бар жирдә матур хуш исле чәчәкләр үсә", – дип әйтте ди. Чебен исә шул ук ихата турында: бар дөнья – чүплек, нәҗес, тирес", – дип әйтте ди. Дөрестән исә, кем нәрсә эзли, шуны гына күрәме?
Шуның кебек, мин дә әллә дөрес бакчаларда йөрмимме соң гөлләр эзләп? Бәлки, мин ялгышамдыр. Ачыгыз минем күзләремне, минем уйларымның киресен исбат итегез миңа. Зинһар...
Сәләм белән, Зинфира.
Фото: Pixabay.
(Автор стиле сакланды.)