Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
25 апрель 2021, 15:14

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Йөрәк сүзе

Бүген танылган шагыйрә, «Балан», «Сагындым сөйгәнемне», «Төнге урам», «Җәяүле буран», «Ялгызың каласың ла» кебек популяр җырлар авторы Халисә МӨДӘРИСОВА үзенең туган көнен билгели. Шул уңайдан аның иҗатына кагылышлы кайбер күзәтүләрем белән уртаклашасым килә.

Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. Балачагы Иглин районы Үктәй авылында уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, урта белемне күрше Нуриман районының Байгилде мәктәбендә ала. 1970-1975 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегендә укый, шул елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанда чыккан көндәлек матбугат басмаларында актив языша.
Университетны тәмамлаганнан соң, Башкортстанның Илеш районында – укытучы, 1981-1985 елларда Нуриман районы Сарва мәктәбендә – директор, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитеты секретаре һәм район хакимиятендә эшләр идарәчесе вазифаларын башкара. 2000-2009 елларда Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе хезмәтендә була.
Х. Мөдәррисованың лирик шигырьләре тупланган «Көмеш дага» исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Аннары шул ук нәшриятта татар телендә «Җәй уртасы» (1993), «Былтыргы көз» (1995), «Балан» (1996) шигырь җыентыклары дөнья күрә. Татарстан китап нәшриятында «Шәмәхә төн» (2003) китабы басылып чыга.
Х. Мөдәррисова проза әсәрләре – хикәяләр һәм «Бәйге хакы» (2000), «Яр» (2002) повестьлары авторы буларак та китап сөючеләргә таныш. Сюжеты драматик коллизияләргә корылган «Бәйге хакы» 2002 елда «Казан утлары» журналында басылып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала. 2003 елда Башкортстан китап нәшриятында аның «Бәйге хакы» дип аталган проза җыентыгы нәшер ителә. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Башкортстанның халык шагыйре Н. Нәҗми иҗатын: «Халисә Мөдәррисова шигърияткә утлы һәм давыллы йөрәге белән килде.<…>. Шагыйрәнең шигырьләре, чын шагыйрьләргә хас булганча, эчке каршылыклар белән тулы, ә бу каршылыклар бик тә саллы һәм оригиналь поэтик образлар аша гәүдәләнә» дип бәяли. Р. Гаташ исә: «Башкаларга охшамаган, үзгә бер җан анда!» дип яза.
Моңа мисал итеп шагыйрәнең инде студент елларында ук язылып, үзен киң җәмәгатьчелеккә таныткан «Баланнар» шигырен китерү дә җитә. Шагыйрә И. Иксанова билгеләвенчә, биредә «кып-кызыл балан тәлгәшләре – ачы язмыш, аерылу-өзелү символы дәрәҗәсенә күтәрелә»:
Баланны өзәләр бит,
Җепләргә тезәләр бит.
Аунап елар чаклар була –
Йөрәкне өзәләр бит,
Барыбер түзәләр бит.
Шул ук шигырьгә әдәбият белгече Ләйсән Кәшфи дә игътибар итә: «Әле гаилә тормышына аяк та басмаган студентка кызның хатын-кыз язмышының бөтен ачысын һәм асылын тетрәндерерлек образ-хәрәкәттә бирә алуы гаҗәп тә, соклангыч та», – дип яза ул.
Гомумән, балан образы шагыйрә иҗатында аерым урын тота. «Бер шигырьдә ул – инде җиткән, хәзерге вәхши заманыбызда явыз куллар тарафыннан пычратылу куркынычы алдында калган кыз булып күз алдына баса, икенчесендә тәү кат яры үпкән сылу кызны хәтерләтә, өченчесендә – куаклыкта кызарган балан «кан сарган яңа яра кебек». Галим билгеләвенчә, «Х. Мөдәррисованың бөтен әсәрләреннән дә хатын-кыз күңеле, хатын-кыз рухы аңкып тора. Эчтәлегеннән генә түгел, бөтен сүз сөрешеннән, хис-тойгылар үзенчәлегеннән, дөньяны күрү һәм тою хасиятеннән, сөйгәненә, ата-анага, балага мөнәсәбәтеннән һәм, ниһаять, детальләр, төс-бизәкләр куллану алымнарыннан һәр шигырь «мине шагыйрә иҗат итте» дип кычкырып тора сыман.<…> Шагыйрә хатын-кызны тормышта да, мәхәббәттә дә бөек зат итеп күрергә тели. Чөнки, аныңча, дөньяның, кешелекнең иминлеген дошманны куркуга сала торган бомбалар түгел, ә ана карашы, ана моңы саклап кала алачак.
И кешелек, дөнья бишеккәе,
Иминлеге ана моңында,
Көчең синең бомбаларда түгел,
Хатын-кызда, бишек җырында»
Шундый көчкә ия булган хатын-кыз үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итәргә дә хаклы:
Мин – хатын-кыз, әле шундый чагым:
Җырлы чагым, моңлы, бәһале.
Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,
Әйтерсең лә бәллүр аһәңе.
Мин – хатын-кыз, кадер белгән өчен
Тугрылыкка җанын тапшырган.
Сөю белән мин яхшырак булам,
Матуррак булам, яктырам.
«Никадәр үз бәһасен белү! Тормышта үз урынын даулау! Шул ук вакытта хатын-кыз гомеренең кыскалыгын аңлау да («Минем вакыт кыска таң кебек»), хатын-кызның нәфислеге, матурлыгы көчле затларның кулында икәнлеген искәртү дә («Ир булыгыз, / мин хатын-кыз булыйм, / Әйләндермәгезче әрсезгә») бар бу шигырьдә».
Х. Мөдәррисова мәхәббәттә табигыйлеккә, сөйгән ярны идеаллаштырудан бигрәк, аны гадәти җир кешесе итеп карарга чакыра. Яшьлек елларында язылган «Ничек бармын, шулай ярат» дип исемләнгән шигырьдә бу идея аеруча үтемле үткәрелә.
Тик миндә генә ялгышма,
Мин түгел иң зур йолдыз;
Юк, серләр эзләмә миннән –
Мин гади генә бер кыз.
Йолдыз димә, кояш димә,
Алтын да көмеш димә.
Ничек бармын, шулай ярат,
Бары шул килеш кенә.
Шагыйрә иҗатындагы тагын бер үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин: «Халисә Мөдәррисова оригинальлеккә омтылам дип, әллә нинди катлаулы символлар эзләми. Ә гап-гади традицион образ-символларга яңа җан өрә, аларны мантыйклы үстерә, функциясен көчәйтә, камилләштерә белә». «Ташлар җыям» шигыре моңа матур мисал була ала. Шагыйрә диңгез ярында су эчендә кояш нурларында ялтырап, асылташ булып күренеп яткан ташлар җыя. Ләкин судан алгач, аларның гадәти чуерташ булуы ачыклана. Шуңа нигезләнеп, тормыш чынбарлыгы белән катлаулы ассоциация, көтелмәгән нәтиҗә барлыкка килә:
Ташлар җыям... Тик дөньяга
Мин таш түгел, аш атармын.
Ә ташларны –
Күңелемә атканнарын,
Йөрәгемдә ятканнарын
Җырларымда балкытырмын.
Татарның «таш атканга аш ат» дигән әйтеме барыбызга да мәгълүм. Сиңа явызлык ясаган кешегә изгелек белән җавап кайтар дигәнне аңлата ул. Х. Мөдәррисова әлеге мәгънәне тагын да көчәйтә: үзенә төбәп ыргытылган ташларны да, күңеле аша үткәреп,әрнүле хисләрен җырларына күчереп, якты нур чыгарырга сәләтле ул!
«Шунысы куанычлы, – дип яза Р. Идиятуллин. – шагыйрәнең башлангыч иҗатында ятлый-ятлый укырлык лирик шигырьләр өстенлек итсә дә, соңга табарак ул тормыш чынбарлыгы, яшәү мәгънәсе, аеруча да гомер-вакыт агышы хакында фәлсәфи уйларга күмелгән һәм сине дә күмгән менә дигән шигырьләр тудыруга иреште». «Вакыт», «Чаң тавышы», «Моңлы карт», «Туган җир», «Тоз һәм шырпы», «Язылмыйча калган шигырь турында», «Гомер», «Колын» кебек әсәрләре шундыйлардан.
Ялгыз кабер ташын җил кайрый,
Вакыт тора комнан, күмердән.
Бу дөньяның барлык соравы,
Бар җавабы шунда күмелгән, –
ди шагыйрә «Ялгыз кабер» шигырендә.
Шагыйрә иҗатына 1980 елларда иҗтимагый-сәяси мотивлар килеп керә. Бу янә шул рухи канәгатьсезлекнең чагылышы булган «туган җирдәге илле илсезлек, телле телсезлек» мотивы:
Сөекле зат булалмадым Синдә,
Ни кылсам да, күңел кителде,
Үз өендә үги ана белән
Үсеп килгән бала шикелле.
Әлеге мотивның Н. Нәҗми белән Ә. Атнабаевлардан башлап 1970-1980 елларда Башкортстан җирендә татар телендә иҗат иткән барлык шагыйрьләр өчен дә уртак булуын билгеләргә кирәк. Тууы республикадагы иҗтимагый-сәяси вазгыять белән аңлатылып, ул Башкортстандагы шул чор татар поэзиясенең Казан шигъриятеннән аермалы бер үзенчәлеген тәшкил итә.
Шагыйрә – күп популяр җырлар авторы. Алар арасында «Балан», «Сагындым сөйгәнемне», «Төнге урам», «Җәяүле буран», «Ялгызың каласың ла» кебек татар дөньясында киң билгеле әсәрләр бар.
Җыеп әйткәндә, шагыйрәнең 1970-1980 еллар иҗатына тормышның барлык яклары да: сөю-мәхәббәт зилзиләләре дә, шәхес азатлыгы мәсьәләсе дә, туган җир, туган тел язмышы да, мәңгелек турында уйланулар да сыйган. Алар һәммәсе дә лирик геройның хис-тойгылар палитрасын яңадан-яңа мәгънәви төсмерләр белән баета, кичерешләрен тирәнәйтә. Шуның өчен дә Х. Мөдәррисованың шигырьләре тәэсирле йөрәк сүзе буларак кабул ителә.
Чыганак: Фазлетдинов И.К. Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары // Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. – 6 т.: 1960 – 1980 еллар / төзүчесе Ф. Рахмани; фәнни мөхәррирләре Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. – Б. 696 – 724.
Читайте нас: