Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
31 март 2021, 16:00

Әдәби бүләк

Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең быел кемнәргә бирелүе билгеле булды. Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар.

Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче "Мәйдан" журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырган. 30 мартта Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда премиянең яңа лауреатларын котладылар. "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, бүләкләрнең берсе – Татарстанда яшәүче авторга, берсе Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына тапшырыла. Аларның әсәрләре "Мәйдан" журналында басылу шарт. Быел бу бүләккә Чаллы шагыйре Данис Хәйруллин һәм Уфадан "Тулпар" журналы хезмәткәре Дилбәр Булатова лаек булды. (Былтыр бу премия язучы, "Тулпар" журналының даими авторы Закир Әкбәровка бирелгән иде.)
Шулай ук бу премия "Мәйдан" журналы эшчәнлегенә зур өлеш керткән, бүгенге көндә Чаллы театрында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылды. Журналга күп еллар дәвамында ярдәм итүче эшмәкәр Рамил Ахунов диплом һәм Илдар Юзеев медале белән бүләкләнде.
Шушы ук кичәдә драматург Булат Сәлах – Туфан Миңнуллин исемендәге, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов Җамал Вәлиди исемендәге премияләрне кабул итеп алды.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы Марсель Галиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев һәм башкалар катнашты.
***
Тарихи белешмә:
Илдар Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туган. Ямады урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. "Пионер" (хәзерге "Ялкын"), "Чаян" журналында, Татарстан Язучылар берлегендә, "Казан утлары"нда эшли. 2004 елның 21 декабрендә вафат була. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шигърият секциясен җитәкли. Татарстанның, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре.
Читайте нас: