Күренекле язучы, әдәбият белгече Суфиян Сафуанов 50 елдан артык әдәби-гыйльми иҗат эше белән шөгыльләнде. Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлагач, аны моннан нәкъ 44 ел элек Уфага, ул вакыттагы СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакырып кайтаралар. Шушы институтта 37 ел эшләү дәверендә ул А. Карнай, Г. Хәйри, Ә. Бикчәнтәев иҗаты турында монографияләр язып бастыра, Октябрь революциясеннән соңгы башкорт әдәбиятының бер томлык тарихын язучы төп авторларның берсе була, башкорт әдәбиятының 6 томлык тарихының күп кенә мөһим бүлекләрен яза. Мәскәүдәге Бөтендөнья әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган 6 томлык “Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы”нда сугыштан соңгы башкорт әдәбиятына багышланган бүлекләр дә аның тарафыннан әзерләнә. С.Сафуановның әдәбият фәненә керткән иң зур хезмәтләренең берсе – башкорт әдәбиятының илебездәге бөтен дип әйтерлек халыкларның әдәбиятлары белән бәйләнешләрен тикшергән китаплары. Уфада бу проблема буенча “Дуслык, туганлык сәхифәләре”, “Хаклык әдәбияты, дуслык әдәбияты” дигән китаплары, Мәскәүдә рус телендә “Башкорт әдәбиятының милләтара бәйләнешләре” дигән зур-зур китаплары басылды. Башкорт әдәбиятының башка әдәбиятлар белән үзара мөнәсәбәтләрен тикшергән хезмәтләрдә, әлбәттә, аның татар әдәбияты белән бәйләнешләренә иң зур урын бирелә. Шуның белән бергә Суфиян Сафуанов рус, украин, казах, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари, удмурт, белорус, грузин, хәтта литва, латыш, эстон әдәбиятлары белән бәйләнешләрне дә төпле тикшерә.
Әле 1960 елда ук ул Башкортстанның Бөек Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләренең шигырьләрен вакытлы матбугат битләреннән җыеп, аңарчы бер дә язылмаган биографияләрен ачыклап, “Җыр сафта кала” дигән күркәм бер җыентык чыгарган иде. Бу җыентыкны Мәскәүнең үзәк матбугаты сугышта һәлак булган яшь әдипләргә олы һәйкәл дип бәяләде.
Ул Гайнан Хәйринең 1928 елда ук язылып та, үз вакытында басылмый калган “Борылыш” исемле романының кулъязмасын табып алып, гарәп хәрефләреннән әлеге алфавитка күчерде һәм зур кереш мәкалә белән бастырып чыгарды. Соңрак шул ук язучының үз вакытында дөнья күрә алмаган “Өчәүнең тарихы” дигән повестен һәм берничә хикәясен дә гарәп язуыннан кирилицага күчереп, аерым китап итеп бастырды. Шуларны анализлау нәтиҗәсендә Гайнан Хәйри турында зур гына гыйльми китап язды. С. Сафуанов шулай ук Д. Юлтыйның “Кан” романының югалган дип исәпләнгән икенче китабын Мәскәү архивларының берсеннән табып, олы әдипнең атаклы әсәрен терелтте.
Суфиян Сафуанов татар әдәбиятын да күз уңыннан ычкындырмады. Казанда аның Ибраһим Гази турында китабы басылды, Татарстан һәм Башкортстан матбугатында К.Нәҗми, Ф. Хөсни, Н. Исәнбәт, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, М. Сөендекле, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, И. Юзеев һ.б. татар әдипләре турында күпсанлы мәкаләләре дөнья күрде.
90 еллар башында Уфада татар телендә яшьләр өчен “Тулпар” журналы чыгарыла башлагач, С.Сафуанов, шушы басманың әдәбият бүлеге мөдире һәм редколлегия әгъзасы буларак, аны тергезеп, җанландырып җибәрү өчен күп көчен салды, яшь язучыларның иҗади осталыгы үсүенә ярдәм итте.
1996 елдан С.Сафуанов Башкортстан педагогия университетында эшли. 1997 елда аны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире итеп тәгаенлиләр, профессор итеп сайлыйлар. Биредә эшләгәндә ул яшь укытучылар гына түгел, әдипләр тәрбияләүгә дә нык игътибар итә. Соңгы елларда галим Башкортстан шартларында татар әдәбиятын укытканда туган як белән бәйләнеш мәсьәләсе өстендә күп эшли, педагогия университетында шуны фән буларак укыту эшен башлап җибәрде, шушы проблема буенча күпсанлы мәкаләләр һәм “Галимҗан Ибраһимов һәм Башкортстан” дигән китап чыгарды.
Суфиян ага Сафуанов безнең “Өмет” гәзитендә дә актив катнаша. Аның 1998 елда басылган “Яшь көчтән “Өметкә”” исемле зур хезмәте Башкортстанда 1910 елдан башлап Бөек Ватан сугышына кадәр татар телендә чыгып килгән яшьләр матбугатының җанлы тарихын яктыртты...
Укучыларыбызга яраткан авторыбыз белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Суфиян ага, Сез шактый озын гомер юлы үткәнсез, күп кенә эш башкаргансыз. Үзегезнең тормышыгыз һәм эшегез белән канәгатьме сез?
– Озын гомер дигәннән, җитмеш яшьлек кешеләр элек чыннан да күп яшәгән карт булып тоелалар иде. Әмма мин үземне һич тә карт кешегә саный алмыйм әле. Бигрәк тә яшьләр белән эшләгәч. Кайвакыт студентларымның каршында басып торасы түгел, араларында буласы килә. Җитмешкә җитсәм дә, әле бик аз эшләнгән кебек, эшләнмәгәне, үтәлми калган ниятләр күбрәк. Яшьләргә әйтәсе килә: төрле якка таркалмагыз, олы максатлар белән яшәгез һәм шул максатыгызны үз вакытында тормышка ашырырга тырышыгыз. Гомерләр үтә икән, үтә дә китә икән...
– Әдәби иҗат юлына ничек кереп китүегез турында бер-ике сүз әйтсәгез иде.
– Әдәбиятка тартылу кече яшьтә үк башланды бугай. Әтием, тимер юл эшчесе, кичләрен кычкырып китап укырга ярата иде. Әнием Тукайны, Рәмиевны яттан белә иде. Тәпи йөри башлау белән без, малайлар, археолог кебек, элекке байларның сүтеп алынган йорт нигезләрендә актарынып, нинди генә борынгы нәрсәләр тапмый идек. Элекке табылдыклар белән кызыксыну, ихтимал, шуннан башлангандыр. Әле мәктәпкә йөрмәс борын ук колагыбызга Г. Тукай, Һ. Такташ әсәрләре килеп керде. Шул вакытта ук үзеннән-үзе укырга өйрәнелгән. Беренче укыган ике китап хәтердә калган: берсе ‒ Ләбиб Гыйльминең хикәяләр китабы, икенчесе ‒ Хәсән Мохтарның “Давыл алдыннан” повесте. Сугышка кадәр авылыбызга Казаннан “Пионер каләме”, Уфадан “Пионер” журналлары килә иде. Аларны көтеп ала идек. Шул елларда ук инде А.Пушкин, Л. Толстой, М. Горький, Т. Шевченко, Ш. Руставелиларны белдек.
Менә шулар бөтенесе әдәбиятка мәхәббәт уяткандыр. Ә төрле милләт әдипләре белән танышу башка халыклар белән кызыксынуны тудыргандыр.
Сәрдектә җидееллык мәктәптә әдәбиятны ярата торган Ибраһимов абый укыта иде. Ул заманында М. Гафури, М. Әмирләр белән якыннан аралашкан. Соңрак, Бөгелмәдә педагогия училищесында укыганда да әдәби мохиткә эләктем. Ә Казанда исә, ничектер, педагогия институтында әдәби иҗат белән янып йөрүчеләрнең иң күп вакытына туры киленде. Язучылар берлегендә яшьләр белән эшләүче Газиз Иделле безне Габдулла Тукай исемендәге клубта атна саен уздырыла торган кичәләргә чакырып, олы әдәбият эченә алып керә иде. Анда Г. Бәширов, М. Әмир, С. Баттал, Н. Исәнбәт һ.б. атаклы әдипләрнең әдәбият, әдәби мирас, милләт язмышы турындагы чыгышларын тыңлау үзе бер олы мәктәп булды.
– Ә Сез шул мохитне ташлап Уфага кайткансыз...
– Туган туфрак тартуыдыр инде. Биредә берьюлы ике телдә эшләргә туры килде: “Кызыл таң” гәзитенә һәм “Казан утлары” журналына татарча мәкаләләр язылды, ә башкорт әдәбияты турында китаплар башкортча чыкты.
– Сез үзегезнең әдәби бәйләнешләргә багышланган китапларыгызда бер-берсеннән ерак булган күптөрле телләрдә басылган материаллар белән эш итәсез. Ул телләрне беләсезмени?
– Татар телендә сөйләшүче кеше, аның борынгырак язмаларын аңлый алса, үзбәк, казах, төркмән, каракалпак, кыргыз, балкар телләрендә язылганны яхшы төшенә ала; авыррак булса да, азәрбайҗанча язылган әсәрләрне дә аңлап була. (Мин Зәки Вәлидинең “Хатирәләр китабы”н, әле бу олы зат безнең илебездә тыелган вакытта ук, төрек телендә укып чыккан идем). Рус телен белү исә украинча, белорусча язылганнарны аңларга ярдәм итте. Бераз сүзлектән карарга, азрак башыңны эшләтергә генә кирәк. Бервакыт чуваш телендә басылган әсәрләрне күчереп алып кайтып, тәрҗемә итү өчен Уфа буйлап чуваш кешесен эзләп йөрергә туры килгән иде. Вильнюска баргач, журнал-гәзитләрдән Башкортстан, башкорт әдәбияты, Б.Вәлид турында материалларны табып алып, китапханәче кызларга шоколад бүләк итү бәрабәренә тәрҗемә иттерергә туры килде. Латыш телендәге әсәрләр белән дә шулай танышылды.
– Бүгенге яшьләр Сезгә нинди бүлып күренә?
– Моннан мең ел элек тә яшьләр бозылды, дип әйтә торган булганнар. Өлкәннәр һәрвакыт яшьләрне: безнеңчә тор, безнеңчә йөр, дип үгетләргә ярата. Әйтерсең, үзләренең яшьлеге, шуклыгы булмаган. Шулай да соңгы ун елда кайбер яшьләрнең кылган гамәлләре күңелне кырмый калмый. Бигрәк тә кызлар аптырата. Элегрәк тә берәм-сәрәм кызлар тәмәке тарткалый иде. Ләкин кешедән качып кына. Хәзер исә һич тартынмыйча урамда шешә күтәреп, сыра эчә-эчә баралар. Егетләргә дә әйтәсе килгән серем бар: алар ни эшләптер әдәбият белән, гуманитар белем алу белән кызыксынмыйлар төсле. Уттай янып торырга тиеш бит егет кеше! Шулай да мин бүгенге яшьләргә өмет белән карыйм. Заман буталу белән аларның бераз зиһене дә буталды сымак. Бу чор үтәр, заманча фикерләүче, безнең өлкән буынны лаеклы алмаштыручы яшьләр килер дип чын күңелдән ышанам. Картлыкның нигезе яшь чакта салына. Кадерен белик яшьлекнең!..
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Суфиян Гаязович! Күп меңләгән укучыларыбыз исеменнән Сезне олы гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Янә дә шулай яшьләрчә яшьнәп яшәргә язсын!
Әңгәмәдәш ‒ Рәдиф Тимершин.
(“Өмет”, 4 октябрь, 2001 ел).
Суфиян Гаяз улы Сафуанов 1931нче елның 2нче октябрендә Туймазы районы Бикмәт авылында туа. Мәктәпне һәм Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң (1947-1950) Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында һәм аспирантурада белем ала.
1957нче елдан аның язмышы Башкортстан белән бәйле. СССР Фәннәр академиясенең Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1962нче елда Али Карнай иҗатына багышланган кандидатлык диссертациясе яклый.
1994нче елдан, «Тулпар» яшьләр журналы оешкан көннән башлап, әдәбият бүлеге мөдире булып хезмәт итә, яшь иҗатчыларны үстерүгә зур өлеш кертә. 1996-2003нче елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының (университетының) татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. Гомеренең соңгы елларын туган тел һәм әдәбият укытучылары әзерләүгә багышлады.
Татар әдипләренең иҗатын Башкортстан белән бәйләп торган үзенчәлекләрне, тарихи һәм әдәби фактларны ачыклауга күп көч салды. Шуның нәтиҗәсе буларак, ярты гасыр буена алып барган тикшеренүләрен гомумиләштереп, «Рухи күперләр» (2006) исемле китабын бастырды. Татар, башкорт, рус әдәбиятларының үзара бәйләнешләрен өйрәнүгә дә зур өлеш кертте. БР Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсен эшен җанландыруга күп көч куйды, аның проза бүлеген җитәкләп, яшь, башлап язучыларга иҗадый һәм рухи яктан таяныч булды.
Башкортстан республикасының атказанган фән эшлеклесе, В.П.Бирюков, Ә.Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2009нчы елның 30нчы ноябрендә Уфада вафат булды.