Нефть турында илебездә ишетмәгән кеше юктыр. Күп еллар ул байлык илнең икъдисадын тартып бара. Шулай да, бар кеше дә нефть сәнәгатенең ничек бу йөкне берүзе диярлек алга этәргәнен, аның эчке төзелешен, ниләр эшләгәнен, чимал табу белән генә шөгыльләнмәгәнен, ә бәлки бик күп өлкәләргә – медицина, авыл хуҗалыгы, уку-укыту эшләре, төзелешнең төрле тармакларына зур өлеш керткәнен белеп бетермидер.
Илгә “милек хокуклаштыру” (привитизация – прихватизация) шаукымы килгәннән соң сәнәгать предприятиеләре эше турында мәгълүматлар матбугат һәм халык өчен чаршау астында ябылып калгандай булды. Бу исемлектә нефть табу өлкәсе алдынгы урыннарда тора. Нефть – кара алтын, дисәк тә, 2000нче еллар башыннан нефтьчеләр турында гәзитләрдә, журналларда, китапларда бернинди жанрда материал укырга туры килмәде диярлек.
Шуңа күрә яратып укыла торган “Тулпар” журналының 4нче санында “Хәтмуллин” документаль повесте басылып чыгу нефть сәнәгате темасының “икенче сулыш” алуы кебек тәэсир итте...
Автор Ренат Нуретдинов, 41 ел бу өлкәдә эшләгән кеше буларак, бер җитәкче, бер предприятие мисалында бөтен сәнәгатькә хас сыйфатларны ачып саган. “Кара алтын” суырту ничек башланган, нинди планнар, хезмәтләр үтәлгән, пластларны үзләштерүнең соңгы этапларында “Чакмагышнефть” коллективы ничек күп еллар буе ел саен 40 миллион тонна нефть таба алган...
Билгеле, эшчеләрнең, белгечләрнең, инженерларның батыр хезмәте аркасында килгән уңышлар бу, дип, ап-ачык күрсәтә автор.
Тарихны аерым шәхесләр тудырмый, әмма алар кайбер процессларны тизләтә ала. Производствода кеше факторының эффектлылыгын күтәрүдә Хәтмуллинның роле зур булды.
Югары вазыйфадагыларга да, үзенә буйсынганнарга да ихтирам, ышаныч күрсәтте ул. Аның бу сыйфатлары ныгый гына барып, үз тирәсендә фикердәшләр, яхшы белгечләрне, патриотларны тупларга ярдәм итте.
Әгәр дә күренекле кадрлары, аларны тәрбияләүче система булмаса, “Чакмагышнефть” идарәсе даими югары позицияләрне тота алыр идеме? Әгәр дә К. Коваленко, В. Шашин, Е. Столяров һәм аларның дәвам итүчеләре булмаса Башкортстан кыска вакыт эчендә “Икенче Баку” була алыр идеме?
Әгәр дә үз эшләренең остазлары, профессорлары, патриотлары: Социалистик Хезмәт батырлары – бораулау мастерлары Р. Аллаяров, Т. Вилданов, К. Ихин, Д. Михайлов, Х. Солтанов, җир асты корылмалларын ремонтлау мастерлары А. Вахитов, А. Басыйров, А. Хәмидуллин, М. Хәбибуллин, нефть табу операторлары Т. Нуркаев, В. Миңнегулов, Л. Мәрдәмшина һәм башка бик күпләр булмаса “Башнефть” ике орденлы берләшмә була алыр идеме?..
...Бу сүзләрне укыгач, мин өстәп куяр идем: “...Хәтмуллин кебек оста җитәкче, патриот, белгеч-инженер булмаса, бар уңышлар да предприятиегә әлеге күләмдә килер идеме икән?!
План үтәүдән тыш күпме кирәкле эшләр башкарылган: медицина объектлары төзелгән, өч завод сафка баскан, ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе, цехларда мини-фермалар төзелгән, Азык-төлек программасы уңышлы үтәлгән, мәктәпләргә ярдәм күрсәтелгән, бихисап социаль объектлар пәйда булган. 500дән артык эш урыны барлыкка килгән. Болар барсы да өстән указ белән генә эшләнмәгән ич! Аларның күбесе җитәкченең активлыгы, инициативасы аркасында туган.
Ә баракларны шәһәр фатирларына күчерү үзе бер эпохаль батырлык бит ул! Башка хезмәтләрен, казанышларын санамыйча да, шушы изге эш өчен Хәтмуллинга тарихи рәхмәт – һәйкәл куярга кирәк.
Повестьта башка данлыклы кешеләр, предприятиеләр турында да хәтсез әйтелгән. НГДУ “Чакмагышнефть” бишьеллык планнар чорында 13 мәртәбә Бөтенсоюз социлистик ярышларда җиңеп чыккан коллектив. Бу бит шулай ук көчле, күп уңышлары булган “Арланнефть”, “Краснохолмнефть” кебек күренекле хезмәтле колллективлар арасында...
Йомгаклап алганда, масштабы белән бөтен Башкортстан нефть сәнәгатен эченә алган, күп информация биргән әсәр туган. Аны кызыксынып укыгач, республиканы алга тартучы өлкәгә горурлык хисләре тагын да артып китә.
Автор үзенең тәҗрибәсенә таянып, киләчәктә дә нефтьчеләр турында очерклар, повестьлар язуын дәвам итәр дип ышанам.
Низаметдтин ХИСАМЕТДИНОВ,