Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
21 октябрь 2020, 12:15

Тирән елга тын ага

Якташлары Юныс Миңнемөхәммәтовны Тәтешле районының югары бүлəге – Əнгам Атнабаев премиясенə тәкъдим иткән.

Тәтешле районының Кашкак авылында яшəп иҗат итүче Юныс Миңнемөхəмəтовның исеме җыр сөючеләргә 2009 елдан бирле таныш. Оскар Усманов, Альфред Якшембетов, Мөдəрис Газетдинов һ.б. композиторлар белəн хезмəттəшлек итə ул. Уртак әсәрләрнең байтагы халыкара һәм Русия, Башкортстан, Татарстан күләмендәге музыкаль конкурсларда лауреат булган. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны Гүзəл Уразова («Куллар кулда», «Рəхмəт сиңа, газиз тамашачым»), Айдар Галимов («Рəхмəт, җырым», «Кайтып килəм»), Зəйнəп Фəрхетдинова һәм Зөфəр Билалов («Сөю учагы»), Əлфинə Əзһəмова («Яшəт мине язларда»), Рафаэль Латыпов («Җиде юл чатында»), Зөһрə Шəрифуллина («Уза гомер»), Айгөл Сагынбаева («Ярдəменнəн Ходай ташламас», «Салават күпере», «Болгарым»), Филүс Каһиров («Башкортстанга мəдхия»), Алина Дəүлəтханова («Эзлəдем», «Авыр сүзлəр əйтмəгез», «Авылым», «Син икəн ул», «Бəхет», «Карлар ява», «Түзə йөрəк»), Алина Дəүлəтханова һәм Əнвəр Нургалиев («Син генə») һəм башка билгеле җырчылар башкара.
Юныс тумышы белән Тәтешле районының Кашкак авылыннан. Урал дəүлəт педагогия университетының филология факультетын тəмамлагач, туган мəктəбендə рус теле һəм əдəбияты укытучысы булып эшләгән. Кыскартылуга элəгеп, берничə ел рəсми эшсез булып исәпләнә. Әмма күңелен төшермәгән, иҗат диңгезенә чумган. Якташы Миләүшә Гәрәева, аның иҗатына бәя биреп, «тирəн сулар тын ага», ди. Әйе, тыйнаклык һәм тырышлык – күп милләттәшләребезгә хас асыл сыйфат. Һәм бу сыйфатлар, иҗади сәләт белән дә кушылса, мул җимешләрен бирми калмый.
Аның проза юнәлешендә дә уңышлары юк түгел. Берничә хикәясе “Тулпар” журналы, “Өмет” гәзите битләрендә дә дөнья күрде, ә автор үзе бу басмаларның ел лауреаты исеменә лаек булды. Шулай ук Татарстанның ИНТЕРТАТ əдəби бəйгесендə 1нче урын (2011), XVII Төбəкара «Илһам чишмəлəре-2019» шигърият фестивалендə 2нче урын иясе. Ю. Миңнемөхәммәтов хикәяләре хис-тойгыларга бай, психологизм алымы оста кулланыла, кеше күңеле тирәнлекләре, драматик кичерешләр нечкәләп, җентекләп тасвирлана. Автор туган телне яхшы белеп яза, аның табигый конструкцияләрен куллана, ягъни туган телне саклау, үстерү өчен үз өлешен кертә.
Иҗатчыларыбызның күбесе иҗтимагый эш алып бара, районнарда, авылларда иҗат түгәрәкләре эшен сүрелдерми, каләмдәшләренә үзнәшер китапларын чыгарырга ярдәмләшә. Юныс Миңнемөхəмəтов исә заманчарак ысулны сайлаган: 2012 елда «Бәйләнештә» челтəрендə Əнгам Атнабаев төркемен (https://vk.com/angamatnabai) булдырып, аны уңышлы алып бара. Башкортстанның халык шагыйре, якташы Әнгам аганың иҗатын шул рәвешчә халыкка, аеруча яшь аудиториягә таратуда булышлык итә. Яшьләрнең Әнгам Атанабаев шигырьләрен ятлап, сәгатьле ите сөйләве, видеога төшереп, иҗтимагый челтәрләргә куюы, флешмоблар оештыруы – шулкадәр кирәкле һәм күңелле эш. Һәм әлеге ресурс шактый популяр – биш меңнән яртык укучысы бар. Шул рәвешчә, Атнабай əсəрлəрендə яктыртылган темалар, тирəн фəлсəфə, юмор һəм гадилек бүгенге тормышта бөтенләй башкача төсмерләр белән яңгырый, яңарыш таба, һич тә искерми, онытылмый. Халык шагыйренә халык үз мәхәббәте белән җавап бирә, йөрәгендә яшәтә. Гомумән, бүгенге көндә Интернет челтәре иҗатчылар, әдәбият өчен зур мөмкинлекләр ача. Тәтешлеләрнең аларны вакытлы һәм уңышлы куллана белүен тик хупларга гына кала.
Якташлары Юныс улы Миңнемөхəмəтовны Тәтешле районының югары бүлəге – Əнгам Атнабаев премиясенə тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, Юныс Әгълам улының әдәби иҗаты, җәмәгать эшчәнлеге бу бүләккә, һичшиксез, лаек. Һәр төбәктә андый иҗатчыларыбыз булса, әдәби сүзгә, өлкән каләмдәшләргә ихтирам тәрбияләсә, әдәби барыш күпкә җанлырак һәм эчтәлеклерәк булыр иде.
Дилбәр БУЛАТОВА-СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: