Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
7 октябрь 2020, 16:20

Зифа Кадыйрова әсәре турында укучылар ни уйлый?

"..Бу бит – безнең тормышлар, безнең язмышлар. Мин дә Сөмбел кебек хәлгә калдым. Минем дә яраткан кешем бүтәнне сөйде, мине бала белән ташлап китте. Мин аны көттем, кайтыр дип, аның әти-әнисе йортында килен булып яшәдем"...Фотода: Зифа Кадыйрова Уфа "Нур" татар дәүләт театры фойесында.

Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова – безнең якташыбыз. Учалы районы Ахун авылы кызы. 1958 елның 7 октябрендә туган, Ахун урта мәктәбен тәмамлаган. Һөнәре буенча – төзүче. Тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Инде хаклы ялда. Үзнәшер юлы белән дөнья күргән китаплары бик бәхетле язмышка ия булды. “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан”, “Синсез килгән язлар”, “Яраларың белән яратырмын” китаплары басылды. Моннан тыш әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында дөнья күреп тора.
Аның әсәрләре, гадәттә, беркемне дә битараф калдырмый. Кемдер бик яратып укыса да, кемдер шактый усал тәнкыйть сүзләре яңгырата. Ничек кенә булмасын, әдәби сүзнең җәмгыятькә тәэсире шактый кимегән бер заманда, укудан бизгән кешеләрне дә кулына китап алырга мәҗбүр итүе белән генә дә аның иҗаты игътибарга лаек.
Сезнең игътибарга З. Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” повесте буенча китапханәләрдә җыелган фикерләрне тәкъдим итәбез. Ул китап искиткеч популяр булып чыкты. Бу әсәр буенча фильм да төшерелде. Әсәр турындагы фикерләрне без Зифа ханым Уфага бер килгәндә күчереп алган идек. Билгеле булуынча, янгында аның байтак кульязмалары юкка чыкты. Ә менә укучыларның рәхмәтле һәм хисле юлларына сакланып калырга язган булган икән.
***
...Китап укырга яратмасам да, шушы повестьны укырга керешкәч, андагы геройлар тормышы белән яши башладым. Минем бәхетсезлеккә, авылда электр сүнде. Түзмәдем, шәм яктысында укырга тотындым.
…Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” әсәрен бер сулышта укып чыктым. Дөресрәге, иптәшем белән бергә укыдык, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, мин укыдым, ул кызыксынып тыңлады. Миңа: "Туктый күрмә, әйдә, тизрәк укы”, – дип кенә торды. Миннән бер эш тә эшләтмәде, күлмәген дә үзе үтүкләде, төймәсен дә тагып куйды. Шуңа күрә, Зифа Кадыйрованың әсәрләре хатын-кызлар өчен генә язылган, дигән сүзләр белән килешәсем килми.
...Әсәр миңа яхшы тәмамлануы белән ошады. Без инде тормышыбыздагы тискәре күренешләргә күнегеп киләбез бугай. Китапны укыганда да, менә хәзер берәр кайгылы вакыйга була инде дип, көтәсең. Сөенечкә каршы, алай булмады. Китапны ябып куйгач, ирексездән, ирен очлары күтәрелеп китә. Шөкер, дип, иркен сулап, геройлар өчен сөенеп куясың. Тиз генә шул дөньядан аерылып китә алмыйча, әсәрдәге бәхетле кешеләр арасында йөрисең. Ул геройлар үзләренең горур булуы, язмыш сынауларына бирешмәүләре, күңел сафлыкларын саклап калулары, тормышта үз урыннарын таба алулары белән җәлеп итә. Шул ук вакытта алар – гади кешеләр, безнең тормышыбызда очрый ала торган кешеләр. Алар мескен түгел, җебек түгелләр. Һәрбер укучы үзенең язмышына охшаган берәр эпизод эзләп тапкандыр аннан. Сөмбел үз бәхете өчен көрәшә, бәхетен тапкач, аны саклый да белә. Сөмбел – көчле нык ихтыярлы кыз. Аңарда җитдилек тә, үҗәтлек тә, самимилек тә, эчкерсезлек тә бар. Гомумән, язучы кеше күңеленең тирәнлеген, нечкәлеген бар катлаулыгында ача. Әсәрдәге тагын сөйкемле образларның берсе – Арыслановлар гаиләсе. Аларга гашыйк булганыңны сизми дә каласың, кызым нәкъ шундый гаиләгә килен булып төшсә иде, улым нәкъ Байрас, Азамат шикелле уңган, көчле рухлы булсын иде, дип хыялланасың.
...Бу бит – безнең тормышлар, безнең язмышлар. Мин дә Сөмбел кебек хәлгә калдым. Минем дә яраткан кешем бүтәнне сөйде, мине бала белән ташлап китте. Мин аны көттем, кайтыр дип, аның әти-әнисе йортында килен булып яшәдем. Мин сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, тагын да шундый уйландыра, күңелдә тирән эз калдыра торган әсәрләр иҗат итегез.
...23 яшьтә ирсез калып, өч малай үстердем. Шуңадырмы, әсәрдәге Сөмбел белән бергә яндым, бергә яшәдем. Ул күргән, ул кичергәннәр йөрәк аша узды. Укыгын саен җанга ниндидер бер тынычлык иңә, әйтерсең дә җан чистарына бара. Кешеләрне хөрмәт итәргә, тормышны яратырга, туганнарның кадерен белергә өйрәтә торган әсәр, кырыслана башлаган күңелләрне йомшарта. Тәнең авырса, табибка барасың, ә җаның авырса, кемнән ярдәм сорарсың? Мин, менә шундый әсәрләрдән, дияр идем.
...Мин үзем егерме елдан артык кайнана белән яшәдем. Әсәрдәге килен-кайнана мөнәсәбәте мине тетрәндерде. Кайнананың йомшак мөгаләмәсе, киленен якын итүе, хәленә керә белү мине шаккаттырды. Укып тордым, ике күздән яшем агып торды. Чын мәхәббәт хисен, хыянәт ачысын татыгандай булдым.
…Дөнья мәшәкатләреннән туйган, тормыш авырлыклары баскан чакта, җан тынычлыгы эзләп, кулга китап аласың. Китап сиңа яшәргә көч бирә, тормышта юл күрсәтә. Беренче мәхәббәтләр искә төшә, хыял дөньясына чумасың. Шулай Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр"ен кулдан-кулга йөртеп укыган идек яшь чакта. З. Кадыйрова китапларының китап киштәләренә менәргә вакытлары юк – алар гел кулда.
...Укыган саен үзенә тартып тора. Кемдер әйтмешли, “су йоткан кебек кенә”, бер сулышта укыла. Язылганнар чынбарлык кебек итеп кабул ителә. Геройларны жәлләп, кызганып, аларның тормышына шаһит булып, язмышларының ахырын беләсе килеп, китаптан аерыла алмыйсың. Алар белән бергә авырыйсың, бергә шатланасың, сөенәсең-көенәсең. Соңыннан да әсәр тиз генә күңелдән җуелмый... Шул Сөмбел, Байрас, Булатлар белән сөйләшеп йөрисең.
...Тормыш ак һәм карага гына аерылмый бит ул, начар кешенең дә яхшы ягын күрә белергә кирәк. Тормышның кадерен белмибез, аны гел карадан тора, дип ялгышабыз. Сезнең китаплар тормышка яңа күзлектән карарга өйрәтә, изгелеккә өнди. Сөмбелне үз баламдай кызганып укыдым. Әхлак, тәртип, намус һәр милләткә кирәк. Татарга, татар кызларына бигрәк тә. “Кыз баланың бәхете кыл өстендә, кылдан төшсә, юл өстендә”, дип, халык белми әйтмәгән. Кыз бала үзенең сафлыгын саклый белергә тиеш.
...Бүгенге көндә китаплар, телевизион тапшырулар урысларны кабатлый, ә бу әсәрдә мин үзебезнең халыкка хас сыйфатларны таптым. Без караган кинолар Сез язган әсәрләргә караганда, чүп кенә булганнар икән. Күршеләр белән җыелышып, әсәрдәге геройлар хакында сөйләштек... Сөмбел кебек уңган, сылу, тырыш сабыр кызлар бар микән хәзер?.. Ә безнең Байрасыбыз – молодец егет! Булат белән Фәридәгә башта ачу килсә дә, әсәр барышында аларны да гафу иттек. Геройлар өчен борчылып, их, ә мин болайрак эшләр идем дип куясың. Китапта сагыш та бар, хәсрәт тә, шатлык та бар. Йөрәкләргә үтеп керә, үзәкләрне өзә торган әсәр.
...Әйе, сыный шул язмыш адәм баласын. Кемдер түзә, сабыр канатлары сыгылганчы түзә. Ә кемдер беренче сынаулардан соң ук сына, төшенкелеккә бирелә. Мин үзем дә, Сөмбел кебек, язмыш чәчәгенең әче сутын күп эчтем. Язмыш сывнаганда, сыгылмыйча, сынмыйча, егылсам да, аягыма басып яши алдым. Бүгенге тормыш, бүгенге яшәеш куркакларны яратмый.
...Вакыйгалар төгәл, кыска, аңлаешлы итеп бирелә, хәтта башка күсәк белән тондыргандай була кайчак... Әсәр эссе көндә салкын су сипкән кебек тәэсир итә. Аңлашылмый торган сүзләр, мәгънәләр юк. Укуы җиңел, җөмләләр гади һәм аңлаешлы. Бернинди ясалмалылык, күпертүләр юк. Өлкәннәр дә, яшьләр дә аңлардай итеп язылган. Яшьләргә гыйбрәт, үрнәк алырга бигрәк яхшы. Үзеңне олы мәхәббәтнең шаһиты итеп тоясың. Күңел ничектер иркенәеп кала, җанда яңа бер яктылык, матурлык сизәсең. Күңел чишмәсеннән саркып чыккан, күңелләрне кузгатырлык әсәр. Яшәү яме, тормыш тәме турында уйланасың. Авторга безне сөендергәне өчен зур рәхмәт. Үз гомерендә бер китап та тотып карамаган укучылар, хәтта ирләр, чират торып Сезнең әсәрләрегезне укыйлар. Мәктәпне беткәннән бирле кулына китап алмаган, дөнья мәшәкатенә чумган апалар да укыды хәтта. Мондый әсәрләр күбрәк язылса, авыр дип саналган тормышыбыз җиңелрәк тоелыр, яктырыбрак китәр иде. Зифа Кадыйрованың китаплары – ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытында ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче.
...Укый башлауга, ник анда кырык эшең кырык якта кырылып ятмый, аерыла алмыйсың. “Бер яхшы китап уку өчен генә дә бу дөньяда туарга кирәк“ дигән әйтем бар. Китапны укый башлауга, сату барсын дип тырышучы мин – кибетченең – сатуда гаме калмады, бүлдермәсеннәр генә. Менә шундый таталы да була икән ул китап дигәнең. Минем шушы яшькә җитеп шундый калынлыктагы китапларны бер-ике көндә укып чыга алганым юк иде, хәтта имтихан вакытында да.
...Мин күбрәк урысча укырга яратам, әмма сезнең китабыгыз кулга эләккәч, аны яратып, бер утыруда укып чыктым. Үземнең дусларыма да укырга киңәш иттем.
...Бу китапны иҗат итеп халыкка бүләк иткән өчен Зифага рәхмәтлебез.
Читайте нас: