Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
9 сентябрь 2020, 13:50

Ир солтаны турында кыйсса

"...Романныӊ сюжет нигезенә алынган тормыш материалы күптармаклы, катлаулы һәм каршылыклы булуы белән аерыла. Колхозга керми йөргән, балта остасы булып танылган Солтанъярныӊ язмышын язучы төрле сынаулар аша коммунист, сугыш батыры, хезмәт алдынгысы дәрәҗәсенә җиткерә..."Заһит МУРСИЕВның "Солтанъяр" романыннан тәнкыйтьче Альбина ХӘЛИУЛЛИНА нинди мәгънәләр тапкан?

Заһит Мурсиевныӊ “Солтанъяр” романы – яӊа заман реализмыныӊ тәнкыйди һәм фәлсәфи башлангычын тарихи ноктада уӊышлы төйнәүгә ирешкән әсәрләрнеӊ берсе. Язучы ХХ гасырда өстенлек иткән реализм принципларын заманча җирлектә тергезеп, яӊа стиль тенденцияләре белән үреп, үткәннәр турында уйландырырлык вакыйгаларны, геройларны, аларныӊ язмышларын бирүгә ирешкән. Романныӊ урман кисүчеләр тормышына багышлануы да әдипнеӊ татар әдәбиятына алып килгән яӊалыгы буларак каралырга хаклы.
Әсәр тарихи вакыт ягыннан ХХ гасырдагы вакыйгаларны иӊләп ала. Анда Гражданнар сугыш еллары, ачлык афәте, күмәк хуҗалык төзү күренешләре, шәхес иреген чикләүләр, Бөек Ватан сугышыныӊ тылдагы һәм фронттагы фаҗигале хәл-вакыйгалары, сугыштан соӊгы авыр тормыш, үзгәртеп кору алып килгән үзгәрешләр дә бәян ителә. Унга якын милләт халкыныӊ кискен һәм катлаулы еллардагы көнкүреше, күпләренеӊ милли психологик характеры, яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре тарихи җирлектә тергезелә. Вакыйгаларныӊ географик киӊлеге дә шактый колачлы. Башкортстанныӊ Бурай, Кураиш, Новотроицк кебек гади генә авылыннан башланган вакыйгалар Дагыстанныӊ Каспий диӊгезе ярларына, Мәскәү, Соликамск, Ленинград кебек дистәләгән шәһәрләргә сибелеп, дәһшәтле сугыш үткән күп кенә җирләр аша Германиягә, Эльба ярларына кадәр җиткерелә.
Роман үзәгенә – әсәрнеӊ исеменә үк чыгарылган Солтанъяр Мирхәйдәров образы алынган. Ул – бар яктан булдыклы, үз мәнфәгатьләренә караганда башкаларны ныграк кайгырткан үрнәк герой. Сюжет кискен вакыйгадан – утызынчы елларда геройныӊ, унике авылдашы белән сәүдә мәшәкатьләрен хәл итеп кайтып килгәндә, юлда очраган бүре өере белән алыштан башлана. Алып кайткан товарны алыш-табыш иткәннән соӊ авылдашлар урман якларына эшкә чыгып китәләр. Туган авылларына әйләнеп кайту белән аларны спекулянтлыкта гаепләп кулга алалар. Озак та үтми, акланып чыккач, диӊгез ягында, балыкчылар янында эшләп кайталар. Авылда калу куркыныч, дип, янәдән Кураишка юлланалар, урман эшенә алыналар. Колхозлашу, репрессия, сугыш елларын кичерәләр. Агач җитештерү эшендә алга киткән җитәкче Солтанъяр яӊа урманнарны үзләштерү, производство күрсәткечләрен күтәрү максатыннан, яӊа торак урыннарына, шул исәптән Шатболын исемле авылга да нигез сала. Әсәр дин юлына баскан, авылында мәчет салдырган, туксанны узган картныӊ үлеме белән тәмамлана.
Романда үзәк герой характерын ачуда Апанас, Вера, Нуриҗан, Сәлимгәрәй, Тәртеш, Иблиәмин, Мөсәллим, Диләрә, Полина кебек уӊай сыйфатлары калку күрсәтелгән геройлар белән янәшә Факаев, Зверюгин, төрмә начальнигы, судья, Хужеев кебек тирә-яктагыларга начарлык чәчүче, хөсетлек эшләүче персонажлар да очрый.
Романныӊ сюжет нигезенә алынган тормыш материалы күптармаклы, катлаулы һәм каршылыклы булуы белән аерыла. Колхозга керми йөргән, балта остасы булып танылган Солтанъярныӊ язмышын язучы төрле сынаулар аша коммунист, сугыш батыры, хезмәт алдынгысы дәрәҗәсенә җиткерә. Урман кисү эшендәге җитешсезлекләр белән көрәш, производствоны алга җибәрү максатыннан алып барган төзелешләр (күпер салу, пилорама, электр станциясе төзү һ. б.) – совет чынбарлыгына гына хас энтузиазм һәм үзбирелгәнлек белән сурәтләнә. Язмышын гомуми эшкә багышлаган герой илнеӊ генә түгел, үз кыйбласыныӊ да дөреслегендә көннән-көн шикләнә. Кодасы Мөрид белән булган әӊгәмәдә коммунизм идеясенеӊ юкка чыгу мөмкинлеге аныӊ совет җәмгыятенә карата булган икеләнүләрен бераз ачып бирә. Герой Вәгъдәгөлнеӊ әйткән сүзләрен искә төшерә: “Адашып йөрисеӊ… Адашып йөрүчеләрнеӊ булмаган чирләре дә калкып чыга” (235 б.) Гаилә корган нигезендә төпләнеп кала алмаган Солтанъяр образында язучы авыллар, урманнар арасында адашучыны гына түгел, үз рухи кыйбласын эзләүче геройны да күз алдына китерә.
Романның башында Солтаньяр үзенең иптәшләренә әйтә: “Без менә шунда, әйе, менә шунда, әле аяк басып торган җиребездә яхшы тормыш корырга тиешбез!” – ди. Бу сүзләр глобаль сәясәткә, җитмеш елга сузылган яӊа тормыш кору вакыйгаларына, барып ялганган кебек. Ә менә Солтаньяр леспромхозга илле ел тулган көннәрдә халык алдына чыгып, илле ел элек әйткән сүзләрен искә төшереп: “Әйтегез, хәзер, дуслар, без яхшы тормыш төзедекме?” – дип сорый. Халык: “Төзедек, әйе, төзедек”, – дип җавап бирә (358 б.). Дөрес, монда нибары егермегә якын авыл турында сүз бара. Ләкин, кечкенә көч белән дә кешеләр теләкләренә ирешкән икән, нишләп тоташ ил күләмендә моңа ирешеп булмый? Менә бит кайда әсәрнең гыйлләсе! Төшенкелеккә бирелмәскә, өмет белән яшәргә һәм эшләргә чакыра ул. Роман совет кешеләренеӊ камил дәүләттә яшәү турындагы хыялларына нигезләнгән мифны хәтерләтә. Стенада эленеп торган Сталин портретыныӊ килеп төшүе, “Үлеп-нитеп куйса, ничек яшәрбез соӊ?” дигән сорауга Мөриднеӊ: “Яхшырак яшәрбез… Аӊа карап дөнья тукталмас” (205 б.), – дип җавап бирүе совет чынбарлыгын тәнкыйтьләргә алынган геройныӊ эчке кичерешләрен чагылдыра, чорга объектив бәя булып яӊгырый.
Автор үзе: “Бу әсәр протест йөзеннән языла башлады”, – ди. Туксанынчы елларда дингә ирек биргәч, күп кенә коммунистлар, хәтта парторглар мулла булып китте. Бәгъзе кешеләр аларны икейөзлеләр, фарисейлар дип атады. Менә шул чакта инде автор: “Юк, бар кешене дә бер чыбыктан сөрергә ярамый, арада ихлас коммунист булган һәм чын тәкъвалык белән дин әһеле булып киткән шәхесләр дә бар”, – дип уйлый. Алайса, ничек элеке коммунист бүген мулла булган соң? Автор менә шушы үзгәрешне аңлатырга-күрсәтергә алына. Райком әгъзасы хатыны каберенә ай куйдыру килешмәсә дә, Солтаньяр хатынының каберенә үз куллары белән ярымай кисеп куя (310 б.). Хаҗ кылу, дини китаплар уку – рухи эзләнүләрнеӊ дәвамы гына. Озак елларга сузылган адашу-эзләнүләр мәчет салдыру белән тәмамлана.
Солтаньярның табигать кешесе булуына әсәрдә аеруча зур игътибар бирелә. Кош-киекләр тавышын тыӊлап, урман шавын ишетеп хозурланган геройны артык тирәнтен уйланулар рухи дискомфорт чигенә җиткерә. Бер яктан, партия кешесе булганлыктан, ул урман кырку буенча дәүләт планнарын арттырып үти, ә үзе моның дөрес эш булмавын торган саен төшенә бара. Солтаньяр Мәскәүдә урман сәнәгате алдынгыларыныӊ Бөтенсоюз киӊәшмәсендә ясаган чыгышын: “Беләсезме, мин үзебезнеӊ “АН-2” самолетына утырып очтым. Аска карасам, исем-акылым китте – җир тимрәү кырган баш шикеле таз, имеш. Дистәләгән чакырымнарга сузылган җирләр яп-ялангач, без аныӊ урманын кисеп бетергәнбез. Бу җирдә хәзер беркая да ярамаган куаклыклар үссә үсәр” (277 б.), – дигән сүзләр белән башлый. Шунда ук “СССРныӊ атказанган урман хезмәткәре” исемен алучы герой үзебездә агачтан продукция җитештерү, хатын-кызларга эш урыны булдыру проблемаларын да күтәреп, һәр өлкәдә алдынгы дип чаӊ суккан җитәкчеләрне кыен хәлгә калдыра.
Солтаньярныӊ олыгайган көннәрендә урман кыркучылар сафыннан чыгып, урман үрчетүчеләр сафына басуы үз-үзен аклый. Монда без геройны үз принципларын бозуда гаепли алмабыз. Киресенчә, язучы Солтаньярның хыялына хыянәт итәргә теләмәүдән сюжетны шул якка боргандыр, дип уйларга җирлек бар. Һәрхәлдә, югалган шиханнар, агулы Сибай карьерлары беребезгә дә кирәкми.
Әсәр үзенеӊ романтик пафосы белән аерылып тора. Солтанъяр – халык әкият-дастаннарындагы геройны күз алдына китерә. Ул көрәшүче һәм һәрвакыт җиӊүче! Бүре, аю белән алышта ертычка соӊгы пуляны ул ата, үлем карарына хөкем ителгән тоткыннарны (һәм, әлбәттә, үзен дә), Мәскәүгә хат язып, ул коткара, күпме вакыт милиция эзенә төшә алмаган качкын Хужеевныӊ кайда качып яту мөмкинлеген ул күрсәтә, сугыштан бер ярасыз исән-имин әйләнеп кайта. Дагыстанга килүләренеӊ икенче көнендә үк бурайлылар дан һәм шөһрәт яулыйлар. Монда да Солтанъярныӊ зирәклеге мактала. Үләт чире таралган, дип куркуга төшкән халыкка ул сихәт алып килә, балыкчыларга ризык әзерләүче казаннарны юшкын шикелле утырган аш калдыкларыннан юып, барысын да бәладән коткара (74-76 б.). Әсәрдә әледән-әле халык телендә еш яӊгыраган Хуҗа Насретдин, Алып исемнәре очрап китә. Солтанъяр тарафыннан сөйләнелгән “Әбү турындагы риваять” (291–292 б.) “…изгелек эшләве җиӊел түгел, аӊа Әбү шикелле алдан әзер булырга кирәк. Дөньяга килүен акларга теләгән, гомерем зая узмасын иде, дип уйлаган адәми зат әнә шулай олы бер изгелек эшләргә, һәрхәлдә, шул максат белән яшәргә тиеш дип уйлым мин…” – дигән нәтиҗә белән тәмамлана.
Солтанъяр – тугрылыклы, ныклы иманлы герой итеп тә бирелә. Бу сыйфаты белән дә ул дини эчтәлекле дастан геройларын хәтерләтә. Новотроицк авылындагы Настасья Тимофеевна йортында еш тукталу, малга печән салу хәйләсе белән кичен икәүдән-икәү генә урамга чыгып китү (36–37 б.), шау чәчәкле кәшемир яулык бүләк итү (38 б.) – ялгыз хатын белән юлчы ир арасындагы мөнәсәбәтләрнеӊ нинди якынлыкта булуы хакында уйландыра, шик-шөбһәгә урын калдыра. Язучы укучыны ахырга кадәр үз кармагында тота. Кырык ел бергә торган Сәрвәрен югалту ачысын бераз басарга, Настасья белән уртак тормыш алып бару ниятеннән юлга чыккан Солтанъяр арасында бернинди гөнаһ та юк икән! Настасья Тимофеевнаныӊ “…фани дөньяныӊ бер көнлек юанычларына алданып…” (314 б.) яшәмәскә өндәве Солтанъярныӊ рухи кыйбласын тагын да ныгыта.
Бүлектәге вакыйгалар әкияти тизлек белән алышына. Гүя авылга кайтырга гына чыккан җиреннән, үзәк герой хаҗга юллана. Вакыйгаларныӊ кинәт башка юнәлеш алуы, сюжетны тизләтү, әсәрне тизрәк тәмамларга омтылу кебек аӊлашыла башлый. Җитмәсә, әкият герое кебек Солтанъяр, көтмәгәндә, баеп та китә! Аянычлы сәүдә алып килгән керемгә алынган алтын-көмешләр ничәмә еллар буе сакланып, әлегә кадәр акчага әйләндерү форсатын көтеп ятканнар икән бит. Тик мәчеткә дигән акчаныӊ “криминаль дөнья авторитетлары” (391 б.) ярдәмендә кулга керүе укучыда кире төэсир калдыра.
Солтанъярныӊ, халык әкиятләрендәге зирәк карт кебек, сүзе татлы, кулы шифалы. Яӊгыр теләп дога кылуы, кешеләрне дәваларга алынуы, “гөнаһка баткан” Мирханны савыктыруы – геройны изгеләр рәтенә бастыра. Язучы һәрдаим Солтанъярныӊ баһадирлык, гаделлек сыйфатын ассызыклап килә. Юкса, вакыйгалар ахырына якынлашкан әсәрдә аерым бер бүлектә, артык әһәмияте булмаган вакыйганыӊ – туксанга җитеп барган картныӊ үгез белән алышта җиӊү вакыйгасыныӊ бирелүен ничек аӊлатасыӊ? (“Аксакалныӊ “хурлануы” бүлеге).
Вера – Солтаньярныӊ рухи яктан игезәге буларак кабул ителә. Гражданнар сугышын бергә үткән, аянычлы үлемгә дучар булган дусты Степан Измайлов белән Настасьяныӊ кызы Вераныӊ язмышында Солтаньяр аеруча мәгънәле урын алып тора. Фельдшер булып эшләүче кыз бурайлыларны үлемнән коткара (Солтаньярныӊ Калининга язган хатын төрмәдән алып чыгып, Мәскәүгә юллый), ә шул вакытта үзе дә зур сынауга дучар була (райком секретареныӊ кызы бала тапканда үлгәч, аны эшеннән куалар). Мөселман егете Нуриҗан белән Вера арасындагы мөнәсәбәтләр кыз өчен зур рухи сынаулар алып килә. Вераныӊ күкрәгендә ярымай сыман шеш барлыкка килү (“Сәер чир”), муенындагы тәресен Матвей дәдәгә ташыру (93 б.), Вәгъдәгөл белән очрашу – кызныӊ ислам диненә килү юлындагы сынаулар чылбыры. Солтанъяр аны үзе дә ислам диненә күчәргә өнди (8–81 б.), кыз ризалык белдерү белән, утыз алтынчы ел булуга карамастан, яшьләргә никах уку эшен оештыра (“Яшерен никах”). Вера – Вадим Денисович сызыгы һөнәри яссылыкта каралса, Вера – Солтаньяр, Вера – Нуриҗан сызыклары – рухи-әхлакый, Вера – Матвей дәдә, Вера – Вәгъдәгөл, Вера – чегән хатыны Земфира сызыклары реаль тормыш картиналарына нигезләнгән очракта да, дини-мистик вакыйгалар аша, сюрреалистик яссылыкка чыга.
Вера “Йосыф кыйссасы”ндагы Зөләйханы хәтерләтә. Христиан кызыныӊ (Зөләйха – мәҗүси) бары тик ислам дине кабул иткәч кенә, күӊеленә тынычлык табып, сөйгәне белән кушыла алуы, “минем сиӊа камил һәм саф килеш барасым килә, ә кимчелек-җитешсезлекләргә күмелеп түгел” (85 б.), – дигән сүзе Зөләйханыӊ да намазга баскач кына җитмеш яшьлек карчыктан саф, чибәр кызга әверелү тарихы белән ассоциацияләшә. Гомумән, борынгы әдәбиятта үзенчәлекле чагылыш тапкан илаһият темасы әсәрдә яӊа җирлектә тергезелә.
Чыннан да, әсәрдә маҗаралылык сыйфатларыныӊ да әледән-әле калкып китүе көнчыгыш әдәбияты традицияләренә ачык ишарәли. Солтанъяр, әкият геройлары кебек, яӊадан-яӊа маҗаралар эзләп юлга чыга, юлында төрле сынауларга юлыга, нинди генә авыр шартларда да үзенеӊ тапкырлыгы, зирәклеге сәбәпле “җиӊүче” булып чыга. Хәтта әти-әнисенә, гаиләсенә артык “ябышып” ятмавы да – һәрдаим маҗараларга ашкынып торучы әкият геройларын хәтерләтә. Күп кенә вакыйгаларны киная аша бәяләү, деталь-күренешләрнеӊ җеп очын оста яшерү язучыга шактый кыю сәяси һәм фәлсәфи нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек биргән.
Табигать кануннарына буйсыну, аныӊ белән берлектә яшәү идеясе әсәрнеӊ буеннан-буена кызыл җеп булып үтә. Әсәрдә бүрелек, ерткыч белән кеше мөнәсәбәте, төп тема булмаса да, ачык чагыла. Юлчыларның ишле бүре өере белән үлемечле көрәше – әсәрнең иң киеренке мизгелләреннән берсе. Аннары – Бүре шәһәрендә үлем көтеп яту. Әсәрнең ахырында герой янә бүре белән очраша.
Шуны да искәртергә кирәк, роман ахырында әсәрнеӊ фәлсәфи катламы көчәя төшә. Автор, бер яктан, моны кеше укымас дип курыкмаган, икенче яктан, бәндә ни өчен яши, Алла бармы, дөнья ничек барлыкка килгән, кебек сорауларга җавап эзләгән.
Романныӊ баштагы өлешендә иҗтимагый тирәлек һәм шәхес бәрелеше көчлерәк булып, ахырда ул Солтанъярныӊ күӊелендә булган зилзиләләр дулкыны рәвешен ала. Аерым характер итеп эшләнеп беткән геройлар арасында Солтанъярдан башкаларныӊ артык күзгә чалынмавы, сюжетныӊ бер герой тирәсендә туплану, тармакланып китә алмавы романга хас сыйфатларны тарайта. Шулай да тупланган шактый бай тарихи материалны әдәби үзләштерү, эшкәртү, материалныӊ ышандыру көче – язучыныӊ осталыгы.
Әйтергә кирәк, әсәрдә фәлсәфи-иҗтимагый катлам шактый киӊ һәм тирән бирелгән, укучыларны кызыктырырлык шәхси-интим кичерешләр, хисләр белән тулы мәхәббәт тарихларыныӊ өзек-өзек чагылып китүе, я булмаса бер җиргә укмашуы (Бибкәй белән Сапожников арасындагы әӊгәмә, Полина – Мөганиф), мөнәсәбәтләрнеӊ артык каршылыкка очрамавы (Суфия – Сәлимгәрәй), чишелешнеӊ алдан билгеләнгәнлеге (Вера – Нуриҗан) әсәрдәге хисси-лирик катламны тоныкландыра.
Символлар, ишарәләр катламы, аларныӊ кабатлануы, вакыты-вакыты белән янәдән калкып китүе әсәрнеӊ психологизмын көчәйтә (алтын балдак, ярым ай, һ. б.). Романның төп герое четерекле вакыйгаларга юлыгып мөһим карар кабул итәргә кирәк булганда яки күңелен авыр тойгылар басканда Илморза тавына килә. Тау башыннан еракларга карап утырырга ярата. Шунда шик-шөбһәләреннән арынып, ниятен ныгытып кайта. Солтаньяр һәм Илморза исемнәрендә уртаклык ярылып ята. Солтан ул – халык башлыгы, ил җитәкчесе, ә Илморза – ил морзасы сүзеннән. Бу тау – арада иң биеге, ераклардан күренеп торганы. Солтаньяр да – шундый ук узаман. Романда боларның исем охшашлыгы фигыль һәм холык охшашлыгына ялгана, кеше белән тау арасында рухи бәйләнеш, дуслык барлыкка килә. Солтаньяр хәтта үзенең үлемен дә Илморза тавында каршылый.
Моннан тыш, Солтанъяр ялтыравыклы идеаллар белән яшәгән совет илендә үзенә күрә кечкенә дәүләт – тырышлык, гаделлек, тынычлык хөкем сөргән хуҗалыкны җитәкли. Монда да борынгы дастан-кыйссаларда гәүдәләндерелгән гадел хөкемдар образы чагыла түгелме?! Ул авылдашлары, фикердәшләре өчен әлеге “илнеӊ” солтаны. Әмма алар белән янәшә тоткыннарныӊ, репрессия корбаннарыныӊ да хезмәт кую башка эчтәлекле паралелльләр үткәрүгә дә мөмкинлек бирә, әсәрдәге фикернеӊ полифоник яӊгырашына ирештерә.
Зур күләмле әсәрдә автор башка символларга да урын тапкан. Мәсәлән, Вәгъдәгөл дәфтәре. Илморза тавы кебек үк, анысы да – Солтаньярның киңәшчесе, дусты. Тик, монысы инде – табигать көче түгел, ә рух субстанциясе, әхлакый остазы.
Романда шигырь, җыр, такмак кебек тезмә жанр үрнәкләре дә вакыйга-тормышка оста үрелеп бирелә. Язучы тарафыннан язылган, урыны-урыны белән халыкныкы дип тәкъдим ителгән җырларда геройларныӊ шәхси хис-кичерешләре генә түгел, чор трагедиясе дә ачык чагыла. Җыр ул – халык язмышы. Илгә, хәтта бөтен кешелек дөньясына коточкыч бәла килгәндә кешеләр җырлап сугышка китә, ә иң шатлыклы көннәрдә җыр ярышы башлап җибәрә. Әсәр тукымасына күпләп сибелгән тезмә юлларда тормышка мәхәббәт, матурлыкны күрә белү, ярату һәм сагышлану кебек мотивлар өстенлек итә. Җыр, дигәндә әсәрдә репрессия елларыныӊ гаделсезлеген тәнкыйтьләп җырлаган такмагы өчен штраф батальонына эләккән, Факаев тарафыннан атылып үтерелгән Хафизулла, кулына аккордеон тотып һәлак булган Галәфим образлары күз алдына килә.
Шулай ук романда легенда-риваятьләр дә күпләп кулланыла, кайберләре аерым бүлеккә дә чыгарыла: ачлык елларын, каратель отрядларыныӊ ерткычлыгын чагылдырганнары бигрәк тә тәэсирле бирелгән. Әсәрнеӊ тәэсир көчен арттыруда төшләр дә аерым урын алып тора. Солтанъяр күргән һәм юраган төшләр (монда да дастаннарда сурәтләнгән геройлар белән тәӊгәллеге күренә) – шәхси кичерешләр чагылышы булудан бигрәк, гомумирәк ихтыяҗларны үз эченә ала (төрмәдә күргән кош-хатлар, сугыш тәмамлану алдыннан мәчет салу күренеше, һ. б.).
Романда мәкаль һәм әйтемнәр, тапкыр гыйбарәләр күпләп бирелгән. “Үлгәнне гүр көтсә, исәнне үр көтә” (12 б.), “Балыкчы балык эзләп ил гизәр, үзе балыктан бизәр” (76 б.), “Авырлык килгәндә, имән иӊгә дә терәк кирәк” (131 б.) “Тычкан – он капчыгыннан, мәче сөт чүлмәгеннән ерак китә алмый” (115 б.) кебек мәкаль-әйтемнәр язучыныӊ афористик фикер куәсен ачык күрсәтә. Шулай ук “Ат юк аранда, кайгы юк буранда” (314 б.), “Кебек белән шикелле – ышануы икеле, бастырыклап төягәйнем, арбам төбе тишелде” (88 б.) рәвешендәге сүз уйнатулар әсәрне җанландырып җибәрә.
Романда шулай ук элеккеге чорларда сабантуеның, егетләрнең кич утыруы, яңгыр боткасының, коммунистик өмәнең ничек үтүе тәфсилләп язылган дияргә була.
Язучыныӊ символ-ишарәләр белән эш итүен саннарга да күчерергә уйлый. Унөч юлчыга кырык биш бүренеӊ һөҗүм итүе (9 б.), өч көн, өч төн буран котыру (22 б.), Вәгъдәгөл карчыкныӊ Вераны өч көн имләве (99 б.), Солтанъярныӊ берьюлы өч хат алуы (161 б.), кодасы Мөриднеӊ “мөһим” сүз әйткәч, өч көннән үлүе (235 б.) һ.б.
Билгеле булуынча, юлга чыккан унөч юлчыныӊ берсе кире әйләнеп кайтмый. Алыш вакытында Илалетдин картныӊ бугазын бүре яралый һәм ул шунда җантәслим кыла. Тик, ни өчендер, язучы спекулянтлыкта гаепләнүчеләр санын барыбер унөч итеп калдыра. Солтанъяр да: “Безне, ягъни унөч кешене сату иткән өчен үлем җәзасына хөкем иттеләр”, – дип, улына сөйли (139 б.), “менә дигән унөч ир-егет үлем көтеп утыра” (64 б.), “унөч кешене, менә дигән балта осталарын” (72 б.) төрмәгә ябалар дигән юллар әсәрдә еш кабатлана. Икенче бер урында язучы төрмәдән котылучылар хакында сөйләгәндә, авылныӊ “унике йортына бәхет һәм кот кайтты” (69 б.), – дип, дөреслеккә якын санны бирә.
Роман – олпат язучыныӊ беренче күләмле әсәре. Романда сюжетныӊ артык нык ваклануы, әсәр ахырына кадәр яӊадан-яӊа персонажларныӊ өстәлүе, аларныӊ саны йөзгә җитүдән тыш, язучыныӊ вакыйгаларны артык тәфсилләп сөйләргә алынуы, урыны-урыны белән бер вакыйга чылбырын өзеп, бөтенләй көтелмәгән икенче вакыйгага ялгап алып китәргә тырышуы – авторныӊ сюжет өчен тупланган материалны зур тарихи полотнога җыярга тырышуыннан киләдер.
Йомаклап әйткәндә, “Солтаньяр” романы җиңел әсәр яратучылар өчен түгел. Безнеңчә, алда сөйләнелгән күп кенә сыйфатлар китапны җитди әдәби әсәрләр янәшәсенә куя. Чыннан да, Башкортстанда соңгы унбиш-егерме ел эчендә татар телендә югалып роман жанры яӊа, үзенчәлекле әсәр белән баеды, дип әйтергә җирлек бар.
Албина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.
***
Автор турында:
Альбина Габит кызы Хәлиуллина 1976нчы елның 9нчы сентябрендә Благовар районы Такчура авылында туа. Первомайск урта мәктәбенең педагогия классларында укыганнан соң, ике ел туган авылында балалар укыта. 2000нче елда Башкорт дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли башлый.
2005нче елда хәзерге татар прозасына багышланган кадидатлык диссертациясе яклый (җитәкчесе – профессор С.Сафуанов). «Заман һәм герой» (2007) исемле монографик хезмәтен бастырып чыгара, әдәбият тарихы буенча уку-укыту әсбаплары әзерләүдә, программалар төзүдә катнаша. Илледән артык фәнни мәкалә авторы, "Туган як әдипләре" (2013) уку-укыту әсбабы автордашы. "Синсез" шигъри җыентыгы авторы, БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.
Иҗтимагый эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе урынбасары, байтак проектлар авторы.
Читайте нас: