Еш кына язучылар һәм шагыйрьләр авызыннан: «Бездә әдәби тәнкыйть аксый. Яшь тәнкыйтьчеләр бөтенләй юк»,— дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешәм, чыннан да актив рәвештә әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүче яшь галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Бер уйласаң, гаҗәп! Соңгы 15-20 ел эчендә Башкортстанның яшь гыйльми көчләре тарафыннан татар теле һәм әдәбиятының төрле проблемалары буенча ике дистәгә якын кандидатлык диссертациясе якланган. Заманында тик Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы гына фәнни дәрәҗәле белгечләрдән торса, бүген инде М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты, БДУның Стәрлетамак филиалынның бүлекләре һәммәсе дә югары квалификацияле фән кандидатлары белән тәэмин ителгән. Тик, кем әйтмешли, «грамотакайларың булу белән мени ул, хәрефләрне танымагач»! Журналга теге яки бу шагыйрь, язучы, әдәби проблема буенча язма әзерләрлек фән әһелен көндез чыра яндырып эзләргә туры килә. Һәм янә татар филологиясенең «өлкән гвардия»се вәкилләренә мөрәҗәгать итәсең. Чөнки беләсең, алар сүзеңне екмаячак. Тикшеренү эше — аларның үзләренә кызык. Ә яшь галимнәребез, кандидатлык диссертацияләрен яклыйлар да эшләрен бетергәнгә санап, «бөек» кыяфәт белән кул кушырып утыралар. Мин дистә ел эчендә матбугатта бер мәкалә бастырмаган «галим»нәрне дә беләм... «Изге урын буш тормый»,— дип юкка гына әйтмиләр. Тирән анализлы мәкаләләр урынын шагыйрь-язучыларыбызның бер-берсен күкләргә чөеп мактаган өч тиенлек рецензияләре ала.
Ләкин әдәби тәнкыйтькә яшьләр килмәвен иҗади пассивлык белән генә аңлатырга ярамый. Тәнкыйть — әдәбиятның көзгесе ул. Аны шигърияттән, прозадан, драматургиядән аерырга ярамый. Алар объектив рәвештә бергә үсәләр, үзгәрәләр, чәчәк аталар, кризис кичерәләр. Язучыларыбызның «әдәби тәнкыйть йомшак»,— дип зарлануы «абау, монавы бигрәк ямьсез» дип, үзләренең көзгедәге чагылышларына төкерүе белән бер. Әдәбият нинди — тәнкыйть шундый. Башта кеше укырлык юньле әсәр язарга кирәк, аннан соң инде көчле тәнкыйть таләп итәргә дә мөмкин! Тәнкыйтькә яшьләр килми дип зарланабыз, ә Башкортстандагы татар прозасында, поэзиясендә соңгы дистә ел эчендә нинди яңа «йолдыз» кабынды соң? Драматургия хакында әйтеп тә тормыйм! Гомумән, әдәбиятка кемнәр генә килде соң? Аларны санап чыгу өчен бер кулдагы бармаклар да җитә бит! Яшьләрне иҗатка җәлеп итәр өчен өлкән язучыларыбыз нинди эш башкарды? Язучылар союзының татар берләшмәсендә яшь шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар өчен хет берәр махсус семинар, осталык дәресләре оештырылуы турында ишеткәнегез бармы? Минем — юк! Әдәбиятта яңа исемнәр булмагач, тәнкыйтьтән нәрсә таләп итәргә мөмкин?! Монысы бер!
Икенчедән, мин «тәнкыйть сугышчан булырга тиеш» дигән фикергә шик белән карыйм. Сугышчан булырга тиеш түгел ул, ә тирән анализлы һәм фәнни дәлилләнгән булырга тиеш! Аерым тәнкыйтьчеләрнең шәхси мөнәсәбәтләргә, яисә дөньяга карашлары уртак булмавына карап кына теге яки бу шагыйрь-язучыны җыелышларда, матбугат битләрендә кыйнап чыгуы әдәбиятыбызны һич кенә дә алга җибәрми. Халык юкка гына: «Барган атның башына сукмыйлар»,— дип әйтмәгән. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Мөсәгыйть, Мортазин, Бәширова кебек белгечләрнең «ялкынлы» язмалары аркасында, Такташ, Туфан, Кутуйларның күпме михнәт кичергәнен күрербез. Такташ юкка гына вульгар социологик тәнкыйтьтән сакланыр өчен, «һәр гәзиткә берәр милиционер» куярга хыялланмаган бит. Шуңа да тәнкыйть белән ифрат сак эш итәргә кирәк.
Өченчедән, безгә тәнкыйтьнең объектын һәм предметын дөрес билгеләргә өйрәнергә кирәк, юкса кайчак матбугатта тәнкыйтьтән түбән әсәрләрне күкләргә чөйгән язмалар да очрый. Каләмдәшләрем җыелгач, «әдәбиятны чүп басты, графоманнарны журналда «мочить» итеп чыгарга кирәк,— дип зарланышып утырырга яраталар һәм, гадәттә, җырчы –шагыйрь дип йөртелгән ике-өч исемне атыйлар.
Тик сүздән ары китә алмыйлар. Әллә акыл җегәрләре җитми, әллә Салтыков-Щедринның «премудрый пескар»е кебек, артык акыллылар, белмәссең, «ул-бу була калмасын» дигән принцип буенча яшиләрдер, күрәсең.
Минем үземнең мөтәшагыйрьләрне журнал битләрендә тәнкыйтьләп чыкканым булды. Берсе редакциябезгә килеп, «судка бирәм мин сине, сүзләреңне кире ал» дип куркытып та йөрде. Сүземне дә алмадым, хөкемгә дә тарттырмады. Шуннан нәрсә!? Тәнкыйтьләнүчеләр яхшырак шигырь яза башладылармы, әллә инде иҗади мескенлекләрен аңлап, шигърияттән бөтенләй читләштеләрме?! Юк, һәм тагын бер тапкыр юк! Әлегә кадәр редакциядән-редакциягә йөреп, үзләренең барлы-юклы «әсәрләрен» бастыруны таләп итеп, дәгъвалашалар. Шуңа күрә дә мин, тәнкыйтьтән түбән әсәрләргә игътибарымны бүтән бүлмәскә, дип үзем ант бирдем. Һәм шуны тотам да. Чөнки аларның авторлары тәнкыйть сүзен аңларлык дәрәҗәдә түгел.
Дүртенчедән, әдәби тәнкыйтьне гыйльми анализ итеп күзаллыйбыз икән, ул төрле булырга тиеш. Әсәрләр төрле яссылыктан, төрле күзлектән анализлансын. Шагыйрьнең индивидуаль стиле ягыннан да, тел — сурәтләү чаралары буенча да, образ тудыру алымнары җәһәтеннән дә. Миңа калса, бүгенге милли тәнкыйтебезгә башка әдәбиятлар белән чагыштырма анализ үткәрү җитешми. Чөнки дөнья әдәбиятын чәчәкләргә күмелеп утырган ямьле болынга тиңләргә мөмкин. Һәрберсенең үз гүзәллеге, хуш исе, үз гомере. Татар әдәбияты да болындагы гүзәл бер чәчәккә тиң. Ә инде Башкортстандагы татар әдәбияты шуның бер таҗы. Аның матурлыгын, үзенчәлеген бары тик башка чәчәк-әдәбиятлар белән чагыштырганда гына бар тулылыгы белән ачарга мөмкин. Тик мондый хезмәтләр Башкортстанда гына түгел, Казанда да юк дәрәҗәсендә. Без бүгенге көндә дөнья әдәбиятында барган процессларны, үсеш-үзгәрешләрне белмибез, шуңа үз киләчәгебезне дә күзаллый алмыйбыз. Ә бит барлык әдәбиятлар да бер үк кануннар буенча үсә... Белемебез дә, белемгә омтылышыбыз да җитешми. Бу сүзләр тәнкыйтьчеләргә генә түгел, язучыларга да, шагыйрьләргә дә бердәй кагыла. Кыскасы, Ленин сүзләре белән әйтсәк, безгә «Укырга, укырга һәм укырга!» кирәк.
Илдус Фазлетдиновның шәхси архивыннан алынган фотода: автор күренекле галим һәм тәнкыйтьче Хатип ага МИҢНЕГУЛОВ белән.