Айдар Гайдар улы Хөсәенов 1965 елның 28 февралендә Башкортстанның Зианчура районы Күгәрче авылында дөньяга килә. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт юлын лесничий ярдәмчесе булып башлый. 1990-95 елларда Мәскәүдә укый, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемә бүлеген тәмамлый. Аннары гомер буена республика матбугатында эшли. 2003 елда “Урал батыр” эпосын урысчага тәрҗемә иткән өчен “Вечерняя Уфа” гәзите тарафыннан “Ел кешесе” дип таныла. Бүген – “Истоки” гәзитенең баш мөхәррире.
Әдәби иҗат белән балачактан шөгыльләнә. “Оэ” дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1991 елда дөнья күрә. Бүген аның күпсанлы шигъри һәм проза җыентыклары бар, драма әсәрләре сәхнәдә куела. “УФЛИ” әдәби берләшмәсен җитәкли.
– Айдар, менә сине дә 55 “сукты”. Ягъни ике “бишле”. Инде ниндидер йомгаклар да ясарга мөмкин. Узган гомереңне ике “бишле”гә бәяли аласыңмы? Әллә нәрсәнедер үзгәртер идеңме?
– Беренчедән, үз-үзеңә бәя бирү бик авыр. Икенчедән, бу кирәкми дә, чөнки иҗат кешесе өчен, үзеңнән бигрәк, башкаларның, җәмгыятьнең бәясе кыйммәтрәк. Өстәвенә, замандашларыңның сиңа дөрес бәя бирмәве дә бар бит әле. Иҗатыңның, бүген яшәүчеләрдән бигрәк, киләчәк буыннарга мөһим һәм кызыклы булуы да ихтимал. Зәки Вәлиди һәм Рәми Гариповлар иҗаты – моның ачык мисалы. Яшәгән дәверендә популярлык һәм танылу яулаган кешенең әсәрләре үзе үлү белән онытылуы да ихтимал. Шуңа күрә, яшәгән елларым өчен билгене халык куярга тиеш һәм бу дөрес тә.
Тормышны үзгәртү, дигәннән... Тормыш үзе үзгәрешләрдән генә тора бит ул. Һәр көнне үзгәреш... Бер шигырь язганмын икән, бу үзе үк тормышымны үзгәрткәнмен, дигән сүз. Димәк, мин һәрдаим тормышыма үзгәрешләр кертеп торам.
– Хәтереңә мәңгелеккә сеңеп калган берәр вакыйга бармы?
– Бар, һәм ул – балачактагы беренче хатирәм. Мин бу хакта хәтта китап та яздым, “Чекан Адама” дип атала ул. Бу әсәр Интернетта бар, эзләп табып укый аласыз.
Миңа калса, нәкъ менә шул күңелгә сеңеп калган беренче истәлекләр безне шәхес итеп формалаштыруда төп рольне уйный. Гомумән, гомеребезнең ничек үтәчәге балачакта ук билгеләнә, дип уйлыйм. Моның белән көрәшергә түгел, ә кабул итәргә кирәк.
– Син үзеңнең милләтең буенча башкорт булуыңны кат-кат кабатлап киләсең. Шул ук вакытта урысча сөйләшәсең, урысча иҗат итәсең... Әйт әле, үзеңне кайсы әдәбият вәкиле дип саныйсың – урысныкымы, әллә башкортныкымы?
– Бу — бик кызыклы сорау, һәм җәмгыятьтә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Американнар хәтта кешедә негр каны никадәр өлеш тәшкил итүен махсус исәпләп тә утыралар – яртылышмы, дүрттән беренме, йөздән беренме һәм башкалар.
Миңа калса, нәселең, ата-анаң, халкыңның тарихы сиңа киләчәк үсеш өчен этәргеч кенә бирә. Менә минем борынгы бабаларым сугышчы булган. Моның белән берни эшләп тә булмый. Ләкин шушы нигез миңа әдәбиятны үстерү өчен хезмәт итә. Монда инде мин, үз халкымнан тыш, совет, чит ил әдәбиятлары казанышларыннан да файдаланам. Шигърияттә дә, прозада да эшлим. Ничек килеп чыгадыр, анысына бәя бирү — укучылар эше.
Гомумән, мин үземне нинди дә булса аерым әдәбият белән чикләмичә, әсәрләремнең дөньяда яшәгән һәр кешегә барып җитүен, аңа кызыклы булуын теләр идем.
– Шулай да соравымны дәвам итим. Мине, әдәбиятчы буларак, “урыс телле милли әдәбиятлар” мәсьәләсе борчый. Акылга сыямы бу төшенчә? Аңлатып үтим. Беркем дә Александр Пушкинны эфиоп шагыйре дип атамый, гәрчә аның нәселе Африкадан булса да. Ул Русиядә язган, урыс телендә иҗат иткән, дан казанган. Безнең өчен ул – урыс әдәбияты классигы. Шул ук вакытта без урысча язган һәм татарча белмәгән Гүзәл Яхина, Илдар Әбүзәров, Рөстәм Кутуй кебек милләттәшләребезне ниндидер, үзебез уйлап чыгарган, “урыс телле татар әдәбияты” кысаларына кертергә тырышабыз. Башкорт әдәбиятында да шул ук хәл. Анатолий Генатуллин, Талха Гыйниятуллинга әйләнеп, башкорт әдәбияты вәкиленә әверелде. Гәрчә башкортча бер сүз дә язмаса да... Әйт әле, милли әдәбият милли телдән аерым рәвештә яши аламы? Аңлавымча, бу проблема синең иҗатыңа да кагыла.
– Яши-яши, мин үз тормыш тәҗрибәмнең проза яисә поэзия кысаларына гына сыеп бетмәвен аңладым. Җәмгыять, бүгенге тормыш турындагы фикерләремне драматургия чаралары белән аңлатып бирергә теләп, пьеса яздым. Әйбәт кенә килеп чыкты кебек. Ул әсәр урысча язылды, тик андагы геройлар – башкортлар, әсәр тулаем башкорт рухы, милли колориты белән сугарылган. Шулай булгач, ул ике милләт укучысы өчен дә актуаль булып тора.
Мәдәният һәм әдәбият җәмгыятьнең үсеш юлларын билгеләү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк. Монда әсәреңнең нинди телдә язылуы артык мөһим түгел. Әгәр башка телдә язылган әсәрең синең халкыңа аның телендә язылган башка әсәрләрдән көчлерәк тәэсир итеп, аңа киләчәк үсеш юлларын күрсәтә икән, димәк, ул яшәүгә лаек! Һәм нәкъ шушы, әлегә чит булып тоелган телнең, милли әдәбиятның киләчәген билгеләве дә ихтимал. Моңа мисаллар бар. Мәсәлән, яһүд халкының әдәбияты – урыс телле. Һәм алар моңардан кимсенми.
Каләмдәшләр белән аралашканда мин аларның милләтенә түгел, әсәрләренә игътибар итәм. Язучы графоман икән, аның нинди милләттән булып, әсәрләрен нинди телдә язуы инде мөһим түгел. Айфоннарның Кытайда яисә АКШта эшләнүенә карамыйча, бөтен Җир шары файдалана бит. Мин дә үземнең әсәрләремне бөтен дөнья халкы укуын теләр идем.
– Укучылар сине үзенчәлекле шагыйрь буларак кына түгел, тәрҗемә остасы итеп тә белә. Миңа калса, бездә тәрҗемәче һөнәренең чын кыйммәтен аңлау, аны тиешенчә бәһаләү һаман юк. Шуңа синең “коллега”ларыңны бармак белән дә санап чыгып була: үзең, Дамир Шәрәфетдинов, Валерий Чарковский, Кристина Андрианова, Николай Грахов, Леонид Соколов, Светлана Чураева һәм тагын берничә кеше. Аларның да баштагы өчесе генә (шул исәптән, син дә) башкорт һәм татар телләрен камил белеп, әсәрләрне турыдан-туры тәрҗемә итә. Калганнар өчен башта әсәреңне урыс теленә аударып, “подстрочник” ясап бирергә кирәк. Әйт әле, тәрҗемә әсәрендә милли телдәге оригиналның рухын, моңын барлык тулылыгы белән җиткерү мөмкинме? Монда авторның һәм тәрҗемәченең салынган хезмәт нисбәтен ничек бәяләр идең?
– Тәрҗемәчеләр бик аз, шуңа күрә әлегә ничек булдыра алсалар, шулай тәрҗемә итсеннәр. Кайчакта начар тәрҗемә дә авторның оригиналда ни әйтергә теләгәнен белү теләген уята. Өстәвенә, гадәттә, тәрҗемә эше өчен бер тиен дә түләнми.
Ә инде җитдирәк уйланганда, дөрес тәрҗемә ясар өчен оригиналның телен, халкының мәдәниятен белү кирәк, әлбәттә. Юкса, “подстрочник” тәрҗемәсе бирелгән тема буенча иншага әверелергә мөмкин. Ә укучыга тәрҗемә аркылы милли әдәбиятның, мәдәниятнең үзгә сыйфатлары белән танышу кызыклы.
– Совет чорында милли әдәбиятларның урыс теленә тәрҗемәләре бөтен ил буенча таралып, татар, башкорт, чуваш һәм башка милләт язучылары илкүләм дан казана, дәүләт премияләре ала иде. Моны мин, беренче чиратта, дәүләтнең акыллы милли сәясәт алып баруы белән бәйлим. Шул рәвешеле, илдә идеологик бөтенлек тәэмин ителә, милләтчелек, аерылып чыгу теләге белән янучыларга киртә куела иде. Кызганычка каршы, СССР таркалгач, бу онытылды. Яшьләр арасында әдәби иҗатның абруе түбәнәйгәннән-түбәнәя. Оят бит: быел хәтта өч телдә нәшер ителүче “Йәштәр ауазы – Яшьләр тавышы – Голоса молодых” сериясе дә чыгудан туктады. Сәбәбе акча җитмәүдә түгел, яшь авторлар язган әсәр булмауда. Әдәбиятны көрчектән чыгаруның юлларын нидә күрәсең?
– Бу нәкъ шул милли яшьләрнең туган телләреннән баш тартып, турыга урыс телендәге иҗатка күчүенә бәйле, минемчә. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: тел – ул табыну объекты түгел, ә тормыш мәсьәләләрен хәл итү чарасы. Әгәр милли тел яңа буынның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый икән, ул юкка чыга. Бу күңелсез хәл, ләкин кырыс чынбарлык шундый.
Мин җитәкләгән “УФЛИ” әдәби берләшмәсенә төрле телләрдә иҗат итүче төрле милләт вәкилләре йөри, үзара аралаша. Берничә мәдәният, тел бергә кушылган урында бик кызыклы күренешләр туа, алар бер-берсен баета. Яшь тәрҗемәчеләр дә үсеп килә. Алексей Кривошеев, Галарина, Елена Луновскаяны мин шундыйлар исемлегенә кертер идем.
Һәр милли әдәбият – дөньяга үзенчәлекле караш ул. Һәм шул ук вакытта ул гомумкешелек мәдәниятенең бер өлеше дә. Шуңа да милли әдәбиятларны гомумкешелек күзлегеннән чыгып бәяләргә кирәк.
–Киләчәккә иҗади планнарың нинди? 75, 100 яшьлек юбилейларыңны нинди иҗади “багаж” белән каршыларга җыенасың?
– Нинди иҗади планнар булсын инде... Эшләргә кирәк! Ә планны тормыш билгеләр!
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото Айдар ХӨСӘЕНОВның шәхси архивыннан.