Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
6 декабрь 2019, 06:36

Фәрит ФАТКУЛЛИН. Галимҗан Ибраһимов һәм Тарас Шевченко

2014 елның март уртасында эш бүлмәмә хөрмәтле профессорыбыз Рәиф Әмиров килеп керде. Алдан шылтыратуы буенча аның минем янга нинди җилләр ташлавын белә идем. Бер-берсенә бәйле ике дата алда тора иде: украин халкының бөек улының 200 еллыгы һәм аның турында татар әдәбияты классигы мәкаләсе басылуының 100 еллыгы. Профессор шул даталарны искә төшергән.Ул март көннәрендә кешеләр очрашканда шәхси тормыш хәлләре, эш-гамәлләр турында сорашу булмады да кебек. “Украина” дигән сүз ирексездән телләргә килеп керде, эрегән металл сыман йөрәкләргә тамды.

1960 елдагы тарихи вакыйганы хәтерләдем. Тын океанда кече сержант Әсгать Җиһаншин җитәкчелегендәге дүрт ватандашыбыз тиңдәшсез батырлык күрсәтте. Ул чакта халкыбызның телендә иртә таңнан кара төнгәчә аларның исемнәре булды. Авыргазы елгасында да котырынып бозлар актарылган көннәр иде. Авыл малайлары дүртәргә бүленеп, боздан-бозга сикереп, “Җиһаншиннар” булып уйный идек.
Төгәл бер елдан соң, шундый ук су ташкыны вакытында, Юрий Гагарин җиһанга очты. Көнозынына бу исем халык теленнән төшмәде. Башка нәрсә турында сөйләшүче дә булмады шикелле.
Бала чактагы бу ике вакыйга еш искә төшә. Туган илебез белән чиксез горурланган, йөрәкләр патриотизм хисе белән тулган көннәр иде болар. Моңа охшаш вакыйгалар тагын кайчан булды икән? Булдымы икән?
Хәзер килеп “Украина” дигәндә элекке союздаш республика халкын кызгану гына түгел, үз илебез өчен дә көенү, үртәлү, хәвефләнү тойгылары җанны изә. Русия белән нәрсә булыр, нәрсә булыр, нәрсә булыр? Оныкларыбызның язмышына ни язган?
Рәиф Кадим улы белән Башкортстан украиннары тарихына кыскача караш ташлыйбыз. Безнең якта аларның XVII гасыр башыннан ук яшәгәнлеген раслаучы мәгълүматлар бар. Күченүләренең иң көчле агымы XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башына туры килә. Күченүләренең сәбәбе – үзләрендә җир җитмәү. Республикабызда бу милләтнең иң күпсанлы (92 мең 289 кеше) чагы 1939нчы елда теркәлгән. Хәзерге көндә алар якынча 55 мең исәпләнә. Дүрттән өч өлешеннән күбрәге шәһәрдә яши. Авыл халкы исә Авыргазы, Әлшәй, Благовар, Бәләбәй, Дәүләкән, Мәләвез, Стәрлетамак, Чишмә районнарында тупланган.
Бер-берсеннән шактый еракта урнашкан ике республика арасындагы бәйләнешләр санап чыккысыз. 1919-20 елларда башкорт Муса Мортазин дивизиясе Украинаны азат итүдә катнаша. 1921 елгы ачлыкта Башкортстанның булачак халык шагыйре Рәшит Нигъмәти үз гомерен Украинадагы балалар йортында саклап кала, соңыннан бу республиканы данлап шигырьләр яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, Украина Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге Уфага эвакуацияләнә. Башкортстанның бик күп яугирләре Украинаны фашист илбасарларыннан тазартканда башларын сала. Киевта – башкорт әдипләре китаплары, Уфада украин әдипләре китаплары басылу, ике якта да әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрелү онытылмас хатирәләр булып күңелләрдә саклана.
Украина минем өчен дә бигүк чит түгел – яшьлегемнең ел ярымы Киевта үтте, бу республиканың кунакчыл, ягымлы кешеләре белән күп аралашу форсаты тиде.
– Төп мәсьәләгә килгәндә, Тарас Шевченконың 100 еллыгына карата синең якташың Галимҗан Ибраһимов зур күләмле мәкалә язган. Әсәрләренең бишенче томын алып, шул мәкаләне тагын бер тапкыр укып чык әле, нинди дә булса фикергә килми калмассың, – ди Рәиф Әмиров.
Галимҗан Ибраһимовның бишенче томы... Аның нәшер ителүен зарыгып көткәнлегемне һич онытасым юк. Көтә-көтә көтек булгач, бер атналык отпуск алып, самолет белән Казанга очкан идем.
Бу хәл 1979 елның мартында булды. Башкорт дәүләт университетын читтән торып тәмамлаганда Галимҗан Ибраһимовның революциягә кадәрге әдәби тәнкыйть эшчәнлеген анализлаган диплом эше яза идем. Әлбәттә, кулда булган, гомум мәгълүм материаллар белән дә ерып чыга ала идем. Казанда менә-менә басылып чыгачак бишенче томда моңарчы билгеле булмаган бик күп материал тупланган икән, дип ишеткәч, диплом эшемне тулыландырасым килде.
Томның кулъязмасы нәшриятка да тапшырылмаган икән әле. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзите җитәкчелеге ярдәме белән “Татарстан” кунакханәсенә урнаштым. Кайчандыр Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән Солтанморат урта мәктәбен тәмамлаган мин фәкыйрегезне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре җылы каршылады. Ул чактагы фән кандидатлары (тиздән фән докторы булдылар) Марсель Әхмәтҗанов белән Мәсгуть Гайнетдинов зур ярдәм күрсәттеләр. Шулай итеп, 616 битлек томга кергән әдәби тәнкыйть материалларын нәшриятка тапшырылганчы ук укып чыгып, күп кенә өлешләрен күчереп яза алдым.
Томның басылу датасы “1978 ел” дип куелса да, ул 1979 елда да чыгып өлгермәгән иде әле. Гомумән, Галимҗан Ибраһимовның сигез томлыгын нәшер итү 13 елга (1974-87) сузылды. Ә инде 2000 елда Казанның “Фикер” нәшриятында дөнья күргән автобиографияләр, хатлар, телеграммалар, автографлар, гаризалар, шәхси документлар тупланмасы (барлыгы 464 бит) белән ул тугыз томлыкка әйләнде. Шуны да әйтеп үтим: әдипнең 80 еллыгы билгеләнгәндә 16 томлык турында сүз бара иде.
Татар әдәбияты классигының Шевченко турындагы мәкаләсе белән танышуга күчкәнче милләттәшебезнең Киевтагы революцион-педагогик-әдәби эшчәнлегенә кыскача тукталыйк. Казан дәүләт университетыннан филология фәннәре кандидаты (1992 елда доктор булды) Резеда Ганиева Украина Үзәк дәүләт тарих архивында Галимҗан Ибраһимовның 1912-13 елларда Киевтагы сәя­си эшчәнлегенә бәйле шактый зур күләмле материаллар тапкан һәм шулар нигезендә “Кызыл таң”ның 1967 елның 19 февраль, якшәмбе санында “Галимҗан Ибраһимов Киевта” дигән мәкалә бастырган. Мин, унынчы сыйныф укучысы, киләчәктә кирәк булыр әле, дип, аны кисеп алып, архивыма салып куйганмын.
1912нче елның көзендә махсус чакыру буенча 25 яшьлек Галимҗан Ибраһимов Киевка бара. Тормышының матди ягын татар теле һәм әдәбияты буенча хосусый дәресләр бирү белән тәэмин иткән хәлдә, ул ялкынланып әдәби хезмәт белән дә шөгыльләнә: “Казакъ кызы” романының яңа редакциясе өстендә эшли, хикәяләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза; университетка керү теләген тормышка ашыру нияте белән укытучы яллап, өлгергәнлек аттестаты алуга әзерләнә; Киев университетының алдынгы карашлы профессорларының лекцияләренә йөри, революцион рухтагы яшьләр белән аралаша. Алдынгы фикерле студент-медик Хәлил Еникеев белән дуслаша, аның ярдәмендә башкорт, казах, үзбәк, азәрбайҗан, дагстан яшьләре белән бәйләнешкә керә, Киев мөселман студентларының якташлык җәмгыяте әгъзасы булып китә.
Җыелышларның берсендә җәмгыять Бакуда яисә Петербургта Бөтенрусия мөселман студент­ларының яшерен съездын үткәрү турында карар кабул итә һәм аңа әзерлек эшләрен башкару өчен комиссия дә сайлап куя. Комиссия составына кертелгән Ибраһимов съездга ничек әзерләнү, нинди мәсьәләләрне көн тәртибенә кую турында чыгыш ясый.
Якташлык җәмгыятен тар мөселманлык, мәгърифәтчелек чикләреннән киң интернациональ юлга, сәяси көрәш мәйданына алып чыгуда Галимҗан Ибраһимов зур эш башкара. Утырыш һәм җыелышларда ул Бөтенрусия студентларының яшерен съездына бары тик “сәяси көрәш белән багланып, ачык рәвештә эшләргә мөмкин булмаган мәсьәләләр генә каралсын, безнең оешма тик сәяси рухта булсын” дигән тезисларны даими рәвештә үткәреп килә. Комиссиянең барлык әһәмиятле документларын Ибраһимов белән Еникеев төзи.
Шулай итеп, кыска вакытта Ибраһимов Киев мөселман студентларының ихтирамын яулый, җәмгыятьнең иң актив җитәкчесе һәм аның әгъзаларын сәяси яктан әйдәп баручы революционерга әйләнә. Жандарм идарәсе документларында да Ибраһимов эшчәнлегенең бу ягына аеруча басым ясала, ул “Киев студентлары интернациональ оешмасының башында тора”, дип кат-кат әйтеп үтелә.
1913 елның 17 апрелендә университетлы шәһәрләрдән килгән делегатлар катнашлыгында якташлык җәмгыяте комиссиясенең киңәйтелгән утырышы була. Ләкин утырыш эшен тәмамлый алмый: анда катнашкан 14 кешене полиция кулга ала, ә Галимҗан Ибраһимов үз фатирыннан Лукьяновск төрмәсенә озатыла һәм сәяси тоткыннар өчен булган ялгыз камерага ябыла. Фатирында үткәрелгән тентү вакытында жандармерия кулына гаять зур күләмле әдәбият – урыс, татар, төрек, азәр­байҗан телләрендәге биш төргәк китап, гәзит-журналлар, альбом, кулъязмалар һәм якташлык җәмгыяте документлары эләгә. “Казакъ кызы” романы һәм хикәяләре кулъязмаларының язмышы өчен аеруча борчыла. Бу турыда ул төрмәдә һәм аннан чыккач Казандагы һәм Уфадагы дусларына җибәргән хатларында яза. (Ул хатлар тугызынчы томда басылган).
Ибраһимов үзенә каты хөкем көтә. Яшәп килүче тәртипләрне корал, революция белән җимерергә омтылган өчен хөкемнең иң авырын – крепость яки каторга вәгъдә итәләр. Ләкин кулга алынган күпчелек яшьләрнең ата-аналары самодержавиенең ышанычлы, могтәбәр кешеләре булганлыктан, эш йомып калдырыла. 13нче июньдә Ибраһимов төрмәдән чыгарыла.
1914 елның башында Галимҗан Ибраһимов яңадан Киевка бара. Жандармерия аны шикләнеп күзәтсә дә, әдипнең бу сәфәренең төп максаты 1905-1907нче еллардагы беренче урыс революциясе турында панорамалы әсәр язу хыялын тормышка ашыру була. Ибраһимов Кырым аша Сухумига юнәлә. Биредә ул бик кыска вакытта үзенең атаклы “Безнең көннәр” романын яза. Бу тарихи-революцион романны тудыруда авторның Киевта башыннан үткәннәре, шул исәптән, төрмәдә утырып чыгуның роле гаять зур була.
Киевка бу баруында ул Тарас Шевченконың юбилеена ничек әзерләнүен күрә һәм “мондый вакыйга турында эндәшмичә калу – гәзитче вазыйфасын үтәмәү хисаплана”, дип, Казандагы “Йолдыз” гәзитенә “Каһарман шагыйрь” дигән мәкалә язып җибәрә. Ул 26нчы февральдә басыла.
“Тарас Шевченко – шагыйрь, рәссам, сынчы, – дип яза автор. – Ул – хөррият каһарманы. Болардан бигрәк, ул – коллыкка дучар ителгән халыкның киң, якты дөньяга чыгу юлындагы тарихи идеалның гәүдәләнгән үрнәге. Ул – украин халкының бөтен иҗтимагый өмет-теләкләренең символы. Йөз еллык юбилее мөнәсәбәте белән аны укучылар алдына чыгарырга асыл сәбәп булган нәрсә дә менә шул соңгы ноктадыр.
...Адәм, табигате белән хөр булып та, коллыкта яшәргә дучар булса, тамырларында хөррият каны кайнаган хәлдә, үзе хуҗасыннан таяклар ашаса – аның фаҗигасе дөньяның иң зур каһәрләреннән саналырга тиеш. Шагыйрь Шевченко 24 ел буена шул каһәрне чикте. Аңарда азат табигать бар, аның бөтен җаны, йөрәге азатлыкка омтыла иде. Ләкин тормыш аны кол итеп ясаган... Ул туган көненнән үк бер-берсенә каршы булган ике көч арасында калган: матурлык белән ямьсезлек, хөррият белән коллык, зурлык белән хурлык.
Аның туган җире – Киев губернасында Көньяк Русиянең иң матур җирләреннән булган Моринцы авылы. Мондагы табигать ни дәрәҗәдә матур, җанга сәгадәтле булса – бу сабыйның туган халкы шул дәрәҗәдә авыр тормышта иде. Ул коллар гаиләсендә, крепостное правоның иң каһәрле җирендә дөньяга килә. Тугыз яшькә җиткәч, анасының үлүе, үги ана кулында калуы шагыйрьнең тормышын тагын да каралта. Бу хакта ул әйтә:
– Үги әнинең өч баласы бар иде, безнең болар белән сугышмый үткәргән һичбер сәгатебез булмагандыр. Шулай ук әти белән әни дә сәгать саен талаша торганнар иде...
Аның атасы дини китаплар укый торган була. Яшь Тарасны да, укый белсен дип, бер мещанга сабакка бирә. Ләкин монда да шагыйрьнең хәтерендә калган нәрсә – сабактан бигрәк, рәхимсез кыйналу, арка буена кара яндырып эз салган чыбык һәм таяк. Бу таякларны ашау җиңел булмаганга, баш имәс Тарас бер укытучыдан икенчегә, аннан өченчегә, дүртенчегә күчә бирә.
Ахырда, гыйлем юлында мәгънә чыкмас, ахры, дип, аны көтүгә бирәләр. Иген эшенә кушалар. Һичберсендә уңмый. Ниһаять, аны буяучыга малайлыкка бирәләр, шунда аның табигатендә булган рәссамлык уяна да, ул, тагын бер буяучыдан икенчегә, өченчегә күчә-күчә, Сощенко дигән аңлы бер рәссамның остаханәсенә туры килеп, ихлас эшкә тотына.
Петербургның могтәбәр рәссамы булган Сощенко егетнең белем алуына юл куеп, китаплар бирә. Олуг язучылар, рәссамнар белән таныштыра. Болар арасыннан мәшһүр шагыйрь Жуковский һәм рәссам Брюллов шагыйрь тормышында бик зур роль уйный. Егеттә Художество академиясенә керү дәрте уяна. Ләкин ул – кол, колларны анда алмыйлар.
Моның өстенә тагын бер хәл булып ала. Үзенең бөтен барлыгы белән коллыкка каршы булган, шул хакта гыйльми һәм теоретик яктан да коралланган ярым зыялы Тарас үзенең хуҗасы Энгельгард боярда торган крестьяннар белән сөйләшә, зарланыша, аларга кеше хокуклары, азатлык-фәлән турында сөйли. Бу хәл боярга ишетелә дә, хуҗа мондый зарарлы фикер тараткан егетне ат абзарына ябып, чыбык белән ярырга әмер бирә.
Тик читләр катнашуы белән Тарас моннан котылып кала. Бу хәбәр, әлбәттә, тиз тарала. Жуковскийлар ничек кенә булса да Тарасны азат иттерү карарына килә. Ләкин, бояр кулындагы “ризык кисәгенең” симезлеген сизгәнгә, аякны нык тери: Шевченко 2500 сум тора! Азат иттерәселәре килсә, боярга шуны түләсеннәр.
Шевченко, бу хәбәрне ишеткәч, өметен өзеп, анасын күмгән бала шикелле елый. Чөнки бу кадәрле акча табылмаячак, димәк, ул гомер буена коллыкта калырга, ат абзарларында сугылып йөрергә дучар!
Ләкин дуслары тагын җитди эшкә тотына. Брюллов шул көннәрдә Жуковскийның рәсемен эшләгән икән – шуны лотереягә куялар да килгән акча белән булачак шагыйрь, хәзер рәссам булган Шевченконы коллыктан коткаралар.
Бу вакыт аңа 24 яшь була. Һәм шул шатлык тәэсире белән аның рухы күтәрелеп китеп, азат ителер көннәрендә “Порченая” дигән шигыре килеп чыга. (“Порченая” – “бозылган, намусы тапталган кыз” мәгънәсендә. – Ред.)”
Арытаба Галимҗан Ибраһимов Тарас Шевченконың Художество академиясен “ирекле рәссам” дәрәҗәсе белән тәмамлавы, сәнгатьтә дә, шигърияттә дә гаять зур уңышларга ирешүе турында тәфсилләп яза. Ләкин украин халкының данлы улының бәхетле көннәре озакка бармый: ул Киев университетында бергә эшләгән мәшһүр тарихчы, профессор Костомаров төзегән сәяси партиягә керә дә, көннәрнең берсендә бу партия әгъзаларының барысын да кулга алып, Петербургка озаталар. Анда ике ай барган хөкемнән соң боларны гаепле дип табып, араларыннан иң зур җинаятьче сыйфатында Шевченконы Оренбург губернасы Орск крепостена рядовой солдат итеп сөрәләр. Тәүдә шунда, аннан Арал, Каспий буйларында газап чигә. Китап, гәзит юк, язу, рәсем ясау, дуслары белән хатлашу тыела. Каты күзәтү астында шулай ун ел иза чиккәннән соң кайтырга рөхсәт ителә. Ул, шатланып, Түбән Новгородка килә. Ләкин, сезне ялгыш җибәргәннәр, дип, кабат Орск крепостена илтеп ябалар. Тагын сигез ай торып, изелеп, ватылып, Петербургка кайта.
Халык аны илтифат белән каршылый. Ләкин властьлар һаман шикләнеп карый. Бу вакытта аның “Кобзарь” дип исемләнгән шигъри җыентыгы тыелган була. Ул украин балалары өчен дәреслекләр язарга керешә. Ләкин моңа гомере җитми – 1861 елның 19 февралендә нибары 47 яшендә вафат була.
“Шагыйрь туган, яшәгән, гомерен газап һәм каһәрдә үткәргән, ләкин бу аның үз халкы йөрәгендә мәңгелек эз калдыруына киртә була алмаган, – дип мәкаләсенең ахырына якынлаша Галимҗан Ибраһимов. – Шевченко – яңа украин әдәбиятының чишмә башында торучыларыннан. Ул украин халкының телен мөстәкыйль таный, үзенең аерым әдәбияты, матбугаты, фәне булырга тиеш, – ди. Бу дәгъва Шевченкога кадәр көлкедән башка бернәрсә дә түгел иде.
Ул гомер буе Украинаны уйлый. Ерак Азиядә дә аны сагынып шигырьләр яза. Ахыргы минутында да телендә Украина була. Һәм үзен шул газиз Украинаның сөекле анасы булган Днепр буена – туган иленең һәр ягына күренеп торган бер тауга күмүләрен үтенә.
Рәсми Украина бу украин улының бәйрәменә катышмый. Великорослар да артык кызмаслар. Ләкин асыл ватанда эш башка. Кавказга үтешли миңа Киевта туктарга туры килде. Бу шәһәр, гомумән, бу тараф Шевченко белән тулган. Монда булып та Шевченко хакында язмый үтү һич мөмкин түгел.
Аннан бигрәк, мин шагыйрь-каһарманның үзендә, халкының язмышында, милли кайгыларында безгә куәтле бер якынлык күрәм”.
Фәрит ФАТКУЛЛИН.
Читайте нас: