Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
23 ноябрь 2019, 11:05

Мостай Кәрим Муса Җәлил белән очрашканмы?

Мостай Кәрим Муса Җәлил белән таныш булганмы? Алар очрашканмы? Башкортстан шагыйренең Муса Җәлилнең баҗасы белән дуслыгы, сугыш вакытында патриот-шагыйребезне бергәләп эзләүләре турында белә идегезме? Белмәсәгез, белегез! Җавап – түбәндәге язмада.

Мостай Кәримнең татар әдипләре белән шәхси һәм иҗади бәйләнешләре Бөек Ватан сугышы елларында аеруча ныгый. Бу уңайдан аның фронт газеталарындагы журналистлык һәм публицистик эшчәнлеген аерым билгеләргә кирәк. Шагыйрь “Гомер мизгелләре” дигән автобиографик әсәрендә язганча, 1943 елда аны Воронеж фронтында оештырылырга тиешле башкорт газетасына эшкә җибәрәләр. Ләкин басма, ни сәбәпледер, оештырылмыйча кала, һәм Мостай Кәрим биредә рус телендә нәшер ителгән “За честь Родины” вакытлы матбугатында эшли башлый. Шул ук фронтта татарча “Ватан намусы өчен” газетасы да чыгып килгән була. Мостай Кәрим тиз арада шушы редакциядәге татар әдипләре Әхмәт Ерикәй (1902-1967) һәм Гали Хуҗи (1912-1966), драматург Риза Ишморат (1903-1995) белән белән танышып ала. Алар белән бер йортта яшәп, ярышып иҗат итә. Үзе билгеләвенчә, әлеге дуслык җепләре фронтовик әдипләрне гомерләренең соңгы көннәренә кадәр озатып бара.
1943 елның җәендә Мостай Кәримне 3нче Украина фронтындагы “Совет сугышчысы” дигән татар басмасына эшкә күчерәләр. Аның мөхәррире вазифасын татар язучысы, тәрҗемәче Мәхмүд Мәсгуть башкара. Әдип иҗаты белән башкорт шагыйренең сугышка кадәр үк танышуы мәгълүм. Шәхси очрашу вакытында уңай тәэсир калдырган Мәхмүд Мәсгуть җитәкчелегендә шагыйрь ике елга якын, сугыш ахырына кадәр языша. Мостай Кәримнең талантын баштан ук тоемлаган Мәсгуть, шагыйрьгә иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудыра. Шагыйрь “Гомер мизгелләре” китабында “Чит утлар” шигъри циклының, “Үлмәсбай” поэмасының өченче бүлегенең, “Башкорт халкына җавап хаты” шигыренең шул елларда язылуын билгели.
Мәхмүд Мәсгуть шагыйрь күңеленә тирән акыллы, гадел һәм таләпчән җитәкче буларак мәңгелеккә кереп кала. Татар язучысы Генрих Гейне әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү максаты белән алман телен махсус өйрәнә, сугыштан соң Гетенең “Фауст”ын татарчалаштырырга тели. Өстәвенә, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең якын дусты, ул гына да түгел, хәтта баҗасы да була ул. Бөек Ватан сугышының ахырында, Мостай Кәрим белән икәүләп, алар хәбәрсез югалган шагыйрьне эзлиләр, ләкин нәтиҗәсе булмый. Башкорт шагыйре эзләнүләр барышын “Үлемсезлекнең башлануы” (1966) мәкаләсендә җентекләп тасвирлый. Язмадан күренгәнчә, МОСТАЙ Кәрим 1940 елның көзендә Мәскәүнең Герцен урамында герой-шагыйрь М. Җәлил (1906-1944) белән очраклы рәвештә очраша. Аңа хәтта якыннан аралашу форсаты да тими, чөнки Җәлил бу вакытта башкорт язучысы Әмир Чаныш белән сөйләшеп торган була. Сугыштан соң ул татар шагыйренә багышланган берничә мәкалә язып бастыра, Муса Җәлилнең 1976 елда Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән “Сайланма әсәрләр”енә кереш сүз авторы була.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: