Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
9 октябрь 2019, 14:09

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА. Хис белән сак булырга кирәк.

"Илһамлы мизгел" конкурсында катнашкан әсәрләрне тәнкыйтьләп: "...нәсер күпсүзлелекне өнәми. Шуңа да кайбер авторларга су буе җөмләләрдән арынырга, фикер-хисне тыгызрак бирергә өйрәнәсе бар әле", – ди Альбина Хәлиуллина.

Никадәр генә «Әдәби әсәр укучылар елдан-ел кими», – дип зарлансак та, шатлыкка, язучылар да, укучылар да бар икән әле! Егерме биш ел тарихы булган «Тулпар» журналы битләрендә меӊнәрчә шигырь, йөзләгән хикәя-повесть, дистәгә якын роман басылып чыгу, аларга карата фикер белдереп килгән хатлар шуны исбатлый. Матбаганыӊ әдәби процессныӊ үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Республикада башлап язучы һәм танылу алган каләмкарьләрнеӊ чәчмә һәм тезмә әсәрләре укучыларга беренче булып, гадәттә, «Тулпар» журналында тәкъдим ителү шул хакта сөйли. Республикада татар телендәге матбугат барлыкка килгән чордан башлап матур әдәбиятны үстерүгә Суфиян Сафуанов, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Илдус Фазлетдинов кебек галимнәр, шагыйрь-язучылар зур көч сала. Бүген инде бакыйлыкка күчкән С. Сафуанов җирле әдәбиятны тикшерүнең төп юнәлешләрен билгеләп, бихисап хезмәтләр бастырып калдырды.
Төрле елларда язмалары журнал битләрендә басылып чыккан иҗатчылар арасында өйрәнчек чорыннан үтеп, чын мәгънәсендә иҗат чәмен һәм тәмен тоеп, профессиональ югарылыкта яза башлаучылар да бихисап. Чирек гасыр дәвамында басылган тезмә һәм чәчмә әсәрләргә күзәтү журналныӊ алдагы саннарында бирелсә, хәзер соӊгы өч елда журнал битләрендә тәкъдим ителгән нәсер һәм парчаларга карата күзәтүләребез белән уртаклашасы килә.
Гомумән, һәр кешенеӊ күӊелендә яшерен сере, ят күзләрдән саклап торган борчу-шатлыклары була. Әдәбиятта нәсер дип билгеләнгән жанр да шуӊа охшаш. Ул чәчмә әсәр буларак күзалланса да, аныӊ эчке ритмы, ымсындыргыч моӊы, шигъри телгә хас көе, тоемлап кына булырлык аһәӊе, үз сере була. Нәкъ күӊелгә тансык, нәзберек булганы өчен нәсерне «хатын-кыз жанры» дип кабул итү дә киӊ таралган.
Урта гасырларда үсеш алган әлеге жанр көнчыгыш халыклары әдәбиятындагы ритмик проза (садж) үрнәкләренә якын булуы белән аерылып тора. Татар сүз сәнгатендә исә нәсернеӊ ХХ гасыр башында ныклап әдәбият мәйданына чыгуы билгеле. Модернистик әдәбият үрнәкләрен тикшерүче галимә Дания Заһидуллина язучылар М. Гафури, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Ә. Тангатаров, М. Хәнәфи нәсерләренеӊ асылын ачыклый, әсәрләрнең сәнгатьчә дәрәҗәсен югары бәяли. Яшәеш асылына төшенү, кеше һәм Аллаһ арасындагы бәйләнешләрнеӊ мәгънәсен ачыклау – шул чордагы милли әдәбияткә хас булган төп сыйфатлар. Соӊрак Г.Кутуй, Ә.Еники нәсерләре әлеге жанрныӊ бар хассиятен, матурлыгын тоярга ярдәм итте.
Парча (өзек, кисәк мәгънәсендә) исә, шулай ук көнчыгыш әдәбиятыннан килгән кыска гына тезмә яки чәчмә әсәр буларак күзаллана. Парчадагы вакыйга бер әдәби деталь тирәсенә оеша, ул үзенеӊ композицион һәм тематик бөтенлеге белән аерыла. Парчаныӊ эчтәлеге үткен һәм тирән фикергә, фәлсәфи югарылыкка дәгъва итәргә тиеш.
Бәйгегә килгән иллегә якын язма арасында нәсер, парча жанрыннан тыш бу чикләрне үтеп киткән әдәби үрнәкләр дә барлыгын искәртергә кирәк. Хәер, жанр чикләренең җуелуы, бер жанр сыйфатларының икенче жанр үрнәкләрендә табылуы – хәзерге чор әдәбиятының төп билгесе буларак бәяләнә. Фәндә «трансформация, модификация» атамалары белән йөртелгән күренеш, бигрәк тә, прозада ачык чагыла. Бер карасаң, нәсер-парчалар үзләре дә башлап чәчмә һәм тезмә форманың кисешендә тора, димәк, һәр ике төрнең дә сыйфатларын чагылдыра.
Бәйгегә тәкъдим ителгән язмаларда үзәккә алынган темаларга күз салсак, аларның шактый төрле булуын, мәңгелек темаларның үзәккә алынуын күрәбез. Әсәрләрнең художество эшләнелеше ягыннан да бертигез булмавын аерым билгеләп китәргә кирәк. Бер төркем әсәрләрнең оста каләм иясе тарафыннан язылганы сизелеп торса, араларында сөйләп чыгуга гына корылган, җанлы сүз-сурәттән ераграк торганнары да бар. Әмма иң борчыганы – тормыш материалын тулысы белән әсәр тукымасына күчерергә тырышу. Шуның өчен дә кайбер нәсер-парчага дәгъва иткән язмалар таркау, артык озын, я булмаса схематик рәвештә килеп чыккан. Авторларныӊ да яшь ягыннан 17дән алып җиденче дистәне узып киткәннәре, араларында каләмнәре чарлаганнар белән янәшә иҗат дөньясына беренче аяк басканнары да бар. Катнашучыларның күпчелеге хатын-кыз булса да, авторларның өчтән бер өлеше ир-атлар булу, аларның да хис-кичерешләрен укучылар белән уртаклашырга «курыкмавы» хуплауга лаек.
Нәсернеӊ үз тоны, үз ритмы, укучыны чолгап алырлык халәт көче булырга тиеш, дидек. Дулкын-дулкын булып укучы өстенә ябырылган хисләр ташкыны үзенеӊ иӊ югары ноктасында күӊелне актарып салырлык көчкә ия. Әлеге күркәм сыйфатларны без Д. Булгакова, Н. Ганиев, Г. Махиянова, Р. Салихҗанова, Р. Сәлах язмаларында ачык күрдек.
Әдәбият тарихында күп нәсерләрдәге төп фикерне ачыкларга табигать күренешләре, яшәешнең мәңгелек стихияләре ярдәм итә. К. Шәфыйкованыӊ «Былбылым», Р. Сәлахныӊ «Тузганаклы болын», «Ташта үскән гөлләр», З. Кашапованыӊ «Диңгез ярында», Р. Зыятдиновныӊ «Башаклар ни сөйли?» Р. Гайнанованыӊ «Көзге урман», М. Ямалетдинованыӊ «Чәчәкләр моңы», З. Сафинаныӊ «Карт өянке» нәсерләре табигатькә мәдхия җырлый, табигать һәм кеше арасындагы гомумгармонияне билгели. Шуӊадыр да бу әсәрләрдә диӊгез шавын, җил тавышын, кошлар сайравын ишеткәндәй буласыӊ, күзләр чагылырлык төсләр балкышын күрәсеӊ, күбәләкләр очуын тамаша кыласың. Анда өянке бөреләреннән башлап, кашкарый, лалә, хризантема, ромашка, пион, шомырт, алмагач чәчәкләреннән алып, яӊа тормышка җан өрергә әзер тузганакларга кадәр бар! Әлеге язмаларда нәсер жанрына хас тагын бер сыйфат ачыктан-ачык күренә: ул – финалныӊ ачык калуы, укучыга әзер җавап әзерләмичә, күӊеленә фикер өчен оеткы салу.
Д. Булгакованыӊ нарат Йорт һәм чишмәле Кое әӊгәмәсен сурәтләгән «Хушлашу» нәсерендә дә без җанлы итеп күрмәгән образларның үз дөньясы, «туу һәм үлү» циклының бер буыны тасвирлана. Чәчмә текст юллары арасында тоемланган эчке ритм, сүзләрнең үзара аваздаш (ритмик) яңгырашы композицион бөтенлекне тудыра. Мәсәлән, «Ә мин хушлашам! Бөтенләйгә хушлашам. Күпне күрдем, кичердем, түздем, хәтта, янгыннан да исән чыктым. Ләкин хәзер санаулы гына көннәрем калды. Хушлашам!» яки «Их, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, и бу гомер, без дә бетәбез, без дә китәбез, дустым!». Нәсер жанрына хас паузалар, эндәшләрнеӊ урынлы кулланылуы, әсәрне тагын да хислерәк итә, аны экзистенциализм (сызлану) ноктасына җиткерә («...Юк, мин сине аңлыйм. Үземнең дә ярты гәүдәм җиргә сеңеп бара... Башымдагы ямаулы калайларым купкан, тутыккан, җимерек!»). Д. Булгакованың нәсерендә нарат Йорт һәм чишмәле кое арасында барган әңгәмә гаилә тарихы, туган нигез, милләтнең үткәне һәм киләчәге, яшәеш хакындагы уйлануларга да этәрә.
Р. Сәлахныӊ «Вакыт диңгезе» парчасы шулай ук лирик геройның ерак диңгез ярында туган җирен сагынуга бәйле уйланулар белән үрелеп бара. «Диңгез эченәрәк кергән саен, туган җирем якыная» антитезасы геройның эчке кичерешләренең никадәр тирән икәнлеген бер җөмләгә сыйдырган. Шактый җыйнак нәсерне укыганда ирекседән Г.Ибраһимовның «Диңгездә» хикәясе, Дәрдмәнд шигырьләре хәтергә килә. Юкса, Р. Сәлах язмасында диңгез герой өчен һич куркыныч тудырмый. Күрәсең, язучы моңа эчке экспрессия, ритмик интонация ярдәмендә ирешәдер. Ахырда бирелгән «Шул юлдан Вакыт диңгезе буйлап киләчәккә таба киттем. Офыклар һаман алсу икән әле...» юллары нәкъ Дәрдмәнд шигъриятендәге фәлсәфи фикерне ача түгелме соң?
Мәхәббәт – тәкъдим ителгән язмалар арасында икенче урынны алып торган тема. К. Шәфыйкованыӊ «Бер сүз», З. Газиеваныӊ «Мәхәббәт яңгыры», Ә. Шәйхелисламованыӊ «Сагыну» һәм В. Чарковскийныӊ рус теленнән тәрҗемәдә бирелгән «Без яраткан вакытта» нәсере гасырлар дәвамында мәхәббәтнеӊ бөек көч икәнлеген исбат итеп килгән фикерне тагын да үстерә. Яшьләрдән Г. Сабирова, А. Әскарова нәсерләре дә мәхәббәт темасын ачуга багышланган. Алардан аермалы буларак З. Әкбаровныӊ «Көтүче һәм савымчы» язмасы башәйләндергеч мәхәббәтне тормышчан һәм артык гади итеп күрсәтүе белән юмористик төс ала.
Истәлекләр – күп кенә язмаларныӊ үзәгендә яткан төп чыганак, искә төшерү (ретроспекция) – төп алым. Ни өчендер, бу төркем әсәрләрдә нәсер-парчаларныӊ төп билгеләре – хис-кичерешләр, уй-борчылулар дулкыны, лирик фикерләү югалып, аны вакыйгалар сызыгы, шәхси яссылык басып китә. Бу язмалар урыны-урыны белән эскизларны, этюдларны хәтерләтә. Юкса, Л. Әблиеваныӊ «Әнкәй истәлегенә», З. Сөнәгатуллинаныӊ «Зөһрә апа шәле» парчалары шактый хисле язылса да, тематик һәм композицион бөтенлек тоелмый. Н. Хәбибдиярованыӊ «Балачак истәлекләре», З. Мурсиевныӊ «Сәер әти» язмалары шәхси тормыш материалын сөйләү, үткәндәге тарихны тергезүгә корылган булуы белән нәсер, парча жанрларыннан читләшә төшә. Ә. Галимовныӊ «Шифалы чишмә»се дә кызыклы материалны үз эченә ала. Тик бу әсәрләргә шигъри аһәӊ җитми. Юкса, чишмә суыннан күзләре ачылган лирик геройныӊ табигатькә мәдхия укырлык форсаты да, күӊелендәге хис-тойгыларын актарып салырлык сәбәбе дә бар.
Өлкән буын күӊелендә сакланган истәлекләрнеӊ бер өлеше Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле. Р. Салихҗанованыӊ «Соңгы ният» нәсере сугыш алып килгән кайгы-сынаулар турында бәян итә. Хатын-кызлар, сугыш чоры балаларыныӊ иӊнәренә төшкән авырлыклар, яу кырында якыннарын югалтканнарныӊ газаплы кичерешләре (ана образы) лирик герой хәтерләүләрендә шәхси кичереш-бәяләр белән уӊышлы үрелеп бирелә. Әлеге тема З. Мурсиев, Р. Зыятдинов, Г. Махиянова нәсер-парчаларында да яктыртыла. Г. Махиянованыӊ «Аягыңның йөзе өшемәсен» парчасы сугыш чорында буй җиткән яшь кызныӊ язмышында хәлиткеч урын алып торган детальгә – киез итекләргә бәйле оста ачылган. Аяк йөзе өшү – табигать торышыннан бигрәк, күӊел халәтенә, ялгызлык һәм җан җылытырлык кешенеӊ булмавын күрсәтә. Парчада тирәнгә яшерелгән фәлсәфи фикер җыйнак кына формага төрелеп бирелгән.
Гомумән, парча-нәсерләрнеӊ күпчелек күӊелгә якын детальләре – халкыбызныӊ тормыш-көнкүреше белән бәйле төшенчә-әйберләр: туган нигез, сандык, гармун, шәл, һ.б. Алар Д. Булгакованыӊ «Хушлашу», Г. Гыйззәтуллинаныӊ «Күӊел сандыгы», Л. Мәһәдиеваныӊ «Гармун», З. Сөнәгәтуллинаныӊ «Зөһрә апа шәле» язмаларында сюжетны бер җепкә җыеп торучы деталь буларак калка.
Бер төркем әсәрләрдә балачак дөньясы – үзенеӊ самими да, ихлас та, шул ук вакытта иӊнәренә олыларча җаваплылык салган мизгелләре белән ачыла. С. Гайнанованыӊ «Бәхетле җәй», «Сагыну» язмалары әнисенеӊ җылы кочагында, нәнәсенеӊ хәстәрендә үскән кызчыкныӊ матур хәтирәләреннән торган парчаларга оешкан. Хисләрнеӊ табигать күренешләре белән аваздашлыгы әсәрләрдәге лириклыкны көчәйтә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, туганлык җепләренеӊ өзелү-ялгануы хакында И. Нәҗмиевныӊ «Үкенечләр калсын үткәндә» язмасында шактый катлаулы вакыйга сөйләнелә.
Н. Ганиевныӊ «Таныйсыңмы мине, әтием?» нәсере, киресенчә, ятимьлек, әтисезлек мәсьәләсен үзәккә ала. Жанр таләп иткәнчә, әлеге афәтнеӊ шәхси-иҗтимагый сәбәп-нәтиҗәләрен ачыкланмый. Әсәрнеӊ җырлап торган теле лирик герой кичерешләрен бар тулылыгында ачарга ярдәм итә. Көчле экспрессия, «күӊел елавы» укучыны тетрәндерә. Нәсер тукымасына сибелгән «кадерле кешем», «газиз кешем», «газиз әтием», «әти», «әтием» сүзләре эчке ритмны булдыра һәм әсәрне бербөтен итеп оештырырга булышлык итә. Инверсия рәвешендә бирелгән «Төрле чагы була икән ул бу тормышның, әти» җөмләсе нәсерне кызыл җеп булып кисә. Шул ук фикерне И. Галинныӊ «Малай чакның башы» нәсеренә дә карата әйтеп була. Әсәрдә әтисенеӊ төрмәдән кайтуын көткән бала кичерешләре, әнисенә, туганнарына мөнәсәбәте бирелгән. Нәсердә ипи валчыкларын ашаучы өч песнәк әтиләрен көтүче ике малай һәм аларны әниләре белән ассоциацияләшә төшә. «Китү-көтү-кайту» чылбыры һәрдаим кабатланып, эчке бер ритмны булдыра. Алдагы язмалардан аермалы буларак, М. Вахитованыӊ «Ак юл сезгә, кошчыкларым!» парчасында олылар дөньясыннан сабыйларга мөнәсәбәт белдерелә, балаларга карата булган җылылык бөркелеп тора. Тәрбияче исеменнән алып барылган язма сабый күӊеленеӊ никадәр нечкә, никадәр саф икәнлеген тоярга мөмкинлек бирә.
Әлегә кадәр телгә алынган язмаларда күпчелек авыл тормышы, туган нигез, әти-әни, нәнәй-картәти, туган якны сагыну белән бәйле хисләр сурәтләнсә, урбанизация чорының шаукымнарын чагылдырган әсәрләр дә булу шактлыклы. З. Исламованыӊ «Энҗе чәчәк», Р. Шабакаев «Кем уйнады?» нәсерләре һәр шәһәр кешесе очратырга мөмкин булган вакыйганы хис-уйлар белән төреп, бер деталь тирәсендә туплап бирә белү маһирлыгын күрсәтә. Ф. Галиеваныӊ «Шәһәр читендә», И. Исмәгыйлеваныӊ «Адашкан» чәчмә әсәрләрендә дә шау-шулы шәһәр чынбарлыгында зур сынауларга дучар булган кешеләр язмышын ача, соңгылары вакыйгаларны бар нечкәлекләрендә бирергә тырышуы, хикәяләүнеӊ өстенлек алуы белән аерыла.
Әдәбият тарихында нәсер-парча жанрына ХХ гасырныӊ 60-80 елларда заман темасы, чор проблемалары да ныклап үтә башлый. Хәзерге заманда иҗтимагый башлангычның тагын да активлашуы чор әдәбиятына хас төп сыйфат булып торадыр. Ә. Сафуановныӊ «Гомер чишмәсе» парчасы да яшәү мәгънәсе, тормыш асылы кебек фәлсәфи проблемаларны үз эченә ала.
Г. Шадманованыӊ «Заман һәм яшьләр», Р. Саматовныӊ «Дүртөйлене киләчәктә мин ничек күрәм?» З. Салихованыӊ «Хәзер печән чапмыйлар» язмалары эссе жанрына тартым. Үткән, бүгенге һәм киләчәк чылбырында авторларныӊ мөнәсәбәте публицистик сөйләмдә бирелү, фикерне фактлар белән дәлилләргә тырышу ачык чагыла. Х. Мөхәммәдиева тәкъдим иткән «Тукталышта» әсәре теш табибы һәм теше сызлап интеккән геройныӊ буранлы, шыксыз кышкы көндә ике тапкыр очраклы очрашуы, финалныӊ көтелмәгәнлеге белән күбрәк новелланы хәтерләтә.
Гомумән, укучы хөкеменә тәкъдим ителгән язмаларда тематик оригинальлеккә (В.Фәттахов), кыскалыкка (Ә.Ягъфәрова) омтылучы авторлар да бар.
Сүзне йомгаклап шуны әйтергә кирәк, тикшерелгән язмаларныӊ телендә шактый кызыклы гыйбарәләр, уӊышлы сурәт чаралары («кадак тешләре» – Д.Булгакова, «уй-хисләр чолганышы» – Н.Ганиев, «малай чак йокысы» – И.Галин, «хыял күперләре» – З.Газиева һ.б.) еш очрый. Тик шулай да кайбер әсәрләрдә шагыйранә телне, инверсияне (җөмләнең кире тәртибен), мәгънәви паузаларны күбрәк күрәсе килә. Билгеле, нәсер күпсүзлелекне өнәми. Шуңа да кайбер авторларга су буе җөмләләрдән арынырга, фикер-хисне тыгызрак бирергә өйрәнәсе бар әле. Хисләрне бирүдә дә сак булырга кирәк. Күңелдәге һәр кичереш әдәби әсәргә ятышып бетмәскә мөмкин. Хис-кичереш – бик нечкә, бәллүр кебек чәлпәрәмә килеп уалырга гына торган күренеш. Шуңа аны сак кына, чамалап кына куллану – осталык дәрәҗәсе! Һәрдаим елап-сыктап, укучыны биздереп куярга да була. Хис белән сурәтлелек бергә үрелеп үскәндә генә чын нәсер, чын парча туачак!
Кыскасы, без карап үткән нәсер-жанрлар Башкортстандагы хәзерге татар прозасының үсеш-үзгәреш дәрәҗәсен күзалларга да ярдәм итә дип уйлым. Бәйгедә иҗатчыларның актив катнашуы, араларында яшьләрнең дә булуы киләчәктә әдәби барышка яңа исемнәр кушылыр дигән өмет уята. Авторлар арасында күӊелнеӊ төрле халәттәге тибрәнешен ачарлык каләмкарьләребез булу да куанычлы. Киләчәктә аларга тагын да илһамланып, яшәешнең күптөрле якларын яктыртып, иҗат итүләрен телим!
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы,
филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.
Читайте нас: