Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
8 октябрь 2019, 18:13

Илһам мизгелләрен бергә кичердек

3нче октябрьдә “Тулпар” журналы һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театрының уртак проекты үтте. Анда “Илһамлы мизгел” әдәби конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Проектның ярдәмчесе – Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы.

Нәсер һәм парча – иң хисле, иң тойгылы жанр. Кыска күләмле булуы, заманга мөнәсәбәт белдерергә форсат бирүе беләнме, бик яшәүчән дә. Матбугатта, Интернет сәхифәләрендә мондый язмалар даими дөнья күреп тора. Дөрес, аерым нәсер җыентыклары – китап киштәләрендә бик сирәк кунак. Башкортстанда татар телендә нәсер җыентыгы соңгы тапкыр 2008 елда басылып чыккан иде. Флүрә Сәлимованың “Мәңге чылтыра, чишмә!” китабы иде ул.
Шуларны искә алып, 2016 елда “Тулпар” журналы нәсер һәм парчалар конкурсы игълан итте. “Илһамлы мизгел” дип аталган бу конкурс 3 ел барды. Һәм ул шактый популяр булып чыкты, 45 кеше үз әсәрләрен җибәрде. Илһам яшькә карап тормый, кемнең дә күңел ишекләрен шакый икән – конкурсантлар арасында 20 яшьлек егет-кызлар да, 80 яшьтән өлкән иҗатчылар да бар. Татар бүлекләре студентларының актив катнашуы аеруча күңелле.
Катнашучылар исемлеге:
Альбина Әскарова, Стәрлетамак
Әлиф Галимов, Благовар
Әлфия Шәйхелисламова, Туймазы
Әнәс Сафуанов, Туймазы
Әнисә Ягъфәрова, Дүртөйле
Валерий Чарковский, Бакалы
Венер Фәттахов, Дүртөйле
Галия Шадманова, Бүздәк
Гөлнара Махиянова, Дүртөйле
Гөлсимә Зиннәтуллина, Аскын
Гөлфизә Кәлимуллина, Миякә
Гөлчәчәк Сабирова, Бакалы
Гүзәлия Гыйззәтуллина, Кырмыскалы
Дилә Булгакова, Уфа
Закир Әкбаров, Күмертау
Заһит Мурсиев, Караидел
Зәйфә Салихова, Бәләбәй
Зәлифә Кашапова, Илеш
Зөлфирә Сөнәгатуллина, Иглин
Зөлфия Газиева, Авыргазы
Зөлфия Сафина, Туймазы
Зөһрә Исламова, Илеш
Илүсә Исмәгыйлева, Федоровка
Илшат Нәҗмиев, Куергазы
Ирек Галин, Борай
Кәүсәрия Шәфыйкова, Яңавыл
Лениза Гыйльметдинова, Кыйгы
Лилия Мәһдиева, Миякә
Люция Әблиева, Чакмагыш
Мәдинә Миңлегалиева, Шаран
Мәйруза Ямалетдинова, Чакмагыш
Миләүшә Вахитова, Агыйдел
Нәфисә Хәбибдиярова, Борай
Нурлан Ганиев, Благовар
Рәзиф Зыятдинов, Борай
Рәфил Саматов, Дүртөйле
Рәфисә Салихҗанова, Краснокама
Римма Гайнанова, Чакмагыш
Рифат Сәлах, Казан
Рушан Шабакаев, Пенза өлкәсе
Сания Шәрипова, Бүздәк
Светлана Гайнанова, Чакмагыш.
Тәнзилә Исәнбирдина, Бүздәк
Фатыйма Галиева, Федоровка
Халисә Мөхәммәдиева, Нуриман
Тәкъдим ителгән әсәрләрнең һәркайсында ихлас саф хисләр, тирән тойгылар, кадерле истәлекләр, тормыш фәлсәфәсе чагыла. Тарих ядкәрләренә багышланган язмалар бар. Авторлар шулай ук гаилә кыйммәтләрен, табигать гүзәллеген, мәхәббәт тойгыларын ихлас итеп сурәтләгән.
Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Аның составында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, “Башкортстан Фәннәр академиясе хәбәрләре” журналының җаваплы сәркатибе Ләйсән Мараканова, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллина, филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” нәшрият директоры Фаил Фәтхетдинов бар иде. Алар әсәрләрнең нәсер һәм парча жанры таләпләренә туры килү-килмәвен, сәнгатьчә образлылыгын, тел-стиль чараларын тикшерде. Шунысы фәһемле – җиңүчеләрне билгеләүдә фикерләр, нигездә, уртак булды.
Дилә Булгакованың беренче урынны алган парчасында бу жанрга хас булган барлык сыйфатлар тупланган: беренче карашка гади булып тоелган образларда да вакыт һәм мәңгелек сулышын бирә алу; аерым бер хәл-күренеш тәэсирендә туган хис-кичерешләрнең нечкә төсмерләрен, тойгыларның үсеш-үзгәрешен чагылдыру; ассоциатив тел-сурәтләү чаралары, шигъри ритм һәм башка үзенчәлекләр.
“Тулпар” журналының “Илһамлы мизгел” төбәкара конкурсында (2016–2019) җиңүчеләр:
1нче урын ¬¬– Дилә Булгакова.
2нче урын – Нурлан Ганиев, Светлана Гайнанова.
3нче урын – Гүзәлия Гыйззәтуллина, Гөлнара Махиянова, Рәфисә Салихҗанова.
Номинацияләр – Рифат Сәлах, Валерий Чарковский, Халисә Мөхәммәдиева, Зөһрә Исламова.
Жюри шулай ук Заһит Мурсиев, Фатыйма Галиева, Закир Әкбаров, Римма Гайнанова, Әнәс Сафуанов, Зөлфия Сафина, Илшат Нәҗмиев, Мәйруза Ямалетдинова, Әлиф Галимов, Зөлфия Газиеваларның әсәрләрен уңай яктан билгеләде.
Конкурсның йомгаклау тантанасы Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында тантаналы итеп оештырылды. Директор Илдар Хаҗиев һәм баш режиссер Байрас Ибраһимов, әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы (җитәкчесе – Флүсә Назаргулова) ярдәменнән тыш, чараны мондый дәрәҗәдә үткәреп булмас иде.
Бәйрәм кәефе театрның фойесыннан ук каршы алды. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының китап күргәзмәсе, Дим бистәсендәге 13нче санлы китапханәнең кул эшләре түгәрәге (җитәкчесе – Римма Әминева), Зөһрә Исламова, Люция Камаеваның милли эшләнмәләр күргәзмәләре эшләде, гармун моңы яңгырап торды. Кемнәрдер биюгә дә төшеп китте. Шунысы мөһим, катнашучылардан, төрле сәбәпләр белән, ун кеше генә килә алмады. Сүз уңаеннан, Дүртөйле районы хакимияте, махсус автобус бүлеп, бәйгечеләргә генә түгел, районның “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларына да әдәби бәйрәмгә килергә ярдәм иткән. Шулай ук Агыйдел шәһәр хакимияте иҗатчыларга транспорт белән булышкан.
Конкурста катнашкан һәркемгә “Кызыл таң” нәшрият йортыннан – дипломнар, бүләк һәм чәчәкләр, Бөтендөнья татар конгрессыннан китаплар тапшырылды. Гомумән, Бөтендөнья татар конгрессы бәйрәм тантанасына нык зур өлеш кертте – беренче-өченче урыннарны яулаган 6 кешенең барысына да планшетлар бүләк итте. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне, китап һәм дипломнарны конгрессның Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов тапшырды. “Тулпар” журналы дипломнарын алар “Кызыл таң” нәшрият йорты директоры Фаил Фәтхетдинов кулыннан алды.
Конкурста катнашкан талантлы шагыйрәләребез Кәүсәрия Шәфыйкова һәм Нәфисә Хәбибдияроваларның рухы да искә алынды.
Тамашачылар исә илһамлы мизгелләр, нәфис сүз дулкынында тибрәлде. Дистәгә якын әсәрне профессиональ артистлар Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәетова, Рәсимә Гайфуллина, Мәхмүт Фатыйхов, Рушат Мөдәрисов, Гөлназ Биктимерова, Альберт Шәйхетдинов, Ирина Ганиева, Марат Хәсәнов, Руслан Хисаметдинов, Чулпан Раянова, Эльвира Бигалиева, “Шәрык” радиосы алып баручысы Зәлия Ахунова сәхнәдән яңгыратты. Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиева һәм Эльмир Газизуллин кичәне күтәренке дулкыннарда алып барды.
Шагыйрьләр Нурлан Ганиев һәм Казан шәһәреннән килгән Рифат Сәләх үз нәсерләрен сәхнәдән үзләре укыды.
“Сәхибҗамал” һәм “Затлы Сәхибҗамаллар” вокаль төркемнәре, Уфа сәнгать академиясе студенты Кадрия Исламова, БДПУ студенты Рияна Мотыйгуллина, КФУ студенты Галия Шадманова, шулай ук “Нур” артистларының музыкаль чыгышлары бик җылы кабул ителде.
***
Конкурс һәм йомгаклау кичәсе турында кайбер фикерләр.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры:
– Конкурска килгән әсәрләрне “Аккош күле”нә алып барып, бер тында укып чыктым. Арада шактый уңышлы нәсер, парчалар бар. Киләчәктә үсеп китү мөмкинлекләре булган яшь авторлар очравы сөендерә. Башкортстанда татар телле әдәбиятның яшәвенә, шундый конкурслар үткәрелүенә шатландым. Шулай ук әсәрләрнең теле матурлыгына, шул төбәктә яши торган халкыбызның гаҗәп матур сүзләренең ялтырап-ялтырап китүенә сокландым.
Ләйсән МАРАКАНОВА, филология фәннәре кандидаты, “Башкортстан Фәннәр академиясе хәбәрләре” журналының җаваплы сәркатибе, :
– Күптән мондый текстлар укыган юк иде. Дулкынландырды. Әсәрләрдә заманга мөнәсәбәт, фәлсәфә бар. Республикада моңарчы нәсер, парча бәйгеләренең оештырылмавын, бу чараның әдәби процесста яңалык булуын да билгеләргә кирәк. Авторлар әзерлекле, күпчелеге – тормыш нужасын күргән, язмадагы хис-тойгыларны йөрәге аша үткәргән тәҗрибәле, тирән уйлы иҗатчылар булгач, җентекле тикшеренү өчен урын бар иде. Аларның өлгереп җиткәнлеге, тәҗрибәле булулары нык ошады. Татар прозасына үзенчәлекле моң өстәгән, аның үсешенә булышлык иткән, әдәбиятта үз эзен калдырачак авторларны сайлаганбыздыр, дип ышанасы килә.
Алик ЛОКМАНОВ, композитор, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле:
– Матур һәм хисле проект. Кеше күңелен тетрәндерә торган чара. Сценарий бик тә уйланылган. "Нур" театры артистларының һәркайсы җырчы булуы – игътибарга лаек.
Рифат СӘЛАХ, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире:
– Уфага баруым – искиткеч сәяхәт булды. Кичә әкият шикелле тоелды. Бөтенесен дә яратып калдым. Үземә яңа бер дөнья ачтым. Нәсер бит ул – опера һәм балет кебек югары сәнгать. Аны язу өчен күңел әзерлеге, күңелең чиста булу кирәк.
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты:
– Кичәдән күңел булып кайттым. Сценарий яхшы төзелгән, концерт номерлары да эчке логикага буйсынып алынган. Нәсерләрне яңгырату бик урынлы булды, тел моңы сихри бер дулкын тудырды. Чарага күп хезмәт салынган.
Гөлнур УСМАНОВА, “Нур” театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе:
– Әдәби-музыкаль кичәләр еш булмый, шуңадыр да алар шулкадәр көтеп алына һәм тансык. Киләчәктә дә андый чаралар оештыру кирәк. Бергә эшләве җиңелрәк тә, уңышлырак та килеп чыга. Артистларга да нык яхшы мәктәп. Алар текст белән эшләргә өйрәнәләр, заман әдәбияты үрнәкләре белән танышалар.
Фәния ГАБИДУЛЛИНА, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе:
– Әсәрләрдән өзекләрне “Нур” артистларының сәнгатьле итеп укуы кичәнең дәрәҗәсен нык күтәрде. Нәсер һәм парчаны, кыска күләмле булгач, аеруча заманча жанр дип саныйм. Туган тел өчен җан аткан, милләтебезне саклап калу өчен борчылган әсәрләрнең азрак яңгыравы гына борчый төште. Авторлар үзләре яза, үзләре туган теле, язганнарын киләчәктә уку-укымаулары турында борчылмый, битараф, милли темадан курка кебек.
Дилбәр БУЛАТОВА, филология фәннәре кандидаты, конкурсны һәм кичәне оештыручы, сценарий авторы, “Тулпар”ның проза бүлеге мөхәррире:
– Конкурска әсәрләрнең болай күп килүен көтмәгән идек. Шуңа күрә бер елга дип уйланылган бәйге өч елга сузылды. Димәк, иҗатчыларның әйтәсе сүзләре, фикерләре җыелган. Көндәлек тормышта без бит ачылып китәргә яратмыйбыз, хис-тойгылар, гадәттә, әдәби әсәрләрдә генә дөньяга чыга, һәм нәсер-парчалар күңел дөньясын ачып бирүе белән кыйммәтле дә.
Әсәрләрнең һәркайсы, гүя, гомум бер панноның аерым бер кисәкчеге: кемдер тарихка мөрәҗәгать иткән, кемдер заманны сурәтләгән, кемдер киләчәк турында уйланган. Нәтиҗәдә, уртак көч белән зур бер картина иҗат ителде. Халкыбызның күңел көзгесе дип әйтергә булыр иде аны. Анда аның иң нечкә хис-тойгылары, үкенеч-көенүләре, әрнүләре, теләк-омтылышлары, якты хыяллары, мәхәббәте чагылган. Бәлки, шуңадыр да, кичә һәркемнең күңел кылларын тибрәтте, дулкынландырды, бихисап рәхмәт сүзләре яуды.
Конкурста катнашкан, кичәгә килгән һәр иҗатчыга рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Сез, ихлас күңел кичерешләрегез белән уртаклашып, әдәбиятыбызны баеттыгыз, тормышыбызны гүзәлрәк, мәгънәлерәк иттегез. Шулай ук кичәне оештыруга, бу зур эшне башкарып чыгуда ярдәмләшкән һәркемгә бик рәхмәтлемен! Һәм инде конкурска килгән әсәрләрне аерым бер җыентык рәвешендә дөньяга чыгару турында да уйларга кирәк булыр.
Сәхифәне Дилбәр БУЛАТОВА әзерләде.
Фотода: Җиңүчеләр бүләк алды.
(Сулдан уңга: Дилә Булгакова, Римма Гайнанова (кызы Светлана Гайнанованың бүләген алу өчен чыкты), Гөлнара Махъянова, Гүзәлия Гыйззәтуллина, Алик Локманов (Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле), Рәфисә Салихҗанова, Нурлан Ганиев, Фаил Фәтхетдинов ("Кызыл таң" нәшрияты директоры.)
Искәндәр НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары.
Читайте нас: