Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
19 сентябрь 2019, 11:56

“Илһамлы мизгел”гә килегез!

Конкурска әсәрләрнең болай күп килүен көтмәгән идек. Шуңа күрә бер елга дип уйланылган бәйге өч елга сузылды. Йомгаклау тантанасы 3 октябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында үтәчәк. Кичке 7 сәгатьтә башлана.

Нәсер һәм парчалар, гадәттә, күзгә артык бәрелеп бармый. Ләкин шигъри һәм чәчмә әсәр сыйфатларын берләштергән бу лиро-эпик жанр бик яшәүчән. Матбугатта, хәзер инде Интернет сәхифәләрендә аларның үрнәкләре даими дөнья күреп тора. Дөрес, аерым нәсер җыентыклары басылу – бик сирәк хәл. Башкортстанда татар телендә нәсер җыентыгы соңгы тапкыр 2008 елда басылып чыккан иде. Флүрә Сәлимованың “Мәңге чылтыра, чишмә!” китабы иде ул.
Шуларны искә алып, без “Тулпар” журналында нәсер һәм парчалар конкурсы игълан итәргә булдык. “Илһамлы мизгел” дип аталган бу конкурс 2016–2019 елларда дәвам итте. Барлыгы 45 кеше катнашты. Конкурска әсәрләрнең болай күп килүен көтмәгән идек. Шуңа күрә бер елга дип уйланылган бәйге өч елга сузылды. Дөрес, тәкъдим ителгән әсәрләрнең төрлесе төрле дәрәҗәдә. Ләкин уртак сыйфат бер – аларның һәркайсында ихлас саф хисләр, тирән тойгылар чагыла. Гадәти тормышта без хис-тойгыларны ачып-чәчеп барырга тырышмыйбыз. Шуңадырмы, алар ак кәгазь битен көтеп кенә тора кебек һәм нәсер, парча рәвешендә дөньяга тарала.
Конкурс нигезләмәсендә без тема төрлелеген чикләмәгән идек. Авторлар күп очракта истәлекләргә, тормыш фәлсәфәсенә, җәмгыятьтәге проблемаларга, гаилә кыйммәтләренә, табигать гүзәллегенә, ел фасылларына, мәхәббәт тойгыларына игътибар юнәлткән. Һәм шунысы мөһим: илһамлы мизгелләр яшькә карап тормый, кемнең дә күңел ишекләрен шакый икән – конкурсантлар арасында студентлар да, 80 яшьтән өлкән иҗатчылар да бар.
Шулай итеп, конкурс тәмамланып килә. “Нур” театры ярдәм кулын сузып, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы да ярдәм итеп, без аны тантаналы итеп йомгаклап куймакчыбыз. Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләячәк. Аның составында филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин (Казан) һәм филология фәннәре кандидаты Ләйсән Мараканова (Уфа) бар.
“Илһамлы мизгел” конкурсын йомгаклау тантанасы 3 октябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында үтәчәк. Кичке 7 сәгатьтә башлана. Керү бушлай. Конкурста катнашкан һәркемне – дипломнар, җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Ә инде иң дулкынландырганы – дистәгә якын әсәрдән өзекне профессиональ артистлар сәхнәдән яңгыратачак. Шулай ук кичәгә җырчылар, биючеләр чакырулы. Фойеда китап күргәзмәсе оештырыла, милли эшләнмәләр сәүдәсе көтелә.
Килегез, дуслар, илһамлы мизгелләрне бергә кичерик!
Читайте нас: