Хәзер бөтен нәрсәне дә рәттән укып булмый, вакыт җитми. Телевизорына ис китмәсә дә, телефонга ныклап “утырдык”. Сания Шәрипованың “Аны гына яраттым” хикәясе мәхәббәт турындадыр инде, дип укый башладым. Исеме дә кычкырып тора, зур, гайре табигый мәхәббәт тарихыдыр, мөгаен. Авторы таныш булмаса да, шуңа исәп тоттым. Мәхәббәт – мәңгелек тема һәм аның ахыры ике төрле: я бәхетле тормыш, я бәхетсез аерылышу белән тәмамлануы күптән билгеле булса да, һәр автор бу хакыйкатьне үзенчә ача. Берәүне генә яраттым, дип, дөньяга оран салган автор-герой нәрсәләр турында язды икән дисәм, әсәр мәхәббәттән көчлерәк тойгылар хакында булып чыкты.
Әдәбиятта идеяне, геройларны ачуда кызыклы бер алым кулланыла. Лирик герой үзен гел тискәре яктан тасвирлый. Ул үзен кара буяулар кушып тасвирлаган саен, укучыга яхшы яктан аңлашыла бара.
Биредә дә шулай булып чыкты. Укытучының шактый гына өлкән яшьтәге ханым булырга тиешлеге беренче юллардан ук аңлашыла. Пенсиясен көтеп йөргән кеше, эшеннән канәгать. Яратып башкарган интернат тәрбиячесе эшеннән, “әллә ни теләге булмаса да”, бишенчеләргә сыйныф җитәкчесе итеп куйганнар. Аның мәктәп тормышын бар нечкәлекләренә кадәр белүе иң элек әнә шул “бишенчеләр” дип кенә җибәрүе белән тоемланды. (Соңрак Сания ШӘРИПОВАның үзенең дә һөнәре буенча укытучы булуы хакында белдем, гәрчә бу хакта шигем юк иде.) Мәктәптә ни, шулай шул, “бишенчеләр” дигәннәр икән, сыйныфын өстәсе юк, болай да аңлашыла.
Йөз илле бала яшәгән ике катлы интернатта ул үзен командирларча тота. Тәрбияләү ысуллары күбрәк солдат казармасын хәтерләтә, хәтта яшерен-батырын түгел дип, антипедагогик алымнары турында да сөйләп китә. Җитмәсә, өлкәнрәкләрен генә “тәрбияләгән”, кечкенәләренә вакыты җитмәгән. Антипедагог булмый кем булсын ул. Безнекеләр, балаларны яклау оешмалары, опека хезмәткәрләрен әйтәм инде, артык мәшәкать тудырмасыннар әле дип, боларны ишетсәләр дә, ишетмәмешкә салыныр иде. Ә тегендә, ягъни Европа илләрендә булса, бу тәрбиячене, минутында бөтереп төрмәгә тыгып кына куярлар иде. Янәсе, бала хокукларын яклыйлар. Үзләрендәгесен тыңласаң, башыңны, тәва кошы кебек, ком астына яшерерсең. Әле яңарак телевизордан бакча яшендәге балаларга җенси тәрбия бирү турында сөйләгәннәрен ишетеп, оялуымнан нишләргә белми утырдым. Ярый, безнең балалар үсте, бу оятсыз тәрбия оныкларга тимәсә ярый да соң! Европадан үрнәк алырга яратабыз бит. Монысы –сүз уңаеннан, тәрбия мәсәләсе, тәрбиячеләр турында сүз барганлыктан гына...
...Әйе, сүз – интернат тәрбиячесенең йөзләгән баланы берүзе тәрбияләве турында. Ата-ана кул астыннан чыгып киткән ул балаларга каты куллы булмасаң, башкача тыярсың! Атна буена ул аларга ана җылысын биргән. Вакыты белән аталарча кырыслык та бик үтемле тәрбия чарасы булгандыр. Әти-әниләренең тавышланып килмәүләре тәрбиячегә тулы ышаныч билгесе бит инде ул.
Янә бәләкәйләренә игътибар җитмәү дигәне дә халык педагогикасының чагылышы түгелмени? Бер туганнар яки өлкәннәкләр күз-колак булган икән, бу –апа-абыйсының кече туганнарын кайгыртуы, алардагы туганлык хисе чагылышы бит. Гомумән, өлкәнрәкләрнең бәләкәйләр алдында җаваплылык тоюы – шулай ук тәрбия чарасы бит.
Интернатта эшен яратып башкардым дисә дә, балаларны яраттым, дөрес тәрбия бирергә тырыштым, дип шапырынмый. Хәер, анысы кирәкми дә, укучы өчен алары артык. Ата-ана игътибарыннан өзелеп торган эреле-ваклы бала-чаганы исән-имин яшәтә алуын, моңа ничек ирешүен һич яшерми сөйләп чыгуыннан аның һәр бала өчен җаваплылык тойган, кайгыртучан тәрбияче булганлыгы болай да аңлашыла.
Бер уңайдан, мәктәптә ничек эшләп китүен дә бик кызыклы хикәяләп китә. Күнеккән эшеннән лаеклы ялына китәргә тиеш иде дә, тик менә бишенчеләр белән бераз йончырга туры килер кебек.
Автор укытучы фикерләве аша балалар дөньясын яратып чагылдыра. Биредә дә вакыйгаларны тискәре караштан тасвирлавы белән ота ул. Йөз илле баланы “кулда тоткан” тәрбияче класста егерме ике генә (!) бала булуына канәгать түгел сыман. Эш мәйданы җитмиме? Өстәвенә, бу балалар, әбиләр кебек, авылдагы бөтен яңалыкны чәчәләр генә, туктата торган түгел.
Ә бит алар бөтен серне, яңалыкны укытучы апаларын якын иткәнгә, үз күреп сөйли. Моңа ризасыз кебек күренсә дә, укытучы апалары сабыйлар күңелен аңлап, яратып хикәяли. Әләкче, тиктормас, бер-берсен үртәргә, кыеграк җирең булса, шунда ук элеп алып селкеп салырга яратучы затлар булып күренсәләр дә. Авторның балалар дөньясын белеп, яратып язуын тагын бер тапкыр билгеләп үтәсе килә. Буең җитмәгәнгә сикерә-сикерә такта сөртүләр, акбурлы су, укытучы апа игътибарын җәлеп итәргә тырышып аның янындарак буталып йөрү – болар без үзебез бит ул. Безнең балачак ул, шуңа Раил исемле малайның кыланышлары беркемгә дә яңалык түгел. Автор героеның сүз сөреше аша, яратып кына, мәктәп еллары хатирәләренә кагылып үтә.
Бишенчеләр – укытучы өчен яңа коллектив. Аларга бик ияләшеп китә алмый йөргәндә, завуч һәр балага характеристика язарга кирәклеген искәртә. Дәресләр беткәч, калып, шуларны сызгалап куярга кирәк. Тиз-тиз генә. Тик Раил исемле малай сагыз кебек сыланган, апасының ачуына тиеп тик йөри, өенә кайтырга һич исәбе юк. Әле такта сөртә, әле гөлгә су сипкән була. Инде каршына утырып дәрес хәзерләргә үк кереште. Биш-алты дәрестән соң, укытучының да әзрәк тын алырга хакы бардыр бит инде. Чөнки ул олы гына яштә, арыгандыр да. Эшен төгәлләсен дә, кайтып тыныч кына чәен эчсен. Диванга менеп утырып, телевизор экранына төбәләсе яки вак-төяк эшләрен карыйсы да киләдер. Һәркем үзен яратырга, үзен көйләргә хаклы бит. Моның өчен аны гаепли алмас идек. Эш сәгате дә тәмамланган.
– Бар әле кайтып кит, йөрмә монда мишәйт итеп, дәрестә дә сездән җиләп беткәнмен, – дисә дә булыр иде бу бәйләнчек малайга. Юк, әйтми. Ачуланып әйтергә җыенган уйлары эчтә йотылып кала, чынбарлыкта капма-каршысы чагылыш таба. Башына килгән шул уйларны эченә йотып, балага ягымлы тавыш белән эндәшә, өй эшләрен эшләшә, киңәшләрен бирә. Һәм малай да гөлнең чәчәк атуын күрә, үзе дә гөл үстерергә җыена.
Хикәянең көче дә, автор тудырган геройның чын педагог һәм тәрбияче буларак характеры да шушы эпизодларда тулы ачыла. Тексттагы “барыгыз да гөлләрне сындыра башласа, нәрсә булыр” һәм башка шундыйрак сүзләрнең уйда гына калып, чынбарлыкта укытучының капма-каршы гамәлләренә шаһит булу, герой күңеленең чиксез мәрхәмәтен тою шундый рәхәт. Арган, талчыккан гади хатын-кыздан укытучы, тәрбияче өстенрәк булып чыга һәм без чын педагог образын күрәбез. Ул нинди очракта да бала өчен укытучы, өлкән иптәш булып кала.
Башкаларына, кем болар белән кызыксына инде дип, рәсми генә характеристика язып бетергәч, Раилнең шәхси папкасын өенә алып кайта. Малай әнисез калган икән. Аның җиңелдән булмаган язмышы белән танышкач, бөтенләй икенче күзлектән карый башлый. “Теләсәм-теләмәсәм дә, игътибарымны күбрәк бүлә башладым һәм еш кына, үзем дә сизмәстән, Раилне яклашыр булып киттем.”
Малайның сәеррәк бүләкләрен иң кадерлесе итеп кабул итү, аңа кыйммәтле фотоаппаратын биреп тору – ике арадагы шушы нечкә мөнәсәбәтләрнең үсә баруын сөенеп кабул итәбез.
...Гайре көчле мәхәббәт эзләп укый башлавым күптән онытылды. Автор мине бар дөнья, авыз суларын корытып, иң югары биеклекләргә күтәргән мәхәббәт дигәннән дә олырак хис-тойгылар ихтыярында калдырды. Бу яратуга сусаган, ана назын иртә югалткан сабыйны тормышка кайтару, яңадан яшәргә өйрәтү иде. Язучының осталыгымы, теманы белеп язуымы, кешене кеше итү барыннан да мөһимрәк проблема буларак мине көчлерәк тәэсир итте. “Мин барыгызны да яратам” дигән бишенчеләр, гафу итегез! Мин аны гына яраттым”, диюе дә – геройны тискәре яктан тасвирлау алымы. Бу алым язучыга, Раил әйткәнчә, “иң яхшы укытучы” образын бар тулылыгында ачып бирергә ярдәм итте. Укытучы апалары бишенчедәге барлык укучыларын да яраткан. Алары ата-ана канаты астында үскәнрәк, тормышта болай да нык басып торачак балалар. Ә Раилгә ярату күбрәк кирәк иде.
Бу интернат тәрбиячесе, “бишенчеләр”нең җитәкчесе – кыскасы, яхшы педагог – кул астында чын кешеләр үсеп җитүенә, тормышта үз урыннарын таба алуына иманыбыз камил.
Әллә ни теләгем булмаса да, мине мәктәпкә эшкә күчереп, бишенче сыйныфка җитәкче итеп куйдылар. Моңарчы мин интернатта тәрбияче булып эшли идем. Эшемне бик яратып башкардым. Ике катлы бу бинада балаларның йөз иллегә җиткән чаклары булды. Монда үземне командирларча иркен тотам, тәрбияләү ысуллары күбрәк солдат казармасын хәтерләтә. Яшерен-батырыны юк, тел белән әйткәнне аңламасалар, кулларны да эшкә җиккәлим. Нигәдер, беркайчан да, минем баламны кыерсытасыз икән, дип килгән әти-әни юк. Шулай кирәк, дип кабул итәләрме, балалары үзләренә дә кирәкмиме, интернаттагы хәлләр белән кызыксынмыйлар. Өсләре бөтен, тамаклары тук, караулылар – шул җиткән. Дежурство, хезмәт тәрбиясе, дәрес хәзерләү, бәйрәм-ялларны оештыру – барысы да план буенча алып барылды. Укучылар йокыдан торганчы, эш урыныма килеп җитәм, аларны йокларга яткыргач кына кайтып китәм.
Беренче сентябрь көнне сыйныфым белән танышып чыккач, мин сезнең барыгызны да яратам, дидем. Чынында, берсен дә юньләп белмим. Интернатта күбрәк игътибар – зурларга. Мондый бәләкәчләр аларның энекәшләре-сеңлекәшләре булып, минем күрсәтмәләр буенча аларны карау өлкәннәр өстендә. Шуңамы, мин боларны озак кына кабул итә алмадым. Беренчедән, әзләр: барлыгы егерме ике укучы, икенчедән, әләкчеләр, өченчедән, күп сөйли торган карчыклар кебек, бөтен авыл яңалыгы аларда, сөйләп бетмичә, туктатам димә, берсен-берсе бүлә-бүлә, хәбәр чәчәләр. Бер ай чамасы бишенчеләргә ияләшә алмый йөргәндә, завуч тиздән тикшерү киләчәген әйтеп, һәрберсенә аерым характеристика язып, шәхси папкаларына салып куярга кушты. Дәресләрдән соң, тиз генә сызгалап чыгыйм әле, дип, эшкә тотындым.
Раил дигән малай, ачуыма тиеп, такта сөртергә тотынды. Эндәшмәдем, буе кыска булганлыктан, шап-шоп ыргый да ыргый, бәләкәй генә куллары белән чүпрәген юньләп бора алмыйча, идәнне акбурлы су белән ап-ак итеп, байтак кына кыштырдап йөрде. Инде кайтып китәр, дип, иркен сулыш алып куйдым. Кая ул, суын алмаштырып тормыйча, гөлләргә сибә башлады. Түзмәдем:
– Бар кайт инде, Раил, – дидем.
– Юк, кайтмыйм әле, Илгизне көтәм. Аларга бүген алты дәрес. Аннан балыкка барабыз, – дип, мышкылдап торган танавын җиңенә сөртеп ялтыратып, тагын нервымны ашады.
Минем, мәктәптән кайткач өйдәгеләргә булышырга, дәрес хәзерләргә кирәклеген аңлатырга, болай да укуының рәте юклыгын телгә алып битәрләргә, аның белән сөйләшеп вакыт уздырырга теләгем дә, вакытым да юк иде.
– Мә, укучы кеше борынын җиңенә сөртеп йөрми инде, син – зур егет бит, – дип, кулъяулыгымны бирдем. Аңардан котылу өчен:
– Гөлләргә пычрак су сибәргә ярамый, корыйлар алар, ә аларның матур булып үсәсе килә. Бар, Илгизне коридорда көт, азаккы дәресенә кермичә кайтып китсә, иярә дә алмый калырсың, – дидем, куып чыгарырга тырышып. Ә Раил чиләкне күтәреп чыгып китте дә, чиста су алып кереп, гөлләргә сипте:
– Апа, күрдегезме, чиста су сипкәч, берсе чәчкә атмакчы була, – диде.
Иренеп кенә үрелеп карадым. Чыннан да, зәңгәр буявыннан бушаган савытка утыртылган кышлау кынасы чәчәккә йомарланган.
– Апа, берәр ботагын сындырып, өйгә алып кайтып утыртсам, алыныр микән? Бездә бер гөл дә юк.
Гөл сындырырга ярамаганын, аңардан күреп башкалар да шулай эшләсә, нәрсә булачагын күз алдыңа китерергә кирәклеген искәртеп тормадым:
– Икене ал, берсе генә алынмаска да мөмкин, – дидем.
“Апа, Сез үзегез алып бирегез инде, яме”, – дигәч, тешемне кысып аның теләген үтәдем. Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр. Раил дә караңгы чырай күрмәгәч, тәмам әрсезләнде. Гомер дәресләрен әзерләп йөрмәгән малай мин укыта торган дәреслекне тотып, каршыма ук килеп утырды.
– Апа, мин күнегүне монда язып кайтам, – ди.
“Апа-апа”, дип торганына җен ачуларым чыкты, сиздермәдем – телемне тешләдем. Ничек итсә итте. Минем эшем калып торса торды. Талпан кебек ябышты. Математикасын да эшләдек. Ярый, бәхеткә, кыңгырау шылтырады. Ишектән, ниһаять, Илгизнең җиткән чәчле кара башы күренде.
Мин, кемгә кирәктер инде, кем укый инде боларны, дип, исем өчен генә, бармы барга, характеристика язуымны дәвам иттем. Раилнең шәхси папкасына килеп терәлгәч, иң аска алып куйдым да өйгә кайтып, эшне бетергәч, соң гына язарга утырдым. Нигәдер, үзем дә сизмәстән, беренче сыйныфта аның турында язылганнарны укыдым. Бик актив, тырыш кына укучы икән. Икенчедә әнисе терелмәс үпкә чире белән чирләвен, Раилнең укуында сүлпәнлек сизелүен белдем.
Өченчедә әнисенең үлүе, әтисенең эчкечелеккә бирелүе, малайның тыңлаусыз булуы турында әйтелә. Ә дүртенчедә бөтенләй кулдан ычкынуы, үзен баш һәм түш итеп тотуы, аңа бөтенләй игътибар булмау, кайда тели шунда кунып йөрүе, мәктәпкә исем өчен генә килүе, тәмәке төпсәләре эзләгәнлеге тасвирлана һәм ут чыгарырга да бик мөмкин икәнлеге характерлана. Аны интернатка урнаштырырга кирәк, дигән рекомендация бирелә. Миңа ул чын мәгънәсендә жәл тоелып китте, кызганып куйдым. Икенче көнне эшкә йомырка пәрәмәче алып барып, җаен туры китереп, аны сыйладым. Буфеттан берәр әйбер алып ашарсың, дип биргән унбиш тиен акчаны алмады. Шулай да теләсәм-теләмәсәм дә аңа игътибарымны күбрәк бүлә башладым һәм еш кына, үзем дә сизмәстән, Раилне курчалар булып киттем.
Укытучылар көне килеп җитте. Миңа балалар бәйрәм белән котлап чәчәк гөлләмәләре, открыткалар бүләк иттеләр. Открыткалар арасында Хисмәтуллинныкы да бар. Тышына алмагач чәчәге һәм “Май, Мир, Труд” дип язылган плакат төшерелгән. Арт ягына башкалар “Галия Анваровна!” дип куйганнар да үзләренең теләкләрен теләгәннәр. Ә ул кара үзәкле ручка белән “Галия Варваровна, Сез иң шәп укытучы”, дип, калын итеп язып, әллә ничә кат калын итеп буяган.
Мин бәйрәмне фотога төшерергә дип, фотоаппаратымны алып барган идем. Дәресләрдән соң ул минем кырымда елышып йөргәндә, аны ипләп кенә бирдем дә:
– Хисмәтуллин, менә монда өч кадр калды. Өеңә алып кайт та үзең теләгәннәрне төшерерсең, пленка беткәч, мин сине, әтиеңнән сорап, үзебезгә кунарга чакырырмын. Әтиең җибәрсә, карточкалар ясарга өйрәтермен. Фотоларны төнлә караңгыда, кызыл ут яктысында эшлиләр, – дип тәкъдим иттем.
Раилнең йөзендә һәм күзләрендә гаҗәпләнү катыш шатлыкның ничек балкыганын әйтергә мин сүз таба алмыйм. Кинәт бер башка үсеп киткәндәй тоелды. Кыйммәтле фотоаппаратны башкаларга тотып торырга да бирмәгәнемне ул белә. Ишектән Илгизне күргәч, кулын болгап, аны чакырып алды. Болай да сипкел баскан бите чуп-чуар булды, оялып һәм кыенсынып:
– Апа, безне икебезне төшерегез әле, – диде.
Аннары, Илгиз икебезне төшерде. Өченче кадрга әтисен төшереп алып килгән иде. Мин бу ике дусны фотолар эшләргә өйрәттем. Бу һөнәрне ошаттылар, очсызлы гына фотоаппарат алдылар. Пленка, проявитель, фиксаж кебек нәрсәләр алгаласалар да, фото эшләр өчен кирәк булган башка приборлар алырга аларның акчалары юк иде. Шунлыктан карточка эшләргә безнең өйгә килеп йөрделәр. Шунда Раил белән Илгиз ипләп кенә хуҗалык тирәсендәге эшләрне эшләшергә, ашарга пешерергә өйрәнделәр. Үземнең балалар таралган иде инде. Раилне улымдай якын иттем. Дөресрәге, үземнекеләргә андый карау эләкмәде дә бугай. Мин, эштә булып, улларымның ничек үскәннәрен юньләп күрми дә калганмын.
Туган көнемне укучылар тагын үзләренчә бүләкләделәр. Раил миңа “Үпкә авыруы һәм аңардан саклану чаралары” дигән брошюра алып килгән. Бу юлы китапның эчке ягына “Галия Анваровна!!! Сез иң әйбәт укытучы!!!” дип язган, язуын кызыл ручка белән бизәгән. Арыш саламыннан каз оясы сыман үрелгән эшләпә алып килгән. Бүләкләрне ихлас күңелдән алдым. Мин эчемнән генә, мөгаен, китабы әнисенекедер, эшләпәне үрергә әтисеннән өйрәнгәндер, ул бит берәр шешәгә яз көне кешеләргә тал чыбыктан кош оялары ясап бирә, дип уйларга өлгермәдем, классташлары аңардан көлә һәм исем атый башладылар:
– Карагыз әле Хисмәйнең әйберләрен! Хисмәй каян таптың боларны?
Эшләпәне башыма киеп алдым, сумкадан көзгемне чыгарып, үземне карадым:
– Бу кадәр килешсә дә килешер икән, бизәкле яулыкларың бер якта торсын, – дип, шатланып, үземә-үзем сөйләндем.
Тугызынчыны тәмамлагач, Раил СПТУда укып, тракторист-шофер, токарь һөнәрләрен үзләштерде. Әтисенең башына кибетләрдә очсыз хакка сатыла торган спирт җитте. Раилне армиягә алдылар. Танкист булып хезмәт итте, килешү төзеп прапорщик булып калды, Югары танк училищесына укырга керде. Быел документ алып, лейтенант погоннары такты. Һәр ел саен укытучылар көнендә бәйрәм белән котлап открытка салыр һәм анда һәрчак “Сез – иң яхшы укытучы!!!” – дип язар булды. Соңгы вакытта телефонга күчтек. Бәйрәм саен котламый калмый. Әле үзе хезмәт иткән Мурманск шәһәренә туена чакырды. Юлга әзерләнәм: күчтәнәчләр тутырдым, затлы күлмәгемне киеп, ул бүләк иткән балдакны кидем. СПТУда укыган чагында ул миңа ун тиенлек көмеш акчадан тишеп ясап, пыяладан каш та куеп, йөзек ясап биргән иде.
“Мин, барыгызны да яратам” дигән бишенчеләрем, гафу итегез! Мин аны гына яраттым.
Сания ШӘРИПОВА үзе хакында:
1957 елда Сталинабад (Дүшәмбе) шәһәренә кунакка баргач тапкан мине әнкәй. Бәләкәйдән үк күп нәрсә белән кызыксына, мөмкин кадәр күбрәк белергә, күбрәк җирләрне күрергә тырыша торган идем. Шуңа үзем теләп армиягә киттем. Монда да бик күп китаплар укыдым, хыял диңгезендә йөздем. Ике елдан, акыл утыртып, туган ягыма – Бүздәк районының Каран авылына әйләнеп кайттым. Читтән торып, Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Анда Сәгыйдулла Хафизов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Үзбәк Гыймадиев кебек танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладым, тирән белем алдым. Әкренләп белемне энҗе бөртегедәй җыеп, тәҗрибә туплау, иҗат казанында кайнау күз алдымда яңа офыклар ачты.
38 ел Бүздәк районының Каран интернатында – тәрбияче, мәктәбендә укытучы булып эшләдем. 2008нче елда “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп чыккач, 100 мең сум грант бирделәр.
Буш вакытта кәгазь шыгырдатам, каләм тибрәтәм. Язган әйберләремне авылдашларым көтеп алалар, минем фамилия күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталар. Әлеге көндә лаеклы ялдамын.