Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
8 август 2019, 14:54

БЕР ИНТЕРВЬЮ ТАРИХЫ

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил ФӘЙЗУЛЛИНнан алган бу интервьюга инде 24 ел чамасы вакыт узып киткән. БДУның V курсында Камил абый ДӘҮЛӘТШИН җитәкчелегендә “Равил Фәйзуллин шигъриятендә лирик герой эволюциясе” темасына язган диплом эшемә материал туплау нияте белән Казанга, шагыйрь белән очрашырга, махсус барган идем мин. Тик... Равил абыйның вакыты юк, ул каядыр ашыга булып чыкты. Нишлисең, хәйләгә барырга туры килде. Дөрес, моның өчен Равил абзыйның эш телефонын өзәргә, даһиебыз, ул вакытта Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, соңрак Татарстанның халык шагыйре дәрәҗәләренә ия булган Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВны “Матбугат йорты”ның 10нчы катына җәяү мендерергә туры килде. Хәер, интервьюны укыгач, барысы да күз алдыгызга килеп басыр. Равил ФӘЙЗУЛЛИНның ил торышына, милләт үсешенә бәйле өмет-ышанычларының кайсылары тормышка ашкан-ашмаганлыгын да чамалап булыр. Кыскасы, укыгыз!

Алтмышынчы еллар уртасында көчле дулкын булып әдәбиятка килгән бер төркем шагыйрьне тәнкыйтьчеләр ”Фәйзуллиннар буыны” дип атады. Бу табигый иде, чөнки Равил Фәйзуллин каләмдәш яшьтәш шагыйрьләрдән күпмедер элегрәк танылып, үз буынының иҗат кредосын, максатын иң беренче шигырьләрендә үк башкалардан күпкә алданрак ачыклый алды.
Әдип Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый. 1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Равил Фәйзуллин — яшьли әдәби-иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган шагыйрь. Ул 1968-73 елларда Әлмәт язучылары бүлеген җитәкләде, 1973-77 елларда Татарстан язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшләде. 70нче еллар урталарында СССРның иң яшь язучылар Союзы әгъзасы иде. Озак еллар ”Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшләде.
Әдип ”Мәрмәр” исемле китабы өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге яшьләр һәм ”Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. Татарстанның халык шагыйре. Татар һәм урыс телләрендә чыккан иллегә якын китабы бар.
...Мин ’’Казан утлары” журналының баш мөхәррире бүлмәсенә килеп кергәндә, аның хуҗасы — 1960-70нче елларда ’’Нюанслар иле” циклы белән төрки дөньяны шаулаткан, үзенчәлекле әсәрләре аркасында күп кенә мактау һәм тәнкыйть сүзләре ишеткән шагыйрь Равил Фәйзуллин каядыр чыгып китәргә җыенган иде. Бер сөйләшер өчен генә ерак юллар үтеп Казанга килгәнемне аңлаткач кына, ул берничә минут вакытын бүләргә булды.
— Мине тиздән түбәнгә чакырырга тиешләр,— дип алдан ук кисәтеп куйды Равил Фәйзуллин (’’Казан утлары” Матбугат йортының унынчы катында урнашкан).
“Мин дә төшеп калган малайлардан түгел. Бәлки биш минут урынына кырык биш минут та сөйләшергә туры килер әле”,— дип эчемнән генә уйлап куйдым да шагыйрьгә беренче соравымны юлладым:
— Соңгы елларда басылып чыккан шигырьләрегездә моңсулык, сагыш, чарасызлык көчле тоела. Моның сәбәбе нидә?
— Сагыш, моңсулык табигатьнең дә асылында ята бит ул. Кеше гел тук һәм рәхәт кенә яшәсә, шигырь язарга утырыр иде микән? Моң-сагышлы булуны мин шагыйрьлек дип саныйм. Мөгаен, яшьлек чорындагы шигырьләремдә дә хисәт-моң булгандыр. Әмма хәзер, илледән узганнан соң, аның төсмерләре бүтәнчәрәк. Монда Вакыт дигәннәре зур роль уйный. Минем яшьлектә язылган байтак шигырьләремдә дөнья яшел төстә сурәтләнә, офыклар шәйләнми. Хәзер инде миңа тормышның офыгы ачык күренә. Бу ачыклык олыгаю белән дә, ниндидер гаеп фикерләрнең таралуы белән дә, үз мөмкинлекләремне чамалау белән дә, фани дөньяда яшәү финишының төсмерләнүе белән дә бәйледер. Әлбәттә, бу тойгылар сагыш-моң тартып тора һәм мин моны табигый халәт дип уйлыйм.
Икенчедән, моңа хәзерге җәмгыятьнең тотрыксызлыгы да сәбәпчедер. Әлбәттә, хөрлек килде, әмма ул хөрлек нинди уйларга этәрә, ул хөрлекнең җимешләре кемгә хезмәт итәргә тиеш соң әле? Үзәктәге, илдәге тәртипсез¬ек бездә дә үз чагылышын тапмыйча калмый. Нинди генә кеше булмасын, ул барыбер туганнан бирле җәмгыять белән бәйле. Шигърияттә дә бу ачык күренә. Шулай да мин хәзерге шигырьләремдә өмет чаткысы, рациональ ышаныч та күрәм.
— Шулай да, минемчә, соңгы еллардагы иҗатыгызда оптимистик рух шактый кимеде. Менә шигъри әсәрләрегездән ике мисал. Беренчесе —1968 елда язылган ”Көрәшчеләр” поэмасыннан. Сез анда:
Бөтен планета буйлап — вакансия:
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр,—
дип оран салдыгыз. Ә хәзер инде 1994нче елда ”Казан утлары”нда басылган шигырегезне укып карыйк.
...Яшәдең, эшләп җан аттың.
Йә, үзгәрттеңме бераз
Дөньяны, Илне?
...Сизәме тау очып төшкән
Тәмәке көлен.
Соңгы шигырегез Дөньяны, Җирне үзгәртү идеясеннән ваз кичүегезне аңлатмыймы? Мин, югыйсә, аны ’’Көрәшчеләр” поэмасына җавап сыманрак кабул итәм...
— Юк, ’’Көрәшчеләр” поэмасы ул заман өчен яхшы гына девиз, әйбәт кенә өндәү булды, аны кешеләр кабул иттеләр. ’’Көрәшчеләр кирәк!”— дигән сүзләр милли үзаңны, милли әдәбиятны үстерүдә үзенең ролен үтәде. Мин әле дә бу өндәмәләрдән ваз кичмәдем. ’’Көрәшчеләр кирәк!”— утыз ел элек язылса да, күптән түгел дәүләт суверенитеты кабул иткәндәге митингларда яңгыраган өндәүләргә аваздаш булды. Әмма митинглар чоры үтте инде. Ялкын да бит бер чакны сүрелеп кала, әмма эчке процесс барыбер бара. Шигырьләремдә бүгенге көннең яраларын ачып салуым да көрәшнең бер формасы бит ул. Шуңа күрә мин ул сүзләрдән ваз кичтем дип уйламыйм.
...Кызып кына барган әңгәмәбезне бүлеп ишек шакыдылар. Һәм бүлмәгә кыска буйлы, ярлы гына киемле, чуалып беткән җирән мыеклы берәү килеп керде. ’’Авылдан килгән берәү өйрәнчек автор микән, әллә Равил абзыйның шоферы-фәләнеме”,— дигән фаразымны тиз таратты бүлмә хуҗасы:
— Таныш бул. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөдәррис Әгъләм.
Мин, Мөдәррис абыйның шигърияте белән яхшы таныш булганга, телсез калдым. Бездә әз-мәз рифма төзи белгән кеше дә костюм киеп, галстук тагып, ”Мин шагыйрь!”— дип кукыраеп йөри бит. Ә монда?.. Нинди талант һәм нинди гадилек!
Шулчак Мөдәррис Әгъләмов телгә килде һәм Равил абыйга: ’’Безне алып китәсе машина хәзер килеп җитәчәк. Аскы катка төшеп көтеп торыйк”,— дип бүлмәдән чыгып китте.
— Машина килгәч тә миңа шалтыратырсыз, төшеп җитәрмен,— дип озатты аны баш мөхәррир.
...Әңгәмәне дәвам итеп, Равил Фәйзуллинга үземне инде күптәннән борчып йөргән бер сорауны бирергә җөрьәт иттем:
— Сезне күпләр фикер шагыйре дип исәплиләр. Бу турыда үзегез нәрсә уйлыйсыз? Шигърияттә, гомумән, хис өстенлек алырга тиешме, әллә фикерме?
— Мондый бәхәс булырга тиеш тә түгелдер. Хәзер композиторлар үзләре текст, көй язалар, үзләре җырлыйлар. Бәлки алар кайберәүләрне хисләндерәдер, әмма ул «шедевр»ларда логик фикер, уй юк. Икенче яктан, бездә логик яктан дөрес, математик конструкцияләүгә корылган шигырьләр язучы кешеләр дә бар. Ләкин ул шигырьләр хиссез. Мин боларны ике чиккә ташлану дип исәплим. Хистә болганып кына да, ялангач гаҗәпләр күрсәтеп кенә дә укучыны тәэсирләндерерлек чын шигырь иҗат итеп булмый. Шигырьдә хис һәм фикер бергә туарга тиеш. Минем күп кенә әсәрләремдә алар табигый укмашып киләләрдер дип уйлыйм. Дөрес, кайбер шигырьләремдә фикер өстенлек итә. Болары инде — кыска шигырьләр. Аларда укучыны хисләндереп, эретеп, кызларны әзерләгән кебек сыйпаштырып утырырга "вакытым” юк. Бу шигырьләрем интеллектуаль дәрәҗәләре югарырак торган, үземә фикердәш кешеләргә адреслана, алар мин әйтергә теләгәнне тиз аңлаячаклар. Кыска шигырьдә бар хикмәт – фикердә. Әгәр мин аларны сузып, хискә «манчып» утырсам, укучылар бу шигырьләрне салкын кабул итәр иде. Гомәр Хәйям робагыйларының да төп кыйммәте фикердә бит...
— Вакыт дигәннән, минем карашка, Сезнең күп кенә шигырьләрегез — Вакыт, Заман кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйлану, аларның асылын эзләү...
— Вакыт — ул абстракт төшенчә. Шуны әйтә алам, минем беренче шигырьләремдә үк аның белән көрәш башланды. Иң зур дошманым да, санлашкан һәм курыкканым да Вакыт булды. Вакыт мөнәсәбәтендә бик күп нәрсәләрне шәйләп буладыр. Яфрак яру да, чәчәк ату да Вакыт бит ул. Чишмәләр агуын әйтәсе дә юк инде... Вакыт сагышка да этәрә. Минем 1963 елда язылган бер шигырем бар. "Җил — Вакыт ул" дип атала ул. Анда бик яхшы күренә шушы әйбер. Сез әйткән Яшәеш, Вакыт, Мәңгелек, Үлем кебек төшенчәләр турында уйлану миңа иртә килде. Тәнкыйтьчеләр дә кайчак: "Синең иҗатыңның балалык, өйрәнчеклек чоры булмады",— дип әйтә киләләр. Әмма бу нәрсәдән киләдер — әйтә алмыйм.
— Гафу итегез, сүзегезне бүләм. Мин Сезнең күп кенә шигырьләрегезне тикшереп, шундый нәтиҗәгә килдем: яшьлек чоры иҗатыгызда якты киләчәк өчен көрәшкә өндәп торган Вакыт соңга таба гадел, әмма рәхимсез хөкемдарга әверелә...
— Бәлки син монда һәркемгә сизелерлек Вакыт атрибутларына зур игътибар биргәнсеңдер. Хәер, үземә дә тикшереп карарга кирәк.
— Сине буш кул белән озатасым килми, — диде шагыйрь, шигърият турындагы сүзне бүлеп.— Диплом эшеңдә ярдәм итәрлек кулланмалар бирәсем килә. Хәзер шуларны эзләп алып керим...
Аның бүлмәдән чыгып китүенә күп тә үтмәде, зеңгелдәп телефон шылтырады. Трубканы күтәрдем. Мөдәррис Әгъләмов тавышы... Нишләргә? Равил абыйны чакырсам, әңгәмә тәмамланды дигән сүз. ”Их, ни булса да булыр”,— дип уйладым да, телефон шнурын үзәк чыбыктан тартып алдым.
Берникадәр вакыт үткәч, Равил абый килеп керде һәм бусагадан ук:
— Шылтыратучы булмадымы?— дип сорады.
Мин ”әйе” дип тә, ”юк” дип тә җавап кайтармадым...
— Бу китаплар сиңа,— дип, ул алып кергән ике-өч китабын миңа тоттырды.— Вакыт бар чакта әңгәмәбезне дәвам итик.
— Үзегез иң яхшысы дип санаган әсәрегезне атасагыз иде...
— Өч, дүрт, биш юлдан торган кыска шигырьләр. Менә әле аларның һәммәсен бергә җыеп, китап чыгарырга телим. Кыска шигырьләрем минем характерыма һәм тәҗрибәмә ныграк туры килә. Гомумән, мин күп сөйләшергә яратмыйм. Сәхнә шагыйре дә түгелмен. Сәхнә шагыйрьләрендә ниндидер бер сәләт, көч бар. Мәсәлән, Әнгам Атнабаевта. Ә менә миндә андый нәрсә юк. Күңелемдә яткан әйберләрне сәхнә аша әйтеп бетерә алмыйм мин. Гомумән, кыска шигырьләр белән залны яулап булмый.
— Белүемчә, кыска шигырьләрегез әлеге көнгә кадәр бәхәсләр тудырып килә. Кемнәрдер аларга сокланып бетә алмый, ә кемнәрдер шигырьгә дә исәпләми. Аларны язу идеясе Сездә ничек туды?
— Минем өчен шигърият — эчке, рухи яшәеш формасы ул. Ә кыска шигырьләргә килгәндә, мин аларны язуны, үземчә, бүтәннәрне хөрмәт итү дип исәплим.
Кыска шигырь – ул бит бер-ике сүз белән генә сезне фикерләшүгә, киңәшләшүгә чакыра. Минем төп максатым — уйланыр өчен укучы күңеленә кечкенә бер орлык салу. Мин абсолют хакыйкатьне әйтергә Аллаһы Тәгалә дә, пәйгамбәр дә түгелмен. Мин кыска шигырьләремдә бөтен кешелекне күз алдымда тотмыйм. Мәсәлән, мәхәббәт турындагы шигырьләрне алып карыйк. Андагы бер сүз өчен күпме хис кичерергә кирәк булганын үзем генә беләм.
Дөресен әйтик, без үскәндә (1950нче еллар) шигъриятебез шактый көпшәк иде. Әгәр дә кече яшьтән үк орлыклы, чын поэзиядә тәрбияләнгән булсак, хәзерге шагыйрьләребез дә күпкә көчлерәк язар иде. Шулай да без киләчәк өчен иҗади җирлек әзерләдек, торгынлык чорында да әдәбиятка яңалык кертергә тырыштык шикелле.
Бездә шигърият көчле дип исәплим. Нәрсәдән килә соң бу? Бүгенге татар әдәбияты — әлегә дәүләтсез әдәбият. Дәүләтебез булмаган килеш тә, шөкер, без — әдәбиятлы халык. Образлы әйткәндә, дәүләтле әдәбият — ул иркә әдәбият. Аның әтисе һәм әнисе бар. Безнең әдәбиятыбыз ятимлектә үсте. Үткәндәге һәм бүгенге көндә әлегә күңелдә булган Дәүләт функцияләрен күпмедер дәрәҗәдә әдәбият үз өстенә алды. Яшереп кенә булса да, рәсми даирәләргә ярамаган фикерләр дә яңгыраштырды. Эзоп теле нык үсте.
— Ярамаган фикерләр дигәннән, бер әйбер кинәт хәтергә килеп төште әле. Әнгам Атнабаевның 90нчы еллар башында язылган "Менә шулай!” дип аталган бер шигыре бар:
Көн дә иртән Великая Русь,— дип
Уяталар урыс таңнары.
Менә тагын урыс кышы җитте,
Көрәп ява урыс карлары...
Ә Сез бу фикерне 1969нчы елда ук әйткән булгансыз икән:
Космополит түгел,
Шөкер,
Халкым да бар, ил дә, Ватан да.
Мин тынычмын: ”татарныкы”, — диеп
Төртеп күрсәтмимен ал таңга...
Белүемчә, Сезнең мондый ”усал” милли шигырьләрегез байтак. Әйтик, «Гөмбәзләре кояшмыни», «Бер генә» һ. б. Алар өчен эзәрлекләүләр булмадымы?
— Әйе, дөрес әйтәсең, минем ”торгынлык” чорларында язылган милли шигырьләрем күп булды. Шулай да мине эзәрлекләделәр, дип әйтә алмыйм. Мин властьларга ышанычлы кеше булып тоелдым. 24 яшьтә Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе булдым, аннары Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы урынында эшләдем. Шул рәвешле, мин үземә-үзем рәсми ”саклау челтәре” кордым.
Икенчедән, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре дә байтак язылды. Алар да мине җил-давылдан ышыклады. Аннары, дөресен генә әйткәндә, шигырьләремне аңлап бетерү, төбенә кадәр төшенү дә авыррак бит...
— Равил абый, Сез ”Идел” журналының 1995 елгы 1 санында ”Татар халкы әлеге көндә тарихи махмыр чорын кичерә”, — дип язган идегез...
— Кичерә, кичерә. Башы бик авырта. Айну бара.
— Йөзләрчә еллар буе сеңдерелгән коллык психологиясеннән, куллары татар канына буялган ил хакимнәренең исерткеч ялган вәгьдәләреннән халкыбыз айнып бетәр дип уйлыйсызмы?
— Айнып бетәргә тиеш бер. Бүтән юл юк. Кешелек бетмәгән очракта, татар үзенең кем икәнлеген аңларга тиеш.
— Күңелне борчып торган та-гын бер мәсьәләгә кагылмыйча китә алмыйм. Соңгы вакытта бердәм татар әдәбиятын Татарстан татарлары әдәбияты, Башкортстан татарлары әдәбиятына бүлгәләү сизелә...
— Китап чыгаруны әйтәсеңме?
— Юк, яшәү һәм иҗат итү мохитләренең төрлелеген әйтүем. Уфадагы татар иҗатчылары бер төрле мохиттә, Казанныкылар башка мохиттә кайный. Ә ике арада аралашу, фикер алышу юк. Халкыбыз таркау... Бу бердәм халыкның бүлгәләнүенә китермәс микән?
— Дөресен әйткәндә, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең күп кенә әсәрләрен ’’Казан утлары”нда бастырып чыгарабыз. Башкортстан татарларының Казан татарларыннан аерылып торучы, үзенчәлекле сыйфатларын да күрәм мин. Казан ханлыгы җимерелгәч, исән калу, рухи мәдәниятеңне күтәрү әлеге Татарстан җирендә Уфага карый күпкә авыррак булган. Тере калыр өчен, Казан ягы татарларына төрлечә урыска яраклашырга, буйсынырга туры килгән. Ә Уфа якларына урыска буйсынырга теләмәгән, хөр, азат кешеләр — милләтнең генофонды киткән. Шуңа күрә Казан тарафларында хәйләкәррәк, усалрак халык яши. Ә ’’хәйләкәр” сүзе ул үзе дә бик күп мәгънәләргә ия. Башкортстан татарлары исә күпкә сафрак, чистарак һәм… ’’беркатлырак”.
Элегрәк Уфа һәм Казан әдәбият әһелләренең үзара аралашуы бик көчле иде. Мин моны татар язучылары белән башкорт язучыларына карата да, андагы татарлар белән биредәгеләренә карата да әйтәм. Хәзер сәясәтчеләр күбрәк аралаша. Әмма халкыбыз өчен аның әлләни файдасы тоелмый. Большевикларның бердәм татар халкын төрле милли республикаларга бүлгәләп, милләт буларак юк итү сәясәте әлеге көндә үз җимешләрен бирә.
— Иҗатыгызга кире кайтып, шуны да өстәр идем: минемчә, Сезнең соңгы шигырьләрегездә үз-үзегезгә бикләнү бар. ”Без” концепциясе” ”мин”гә күчә...
— Чынлап тамыни!? Шигырьләремне үземә дә тикшереп чыгар¬га кирәк әле. Синең бу фикерләрең дөрес булмаска да мөмкин, чөнки Башкортстан халкы минем күпчелек шигырьләремне укудан мәхрүм бит. Казанда чыккан китаплар күп очракта Уфага барып җитми. Мөгаен, синең фикерләрең дә күбрәк вакытлы матбугатта басылган шигырьләремә нигезләнгәндер...
— Дөресен әйткәндә, Башкортстанның үзәк китапханәсендә дә Сезнең 1985 елдан соң чыккан китапларыгызны табып булмый... Равил абый, шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфат нәрсә, сезнеңчә?
— Шагыйрь дигәч, сүзнең асылын, эчке мәгънәсен аңлаган кеше күз алдына килә. Әдипнең төп бурычы, әлбәттә, үзеңне тудырган кавемнең максатларын ачыклап, кешелегеңне саклаган хәлдә, тайпылмыйча аларны тормышка ашыру. Һәр халыкның үз идеалы була. Шагыйрь туган халкына юл күрсәтеп баручы маяк, идеал булырга тиештер. Ул үзенә үзе генә хуҗа түгел, шуңа күрә меркантиль эгоизмнан ерак булырга кирәк.
— Татар шигъриятенең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Яшь буыннан яңа Фәйзуллиннар үсеп чыга алырмы?
— Яхшыраклар үсәр, дип өметләнәсе килә! Без шигърияткә килгәндә милли мәктәпләр күп иде әле. Безнең буын әдәбиятның үзеннән үсте. Иң мөһиме — туган телдәге СҮЗ бар иде. Сонрак ул сүзне үтерделәр. Әле без ифрат кыен чорны кичерәбез, чөнки 1970-80нче елларда бик күп татар мәктәпләре ябылды. Телебез киселде. Әдәбиятыбызга алмаш булып килерлек талантлы яшьләр урыслашты. Хәзер, Аллага шөкер, бу чорлар артта калып бара дип уйлыйк. Шулай да урыслаштыруның нәтиҗәләре тагын унар елга сузылачак әле. Татар мәктәпләренең беренче сыйныфларына кергән балалар үсеп җиткәнче. Аларны боз сукмаса, ачы жилләр таратмаса, киләчәктә әдәбиятыбыз күтәрелеп китәр, дип уйлыйм. Әмма бүгенге хәлләргә килгәндә, мин канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Талантлар аз. Сәбәбе шул — киселгән тел.
...Равил абзый, сәгатенә карый-карый, бүлмә буйлап йөренә башлады. Ул борылган арада мин телефонны кире тоташтырып куйдым. Телефон яңадан эшли башлады...
— Әңгәмәнең соңында, Башкортстандагы бердәнбер татар журналы ”Тулпар” турында фикерегезне ишетәсем килә...
— ’’Тулпар” журналына иң изге теләкләр телим. Алга таба, сезнең кайбер материалларны ’’Казан утлары ”нда урнаштырып, безнең материалларны ’’Тулпар”да биреп хезмәттәшлек итә башласак, әйбәт булыр иде. ’’Тулпар” болай яхшы гына журналга охшаган. Эчтәлеге ягыннан да, эшләнеше ягыннан да күңелгә ятышлы. Журналыгыз татар дөньясының чын мәгънәсендә ’’Тулпары” булсын иде!
...Равил Фәйзуллин белән хушлашып, ’’Ватаным Татарстан” гәзите редакциясенә төшеп барганда, каршыма шыбыр тиргә баткан Мөдәррис абзый Әгъләмов очрады. Күрәсең, ул телефон эшләмәүдән тәмам гаҗиз булып, үзе менеп киләдер инде. Уңайсыз булып китте… Хәер, ике әдип йөзләрчә чакрым үтеп, шигъриятебез язмышы турында әңгәмәләшергә килгән яшь каләмдәшләренең кечкенә шуклыгын кичергәннәрдер дип өметләнәм.
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Уфа — Казан — Уфа.
Читайте нас: