Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
26 июль 2019, 18:17

Йөрәккә төкерү... Әллә тәнкыйтьме?

Заһит МУРСИЕВтан АЧЫК ХАТБыел "Китап" нәшриятында Заһит МУРСИЕВның “Солтаньяр” китабы дөнья күргән иде. Авторның туган ягы Караиделдә китапның исем туе үтте. Бәйрәмдә, гадәттә, гел мактау-котлау яңгырый. Ләкин бу очрашуда әсәргә тәнкыйть эләккән. Романны сәрмәкләр, ягъни килмешәкләр турында дип бәяләүчеләр булган. Кемгәдер коммунистның муллага әверелүе ошамаган. Заһит Мурсиев кискен фикерләрне йөрәккә төкерү итеп кабул итеп, АЧЫК ХАТ язган һәм редакциягә җибәргән. Без, конкрет исемнәрне төшереп калдырып, аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Кем хаклы, үзегез бәя бирерсез. Хатны уку өчен сайтка үтегез.

***
Туган төбәкне өйрәнүче якташым романны сәрмәкләр турында дип бәһалады. Һәм өстенә басты. Кирза итек белән. “Сәрмәк” сүзен нәфрәт белән, “килмешәк” мәгънәсендә әйтеп.
Әйтегез әле, кемебез килмешәк түгел?
Татарлар – Татарстанда килмешәк. Алар Тамань, Азов буйларыннан күтәрелгән. Икенче фикер ишетелми.
Башкортлар – Башкортстанда килмешәк. Алар Алтай ягыннан килгән, бу – минем сүзем түгел. Башкорт тарихчылары фикере.
Ниһаять, без – барыбыз да килмешәк. Әнгам Атнабаев әйтмешли, “бу дөньяга без килгәнбез икән...” Димәк, без барыбыз да монда теге дөньядан килгәнбез. Нигә кирәк соң бу якты дөнья? Аллаһтан сорагыз. Ул нигәдер кешеләрне барлыкка китергән, аларга яшәр урын билгеләгән, кирәкле шартлар булдырган, вакыт тәгаенләгән. Кыскасы, без – якты дөньяда барыбер дә килмешәк, чөнки Аллаһ безгә җанны туган чакта илаһи дөньядан алып бирә.
Романның төп герое Аллаһка якынаерга, яшәешне дөрес аңларга, Ходайның зур дөньясын тоемларга тырыша. Аның мәрткә китеп яңадан тереләр иленә кайтуы игътибарга лаек кебек. Солтаньяр мәчет төзү уе белән йөри, шуңа Аллаһ аңа, син әле ниятеңне үтәмәдең, мин ошаткан эшне эшләмәдең, җир дөньясына кайтып тор, ди. Сүз белән түгел, әлбәттә. Ничек соң? Вакыйгалар шуңа ишарәли.
Сүз уңаеннан әйткәндә, иң алга киткән илләр – Америка, Канада, Австралия, Израиль дә – килмешәкләр иле.
Якташым төп геройны “торгаш” дип тә атый. Чыннан да, Солтаньяр халкына хезмәт иткәне өчен атылырга хөкем ителә. Яхшылык эшләргә ярамаганын мин дә "беләм", тик, алайса, нигә яшәргә? Ул әсәрне укымаган, ахры. Анда 1921 елгы ачлык тасвирлана. Әйтегез әле, ни өчен Идел буенда ничәмә миллион кеше ачтан үлгән? Иген уңмаганнан гынамы? Менә Караидел районында банан гомердә уңганы юк, ләкин кибет тулы банан. Ул елларда “торгаш”лар булмаган! Америкада, Канада, Австралия, Аргентина һәм башка җирләрдә икмәк булгандыр бит. Ләкин аннан алып монда китереп сатучы “торгаш”лар, сәүдәгә рөхсәт булмаган.
Сугыш вакытында Ленинградта 900 мең кеше нигә ачтан үлгән? Ә нигә оккупациядә калган Одессада азык муллыгы булган? Чөнки Одессада Ленинградтагы кебек “торгаш”ларны тоташ атмаганнар.
“Торгаш”ларның тарих язуын да белми якташым. Чит-ят илләргә сәүдәгәрләр юл салган, юлъязмалар калдырган түгелме соң?
Инде килеп, килмешәк я сәүдәгәр дигәннән, Мөхәммәт пәйгамбәр дә һиҗрәт кылган, ул да яшьлегендә сәүдәне һөнәр иткән.
Ә Солтаньяр үз иптәшләре белән үлемгә хөкем ителгән туган җиреннән күчеп түгел, качып китә. Һәм яңа урында яхшы тормыш кора. Килмешәкләр тормышны яхшыртучылар булып чыга түгелме соң? Көнләш, якташ, син алардан көнләш, һәм үзең дә күчен, тик мүгеңне утырган урыныңда калдыр.
Романда Шәфи абыз телгә алына. Ул – мишәр. Аның ничә төрле бизнес алып барганын санап карыйк. Трактир тоткан. Димәк, ашау-эчү (ашханә), кунып чыгу (кунакханә), кәрт уйнау (игорный дом) тоткан. Өчәү булдымы? Тагын да елга аша кичү (перевоз) оештырган. Аннары, старостаның ярдәмчесе буларак, җир эшләре алып бару хокукына ия булган, ә бу – бик тә төшемле эш. Биш булдымы? Алтынчыга патша властеннан юл төзүгә подряд ала. Ә монысы инде – акча тамып түгел, агып керә торган эш.
Хәзерге заманда Караидел районында иң зур, иң күп продукция бирүче хуҗалыкларны килмешәкләр төзеп бирмәдемени? Районны алга таба тартырга маташучы башлык үзе дә килгән кеше икән.
Якташ бер ханым да романны ошатмады. Янәсе, Солтаньяр, Григорий Мелехов кебек, кепкасын әйләндереп кия дә, ике яклы булып йөри. Кичә коммунист булган кеше бүген – мулла. Димәк, ул икейөзле, фарисей. Ай-һай, ул романны шулкадәр шәп укыган, хәтта укыганын сизми калган. Ике факт арасында 50 ел ятканын күрмәгән. Шушы вакыт эчендә Солтаньяр уйлана, диндар кешеләр белән киеренке бәхәс-әңгәмә алып бара, Хаҗга сәфәр кыла, мәрттә була – үзгәрер өчен болар азмыни?!
Монысы – минем йөрәккә төкерү. Нәкъ шушы идея мине роман язарга мәҗбүр иткән иде бит. Бар кеше дә бер түгел, арада намуслылары да бар, чын коммунист чын мулла була ала, дидем. Әсәрдә шушы процессны эзмә-эзлекле күрсәтеп бирергә тырыштым. Күрәсең, кыскарту аркасындамы, юньсезлегем беләнме, романның төп идея-мәгънәсе – беләк юанлыгы корыч аркан кебек сюжет линиясе якташ ханыма күренерлек булмаган. 50 ел вакыт узганын, шушы дәвер эчендәге трагедияләрне шәйләми калу өчен нинди “зирәк” акыл кирәк!
Ә бит аңлаганга аңларга була иде. Илле ел тырыша, эзләнә, рухи газаплар кичерә торгач, Солтаньяр диндар гына булып китми, ә ниндидер тылсым көченә дә ия була. Догалар укып, корылыкта яңгыр яудыра, Чаначык юлындагы зәхмәтне бетерә һ. б. лар...
Тагын бер якташым әсәрне икенче бер якташыбызның үзнәшер ысулы белән басылган романы белән чагыштыра башлады. Минем китапны укымый гына фикер йөрткән кешенең логикасы аңлашылмый.
Якташлар арасында юрамыш башланды, янәсе, бу персонаж кем, тегесе кемнән алып язылган? Әйтерсең мин капка төбенә чыгып басканмын да, күршеләрнең ни кыланганын карап торганмын. Аннары йөгереп кереп, язып та куйганмын. Ә минем еллар буена фактик материал җыюым, төннәр йокламый уйлануларым, чәмләнеп, ялкынланып иҗат итүем? Ник үзегез шулай гына эшләмисез, бик ансат булгач?
Романны кулъязма килеш техник фәннәр кандидаты Камил Галикәев, язучылардан Марис Нәзиров, Сәгыйдулла Хафизов, Дилбәр Булатова, Руслан Сөләйманов, Әмир Әминев, мөхәррир Гөлшат Абдуллина укыган иделәр. Ник, ичмасам, хет берегез “пустяк” димәде? Ничә ел гомеремне әрәм итмәгән булыр идем...
Читайте нас: