Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
21 июнь 2019, 12:12

ШУЛ ТАТАР БАЛАСЫМЫН…

Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре Рәшит ГАТАУЛЛИН 1938 елның 19 июлендә Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда сугышта һәлак булгач, әнисе Сәвиягә өч улын берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә.Рәшиткә дә бик яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләргә, комсомол секретаре вазыйфасын да башкарырга туры килә. Талбазы урта мәктәбен экстерн тәртибендә тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлегендә укый. Дүрт курстан соң Миякә районында Өршәкбаш-Карамалы, Илчегол, Тамьян авылларында укыта, мәктәп директоры була. Җитмешенче елларда исә туган районына кайтып, Калтай һәм Камышлы авылларында мәктәп директоры вазыйфасын башкара. 1985 елда, Уфага килеп, татар телендә чыгучы “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Әдәби әсәрләре Уфада чыга торган гәзит-журналларда, ә 1966 елдан “Казан утлары” журналында басыла. Сиксәненче еллар азагы һәм туксанынчы елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли хәрәкәтендә катнаша. 1993 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.Хәзер инде шагыйрьнең иҗатын анализлауга күчик...

Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре Рәшит ГАТАУЛЛИН 1938 елның 19 июлендә Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда сугышта һәлак булгач, әнисе Сәвиягә өч улын берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә.
Рәшиткә дә бик яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләргә, комсомол секретаре вазыйфасын да башкарырга туры килә. Талбазы урта мәктәбен экстерн тәртибендә тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлегендә укый. Дүрт курстан соң Миякә районында Өршәкбаш-Карамалы, Илчегол, Тамьян авылларында укыта, мәктәп директоры була.
Җитмешенче елларда исә туган районына кайтып, Калтай һәм Камышлы авылларында мәктәп директоры вазыйфасын башкара. 1985 елда, Уфага килеп, татар телендә чыгучы “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Әдәби әсәрләре Уфада чыга торган гәзит-журналларда, ә 1966 елдан “Казан утлары” журналында басыла.
Сиксәненче еллар азагы һәм туксанынчы елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли хәрәкәтендә катнаша. 1993 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Кызганычка каршы, шагыйрьнең гомере бик кыска булды, ул 2000 елның салкын гыйнварында арабыздан китеп барды.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин билгеләвенчә, “Рәшит иң элек, әлбәттә, Такташлар, Туфаннар һәм Сибгат Хәкимнәр мәктәбеннән. Ул – лирик, тулысы белән хисләр шагыйре. Шуңа күрә дә аның шигырьләре нечкә, тирән тойгыларга, моңлы, сагышлы кичерешләргә ифрат та бай”.
Чынлап та, Рәшит Гатауллинның 1960 елларга караган беренче шигырьләре яшьлек романтикасы белән сугарылганлыгы, хәтта ки берникадәр самимилеге белән дә игътибарны җәлеп итә. Шул ук вакытта биредә шагыйрьнең дөньяны үзенчәлекле сурәтләү осталыгын да күрмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, “Җәй көне” шигырендә ул әлеге ел фасылын, һич көтелмәгәнчә, әнисе белән чагыштыра:Көзләре көз түгел,Язлары яз түгел.Җәй генә охшаган.Яшелдән ясанган,Эсседән сусаган, –
Әле генә эштән кайткан
Әнигә охшаган.
Роберт Миңнуллин Рәшит Гатауллин шигырьләренең “темалары белән дә, стильләре, формалары белән дә бер-берсен кабатламый” торган булуын ассызыклый. Бу сыйфат аларны еллар яссылыгында тикшергәндә аеруча ачык күренә. Әйтик, 1960 еллар шигъриятендә романтик күтәренкелек, мәхәббәт хисләре өстенлек итсә, 1970 елларда алар фани дөнья, яшәеш мәсьәләләре белән бергә үрелеп бирелә башлый; 1980 елларда исә шагыйрь милләт, ил язмышын иҗатының үзәгенә куйган ил агасы булып күз алдына килеп баса.
Ләкин, кайсы гына чорны алма, туган як – Башкортстан темасы Рәшит Гатауллин иҗатының үзәген тәшкил итә. Әдәбият галиме Камил Дәүләтшин билгеләвенчә, “Башкортстанда яшәүче татарлар арасыннан әдәби омтылышы белән мавыккан кешегә, гадәттә, катлаулы дилемманы чишәргә туры килә, чөнки ул ике юл чатында торып кала. Әгәр аңарда “туган җир тойгысы” көчлерәк икән, ул илендә иҗат итә, ләкин аны Казан тарта – Тукай рухы чакыра. Шуңа да:
...Шул Марстан, шул Сәеттән үтеп
Хәзер инде кая барасың?
Уфа – Казан... Гомер буе сызлар
Йөрәктәге олы яра син,
Уфаларда ятим итсәләр дә,
Казанда соң мине кем көтә?
Тукай рухы, Сибгат, Туфан рухы –
Гомер буе шулар җилкетә...
Әйе:Казаннарга барсам, Казан мине
Үги итмәс иде, чит итмәс.
Ләкин:Чәрмәсәнем, Кармасаным гынаНичек ташар икән мин киткәч, –
ди Кушнаренко районының Марс авылы егете Рәшит Гатауллин”.
Туган җирен ташлап китү – шагыйрьнең акылына да, вөҗүденә дә сыймаслык хәл. Ул моны кат-кат ассызыклый:
...Килеп-китеп йөргән җирем түгел,
Туып-үскән җирем – Башкортстан,
Җирең, суың, күгең нинди төстән –
Мин дә шулар белән бер үк иштән! (“Башкортстан”)
яки:
...Күл читенә басып карап калдым
Аккошларның очып киткәнен.
Кошлар кебек очып килмәдем мин,
Кошлар кебек очып китмәмен. (“Кошлар кебек очып килмәдем мин”)
Остазы Наҗар Нәҗми иҗатындагы кебек үк, Рәшит Гатауллин өчен дә туган җир, Ватан төшенчәсе туган тел төшенчәсенә тәңгәл килә. Шагыйрь өчен алар – изге төшенчәләр. 1970 еллар ахырында башланган татар мәктәпләрен башка телдә укытуга күчерү, башкорт һәм татар зыялылары арасында мәдәни мирас өчен тарткалаш, билгеле, шигърияттә дә чагылмыйча калмый. Нәкъ шушы дәвердә Рәшит Гатауллин иҗатына “илле илсезлек, телле телсезлек” мотивы килеп керә. Моның ачык чагылышын без шагыйрьнең энесе Рәдиф Гаташка атап язган “Мин озатам сине” шигыреннән күрә алабыз:
Китәм дисең инде Казаныңа,
Син китәсең, миңа каласы.
Сәер бер хис җанда. Әйтерсең мин
Үз җиремнең үги баласы...
Үзеңне “үз җиреңнең үги баласы” итеп тоюдан килеп чыккан рухи дисгармония турыдан-туры туган тел язмышы белән бәйле:
Халкым бармы?
Белмим.
Кайберәүләр
Танымыйлар телем, милләтем.
Үз телемдә басып чыгармагач,
Җырларымны хәзер нишләтим?
Бер килмешәк булып тудым микән,
Йортсыз-җирсез, Илсез, Ватансыз?
Шулай булгач, телсез генә түгел,
Калам икән кулсыз, канатсыз.
Нишләргә соң?
Санга санамыйлар,
Танымыйлар туган телемне
Болгар бабаларың исән чакта,
Халкым, шулай мескен идеңме?! (“Бар”)
Чөнки:
...Бүлешергә мөмкин җирне, суны,
Илне мөмкин тартып алырга.
Йортсыз-җирсез торырга да була,
Тик язмасын телсез калырга. (“И туган тел”)
Күренүенчә, шагыйрь 1960-80 еллар арасында үз иҗатында катлаулы эволюция кичерә: башлангыч чорда язылган шигырьләрендәге романтизм иҗат тибыннан ул кырыс реализм позицияләренә күчә. Бу күчеш-метаморфозалар шигъри әсәрләренең тематикасында да, идея-эстетик эчтәлегендә дә, образлар системасында да чагылмыйча калмый. Әлеге үзгәрешләрнең төп сәбәбенең шул чордагы иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә килеп тоташуын да инкарь итеп булмый.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
ШУЛ ТАТАР БАЛАСЫМЫН
Таралган татар, таралган, —
Тарихи язмышымы?
Кемнәр өстенәдер төшкән
Ходайның каргышымы?!
Сибелгән татар, сибелгән
Дөньяның тарафына.
Кайсы җир урын бирмәгән
Шул татар баласына?
Таралган, сибелгән татар,
Тарихын югалтмаган.
Кол булмаган, сатылмаган,
Иманыннан кайтмаган.
Шул татар, усал татарны
Чукындырмакчы тотып;
Шул татар, горур татарны
Бетерәлмәгән йотып
Урысның чиксез нәфсе дә...
Терелгән тагын татар.
Ил бирмәс, дин бирмәс өчен,
Тел бирмәс өчен татар
Кырылган, тик тез чүкмәгән,
Үлемнәрдән калыккан.
Горурланамын. Мин дә бит
Татар дигән халыктан.
Мин дә шул каумем затыннан,
Шул татар баласымын.
Йөрәгендә — кан тамчысы,
Тәнендә — ярасымын.
УФА – КАЗАН
Мин Казанга кирәк кишермени,
Казан кайный миннән башка да.
Минем канга сеңгән шул Агыйдел,
Чәрмәсәнем белән Кармасан.
Шул Марстан, шул Сәеттән үтеп
Хәзер инде кая барасың?
Уфа – Казан... гомер буе сызлар
Йөрәктәге олы яра син.
Уфаларда ятим итсәләр дә,
Казанда соң мине кем көтә?
Тукай рухы, Сибгат, Туфан рухы —
Гомер буе шулар җилкетә.
Бу язда да Агыйделем ташып
Килеп җитәр әле Иделгә.
Казан диеп янып-шашып йөргән
Чаклар булды инде минем дә.
Казаннарга китсәм, Казан мине
Үги итмәс иде, чит итмәс.
Чәрмәсәнем, Кармасаным гына
Ничек ташыр икән мин киткәч?
Агыйделем үрсәләнер иде,
Ярсып чыгар иде ярыннан.
Гамь, моң белән шуңа яшимен мин
Җанда Уфа – Казан барында.
Читайте нас: