Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
16 апрель 2019, 11:45

Тәртип санына тәртип кирәкме?

Татарча текстларда тәртип саннарында “-нчы/-нче” кушымчаларының хәтта дүрт төрле язылышы очрый: язма рәвештә (беренче), кушып (1нче), буш урын калдырып (1 нче), сызыкча аша (1-нче). Бу хәл иҗтимагый челтәрләрдәге текстларда гына түгел, матбугатта, китапларда, рәсми басмаларда күзәтелә һәм район гәзитләре хезмәткәрләре, укытучылар, олимпиадаларда катнашучы укучылар өчен аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.

Интернет куллану көннән-көн арта. Яраткан гәзит-журналларның сайтлары бар, кайсысын телисең, шунысын кереп укырга, чагыштырырга мөмкин. Һәм орфографик, техник күптөрлелек күзгә чалына башлый. Бүгенге кулъязма һәм басма текстларда иң еш очраган төгәлсезлек – сызык (тире) белән сызыкчаны (дефис) бутау. Бу хакта без былтыр “Кызыл таң” гәзитенең декабрь аенда язып чыккан идек инде.
Шулай ук саннарны язуда төрлелекнең күп. Мисалга, татарча текстларда тәртип саннарында “-нчы/-нче” кушымчаларының хәтта дүрт төрле язылышы очрый: язма рәвештә (беренче), кушып (1нче), буш урын калдырып (1 нче), сызыкча аша (1-нче). Бу хәл иҗтимагый челтәрләрдәге текстларда гына түгел, матбугатта, китапларда, рәсми басмаларда күзәтелә һәм район гәзитләре хезмәткәрләре, укытучылар, олимпиадаларда катнашучы укучылар өчен аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.
Башкортстандагы татар телле матбугатны күздән кичерик һәм тәртип саннары кушымчаларының кулланылышына мисаллар китерик:
– “Тулпар” журналы: документаль һәм рәсми стильдәге язмаларда даталардан соң “-нчы/-нче” кушымчалары кушып языла, әдәби әсәрләрдә язма рәвештә бирелә: “30нчы ноябрьдә Башкорт дәүләт университетының...”, “...аның беренче генә операция ясавы түгел...“ (2018, № 6).
– “Кызыл таң” гәзитендә даталардан соң кушымчалар куелмый: “Мәгълүм булуынча, узган елның 19 ноябрендә...”. Ә инде башка очракларда бу кушымчалар кушып языла: “11нче сыйныфлар арасында Илеш районының...”, “Борай 2нче мәктәбенең” (15.01.19);
– “Өмет” гәзитендә “-нчы/-нче” алдыннан буш урын калдырыла яисә алар кулланылмый: “2018 елның июненнән бу вазифаны...”, “4 нче гыйнварда Уфада суд приставлары Сипайлово микрорайонында...”, “1978 нче елның җәйге бер көнендә...”, “2007 елда бу күркәм гаилә...” (11.01.19).
Татарстан матбугатының “Казан утлары”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” басмаларында даталардан соң тәртип саны кушымчалары күзәтелми. “Идел” журналында әдәби әсәрләрдә тәртип саннары язма рәвештә бирелә: “Әтисе өченче мәртәбә бәхетен сынап карый” (2014, № 8). Дәреслекләрдә, китапларда тәртип саннары кушымчалары алдыннан буш урын калдырыла: “...узган гасырның 80–90 нчы елларында...” (Татар грамматикасы. Т. 1. Казан: ТӘһСИ, 2015. Б. 176), “Чистай шәһәре 16 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең...” (Татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар: методик ярдәмлек. – Казан: ТРМҮИ, 2015. Б. 20)
Урыс телендә нәшерләр һәм авторлар өчен махсус белешмәлекләр бар. Иң танылганы – А. Э. Мильчин, Л. К. Чельцоваларның “Справочник издателя и автора” ( Мәскәү, 2003) китабы. Авторлар тәртип саннары турында 113–115нче битләрдә яза һәм тәртип саны кушымчаларын сызыкча аша язарга тәкъдим итә: “10-й класс «Б»; ученик 11-го класса; 1-й вагон из центра; в начале 90-х годов”. Ләкин микъдар саннарында (словарь в 4 томах; работа 2 сотрудников), даталарда (22 марта 2003 года, 1 апреля, 10 января), рим саннарында (XXI век, Людовик XIV) алар кулланылмый. “Том, бүлек, бит, таблица“ кебек сүзләр тәртип саннары алдыннан килсә дә кушымчалар язылмый (на с. 196, в т. 5, в табл. 11), ләкин тәртип саны алдан килгәндә, кушымчалар языла: на 196-й странице, в 5-м томе, в 11-й таблице. Ә инде сыйныф саннарында, гадәттә, кушымча кулланыла (наш 10-й «Б», 10-й класс «Б»), я алар язма рәвештә бирелә (девятый «В»).
Башкорт һәм урыс орфографиясе принциплары, нигездә, тәңгәл. Башкортча текстларында даталарда тәртип саны кушымчалары куелмавы, башка очракларда сызыкча аша “-сы/-се” язылуы күзәтелә. “Башкортстан” гәзитеннән мисал: “Баш ҡалабыҙҙың Дим биҫтәһендә урынлашҡан данлыҡлы 112-се Башҡорт кавалерия дивизияһы...“ (19.01.2019). “Агыйдел” журналында даталар – кушымчасыз, тәртип саннары әдәби язмаларда язма рәвештә, мәкаләләрдә сызыкчалы “-сы/-се” белән языла.
Шулай итеп, Башкортстандагы татар матбугатында, Татарстан гәзит-журналлары я башкорт телендәге басмалар белән чагыштырганда, тәртип саны кушымчаларын куллануда шактый чуарлык күзәтелә. Бер үк вакытта Татарстан дәреслекләре тәкъдим иткәнчә тәртип саны һәм шулай ук килеш кушымчалары алдыннан буш урын калдыру мантыйкка сыймый кебек: мәсәлән, “беренче” дигән сүз ни өчен “1 нче” дип, аерып языла? Бу бит – бер сүз, кушымчалар, билгеле булуынча, агглютинатив телләрдә тамырга һәм башка кушымчаларга ялганып, кушылып киләләр, бергә язылалар. Кайчандыр норма буларак ныгытылган кагыйдәнең төгәлсезлеге бүгенге төрлелеккә сәбәп булгандыр да, бәлки. Бу сорау, әлбәттә инде, киләчәккә юнәлтелгән.
Бүгенгә исә, мөгаен да, БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ, Мәгарифне үстерү институты галимнәре, нәшрият мөхәррирләре белән берлектә Башкортстандагы татар матбугаты өчен орфографик һәм техник таләпләр, нормалар тупланган ниндидер методик әсбап төзү мәсьәләсе өлгереп җиткәндер, мөгаен.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: