Барлык яңалыклар
Әдәби тәнкыйть
12 апрель 2019, 11:52

ИҖАТЫНДА АНЫҢ БАБИЧ РУХЫ

Кайчакта аптырап та куям: кайбер төбәкләрдә татар һәм башкортлар күпләп яшәсә дә, алардан иҗатка килгән шагыйрь-язучыларны көндез чыра яндырып та эзләп табып булмый, ә инде икенче очракта, артык зур да булмаган бер авыл әдәбиятка һәм сәнгатькә бихисап күп талантлар бирә, үзе дә тора-бара әдәбият символына әверелә. Шундый гаҗәеп урыннар исемлегенә Дүртөйле районының Әсән авылын һич икеләнмичә кертергә мөмкин. Күрәсең, Ходай Тәгалә илаһи нурын монда күбрәк иңдергәндер. Бу авылда әдәбиятларыбыз классигы Шәехзадә Бабич туып-үскән, иҗат канатларын ярган, шигърияттә беренче адымнарын ясаган.Бабич салып калдырган талант орлыклары киләчәктә дә үзләренең мул шытымнарын бирми калмады, хәтта ки шагыйрьнең вакытсыз өзелгән иҗади гомерен алар дәвам итте дисәм дә, хата булмас. Монда мин, иң беренче чиратта, танылган язучы, әдәбиятчы-галим, татар мифологиясе фәненә нигез салучыларның берсе, Бабичның авылдашы Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ шәхесен күз уңында тотам.

Кайчакта аптырап та куям: кайбер төбәкләрдә татар һәм башкортлар күпләп яшәсә дә, алардан иҗатка килгән шагыйрь-язучыларны көндез чыра яндырып та эзләп табып булмый, ә инде икенче очракта, артык зур да булмаган бер авыл әдәбиятка һәм сәнгатькә бихисап күп талантлар бирә, үзе дә тора-бара әдәбият символына әверелә. Шундый гаҗәеп урыннар исемлегенә Дүртөйле районының Әсән авылын һич икеләнмичә кертергә мөмкин. Күрәсең, Ходай Тәгалә илаһи нурын монда күбрәк иңдергәндер. Бу авылда әдәбиятларыбыз классигы Шәехзадә Бабич туып-үскән, иҗат канатларын ярган, шигърияттә беренче адымнарын ясаган.
Бабич салып калдырган талант орлыклары киләчәктә дә үзләренең мул шытымнарын бирми калмады, хәтта ки шагыйрьнең вакытсыз өзелгән иҗади гомерен алар дәвам итте дисәм дә, хата булмас. Монда мин, иң беренче чиратта, танылган язучы, әдәбиятчы-галим, татар мифологиясе фәненә нигез салучыларның берсе, Бабичның авылдашы Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ шәхесен күз уңында тотам.
Аның иҗаты белән беренче танышуым студент елларына кайтып кала. Очраклы рәвештә кулыма Галимҗан Гыйльмановның “Тозлы яңгыр” дип исемләнгән беренче проза җыентыгы килеп кергән иде. Минем, ул вакытта яшьлек максимализмы белән дөрләп, һәр нәрсәгә тәнкыйть күзлеге аша карарга өйрәнгән күңелемә ул җыентык гаять көчле тәэсир ясады. “Нәсер” дип аталып, гадәттә, туган авыл табигатен купшы эпитетлар аша тасвирлауга корылган төссез һәм җансыз “әсәрләрне” кабул итмәгән аңым һәм йөрәгем Галимҗан абыйның шушы җыентыгына урнаштырылган нәсер-парчаларына әсир булды. Чәчмә тел белән язылган шигырь кебек иде алар. Алардагы хисләр ташкыны теләсә нинди плотиналарны ерып алып китәрлек, ә акыл, фәлсәфә гомерендә мәңгелек төшенчәләр турында исенә дә төшермәгән кешене дә уйга салырлык! Әлегә кадәр татар әдәбиятында мин әлеге нәсер-парчаларга тиң әсәрләрне очратканым юк.
Ә инде язучының 1999 елда басылып чыккан “Албастылар” романы әдәбиятыбызның яңа баскычка күтәрелүенә ачык бер мисал булды. Дистәләрчә тәнкыйтьчеләр аның иҗат ысулын билгеләргә тырышып, каләм сындырды, романны анализлаган күпсанлы мәкаләләр гәзит-журналларда дөнья күрде. Ләкин аларның берсе дә “Ал бастылар”ның серен тулысынча ачып бетерә алмады әле. Һәм бетерә алмас та... Ләкин шунысы ачык: бу роман безнең аңыбызның иң төпкел катламнарында яшерелгән тарихи хәтеребезне өскә тартып чыгара, рухиятебезне иң саф, иң самими өлешенә мөрәҗәгать итә, укучыны катарсис – рухи чистарыну хәләтенә җиткерә.
Шәхсән мин, бу әсәрне укыгач, балачагыма, ялан тәпи йөгереп йөргән болыннарга, тирләп-пешеп печән чапкан Бәләбәй урманнарына, монда яшәгән ак йөзле һәм ак күңелле Акбабайлар янына кайтып килгән кебек булдым. Күңелемдә “мондый әсәрне бары тик үзе дә ак күңелле, саф йөрәкле кеше генә яза ала” дигән якты бер ышаныч туды. Ә инде соңрак, язучының шәхсән үзе белән танышкач, әсәрләреннән алган тәэссоратларымның дөрес булуын аңладым.
Язучы һәр әсәрендә рухи асылыбызга мөрәҗәгать итә. Бу балачактан, ата-бабаларыбыздан ишетеп үскән урман, су, юл ияләре дә, авылларыбызның нигезен саклаучы, аларга таралырга, югалырга юл куймаучы Акъәби, Акбабайларыбыз да, шулардан үрнәк алып, күңелләрендә авыл самимилеген, сафлыгын җуймаган яшьләребез дә. Галимҗан абыйның геройлары арабызда яши, Тәңре мәрхәмәте белән үз-үзебезне, кешелеклелегебезне югалтмаска, Анабыз – Табигать белән гармониядә яшәргә өйрәтә. Борынгы мифология белән кызыксыну, андагы каһарманнарны әдәби әсәрләренең үзәгенә алу Бабич белән Галимҗан Гыйльмановны берләштереп үк тора шикелле. Буыннар бәйләнеше, әдәби традицияләр дәвам итә, үсеш-үзгәреш кичерә, яңа сыйфат ала.
Гомумән, Галимҗан абый данлыклы якташы – Бабич алдындагы бурычын икеләтә үтәде кебек. Ул классигыбызның иҗади мирасын барлап, “Зәңгәр җырлар” дип аталган зур бер том итеп бастырып чыгарды. Ә инде аның “Татар мифлары” дип аталган икетомлыгы (Казан, 1996-1999) Бабич иҗатында яңгыраш тапкан барлык мифологик образларны, ул гына да түгел, дөньяның барлык кыйтгаларына да сибелгән милләттәшләребезнең борынгы ышануларын, ырымнарын, им-томнарын башка халыкларның мифологиясе белән чагыштырма планда анализлаган фәнни хезмәтләрнең беренчеләреннән булды.
“Татар мифологиясе юк. Ул бары тик борынгы цивилизацияле грек, рим, кытай, һинд кебек халыкларга гына хас күренеш”, – дигән катып калган карашны сындырып, бу өлкәдә эзләнүләр башлау үзе үк батырлыкка тиң, минемчә.
Галимҗан абыйны мин фикердәшем генә түгел, дустым да дип исәплим. Һәм аптырап та куям: нинди генә җаваплы вазыйфаларда, дәүләт эшендә булмасын, аның иҗади каләмен, фәнни эзләнүләрен ташлаганы юк. Шуңа күрә дә аның иҗади багажы гаять зур. Анда саллы-саллы романнар, кызыклы повестьлар, күпсанлы хикәяләр, өлкәннәр һәм балалар өчен тәгаенләнгән шигъри әсәрләр урын алган. Шуның өчен дә быел аның 2016 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Ходай бүләге” повестьлар җыентыгы һәм 2014 елда “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Тәкъдиргә юл” хикәяләр һәм новеллалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителүе һич гаҗәп булмады. Күптәннән лаек ул бу бүләккә. Әсәрләренең күләме ягыннан да, фәлсәфи тирәнлеге, образлылыгы белән дә күптәннән лаек. Галимҗан абыйның әлеге мәртәбәле премиягә ирешүе Башкортстан татарларының иҗади җегәрен раслаучы бер мөһим дәлил булыр иде.
Язучы һәм галим бүген дә эзләнүләрдә. Үзе әйтмешли, ул сихри әдәбият дөньясында, игелекле рухлар, ияләр арасында яши, Акбабайлар белән аралашып, алардан көч, сафлык ала. Минемчә, Галимҗан Гыйльманов әсәрләре гасырлар узгач та югалмаячак. Татар булганда, аның Акбабайлары булганда алар да яшәячәк. Ә инде заман шаукымына бирелеп, асылыбызны югалтмау – безнең бурыч...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас: