Чәчмә әсәр
24 Октября , 04:01

Дилбәр ИСРАЕВА. Сыңар алка. Хикәя (2)

– Ни... Əкълимə... Син дə ялгыз, мин дə ялгыз, дигəндəй... Əллə яшьлек хатасын төзəтеп, бергə яши башлыйкмы? Чык миңа кияүгə, Əкълимə! – Бу сүзлəрне əйткəч, Гайфулланың өстеннəн тау төшкəндəй булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Magnifik.Magnifik.
Фото:Magnifik.

(Ахыры.)

Менə аның йорты. Юл төшкəндə ничə тапкыр узды моннан Гайфулла. Тəрəзəлəренə текəлеп-текəлеп карады, Əкълимəне аз гына булса да күреп каласы иде. Ə бүген, киресенчə, Əкълимə тəрəзəдəн аның кергəнен күрмəсə ярар иде, дип, кача-поса диярлек керде. Өйнең ишеген ачуга, борынына коймак исе килеп бəрелде. Аһ, аның кайчаннан бирле камыр ризыгы ашаганы юк! Авыздан сулар килə бит! Əкълимə пешергəн коймакларны көн саен ашар өчен гомерен бирергə дə əзер Гайфулла. Каушаудан исəнлəшергə дə онытып ишек төбендə таптанып торды. Ишек ачылган тавышны ишетепме, каршысына: “Кеше бармы?” – дип, Əкълимə үзе килеп чыкты.

– Əйе, Əкълимə, мин əле бу, саумы.

– Бəрəч, Гайфулла, синме соң бу? Əйдə уз.

– Монысы сиңа, – дип, кулындагы төргəкне сузды карт.

– Рəхмəт инде, əйдə, уз, хəзер чəй куям, чəй эчəрбез.

Хуҗабикə никадəр генə аптырамасын, гаҗəплəнүен сиздермəде. Көпə-көндез өенə яшьлек мəхəббəте килеп керсен əле! Нинди йомышы төште икəн?

Əкълимə чəй куйган арада Гайфулла карт өйне күздəн үткəрде. Җыйнак кына итеп җыештырылган, һəрнəрсə үз урынында. Мəчтүрə дə өйне тəртиптə тотты тотуын, əмма монда нəрсəдер башкача сыман. Утыргычларга кулдан бəйлəнгəн паласлар җəелгəн, күзнең явын алып тора. Боларны, мөгаен, Əкълимə күз нурларын түгеп үзе бəйлəгəндер. Диварларга чиккəн сөлгелəр эленгəн. Тəрəзə төплəрендə шау чəчəккə күмелеп гөллəр үсеп утыра. Болар барысы да өйне ямьлəп, нур сибеп тора сыман. Əллə Гайфуллага гына шулай тоела микəн? Гомер буе бер күрергə тилмергəн Əкълимəсенең йомшак куллары кагылган һəр əйбер өйне оҗмахка тиң итə иде. Гайфулла бу мизгелдə бəхетнең үзен тойган сыман булды.

Карт йомшак кəнəфидə хислəренə бирелеп утырганда, кухнядан хуҗабикə чыгып, аны чəйгə дəште. Дөнья хəллəрен сөйлəшеп, таныш-белешлəрне барлап, икəүлəп чəй эчтелəр. Гайфулла һаман үз халəтенə кайта алмады, каушаудан уч төплəре янды, əллə кайнар чəйдəн, əллə дулкынланудан маңгаена бөртек-бөртек тир бəреп чыкты.

– Ни... Əкълимə... Син дə ялгыз, мин дə ялгыз, дигəндəй... Əллə яшьлек хатасын төзəтеп, бергə яши башлыйкмы? Чык миңа кияүгə, Əкълимə! – Бу сүзлəрне əйткəч, Гайфулланың өстеннəн тау төшкəндəй булды.

– Əй, Гайфулла! Син һəрчак шундый туры сүзле булдың инде. Олыгаеп беткəч тə яшьлекне онытмадыңмыни? Кияүгə чыгарга мин бит инде яшь-җилкенчəк түгел.

– Яшь барса да, күңел һаман картаймый бит. Аннан, олыгаеп барганда, яныңда иптəшең булу бик кирəк икəн шул. Ялгызлык бик авыр нəрсə. Менə яшь вакытта кызларның тизрəк кияүгə чыгасы килə, егетлəр ашыкмый. Ə олыгайгач ир-атка хатын-кыз кирəк, хатыннар ялгыз килеш тə югалып калмый. Менə мин дə бер елдан артык инде тол ир. Берүземə яшəве бик читен. Менə шулай бергə утырып сөйлəшə-сөйлəшə чəй эчүлəре дə җанга рəхəт бит. Аннары, Əкълимə, мин гомерем буе сине сагынып яшəдем. Районга барганда-кайтканда авылыгызның читеннəн түгел, сезнең урамнан уза идем. Сине бер күреп калсам да, син йөргəн урамнардан узсам да үземне бик бəхетле итеп тоеп йөри идем. Гомернең азагында булса да синең белəн бəхетле буласым килə.

Əкълимə нəрсə əйтергə дə белмəде. Ничə еллар буе күрешергə, кара-каршы утырып сөйлəшергə ул да тилмереп яшəде. Əмма боларны Гайфуллага белү кирəкме икəн? Олыгайган көнендə гомер иткəн йортын калдырып, яшь кызлар сыман, кияүгə чыгам, дип күчеп китү кыендыр ул. Кешедəн оят. Күңел дигəне генə əллə нигə җилпенə. Əйтерсең яшь кызны сөйгəн егете сорап килгəн. Гомер үткəн шул инде. Балалар ни дияр?

Икесе дə, үз уйларына бирелеп, берара дəшми торды. Аннары Гайфуллага кинəт кенə сыңар алка исенə төште. Түш кесəсеннəн алып, алканы Əкълимəгə сузды:

– Əкълимə, хəтерлисеңме, бу синең алкаң. Шушы еллар буена сине сагынган саен бу алканы алып карый торган идем.

– Хəтерлим, əлбəттə. – Əкълимəнең аптыравы йөзенə чыкты, хəтта күзлəре яшьлəнде. Көзге алдындагы тартмачыкны ачып, ул сыңар алканың парын алып килде.

– Менə, ниһаять, алар бергə. Ничə ел алар аерым-аерым торды, ялгыз яшəүнең яме булмаган кебек, сыңар алканың да кирəге бер тиен. Əйдə без дə шушы алкалар сыман бергə яшик, тормышыбызны бəхетле, мəгънəле итик.

– Мин уйлармын, Гайфулла...

Гайфулла карт Əкълимəнең өеннəн очып кайтты сыман. Юк, димəде бит, уйлармын, диде, димəк, өмет бар! Ул өен күздəн кичерде. Монда килен алып килергə оят ласа! Ашыгыч рəвештə тəртипкə китерергə кирəк! Шундук балаларына шылтыратырга булды. Алары аталарының ниятенə каршы килмəде, “ялларга кайтырбыз, эшлəрбез”, диде. Ике атна дигəндə, Гайфулланың өендə яңа җиһазлар пəйда булды. Кызлары бөтен өйне, урын-җирлəрне юып чыгарды, тəрəзəлəргə яңа челтəр-пəрдəлəр элде, өйдə тəртип урнашты. Гайфулланың күңеле күтəрелеп китте. Менə хəзер Əкълимəнең җавабын алырга барса да була – өе килен төшерергə əзер.

Тагын тəвəккəллəп Гайфулла карт күрше авылга юлланды. Юк, дип кенə əйтə күрмəсен Əкълимə! Хыял кошын менə-менə элəктердем дигəндə, очып кына китмəсен. Əкълимəнең бусагасын атлап кергəндə Гайфулла шундый уйлар белəн атлады.

Əмма сөйгəненең йөзендə аны күргəч шатлык очкыннары сизелмəде. Əкълимə аны ничектер кыенсынып кына каршы алды.

– Я, Əкълимə, əйт җавабыңны, уйлагансыңдыр инде, – диде Гайфулла.

– Əй, Гайфулла! Безнең яшьтə килешə торган гамəл түгелдер инде ул кияүгə чыгу. Балаларым да риза түгел. Əйдə, кеше теленə кермик, тынычлап кына яшик.

– Əкълимə, сиңа үзеңə шулай берүзең яшəү җиңелме? Балалар алар кайта да китə, синең хəлеңне аңламый. Яшь вакытта əти-əни сүзен тыңлап бəхетебездəн мəхрүм калдык, хəзер – балаларныкын. Кайчан булса да үзең телəгəнчə яшəргə кирəктер бит. Əйдə болай итəбез: балаларың кайткан вакытта килəм дə алар белəн үзем сөйлəшəм. Кайчан кайталар, əйт.

– Бу ялга кайта инде алар...

Шимбə җиткəнне көтə-көтə көтек булды Гайфулла. Ниһаять, ул көн килеп җитте! Барыбер үз дигəненə ирешəчəк ул, Əкълимəнең балаларын күндерəчəк!

“Əкълимəгə өйлəнмəсəм, исемем Гайфулла булмасын!” – дип, күтəренке кəеф белəн тагын күрше авылга юлланды карт. Əкълимəгə, балаларга күчтəнəч тə алырга онытмады. Хислəнеп китеп, машинасын туктатып, юл буеннан Əкълимəгə ялан чəчəклəреннəн гөллəмə дə җыйды.

Өйдə барысы да аның килүеннəн хəбəрдар иде. Əкълимəнең улы Алмаз, кызы Əлфия гаилəлəре белəн кайтканнар икəн. Өй эче шау-гөр килеп тора, нинди күңелле. Хуҗабикə өслəрен матур итеп бөтереп, хуш исле бəлеш пешергəн. Өстəл тулы сый-нигъмəт. Барысы да өстəл артына җыелды.

Бераз ашагач-эчкəч, Гайфулла карт килүенең төп сəбəбенə күчəргə булды.

– Балалар, минем килүемнең нияте – сезнең əнкəгезнең кулын сорарга телим. Яшь вакытта ук ошатып йөрдем, гомерем буена аны оныта алмый, сагынып яшəдем, олыгайган көндə бер-беребезгə терəк булып яшисе иде. Сезнең ризалыгыгызны алырга килдем.

– Күз күрмəгəн, колак ишетмəгəн кеше булгач, бик ышанып бетмəгəн идем сезгə, хəзер инде күргəч шиклəрем таралды, бик ипле генə кешегə охшагансыз. Мин каршы түгел, əнкəй ничек тели, шулай булсын, – дип җаваплады улы Алмаз.

– Мин дə каршы түгел, безнең еш кайтып-китүлəргə риза булсагыз, ачык йөз белəн каршы алсагыз, əнкəйне бəхетле итə аласыз икəн – ризалыгымны бирəм, – диде кызы Əлфия.

– Син ни əйтерсең инде, Əкълимə? – Гайфулланың карашы түземсезлəнеп сөйгəненə төбəлде.

– Ни əйтим инде, əйдə, тəвəккəллəп карыйк, – дип җаваплады карчык, ə үзенең бит очлары оялчан кызларныкыдай алланып чыкты.

...Килəсе җомгада Гайфулла картның йортына килен төште. Ике яклап та балалар, оныклар кайткач, мəҗлес туйны хəтерлəтте. Алар китеп, икəүдəн-икəү генə калгач, чын бəхетнең тəмен тойды Гайфулла. Əкълимəнең алтын куллары пешергəн хуш исле пəрəмəчне кабып, чəй уртлап куйгач, Гайфулла əйтеп куйды:

– Менə хəзер бəхетле мин, Əкълимəкəй, хəзер үлсəм дə үкенмим.

– Юк инде, Гайфулла, алай тиз генə үлəсе булгач, өйлəнмилəр иде аны. Мин сиңа үлəргə бирмим əле, – дип кеткелдəде Əкълимə.

Ə колакларына тагылган пар алкалар тəрəзəдəн иңгəн кояш нурларында җем-җем итеп куйды...

Автор:Дильбар Булатова
Читайте нас