Чәчмә әсәр
23 Октября , 14:09

Дилбәр ИСРАЕВА. Сыңар алка. Хикәя (1)

“Əй, карт пəри, җитмешне узгач та мəхəббəт турында хыялланып йөрмəсəң”, – дип битəрлəп тə ташлый үзен.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дилбәр Исраева.Дилбәр Исраева.
Дилбәр Исраева.

Җəйге айлы кич. Елга аша басманы чыкканда сандугачлар сайравы ишетелə. Күңелнең дə шул сандугач сыман өзелеп-өзелеп сайрыйсы килə. Чөнки анда гыйшык уты оялаган. Кемгə диген – авылның иң чибəр кызы Əкълимəгə. Бүген дə сүз кушып карады Гайфулла, юк, кызның исе дə китмəде, кичке уеннан дус кызлары белəн култыклашып, нəрсəдер турында сөйлəшеп, чырык-чырык көлешеп кайтып киттелəр. Əллə Гайфулладан көлəлəр микəн? Менə бүген дə ул сиздермəскə тырышып кына кызларның артыннан кайтып килə – бəлки, дус кызлары кайтып киткəч, Əкълимə белəн сөйлəшергə җай чыгар? Инде ничə көн шулай кызның артыннан кайта да, тəрəз чиртə егет. Тик кыз аңа битараф, ахры, ник бер чыксын! Юк, Гайфулла бирешə торган егетлəрдəн түгел, ул кызны үзенə каратмыйча туктамаячак. Ничə ел инде Əкълимə дип авыз суларын корыта. Ничек итсə итəчəк, барыбер Əкълимəгə өйлəнəчəк Гайфулла.

Шул уйлар белəн кызның капка төбенə килеп җитə язганын сизми дə калган. Дус кызлары, хушлашып, үз юлларында булды, Əкълимə капкадан кереп китте. Караңгыда Гайфулланы абайлаучы булмады. Кая карый икəн авыл егетлəре? Дүрт кыз кайтып килə, берсен дə озатучы юк. Əллə үзлəре якын китермилəрме егетлəрне? Кызларның ерагайганын көтте дə сызгырып куйды егет. Тавыш-тын юк. Бераздан сандугач сыман сайрап сызгырырга тотынды. Шулчак капка ачылды, Əкълимə килеп чыкты.

– Нишлисең син? Əнилəрне йокыдан уятасың бит! – диде усал гына.

– Аның каравы, максатыма ирештем – син чыктың.

– Чыктым инде, көн саен тəрəзə чиртəсең бит.

– Син озаттырмагач, нишлим соң?

– Менə чыктым, я шуннан? – диде кыз дорфа гына.

– Əкълимə, син үзең чибəр, əмма сиңа берəү дə якын килə алмый, энəлəреңне тырпайтасың. Син роза гөле сыман.

– Ай-яй матур сайрыйсың! Сөйлəшергə генə булдырасың, ахры?

– Юк, мин эшкə дə булдырам. Минем белəн югалмассың. Чык миңа кияүгə, Əкълимə!

Кыз рəхəтлəнеп көлде.

– Бер озаткач та шулай кияүгə чакыралармы?

– Башкалар алып китмəсен, дим инде.

Каян бу хəтле кыюлык кергəндер бу кичне Гайфуллага! Башка вакытта Əкълимəне күрсə, авызында ботка пешерə иде, бүген əнə кияүгə үк чакырып ташлады. Чакыруын чакырды да, əллə ни рəте генə юк. Əтисе сугышта хəбəрсез югалды, əнисе ялгызы үстерде биш баланы. Кая карама хəерчелек, көчкə очын очка ялгап яшилəр. Нинди килен төшерү инде əле аңа? Шулай да яшьлек үзенекен итə. Йөрəктə – дəрт, күңелдə – ялкын.

Шул көннəн соң Гайфулла Əкълимəне көн саен озата башлады. Ни гаҗəп, кыз да аны бүтəн кумады, энəлəрен дə тырпайтмады. Ике яшь йөрəк арасында сөю уты кабынды. Андый якты, саф мəхəббəт алар арасында гына булган сыман тоела иде Гайфуллага. Ə бер кичне ул кызның бит очыннан сак кына əп итəргə батырчылык итте. Кыз оялуыннан кызарып чыкты, хəер, караңгыда егет моны күрмəде. Оялды да кереп тə качты Əкълимə. Гайфулла исə, шатлыгыннан авызын ерып, өенə кайтып китте. Бераз баргач, бишмəт эченнəн нəрсəдер кадаган сыман тоелды. Караса, Əкълимəнең көмеш алкасы. Сыңар алка...

Икенче көнне кыз кичке уенга чыкмады. Аның урынына хəбəре генə иреште: Əкълимə күрше авылга кияүгə киткəн. Егет җанына урын тапмады. Ничек?! Аның Əкълимəсе бит ул! Хəер, нəрсəгə өметлəндең соң син, хыялый гашыйк? Кызның əтисе, сугыштан кайтып, бригадир булган кеше, бердəнбер кызын ятим Гайфуллага бирми инде. Күрше авылдан үз ише белəн кодалашкан. Əкълимə ничек риза булды икəн?

Гайфулла сөйгəн кызын оныта алмый озак йөрде. Бəлки, торып китə алмаслар, Əкълимə аерылып кайтыр, шул очракта мин, бернигə карамыйча, аңа өйлəнер идем, дип хыялланып йөрде егет. Утызны узгач кына, хыялларының тормышка ашмасын аңлагач, өйлəнергə ният итте Гайфулла. Үзе дə утызга җитеп килгəн Мəчтүрəне хатын итеп алды. Дүрт балалары туды. Əмма ул гомере буе Əкълимəне сагынып яши. Яшь вакыттагы “мин барыбер аңа өйлəнəм” дигəн анты җанына тынгы бирми. Бик сагынганда, үзе генə белгəн урында бик кадерлəп саклаган сыңар алканы ала да, су буена барып, озак итеп карап тора. “Син дə ялгыз, мин дə парлы ялгыз”, – ди ул, алкага карап.

Гомер аккан судай сизелми генə үтə икəн. Кырык ел бергə яшəгəннəн соң, Мəчтүрə авырып, дөньядан китеп барды. Гомер көзендə, җитмешнең аръягына чыккач, Гайфулла карт ялгызлыкның тəмен татыды. Хатыны исəн чакта болай ук ямансу булмаган икəн, хəзер бигрəк авыр. Хатын-кыз, иреннəн калса да, барыбер ничектер яшəргə тырыша, балалар дип өзгəлəнə, ə ир кешенең яшəвенə мəгънəне хатын-кыз гына бирə ала. Балалар барысы да башлы-күзле, һəрберсенең үз дөньясы, əткəлəре янына хəл белергə кайта да, ə дигəнче кире шəһəрлəренə китə. Күргəн кебек тə булмыйсың.

Карчыгының вафатына да елдан артык вакыт узды. Шулай ямансулап яшəп ятканда, Гайфулла күрше авылда Əкълимəнең дə моннан берничə ел элек тол калганын ишетте. Шуннан соң картка əллə ни булды. Үзен яшь егет сыман хис итə башлады, йөрəге Əкълимəне озатырга баргандагы сыман еш-еш тибə, зиһен чуала. Яшьлектə əйткəн “мин барыбер Əкълимəгə өйлəнəм” дигəн сүзе хəтерендə кабат-кабат яңара. Əллə тəвəккəллəп карарга микəн? “Əй, карт пəри, җитмешне узгач та мəхəббəт турында хыялланып йөрмəсəң”, – дип битəрлəп тə ташлый үзен. Ə шулай да беркөнне тəвəккəллəде. Кибеттəн бер кап чəй, чəчəкле матур яулык алды да, үзе сыман ук яшь булмаган машинасына утырып, Əкълимəлəргə юл тотты. Сыңар алканы да алырга онытмады. Юл буе уч төплəре тирлəде, йөрəге урыныннан кубып чыга язды. Дару төймəсен капкач кына бераз тəртəгə керде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Дилбәр Исраева 1993 елда Башкортстанның Тәтешле районында туган. Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалында икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Югары уку йортын тәмамлагач, Ижау шәһәрендә банкта эшли.

2018 елда кияүгә чыгып, Нефтекама шәһәренә күченеп кайта. Тормыш иптәше Илнур белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Тәүдә шигырьләр иҗат итә, алар Удмуртиянең “Яңарыш” гәзитендә, иҗтимагый челтәрләрдә дөнья күрә. 2024 елдан, үзен проза өлкәсендә сынап карарга теләп, хикәяләр яза башлый. Чәчмә әсәрләре “Тулпар”, “Мәйдан” журналларында, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә басылды. “Көтәрмен...” хикәясе “Батыр яуда сынала” республика конкурсында (Башкортстан) проза номинациясендә беренче урынга лаек булды. 2025 елда “Сөю шулдыр” исемле тәүге чәчмә җыентыгы З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә дөнья күрде.

 

 

Автор:Дильбар Булатова
Читайте нас