

Кыштыр-кыштыр килгəн тавышка сискəнеп уянды
Галимə карчык.
– Эх-эх, ни кылануың бу? – дип гаҗəплəнде ул, мылтык белəн булашып утырган бабаен күреп. Тегесе
эндəшмəде, каш астына гына əбиенə караш сирпеп
алды да үз эше белəн булды.
– Сиңа əйтəм, Аллабирде, ни кылануың бу? – Галимə
карчык урыныннан калкынды.
Берара мылтыгына текəлеп утырганнан соң, Аллабирде карт əйтеп куйды:
– Барып килəм əле... Тегеңə...
Эшнең нидə икəнен шундук чамалап алды карчык.
Илле ел бергə гомер сөрү дəверендə иренең бөтен кылыгын үзенекеннəн дə яхшырак белеп бетергəн.
– Əстəгыфирулла, – дип бот чапты ул, “тегеңə” дигəн
сүзнең төбендə ни ятканын шундук элəктереп. – Башың
бармы синең, юкмы? Сакаллы сабый! Кычытмаган
җирне кашып йөрмəсəң инде. Аллабирде килə, дип
көтеп ята, дилəр, əнə. Əнə, картая белмəгəн нинди
бəндə булдың!..
Карт кул гына селтəде:
– Барам, дигəч, барам!.. Телеңə салынма, əнə, ризык
җыештыр.
– И илаһым! – Карчык бу сүзне “үзең белəсең” дигəн
сымаграк əйтте. Алдына алганны куямыни ул: шушы
арада телендə һаман шул “əйбер” булды. Көзен сугымга дип торган башмакларын еккан иде. Шуннан алып
тынычлык бетте картына, тота да шуны сөйли, тота да
шуны сөйли.
– Берəрсенə əйтер идең, ичмасам.
Карчыгының бу сүзе картның җанына тиде шикелле.
– Ияренеп йөрергə, мине кем дип белəсең? – диде ул
дорфа гына.
Шулай да үзенең дə күңел төбендə шик дулап куйды.
Аю алу уен эш түгелен яхшы белə: үз гомерендə
утыз ике таештабанның тиресен тунады. Һа-ай, бар
иде яшь чаклар! Алай дисəң, əле дə арба ярыгыннан
төшеп калмаган инде, чаштырыбрак əйтсəң, типсə
тимер өзəрлек. Шөкер, кордашлар кебек əйлəнгəн саен
“уф”ылдап, бөгелгəн саен ыңгырашып йөрми. Бала чактан тау-таш артылып, урман гизүенең бер гыйльлəсе
булган, күрəсең. Ə карчыгының сүзлəрендə дə хаклык
бар. Берəрсен иярткəндə, яхшы булыр иде дə... Тик
кемне иптəш итəсең ул эшкə? Əйтсəң, кеше көлкесе,
аюга бару түгел, тəкə печəрлек тə ир-ат калмады
хəзер. Юньлерəклəре Себердə озын акча артыннан
куа, байтагы шəһəрдə дөнья көтеп ята. Козгын Хəбирне
ияртəсеңмени? Аның көмешкə сеңгəн исеннəн өнендə
йоклап яткан аю торып качар. Мал астын тазартудан
башка эш чыгарлык түгел аңардан. Я ул илке-салкы
Сəетне аласыңмы?! Үзеңə бер бимаза итеп. Эх, авылда
эш эшлəрлек ир калмады шул!..
Аллабирденең башына бер уй килде: кара, сугышфəлəн башланып китсə, болар белəн нишлəмəкче була
икəн? Үз уеннан үзе шомланып китте хəтта. Аллаһ сакласын!..
Көнчыгыш агара башласа да, кояш чыгарга байтак бар
əле. Кеше уянып өлгермəс борын юлда булуың хəерле.
Аллабирде алачыгыннан калтагаен алырга уйлаган
иде да, кул селтəде: кар калын түгел, артык йөк булыр.
Ə менə этенең юклыгына нык үкенде ул. Эх, Актырнагы
əле булса! Картаюы җиткəн иде шул, бахырның. Былтыр мəрхүм булып куйды. Этен күмгəннəн соң байтак
эче пошып йөрде аның, онытылып китеп ашарга да чыгаргалады. Шуннан соң башка эт алмады. Куй, диде,
хəзер сунарга чыкмагач, аны гел бəйдə тотарга кирəк
булыр. Эт интектереп ни...
Караңгылы-яктылы чакта ук авылны үтеп, карт сунарчы Алатауга үрмəли башлады. Тауга азрак үрмəли дə,
хəл алырга туктый. Һе, картлык сиздерə барыбер. Кайдадыр укыган иде шикелле, кеше үз тавына үз вакытында менəргə тиеш, диме. Уйлап карасаң, Аллабирденең
дə, текə үк булмаса да, үз тавы бар инде. Кабаланмый,
кешегə бəла салмый ул үз тавына үрмəлəде. Дəрте
ургып торганда Галимəне җитəклəп алды. Бара торгач, ике малай өстəлде. Алары, шөкер, җебек булып
үсмəде. Ир корына керер-кермəс үз көйлəрен үзлəре
көйлəде, бер-бер артлы шəһəр ягын каердылар. Хəзер
җəй айларында балалары белəн сирəк-мирəк кайтып, хəл-əхвəл белешеп киткəн булалар. Яраган инде.
Хəер, онык-оныкаларын Аллабирде дə бик үзсенеп
бармый. Урысча гына сөйлəшкəнгəме икəн, чит бавыр
сымак алары. Башларыннан сыйпап, аркаларыннан
сөеп алгаласа да, нишлəптер йөрəге кабул итə алмый.
Аптырарсың, башка миллəткə əйлəнсə, үз токымың да
ят була икəн... Кан туганлыгыннан җан туганлыгы якынракмы икəн əллə?!
Алатау битлəвеннəн шырлык ерып байтак барды
Аллабирде. Аю өненə күп калмады хəзер. Əнə кыя да
күренə. Бер елны ике аю атып алды шуннан. Таештабан үз итə бу төбəкне. Шушы кыяның астында гына
мəгарəсе дə бар. Уйламаганда барып чыкты ул анда.
Дөресрəге, аю өне юллап йөргəндə килеп төртелде. Туз
яндырып эченə кергəн иде, зурлыгына һушы китте. Аяк
астында хайван сөяклəре тулып ята. Йөрəге җитеп йөз
метр чамасы төпкə үтте дə, ары барырга базнат итмəде.
Ə мəгарə бер тараеп, бер киңəеп сузыла да сузыла.
Аллабирде аю өненə якынлашкач, башта тамак ялгап
алырга кирəк дип, капчыгын асты. И-и, карчыгы! Нəрсə
генə салып бетмəгəн. Я, шушында тəм-том ашап утырамы соң инде ул, кəнфитенə кадəр тутырган. Икмəк
белəн мае булгач, җитмəгəнме.
Сунарчы, капкалап, чəй уртлаган арада, карашы
белəн тирə-якны караштырып, уңайлы урын чамалады.
Анавы, мəгарə ягыннанрак, калкурак урынны сайларга кирəк, дип фикер йөртте. Ярар, тəвəккəллəдек, диде
ул авыз эченнəн. Капчыгын агач ботагына элеп куйды,
фуфайкасын салып ташлады, иелгəндə комачауламасын өчен билендəге хəнҗəрен арткарак күчерде,
кушкөбəгенə ике ядрə тыкты. Тавыш-тын чыгармый,
сак кына йөреп, өн авызына коры ботаклар өйде, арасына каен тузы кыстырды, ныграк төтəсен өчен черек
агачлар салды. Булды шикелле. Өемгə ут кабызгач,
җəһəт кенə бая сайлаган урынга барып, мылтыгын
өнгə төзəде. Бераздан черек агачлар төти башлады.
Күп дигəндə, тугыз-ун минут үткəндер, Аллабирдегə
вакыт шактый тоелды. Аю күренми һаман. Əллə төтен
өн эченə кермиме икəн, дип уйларга да өлгермəде,
берничə тапкыр пошкырган тавыш колагына чалынды.
Əһə, уянды, мəлгунь!
Үз күзенə үзе ышанмады Аллабирде. Өннəн гыйфрит
килеп чыкмасынмы! Бу кадəр зур аюны аның бер тапкыр да күргəне юк иде əле. Уйлап торыр вакыт түгел,
тəтегə басты сунарчы. Шартлау тавышы оеган һаваны
селкетте. Элəкте. Аю торган урынында ике-өч тапкыр əйлəнеп чыкты да зур башын чайкап алды. Һəм...
көтмəгəндə аларның карашлары очрашты. Аю үрə
басып үкереп җибəрде. Бу минутта сунарчының башына бер уй да килеп өлгермəде, нəрсə эшлəгəнен үзе
дə аңламый калды шикелле. Ниндидер кодрəт белəн
берничə омтылуда мəгарə авызына җиткəнлеген генə
шəйлəде. Борылып карамаса да, артыннан шатыршотыр килеп аю бастырганын аркасы белəн тоя иде.
Туктасаң я таеп егылсаң – бетте! Аллабирде мəгарə
эченə омтылды. Бераз йөгергəннəн соң гына борылып карады ул. Гыйфрит, əллə керергə базнат итмичə,
мəгарə авызында тукталып калган иде. Лəкин озак тормады, җир актарып тырнады да тагын килə башлады.
Каныкты бу! Ике патронны бер-бер артлы җибəрергə
кирəк моңа, дип билен капшаган иде, башына суккандай булды Аллабирденең. Тешен кысып сүгенде ул: ух,
исəвəн, бая фуфайкасын салганда патронташын ботакка элеп торган иде бит. Алырга оныткан. Ах, аңгыра!..
Аю ажгырып якынайганнан-якыная барды. Соңгы патронны ничек булса да читкə атмаска кирəк. Бу соңгы ядрə
берсенə – үлем, берсенə гомер бүлəк итəчəк. Аюга ун
метрлап ара калгач, аның маңгаена төзəп атып җибəрде
сунарчы. Шулчак көчле шартлау тавышыннан мəгарə эче
“гү” итеп калды һəм бөтен дөньяның асты-өскə əйлəнде.
Аллабирде куркудан башын тотып, җиргə чүгəлəде.
Шулай күпме утыргандыр, тавыш басылып, күзлəрен ачканда бөтен дөньяны караңгылык чорнаган иде.
Эшнең нидə икəнен шундук аңлады сунарчы: мəгарə
авызы ишелгəн! Күзгə төртсəң дə күрерлек түгел. Аллабирде кымшанмый гына колак салып торды. Шылт иткəн
тавыш юк, тик үзенең генə бөтен тəне калтыранганын
тойды. Теге гыйфрит дөмеккəн, димəк. Шырпы сызган
иде, якында гына сузылып яткан аю мəетен шəйлəде.
Ерткычның зурлыгына хəйран калып торганда, ялкын
кулын пешергəч кенə исенə килде. Тагын шырпы сызарга булган иде дə, əрəм итмəскə кирəк, бу караңгылыкта
аның белəн генə эш барып чыкмас дип, уйга калды.
Нишлəргə? Нəрсəгəдер өметлəнгəндəй, кесəлəрен капшап чыкты. Яндырырлык бернəрсə дə юк иде. Шулчак
пимасына кидерелгəн резина каталары исенə төшеп,
йөзенə елмаю галəмəте йөгерде, тəүге тапкыр ут тапкан кешедəй ихлас куанды ул. Катасын салып, яртысын
чабып алды, калганын йомарлап пимасының кунычына тыгып куйды. Ут кабызып җибəргəч, мəгарə эче
шактый яктырды һəм Аллабирденең дə өмете балкып
киткəндəй булды. Ул мəгарəдəн чыгу ягына юнəлде. Күп
тə бармады, алдында таш дивар күреп, катып калды.
Аның бар өмете, кинəт ташка бəрелеп ватылган пыяладай, челпəрəмə килде. Шулай да караңгылык чорнаган күңеленең почмагында ватылган өмет ярчыклары
җемелдəшə иде əле. Сунарчы, бəлки, чыгып булыр,
дигəндəй, ишелгəн ташлардан хасил булган диварны
капшап карады. Чыгар əмəл табылмады. Нинди казага тарыганын тəмам аңлап, үз-үзен сүкте ул. Шул кирəк
сиңа, тиле! Йөрмə, дип карчыгың əйтмəдеме, ə! Менə
хəзер утыр инде əҗəлеңне көтеп!
Берəрсе килеп коткарырына тамчы да өмете юк
иде Аллабирденең. Кеше аягы басмаган бу төбəктə
этем йөрсенмени? Карчыгы, бабаем аюга китеп гаип
булды, дип яр салыр да өч-дүрт кеше иренеп кенə авыл
тирəсендəге урман-тауны йөреп чыккан булыр. Азак
əйтерлəр, яшəрен яшəгəн, ашарын ашаган, кеше үлми
тормый инде, диярлəр. Җан юатыр өчен, шəп кеше иде,
диярлəр. Əбие, бахыр, өчен, җидесен укытыр. Укытырмы икəн? Укытыр ул! Гомере буена Аллабирде дип кенə
торды. Эх, Галимəсе əле нишлəгəн була икəн? Мөгаен,
аның кайтуына дип аш салгандыр...
Өлтерəп йөргəн əбиен уйлап, картның күзлəре
яшьлəнеп китте. Тукта əле, нишлəп əле үз-үзенə җеназа
чыгып тора? Берəр əмəлен чамаларга кирəк. Кем белə,
бəлки, эзлəп тə табарлар. Шайтан гына өметсез, ди бит.
Аюның тəне суынмас элек, чалып калырга кирəк, дип
уйлады сунарчы. Ярый əле хəнҗəрен үзе белəн алган.
Катасының калган ярты өлешенə ут кабызып, тиз генə
эшкə кереште. Озак кына азапланды ул. Аюның бер як
тиресен сыдырып беткəч, икенче ягына əйлəндереп
сала алмый интекте. Мылтык көбəге белəн каера торгач, ничек кирəк аны əйлəндерде. Ниһаять, тиресен
сыдырып, эч-карынын да алып ташлады. Бу вакытта
икенче пимасындагы катасын да яндырып бетə язган
иде инде. Шунда башына җилле бер фикер килде: аю
мае мул бит! Элегрəк, электр сүнгəлəгəн чакта, майдан шəм эшлəп яндыра торган иделəр лəбаса. Тик май
салырга савытын каян аласың? Аяк астын караштыра
торгач, ниндидер җəнлекнең баш сөяген табып алды.
Шəп булды бу. Аның эченə май тутырды, свитерының
җиңен чабып, филтə эшлəде. Башта сүрəн генə кабынган шəм, тора-бара четердəп янарга тотынды. Болай
булгач, ут байтакка җитəчəк.
Эш белəн булып, тамагы кипте картның. “Əгəр су таба
алмаса...” Шушы куркыныч уйдан йөрəген шом билəде.
Мəгарəнең эченəрəк кереп карарга кирəк, дип уйлады
да, бу ниятеннəн кире кайтты. Көне буе аягөсте йөрүдəн
нык сусады шул. Җитмəсə, эшлəгəн чакта мəгарəнең
салкынлыгын да тоймаган иде, əле өшетə башлады. Ул
аю тиресенə төренеп ятып, хəл алырга булды.
* * *
Күпме йоклагандыр, анысын əйтə алмый Аллабирде.
Аруы җиткəн, күрəсең, калын тире эчендə ни, сабый
кебек изрəгəн дə киткəн. Əле төнме, көнме икəн?
Хəер, моның бер мəгънəсе юк кебек. Ул караңгылык
хөкемендə хəзер. Төне буена карчыгы керфек тə какмагандыр инде. Менə кайтыр, менə кайтыр дип, өзлексез
самавырын яңарткандыр. Эх, колак салмады шул
карчыгының сүзенə! Колак салмады!.. Əле нишлəгəн
була икəн? Коедан су ала алса ярый да. Малга печəн
салыр өчен сарай башына менүе дə бер бəла инде аңа...
Аллабирде, өенə кайтырга ашыккандай, кабаланып
тире эченнəн чыкты. Шəм сүнгəн иде. Байтак май янып
беткəн, озак кына йоклаган, димəк. Тагы май өстəп, аны
кабызып җибəрде. Шəмне алып, су эзлəү нияте белəн,
мəгарə эченə кереп карарга булды. Талгын гына утны
сүндереп куймас өчен сунарчы сак кына басып атлады.
Эчкəрəк кергəн саен гаҗəп таш сыннарны күреп хəйран
калды, əкият дөньясында йөргəн кебек хис итте үзен.
Бара торгач, боз сыннар очрады. Тамагы нык кипкəн
иде сунарчының, бер бозбармакны сындырып алды
да суырырга тотынды. Кире борылырга торганда, аяк
астында нəрсəнеңдер ялтыраганын шəйлəде. Якынрак
барып караса, чишмə чыгып ята! Учы белəн эчеп, сусынын кандыргач, хəл кереп, зиһене яктырып китте. Аны
эзлəргə чыккан булсалар, эзен таба алмаслар инде. Бу
якларда иртəле-кичле себертмə буран булмый калганы юк.
Аллабирде мəгарə авызына кире килеп, тамак ялгап
алырга булды. Аю итен бəлəкəй генə кисəклəргə турап
алды, берсен хəнҗəр очына чəнчеп, шəм утында кыздырырга тотынды. Озак кына мəшəкатьлəнгəннəн
соң, ит куырып алды. Чиле-пешле булса да, тамагы
туеп калды аның. Ярый, шушылай тагы берничə атна
чыдар чыдавын, ə аннан... Кабере шушы мəгарə булыр
микəнни?
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Салават Əбүзəр 1967 елда Гафури районының Ташасты авылында туган.
Имəндəш урта мəктəбен тəмамлый. Чик гаскəрлəре сафында хезмəт итə.
БДУның филология факультетын тəмамлап, диплом алгач, республикабыз гəзит-журналларында эшли.
Дистəгə якын китап авторы, Салават Юлаев исемендəге дəүлəт премиясе лауреаты. Шагыйрь, драматург буларак билгеле, шулай ук матбугат басмаларында
хикəялəре дөнья күреп тора. Башкортстанның атказанган матбугат һəм киңкүлəм мəгълүмат хезмəткəре,
Салават Юлаев исемендəге премия лауреаты.