Чәчмә әсәр
22 Октября , 04:25

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)

Газиз балакайларым! Узган гомерлəр турында уйланам да, ничек тə яшəргə, сезнең, улларымның якты истəлеге хакына түзəргə кирəктер, дим. Мин дə булмасам, кем сезнең каберегезгə чəчəклəр салыр? Кем сезнең өчен хəтер кичəсе уздырыр?

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)

(Ахыры.)

3нче хат
Газиз балакайларым! Узган гомерлəр турында уйланам да, ничек тə яшəргə, сезнең, улларымның якты
истəлеге хакына түзəргə кирəктер, дим. Мин дə булмасам, кем сезнең каберегезгə чəчəклəр салыр? Кем
сезнең өчен хəтер кичəсе уздырыр? Аннары, Газиз
улым, син алып биргəн өйне дə ташлап китəсе килми,
чөнки анда сезнең рух, сезнең төсегез саклана. Əлегə
шулай, алдагысын Аллаһы Тəгалə белə, дигəндəй. Шушында бер вакыйга искə төште: быел яз, гадəттəгечə,
күршелəр белəн табигать кочагына – салкын чишмə
буена бардык. Машинадан төшү белəн урман аланындагы сафлык, серле тынлык, агачлардан, яшел үлəн,
чəчəклəрдəн аңкыган хуш ис күңеллəрне җилкендереп,
гаҗəеп дулкынландыргыч хискə күмде. Биек булып
үскəн тирəклəр белəн уратып алынган аклан уртасында əлеге матурлыкка сокланып басып торганда, битемə
яңгыр тамчылары тамгандай тоелды. Ə бит күк йөзе
аяз, болыт əсəре дə күренми, кояш шундый чагу, җылы
итеп нурларын сибə. Бактың исə, ул тамчылар һавага
тиярдəй булып үскəн, ботаклары исə мəһабəт булып
җиргə салынып торган таллардан тама икəн. Таллар
елый! Билгеле, яз ахырында, җəй башында алар тамырлары буйлап өскə үрмəлəгəн артык дымнарын шулай
кире җиргə кайтара. Талларның кояш нурында ялтырап җиргə яуган күз яшьлəре күңелемне кабат əрнүле
хислəргə тутырып, хатирəлəремне яңартып җибəрде,
минем дə күзлəремə яшь тулды. Күз яшьлəремне
күрсəтмəс өчен читкəрəк киттем. Шунда Мөнə вис Низами дигəн шагыйрьнең шигырь юллары искə төште.


Хəтта таллар елады...


Ямьле майның бер көнендə
Салкын чишмə буена
“Балкыш”лар корга җыелды,
Еллык иҗат туена.


Бар табигать хəйран калып,
Җыр һəм шигырь тыңлады.
Шигъри сүзгə əсəрлəнеп,
Хəтта таллар елады.


Салкын чишмə аланының
Əй елады таллары.
Таллар елагач, безнең дə
Ташты күңел ярлары.


Бер ана елады өнсез,
Юатмадык, еласын.
Уйлагандыр яу кырында
Һəлак булган баласын.


Кемдер йөрде зəңгəр таллы
Балачак иллəрендə,
Кемдер яшьлек мизгеллəрен
Барлады хəтерендə.


Тик бушатмадык хəтерне,
Калдырдык күңеллəрдə,
Кемнең нилəр уйлаганы
Чагылгандыр күзлəрдə.


Уен-көлке пəрдəсенə
Төрдек йөрəк сагышын,
Кемдер моңын яңгыратты
Данлап чишмə агышын.


Ə таллар һаман елады
Моңсулатып җаннарны.
Салкын чишмə аланының
Елак икəн таллары.


Искиткеч матур эчтəлекле, мəгънəле шигырь, əйе
бит? Мөнəвис Низаминың улларын яу кырында югалткан аналарга багышланган тагын бер шигырен китерəм:


Йөрəклəрдə сызлый яралар


Кыш уртасы. Тышта гыйнвар елый,
Ак дөньяның йөзе карала,
Салкын җиллəр таңда хəбəр бирде
Улын көткəн ялгыз анага.


Сугыш яланында геройларча
Һəлак булган газиз баласы.
И Ходаем, кайдан йөрəклəргə
Күркəм сабырлыклар табасы?


Шомлы хəбəр җепшек карлар булып,
Тəрəзлəргə килеп сарылды.
Сарылды да, дошман ядрəседəй,
Ана йөрəгендə ярылды.


Шушы шартлау нəкъ урталай бүлде
Бар тормышын ялгыз ананың,
Бер өлеше ап-ак, икенчесе
Кара булып калды дөньяның.


Сугыш шулай күпме аналарның
Йөрəклəрен тагы яралар.
Əйтерсең лə балалары белəн
Яу кырында йөри аналар.
Йөрəклəрдə сызлый яралар.


Əлеге шигырь юллары да нəкъ минем күңел халəтемə
туры килə. Рəхмəт, сезгə Мөнəвис Зөфəр улы!


* * *
Сабырлар итəргə кирəк, дисəң дə, күңелнең əрнү-сагышлары бер генə минутка да басылмый икəн шул.
Сафия дə алдагы тормыш хакында уйланудан, ниндидер планнар корудан туктады, бары тик үткəндəге
хатирəлəр белəн яшəргə күнегеп китте. Тормышының
болай борылыш алуының сəбəплəрен күпме эзлəсə
дə, бернине дə кире кайтарып булмасын аңласа да,
күңелгə богау салып булмый икəн шул.


4нче хат
Газиз улым, менə шулай хатирəлəр белəн яшим
инде. Синең дə, Искəндəремнең дə үскəн чактагы,
аннан соңгы эш-гамəллəрегез бер-бер артлы күз
алдымнан үтə. Шулай, сиңа өч яшьлəр тирəсе булгандыр, ял көнендə өй җыештырырга уйладым. Ул
вакытта күзлекле нəнəеңнəрдə яши идек. Синең
уйнарга чыгасың килгəндер инде. Җылы итеп киендердем дə, кулыңа машинаңны тоттырып, өй каршындагы ком өеменə чыгарып куйдым. Үзем идəн юам,
үзем тəрəзəдəн сине караштырып алам. Бəй, бервакыт күршелəрнең əтəче синең аркаңа килеп кунган да
бүрегеңне чукый да башлаган. Урамга яланаяк килеш
ничек чыгып йөгергəнемне дə белмим, ул арада күрше
кызлары да килеп җитте, имансыз əтəчне тəпəч белəн
көчкə куып җибəрдек. Шунда куркуыңнан берəр чиргə
тарымасаң ярар иде, дип кайгыруларым! Ярый, исəнимин генə үтеп китте. Шундый идең бит син, бəлəкəйдəн
үк батыр йөрəкле идең.
Аннары тагын бер вакыйга хəтергə уелган. Сез бит
хəзерге бапа-чага кебек телефон белəн мавыкмадыгыз,
уйнап үстегез. Кыш булса, Базы елгасы ярына чана шуарга, җəй җитсə, су коенырга йөри идегез, үсə төшкəч,
чаңгыга бастың. Берсендə шулай чана шуган җирдəн
егылып, иренеңне яралап кайттың. Иренең тишелеп,
шешеп чыккан, ə син чанаңны җитəклəп, еламсырап
басып торасың. Ярый дəваханə якын иде, иренеңне
тектерергə туры килде, əмма яра эзе бөтен гомереңə
калды. Ə бер җəйне “Орленок” пионер лагерена киткəн
көнне үк башыңны бəреп, яраланып кайткан идең.
Мин эштəн кайткач, нəнəең белəн бəрəңге эшкəртергə
киткəн идек. Без кайтуга подъезд төбендə эскəмиядə
утырасың, башың бинт белəн уралган. Хəзер ни булганын хəтерлəмим, лəкин икенче көнне үк кире лагерьга
илттереп куйдырдың. Əйткəндəй, əлеге лагерь синең
тормышыңда шактый роль уйнады шикелле, анда ял
итəргə дə, студент елларында ел саен пионервожатый
булып эшлəргə дə бик яраттың. Хəтта яңадан да анда
эшкə барасың килгəн чакларың булды.
Улым, бу көннəрдə синең армиядə хезмəт иткəндəге
хатларыңны табып укып утырдым. Алар арасында үзең
язганы да, Искəндəрнеке дə, минеке һəм нəнəеңнеке
дə сакланган. Ул язмалар белəн танышу хатирəлəрне
кабат яңартты. Кайсылары күңелдə синең өчен горурлык хисе тудыра, кайсылары исə йөрəкне əрнетə.
Мин сине күп яктан белеп тə, аңлап та бетермəгəнмен
кебек тоела. Ə бит синең белəн ничек чын күңелдəн
сөйлəшеп утыра идек. Һəрвакытта тормыш, яшəеш хакында фикер йөртə, үзеңчə нəтиҗə ясарга ярата идең.
Хəзер уйлап торам да, син гомереңнең бер генə мизгелен дə бушка уздырмагансың кебек. Гел алга карап,
максат куеп яшəгəнсең. Һəр матурлыкны, һəр яхшылыкны күрергə омтыла идең. Эштəн кайтуларыгыз үзе
бер бəйрəм була торган иде. Искəндəр белəн дə шулай.
Минем əзерлəгəн ашларымны тəмле итеп ашавыгызны
карап утырыр идем дə, күңелем куаныч белəн тулыр
иде. Искəндəр: “Əни, син генə бəлешне шулай тəмле
пешерəсең”, – дигəн булыр иде. Син исə: “Əни, тəмле
бит, ашыкмый гына ашыйк əле”, – ди идең. Их, балакай-
ларым, хəзер кем өчен пешерим соң ул бəлешлəрне?
Нигə шулай икəүлəп ташлап киттегез мине? Кайгымның
чиге-чамасы юк, күзлəремнəн туктау сыз яшь кенə түгел,
кан ага кебек, ничеклəр яшəргə икəн сездəн башка?..


* * *
Үзе хатларны яза Сафия, үзе аларның һаман зарланудан гына торуына аптырап куя. Нишлəсен, башкача булдыра алмый шул, күңел халəте шундый, хəтта
соңгы вакытта йөзенə елмаюын да чыгара алмый ул.
Балалар кайгысы ана кеше өчен гомерлектер инде. Ə
күпме гомер бирелгəн, анысын бер Аллаһ кына белə.
Инде калган гомердə балалары хакына изгелеклəр
кылып яшəргə язсын, дип тели.


5нче хат
Газиз улым, синең мəктəп елларың турында кабатлап язып тормыйм. Армия хезмəтеннəн соң илебезнең
төрле төбəклəрендə хезмəт сал дың. Белемеңне дə
туктаусыз камил лəштереп тордың. Соңгы эш урының
булган Амур өлкəсендəге Свободный шəһəреннəн
кайткач, озак кына өйдə тордың. Хəтерлисеңме, син
Татыш күле дип сөйлəнгəч, минем дə барып күрəсем
килгəндер инде, беркөнне икəү күл буена киттек. Миндə
ул күл буе əллə ни тəэссорат калдырмады, əлбəттə.
Лəкин анда икебез өчен генə шашлык кыздырып, бераз
сөйлəшеп утырдык. Син су да коенып чыктың. Иң
мөһиме, икəүлəп йөреп кайттык. Шулай икəүлəп Уфага,
Казанга, Дүртөйлегə, башка шəһəрлəргə барган чаклар якты хатирəлəр булып күңелемə уелган. Улыкаем,
тагын бер генə булса да синең белəн капма-каршы утырып, шулай бер генə сөйлəшə-сөйлəшə чəй эчəсе иде...
Рəхмəт сиңа, улым, барысы өчен дə!
Сугышчан юлың турында сөйлəргə яратмый идең.
Бары тик бер тапкыр разведкага барып, дошман камавыннан үзеңнең генə исəн чыкканыңны сөйлəп
шаккаттырдың. Алай гына түгел, мəчеткə барып,
һəлак булган сугышчан иптəшлəрең рухына багышлап,
Коръəн укыттың. Чыннан да батыр йөрəкле булгансың
шул син! Кызганычка каршы, соңгы алыштан нигəдер
исəн чыга алмагансыз. Нигəдер, диясе юк инде. Соңгы
вакытта Башкортстанның халык язучысы Мөнир
Кунафинның “Агыйдел” журналының 8-9нчы саннарында басылып чыккан “Яралы тынлык” дигəн хикəялəр
сериясен укыгач, безнең сугышчыларның, шул исəптəн
синең дə дошманнарга каршы нинди авыр шартларда
сугыш алып барганыгызны күз алдына китердем. Һəр
адымда үлем сагалап торган шул сине. Син ялга кайтып киткəннəн соң, күзлəрем гел син киткəн көнбатыш
якларында булды. Төннəрен йоклый алмый, тəрəзəдəн
тəрəзəгə йөреп, синең исəн урап кайтуыңны тели идем.
Ə бер төнне пыяла челтерəп коелган тавышка уянып
киттем. Сикереп тордым да: “Ни булды соң бу?!” –
дип, əле бер бүлмəгə, əле икенчесенə чыгып карыйм.
Тəрəзəлəр исəн, тышта кап-караңгы тынлык. Синнəн
куркыныч хəбəр килгəч, шул төндə синең җаның кайтып
хəбəр биргəндер, дигəн нəтиҗəгə килдем. Əле дə көтəм
сине, улым, берəр могҗиза булыр да, кайтып керерсең
кебек. Элеккечə, һаман төннəрен тəрəзəдəн син киткəн
якларга карыйм.


Улым, бəгърем, ник кайтмыйсың инде,
Күңелем көтə сине өзелеп,
Табигать тə елый, сыкрый,
Син кайтканны көтə зарыгып.


Ана күңеле көтə ышанмыйча,
Улың юк, дип хəбəр килгəнгə.
Əсирлектер, яки башка сəбəп,
Йөр(е)тəдер сине читлəрдə.


Сабыем син, бəгърем, җимешем,
Сагынамын сине өзелеп,
Ходай биргəн гомеремчə
Мин көтəрмен сине зарыгып!


Бу шигъри юлларны балалары яу кырында һəлак
булган аналар төркеменнəн алдым. Авторы – Зилə
Ибраһимова.


Улым, син “Кеше” дигəн шигыреңдə болай дип
язгансың:


Озын-озак матур яшим дисəң,
Яшьнəп калыйм, дисəң хислəрдə,
Син бурычлы ватандашларыңа
Мең-мең изгелеклəр эшлəргə.


Кыска гына гомереңдə якты йолдыз булып балкыдың
да кинəт сүнеп тə куйдың. Якты йолдызларны тиз сүнə,
дилəр шул. Ə мин əле синең исемең онытылмасын
өчен кулымнан килгəннең барысын да эшлəргə тырышырмын. Улларым, газизлəрем, икегезнең дə гомерегез кыска булды, əмма ул яшəлгəн елларыгыз эзсез
үтмəде, үзегезгə һəйкəл булырдай йорт-җир калдырып киттегез. Газиз улым, сугышта чагыңда, уйламаган җирдəн, яңа өй алырга куштың. Мин аны үзеңəдер,
дигəн идем, лəкин кыска вакытлы ялга кайткач, мине
шунда күчереп куйдың, син шундый өйдə яшəргə
хаклысың, дидең. Ярый, шулай язгандыр инде.
Биредə бер кызыклы вакыйга искə төште. Бу өйгə
күчеп, бер атна дигəндə, энең Искəндəр вахтага эшкə
китте. Ике айдан соң кайтыр вакыты җитте. Аның туган
көне эш чорына туры килде. Гадəттəгечə, кайтуына
бəйрəм табыны əзерлəп көтеп торам. Уфадан машина
белəн кайтам, дигəн иде. Көтəм-көтəм, нигəдер, һаман
юк, шылтыратам, мин Яркəйдə ди, һаман юк, аптырадым. Бераздан шылтырата: “Əни син өйдəме?” – ди.
Мин əйтəм: “Өйдə, капка ачык”, – дим. Тагын шулай дип
шылтырата, аптырадым. Киенеп урамга чыктым – беркем юк. ”Безнең адрес ничек?” – дип сорый бу. Бакты
исə, ул безнең адресны онытып, чит кешелəр өен шакып
йөргəн. Тегелəр исə полиция чакырткан. Искəндəр кайтып җитүгə, полиция хезмəткəрлəре дə килеп җитте.
Алардан гафу үтенеп, аңлашырга туры килде.
Искəндəр быел шифаханəдəн ял итеп кайт кач, кинəт
кенə, яңа мунча төзетəбез дип, эш башлатты. Төзүчелəр
барда шулкадəр дəртлə неп йөрде, алардан соң ничектер сүнеп калгандай булды. Төрлечə итеп карасам да,
минем белəн дə юньлəп сөйлəшмəде. Еш кына: “Абый
төшкə керə”, – диде. Менə хəзер мин берүзем, уңга карасам да юк, сулга карасам да юк, кычкырып еласам
да – беркемем дə юк. Гомерем буе сезне сагынып
яшəрмен инде. Тик сезнең урыныгыз оҗмахта булсын.
Сезне чиксез яратып, əниегез.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Улларыма хат. Газиз балаларын югалткан аналарга багышлыйм (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас