Чәчмә әсәр
20 Октября , 04:20

Милəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. Хикəя

Хафиз өлкəн хатыны алып килеп тоттырган тас һəм комган белəн кунагының кул-битен чайкатып алды. Аннары, самавыр түргə килеп утырып, чəй ясалгач, хатыннарына, китəргə кушып, кул изəде. Тегелəре җəһəт җыенышып, чаршау артындагы урында уйнаган балаларын алып, янкорма аръягына – бəлəкəй өйгə күчтелəр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Милəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. ХикəяМилəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. Хикəя
Милəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. Хикəя

Хафиз каеш камчысын чыелдатып өскə күтəргəн генə иде –
авыр имəн ишек ачылып китте.
Өйдəгелəр барысы берьюлы
тынып, керүчегə борылды.
Анда тупса аша атлап өлгереп,
кергəч кенə хəлне аңлап алган,
ни сəлам бирергə, ни борылып
чыгып китəргə белмəгəн хəлдə
дəрвиш карт тора иде. Əле генə
йортны күтəрердəй шаулаган
хатыннарның йөзендə башта югалып калу, аннан оялу, хəтта оятларыннан җир тишегенə кереп
китəргə телəү галəмəте чагылды.
Икесе шулай итте дə: чаршау артына яшеренеп өлгерде. Олырак
хатын ярсудан кызарып киткəн
йөзен яулык очы белəн каплап,
үрелеп, иренең һаман югарыда
торган кулына төртте. Ире камчысын урындык астына ыргытып өлгерде.
– Əссəлəмегалə-əйкүм бу-у
йортка-а! – дип, бөтен бу
күренешлəрне аңламаганга салышып, сузып җибəрде керүче.
Хафиз да үзен кулга алды, хəтта
ки балаларча шатланып куйды:
– Вəгалəйкүмəссəлəм, дəрвиш
хəзрəт! Əйдүк-əйдүк! Түргə үз.
Үзе хатынына бер генə карап
алды, тегесе җитез кузгалып, мич
алдында кырын яткан самавырны бер колагыннан элəктереп тə
алды. Су тутырып утыртуына,
чаршау артындагы хатыннарның
берсе җəһəт кенə килеп, аны
тышка алып чыгып та китте.
Өлкəне урындыкка ашъяулык
җəеп анда ит һəм башка ризык
тезгəнче, яшеренгəн урыныннан
бөтенлəй яшь чырайлысы баш иеп
кенə чыгып, янып яткан учакның
кисəүлəрен кыскыч белəн суккалап, күмер төшергəч, шуларны
соскыга өеп салып көндəше артыннан чыкты.
Ирлəр күрешеп, хəл-əхвəл
сорашып, урындыкка утырды.
Хафиз өлкəн хатыны алып килеп
тоттырган тас һəм комган белəн
кунагының кул-битен чайкатып
алды. Аннары, самавыр түргə
килеп утырып, чəй ясалгач, хатыннарына, китəргə кушып, кул изəде.
Тегелəре җəһəт җыенышып, чаршау артындагы урында уйнаган
балаларын алып, янкорма аръягына – бəлəкəй өйгə күчтелəр.
Кунак – суфи дəрвиш иде. Аның
чын исемен беркем дə белми һəм
сорарга да кыймый. “Һу-һак, һуһак” дип сəер генə итеп такмаклап йөрүеннəн үзен “Һуһак карт”
дип тə атап куялар. Авыллардан
авылларга, аннары тагы да əллə
кайларга туктаусыз йөреп торуыннан “дəрвиш” тə дигəннəр.
Ə инде туктаган урыннарында дин тəгълиматларын һəм
пəйгамбəрлəрнең сихри тарихларын, тыңлаучыларын мөкиббəн
китереп, сөйлəүлəреннəн аның
суфи хəзрəт икəнлеген дə
белəлəр. Һəрхəлдə, бу картны
бөтен җирдə дə ихлас кабул
итəлəр, аның өчен һəр йортның
ишеге ачык, төн уртасында да,
көннең телəсə кайсы вакытында да аның өчен вакыт бүлəлəр,
мунча ягып кертəлəр, аш салып
сыйлыйлар, аның белəн бергəлəп
намаз кылалар һəм фатихасын
алып, озатып калалар. Карт үзе дə
бик ипле, тəүфыйклы һəм чиста
адəм. Керен юып-киптереп биргəн
хатыннар аның кием-салымында артык кер юклыгын, хуҗалар
табын артында да кыстатып кына
кабуын, юлга да бер телем икмəк
һəм бер баш корыттан башка
сый алмавын белəлəр. Ə инде ул
сайлап ишек каккан йорт бу изге
җанның нəкъ аның өен сайлавын
зур мəртəбə итеп кабул итə. Хəтта
үзенең артык азыгы булмаганнар
да бу бурычны намус белəн үтəргə
тырыша. Чөнки күплəр аны Хозыр
Ильяс дип тə уйлый. Чынында
Хозыр Ильясның үземе-юкмы – бу
хакта берəү дə бəхəслəшми, бары
картның ризалыгын алу өчен,
аның бу йөреп яту сəфəрендə
ниндидер файда китерү өчен
тырышалар. Əйтүлəренчə, үзенең сөйлəгəндəге китергəн мəгълүматлары буенча, карт Мəккəдə
дə, əллə нинди чит-ят якларда да
булган. Һəм юлының күп өлешен
ул шушылай җəяү үткəн.
Дəрвиш хуҗаның хатыннарын
куып чыгаруыннан аның бичəчəчəсенə нык ачулы икəнлеген
аңлады. Алай дисəң, бая кергəндə
үк өйдə талаш-тартыш баруын
аңлаган иде. Нəрсəгəдер нык кыздырып ташлаган хатыннары ирне.
– Ачуны озак саклама, ул сиңа
барысын кара затта күрсəтер. Ачу
артында хата бар, хата артында
бəла ята...
Хафиз да карттан яшереп булмасын төшенə. Күңелен айкап
торганын əйтəсе килə:
– Менə бичəлəр үзəккə үтте бит,
хəзрəт... Син килеп кермəсəң, чынлап тукмап ташлый идем бу юлы.
– Э-эй, энем. Тукмап кына акыл
утыртып булса, аң кертеп булса,
əнə, күпме сугылуга сыердан
акыллысы булмас иде. Сөйлəшеп
киткəн булыр иде ул мал, – дип
кеткелдəп көлде аңа каршы карт.
– Нишлəтергə боларны – хəйран
булдым?!
– Тоталмагач, ни нияттəн хатыннарны өчəү итеп җибəрдең?
Нəфсеме бу, əллə башка сəбəпме?
– Нəфсе дип... Өлкəн хатын
абыйдан калган җиңгəм иде.
Ике бала белəн утырып калды,
ул чакта абый мəрхүм бар иде
əле. Əткəй миңа, унҗиде яшьлек
кенə егеткə, мин уйлап-аңлап
өлгергəнче, алды да бирде. Ярый,
үпкəм юк, җиңгəм əйбəт булды,
үстерде мине, аның куенында
ир булдым. Бөтен хуҗалыгым
аның кулында, балаларны да
тəрбиялəп ул карый.
– Монысын бик дөрес иткəнсең,
ятим хатынны канатың астына
алып, үз каныңның балаларын
читкə җибəрми. Бик хуп, хуп...
– Икенче хатынымны күзем
төшеп алдым. Егерме биштəн
үткəч, ялан ягына салабаш, күмер
сатарга барган идем, шунда бер
авылда бер кызны күреп, тынычлыгымны югалттым. Минем уйланып йөрүемне хатыным сизеп
калып төпченде, үз җиңгəм дə
инде, аңа бар серемне сөйлəп
өйрəнгəнмен, əйт тə сал. Бу,
уйлады-уйлады да, теге кыз
белəн сөйлəшеп карарга кушып
җибəрде. Барып, эзлəп табып, сүз
кушсам, кыз да мине оныта алмый
икəн. Кайттым да яучы җибəрдем.
Озакламый алып та куйдым.
– Өченчесе нəрсəгə кирəк
булды, монысына күңелең яткач?
– Өченчесен мин теге ачлык
елында шəһəргə сəүдəгə барганда табып алып кайттым. 13-14
яшьлəрдəге генə бала иде, ачлыктан хəлсезлəнеп, шəһəр читенə
чыгып егылган иде. Олаучылар,
аны үлгəндер дип, туктамый да
үтеп китə, мин, үз башымамы
инде, чанамнан төшеп, янына
бардым. Карасам – тере. Күтəреп
йөк өстенə салдым да алдым. Хатыннарым багып, терелтте. Коры
сөяк тə төймə борын иде. Мишəр
кызы булган икəн, əнисе белəн
генə яшəгəн, анысы авырып үлгəн
дə, бу баланы ашатыр-карар кеше
табылмаган.
Шул кыз бездə йөреп буй
җиткерде, бик үткер, егəрле булып
чыкты. Хатыннарым кулы астында эшкə өйрəнде. Берничə елдан
якын-тирəдəн яучылар килə башлады. Бер урынны җайлы гына
күреп, ризалашыйм дип уйлап
йөрсəм, кыз мине абзар арасында тотып алып, күземə туры
карап, чатнатып: “Хафиз абый,
мине берəүгə дə бирмə, үзеңə ал,
бирсəң дə, качып китəчəкмен, мин
сине генə яратам”, – димəсенме?
Артыма утыра яздым. Баксаң,
аның бу мəхəббəтен хатыннарым
да белə, имеш. Аларга да “ятка
бирмəгез”, дип елаган. Хатыннарым: “Кем кулына бара əле,
өйрəнгəнбез, качып та китəр, əрəм
булыр, бигрəк башбаштак бит”, –
дип тора. Уйлаштык-сөйлəштек тə
алып калдык...
– Шуннан... нəрсəсенə риза
түгелсең бүген?
– Ризалыгын ризамын да...
талашалар бит. Юктан гына
яу булып чырылдашалар да
китəлəр. Əллə нəрсə бүлешəлəр
шунда! Һəрберсенең үз почмагы
бар, кулларында бала, аермаска,
бүлмəскə тырышам – юк, сүзгə
килми яши алмыйлар.
Карт һаман күзлəрен кысып,
хəйлəкəр көлə:
– Нəрсə бүлешергə мөмкин бер
ирнең өч бичəсе? Ир сөюеннəн
башка... Һəрберсе ярының тик
үзенə генə булуын тели.
– Ничек берсенə генə булыйм
инде, хəзрəт? Алар бит өчəү
икəннəрен белə. Үзлəре булдырды, үз телəклəре белəн ясадылар
бу тормышны.
– И-и энем, ир уртасына
җиткəнсең, бер түгел, өч бичəгə
хуҗа булып утырасың, ə хатын
күңелен җайга салу хəйлəсен
белмисең икəн əле...
– Бармыни аның юллары, сере,
хəзрəт? Ярдəм итə аласыңмы
миңа?
– Син, энем, менə ничек итеп
кара...
Базар көнне хатыннарына алып
кайткан вак-төяктəн башка үзенə
дə əйбер алган иде Хафиз. Ярыйсы гына калын кара бəрхеттəн
шəһəр сəүдəгəрлəренекенə охшатып тегелгəн камзул иде. Хатыннар яңа киемне күреп калу белəн,
бер-берсеннəн тартып дигəндəй
алып, əйлəндереп-тулгандырып
карады да, ирлəренə кидереп тə
куйды. Үзлəре читкəрəк китеп сокланды:
– Əллə-лə-ə! Килешүе!
– Адəм күрке – чүпрəк, я əле!
– Төймəлəре соң, төймəлəре!
Асылташ кына!
Чынлап, камзулның төймəлəре
зəңгəр ташны көмеш кайма белəн
бизəп ясалган да, елкылдап,
җемелдəп, балкып күренеп тора
иде.
– Төймəлəре товар хакына
барып басты. Тегүче татар өзми
дə куймый, шушы гына бара, ди дə
куя. Ризалаштым инде, бер киим
əле, дип.
– Бигрəк əйбəт иткəнсең! –
Өлкəн хатыны җөплəп куя, – Байлар арасында бай булып йөрисең,
ə киеп чыгарга бер күренерлек
киемең юк. Менə шулай йөрергə
кирəк сиңа!
Шул кичне үк, зур якка ире янына
кереп кунарга чираты җиткəн яшь
хатыны, көндəшлəренə зарланды:
– Алтынбикə апам көне буе сукранып тик йөрде, я моны болай
итмəгəнсең, я тегесе ошамый. Мин
аларга хезмəтчемени? Райханə
көндəшем дə холыксызланды,
үзенең балаларына күмəчнең
йомшагын биргəн, минекенə катканын тоттырган...
Ир аның сөйлəп бетергəнен
көтеп тора алмый бүлдерде:
– Наҗия, син аларның бернəрсəсенə дə игътибар итмə, яме.
Алар синнəн көнлəшеп кенə
шулай итə. Чөнки минем күңелем
синдə генə икəнне белəлəр.
Яшь хатын, авызын ачып, озын
керфекле матур күзлəрен челтчелт йомгалады:
– Ы-ы.. чынмы?
– Чын, җаным. Йөрəгемдə бер
син генə. Син минем өйдə иң
сылуы, иң якыны миңа. Син минем
карлыгачым... минем төнбоегым...
Шул сүзлəреннəн соң ир торды
да урындык өстендə яткан теге
камзулының бер төймəсен йолкып
алып, яшь хатынга тоттырды:
– Менə, матурым, сөюем билгесе! Шушыны киемеңнең иң
яшерен җиренə генə тегеп куй,
берəүгə дə əйтмə. Син белəсең дə
мин белəм.
Яшь хатын хислəнүдəн яшьлəренə төелеп, иренең куенына
сыенды:
– Мин шулай дип уйлаган идем
дə, мине генə яратадыр дип...
Мине генə...
Йортка җайлап тынычлык килде.
Хатыннарның чыр-чуы, талаштартышыкүпкəбасылды. Шулайда
кайчак араларында азрак ызгыш
чыгып китə-китүен. Менə бүгенге,
печəннəн бер арбада төялешеп
кайтып килгəндəге кебек. Балалары этешеп-төртешүгə ике яше
элəгешə дə китə. Өлкəне аларны
тыймакчы булып кушыла. Шул
вакыт, бу əйтештə җиңүче дə,
җиңелүче дə булмасын аңлаган
ир, алга карап дилбегə тотып
утырган килеш, акрын гына җыр
сузып җибəрə:


Зəңгəр төймəм кемдə – күңелем шунда,
Сөюемнең төсе – зəңгəрдер.
Кулларыңа башым салып кына,
Ятып торсам, дөнья сеңгердер*.


Бу җырдан хатыннар тына.
Юашланалар. Хəтта уңайсызлык
кичергəндəй булалар. Иплəп кенə
ияклəре күтəрелə, йөзлəренə нур,
иреннəренə сизелер-сизелмəс
кенə елмаюкуна. Артында утырган
өлкəне, урынын рəтлəгəн булып,
иренə аркасы белəн терəлеп
ала. Янəшəсендəге уртанчысы,
башкаларга сиздерми генə “ялт”
итеп карап куя. Артта баласын
тубыгында тирбəтеп килгəн яше,
үрелеп, иренең иңбашындагы
печəн вагын кагып төшерə.
Һəрберсе иренə үзенең монда,
янында, якында гына икəнлеген
белдерəсе килə. Һəрберсе эчтəн
теге яшерен урынга тегеп куелган
зəңгəр төймəне һəм шул төймə
бирелгəн көнне əйтелгəн лəззəтле
сүзлəрне исли... Һəрберсе теге
камзулның дүртенче төймəсе ни
өчен җитмəгəнен һəм кайдалыгын
үзлəре генə белə...
...Ə зəңгəр төймəлəрнең чынында ничəү булганлыгы бер Хафизга
да, дəрвиш картка гына мəгълүм.
Рəхмəтлəрен укып бетерə алмый
картка ир.
Талгын моң хатыннарны иркəли бирə:


Зəңгəр генə төймəм – чын вəгъдəм,
Бизəк итеп када түшеңə.
Аккош кына булып керəсеңдер
Таң алдыннан ла татлы төшемə.

*Сеңгер (башк. диал.) – якты

Милəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. Хикəя
Милəүшə КАҺАРМАНОВА. Зəңгəр төймə. Хикəя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас